- 28.02.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №8 (25 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Без аны туры сүзле, горур, халкы өчен үлеп торган, милләтен һәм җыр сәнгатен җаны-тәне белән сөйгән кеше итеп беләбез. Быелгы февральдә Русиянең атказанган,Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНАны аеруча еш искә алабыз, хатирәләрне барлыйбыз. Исән булса, 13нче февральдә 70ен тутырган булыр иде бит ул. Ә шулай да аның турында иң күп белүче – кызы – Камиләсе. Милли сандугачыбызның без белмәгән тагын нинди сыйфатлары булган – шул сорауга җавап эзләп, Камилә Гыйззәтуллина белән очраштык.
Татарстан урамындагы 7нче йорт үзенә күп кенә бөек шәхесне сыендыруы белән мәгълүм. 1980нче елда Вафирә апага да шушы йорттан фатир бирәләр. 2001нче елга кадәр яшәп калган ул анда. Фатирының стеналары җырчының шатлыгын да, кайгысын да үзенә сеңдергән. Ә бүген биредә Камилә ханым улы Камил белән гомер кичерә.
– Әнинең өйдә төрле чагы була иде, – дип башлады сүзен Камилә ханым. – Көлә дә, елый да иде. Бик нечкә күңелле булды. Кешегә гел ярдәм итәргә тырышты, борынын чөеп йөрмәде. Шуңа безнең өйдән кеше өзелмәде инде. Өйдә җырларга яратты, үзе дә язды. Мин пианинода уйныйм, ул җырлый, әсәрләрен нотага салабыз, бергәләп өйрәнәбез. Буш вакытында бик теләп ашарга пешерде. Итле ризыкларны аеруча тәмле итеп әзерли иде. Киенергә яратты. Беркайчан да ачык кием киеп, сәхнәгә чыкканы булмады әнинең. Ә тормышта алтын әйберләрне бөтенләй яратмады. Бер балдагы һәм алкалары гына бар иде, анысы да Магаданнан алып кайткан…
Алдыбызда – хатлар. Вафирә апа хатлары. Сәхнәгә язып менгергән язу кисәкләрен дә, ераклардан килгән рәхмәт тулы хатларны да – берсен дә ташламаган, кадерләп саклап барган җырчы. Шулар белән таныша-таныша, Камилә ханымга сорау бирәм:
– Әниегезнең җырчы булуын кайчан аңладыгыз?
– Мин Түбән Камада тудым. Әни Казанда консерваториягә укырга кергәч, әти һәм апа белән яшәдем. 1973-1974нче елларда әни башта Австриягә, аннары Америкага китте. Мин беренче класста укый идем, әни Америкадан кайтты. Миңа матур-матур әйберләр алып кайткан, курчак кебек киендерде. Мәктәптә балалар да, синең әниең җырчы икән, дип әйтә башладылар. Менә шул вакытта аның артист икәнлеген аңлау килде. Хәзер дә кайбер кызлар белән аралашып торабыз. Без шундый матур әниең булганына сиңа шулкадәр кызыга идек, дип искә алалар.
– Җырчының ярты гомере юлда үтә инде…
– Әни дә икешәр ай гастрольдә йөри иде. Бик сагына идем. Җәй көнен көтеп алам, чөнки җәен бергә гастрольгә чыгып китә идек. Башта ишек төбендә билет тикшерүче булып тордым, берәүне дә билетсыз кертми идем (көлә). Әзрәк үскәч, 16 яшьләремдә әни мине дә җырлата башлады.
– Кечкенәдән әниегез белән бергә йөреп, артист тормышының бөтен авырлыгын күреп үскәнгә, җырчы булмагансыздыр инде?
– Шуңа. Мин музыка училищесын тәмамладым. Әни мине җырчы итеп күрергә бик хыялланган иде. