- 28.01.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №4 (28 гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
Күренекле шагыйрьнең 70 еллыгы уңаеннан
Ел башы – шагыйрь Зөлфәтне искә алу чоры. Исән булса, быел аның 70 яшьлеген билгеләп үткән булыр идек. 2007нче елда 60 яшьлеген билгеләп үткәндәге кебек, үзе тыйнак кына сәхнәдә утырып торыр, ә башкалар аны данлап сүз тотар иде. Вафатына да ун ел була икән инде. Ә ул әле кичә генә, яңа гына ялкынланып шигырь сөйләгән кебек…
Үзе китсә дә, үлмәс шигырьләре, буыннан-буынга күчеп җырлана торган җырлары, пьесалары калды Зөлфәт абыйның. Исеме, хәтере калды. 70 еллыгын да искә алып үттеләр менә. «Әкият» курчак театры коллективы узган атнада шагыйрьнең иҗат кичәсен әзерләгән иде. Тиздән тагын бер хәтер билгесе әзер булачак – Татарстан китап нәшриятында Зөлфәтнең китабы дөнья күрергә тора.
Безнең редакция өчен Зөлфәт абый бигрәк тә якын кеше. Аның җәмәгате Фирая апа бездә корректор булып хезмәт куя чөнки. Шуңа күрә көнгә бер тапкыр булса да сүз очы Зөлфәт абыйга барып тоташмый калмый: Зөлфәт менә болай эшләр иде, Зөлфәт болай дия торган иде…
Бүген исә укучыларыбыз игътибарына Зөлфәт абый турында истәлекләрне барлап бирергә булдык. Шагыйрь генә түгел әле ул, драматург та, яхшы дус та, үрнәк абый да, яраткан бабай да…
Туфан МИҢНУЛЛИН, Татарстанның халык язучысы (1996нчы елда язган мәкаләсеннән өзек):
– Әллә кайчан, Зөлфәт Казан университетында укып йөргәндә булган бер хәлне сөйләп китү урынлы булыр. Студентларны бер авылга эшкә җибәргәннәр. Шул авылдагы унбиштән алып егерме яшьтәге бөтен кыз-кыркын берьюлы Зөлфәткә үлеп гашыйк булган. Мондый хәл, әлбәттә инде, авыл егетләренә ошамаган. Һәм алар, җыйнаулашып, Зөлфәтне акылга утыртырга җыенганнар. Авылда кыйнау килешмәс дип, кызлар башын әйләндерүче бөдрә чәчле студентны авыл читенә алып чыкканнар. Эшнең нидә икәнлеген сизенгән Зөлфәт бер тауга таба йөгерергә тотынган. Егетләр куа киткән.
Берзаман Зөлфәт, кыя өстенә менеп баскан да, кыя астына чабышып килеп җиткән егетләргә шигырь укый башлаган. Егетләр авызларын ачып, шигырь тыңларга керешкәннәр. Зөлфәт укудан туктагач:
– Тагын берне укысаң, тимибез, – дигәннәр. Зөлфәт укыган, һәм егетләр белән Зөлфәт авылга бергә җырлашып кайтып кергәннәр. Менә шушы хәзинәгә хуҗа булып алды Фирая.
Иңнәренә гаҗәеп авыр йөк төшкәнен соңрак аңлагандыр ул. Зөлфәт кебек шагыйрьнең хатыны булуның ни икәнен бик тиз төшенгәндер.
Зөлфәт тә Фираяга өйләнеп зур байлыкка ия булды. Ләкин иңнәренә йөк алмады. Киресенчә, үзенең иңнәрендә эчпошыргыч йөк булып торган тормыш мәшәкатьләреннән котылды. Зөлфәт көнкүрештәге көндәлек ыгы-зыгыны иҗат белән бергә бәйләп алып бара торган шәхес түгел. Ходай аны бары тик шагыйрь итеп кенә яраткан. Ул йә шигырь язарга яки бетәргә, югалырга, онытылырга тиеш иде. Фирая Зөлфәтебезне саклап калды.
Ләбиб ЛЕРОН, шагыйрь:
– Без гаилә дуслары идек. Фатирларыбыз да, бакчабыз да янәшә булды. Безнең туган авыллар да күрше бит: мин Актанышның Олы Имәненнән, ул Мөслимнең Яңа Сәетеннән. Зөлфәт абыйга гына кагылышлы истәлек язарга кушсалар, калын гына бер китап килеп чыгар иде. Күпне күрелгән бит бергә! Җеннәребез туры килгәндер безнең, күрәсең.
Аның бер сыйфаты бар иде: бер әйберне эшләргә тотынса, бетермичә туктамый. Берәр кешенең шигырен төзәтә башласа, ул аны өр-яңадан язып бирә иде, теге кешенең бер-ике сүзе генә калырга мөмкин. Шулай бервакыт минем бер пародиянең өстәлдә ятканын күргән дә, төзәтеп куйган бу. «Слушай, эй, (шулай дип эндәшә иде. – Л.Л.), мин моны эшләп куйдым, кертәбез «Чаян»га», – ди. «Зөлфәт абый, бу бит инде «Татарстан яшьләре»ндә чыкты», – дим. Ә ул, минем сораганны да көтмичә, аны эшкәртеп тә куйган!
Икебезнең бер чир бар иде безнең: кайда да булса иске-москы әйбер күрсәк, аны өйгә алып кайта идек. Аны хатыннарга күрсәтмичә яшереп куясың әле! Нәрсә генә юк иде Зөлфәт абыйның «хәзинә»се арасында! Берсендә күченгәндә минем сумкага кран ыргагы салып җибәргән бу. Мин аны өйгә кайткач кына күрдем әле. Үзеннән арткан инде, шулай да чыгарып ташларга кыймаган. Ул иске әйберләрне үзара сөйләшкәндә «антиквариат» дип атый торган идек.
Мин машиналы булгач, бакчага еш кына безнең машинага утырып бара торган булдык. Зөлфәт абый алда, минем янәшәдә, хатыннарыбыз артта. Сөйләшә торгач, сүз машинага барып тоташа: «Миңа да техника җене кагылган бит. Мотоцикл йөрткәнем булды. Хәзер дә бер йөртсәң иде!» – дип дәртләнеп сөйли торган иде. Инде ул вакытта яше дә бар бит аның! Кызганыч, үзе теләгәнчә җилләнеп йөреп кенә кайта алмады.
Илдус ЗИННУРОВ, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Әкият» курчак театры режиссеры:
– Зөлфәт белән эшли башлаганчы, мин аның күп кенә шигырьләрен укыган идем инде. Алардагы мәгънә тирәнлеге, образлылык таң калдырды. Курчак театры өчен әзерләнгән пьесалар да образларга бай булырга тиеш бит. Шуңа күрә без Зөлфәт-драматургка мөрәҗәгать итәргә булдык та.
Зөлфәт белән янәшә генә яши идек. Мин, үҗәт кеше буларак, аның кич эштән кайтканын көтеп кенә торам да, өйләренә шалтыратам. Фирая ханым трубканы алып: «Кайтты», – диюгә кереп тә җитәм. Мин бик күп драматурглар белән эшләдем, тик Зөлфәт белән эшләгәндә үзгә бер җаваплылык тоя идем. Ул синең һәр әйткән сүзеңне сабый бала кебек тыңлап тора, үзенә сеңдереп бара. Икенче көнне пьесаны укып чыккач, үз фикерләремне әйтәм. Ә Зөлфәт мин әйткән урыннарын гына үзгәртеп калмый, пьесаны өр-яңадан язып алып килә. Курчак театрының үзенчәлеген белеп, аңлап эшләгәне өчен без аңа бик рәхмәтлебез.
РИНАЛ абый, иң төпчек энесе:
– Без гаиләдә 8 бала үстек. Мин – 1962нче, ә Зөлфәт абый 1947нче елгы. Шуңа күрә үз-үземне белә башлаганда Зөлфәт зур иде инде. Шагыйрь дигән аты да таралган иде.
Мин Әфганстанда хезмәт иттем. Абыйның иң яраткан темасы булды бу. Күрешкән саен Әфганстан хәлләрен сорашыр иде. Минем турыда язылган «Тау яшене» дигән шигыре дә бар аның.
Зөлфәт фәлсәфәче булды. Әйтик, синең белән минем өчен проблема булган бер хәл бар, ди. Зөлфәт белән сөйләшеп утырганда шул хакта сүз кузгатсаң, ул аны шундый итеп сүтеп бирә ки, проблема дигәнең шул хәтле гади нәрсә булып кала.
Нәрсәдер ватылса – төзәтергә ашыкмый иде Зөлфәт. «Абый, төзәтергә йә алып куярга иде инде», – дисәң: «Егетләр, мин сезнең кеше түгел, мин иҗат кешесе», – дип кенә куя торган иде.
Абый авылны бик яратты. Урман буенда Коргылды дигән җир бар безнең. Авылның бөтен җиреннән дә матур булып күренеп тора ул. Элегрәк анда кечкенә генә инеш тә булган. Зөлфәтнең: «Коргылды суы саега тиен суын эчсә дә», – дигән юллары да бар әле. Менә шул Коргылдыга гашыйк иде инде ул.
Мин кечкенә чакта хулиганрак идем. Шуңа күрә: «Абыең кем дә, син кем!» – дип сүгүләрне еш ишетергә туры килде. Зөлфәт абый бөтен мәгънәдә дә зур кеше иде безнең гаиләдә.
КАМИЛӘ, Зөлфәт абыйның оныгы:
– Минем өчен бабай беренче чиратта тылсымчы иде. Мәсәлән, ул миңа: «Мин 16 тел беләм!» – дип әйтә. Мин ышанмыйм. Ул моны сизә. Һәм гарәпчә (гарәп хәрефләре булганын соңыннан гына белдем. – К.) исемемне язып куя. Мин бармак бөгеп саныйм: татар теле, урыс теле, менә тагын мин аңламый торган сызыклар… Димәк, бабам калган 13 телне дә һичшиксез белә!
Бабам мине уеннан беркайчан да тыймады. Киресенчә, мин уйлап чыгарган уенны, үз фантазиясен дә өстәп, тагын да кызыклырак итә иде. Ничек кенә уйнамый идек без аның белән! Диван мендәрчекләренә көн булмады инде ул чакта… Минем беренче тапкыр аяк сындыруым да нәкъ менә Зөлфәт бабаем белән бергә шул мендәрчекләр арасында әвәрә килгәндә булды да.
Китап шкафының иң өстәге киштәсендә – «Чукоккала» китабы. Үзе зур, исеме әнием укый торган әкиятләрне язган Чуковский исеменә охшап тора. Мин ул китапка озак күз салып йөрдем. Һәм, ниһаять, ул көн килеп җитте, бабаем киштәдән ул китапны алды бит! Диванга яттык, мин – бабаемның куенында. Үзем китапның зурлыгыннан куркам, аны кулыма алсам, мине сытар кебек тоела. Бабам, аңлаган кебек, китапны үз күкрәгенә тери дә, миңа укый башлый. Шул көннән башлап, бу китап киштәдә тузан җыеп ятмады инде. Һаман да сагынам мин «Чукоккала» белән уздырган кичләребезне. Бабам укый, ә мин тыңлыйм, рәсемнәрен карыйм. Анна Ахматова, Александр Блок, Николай Гумилёв, Иван Буниннар белән беренче танышуым булды ул. Балачагым Зөлфәтле булган өчен мин язмышыма бик рәхмәтле.
Сүз уңаеннан. Зөлфәт абыйның нәселе бүген дүрт баласында – Азамат, Илһам, Фазыл, Кадриядә һәм 9 оныгында дәвам итә.
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде
Комментарии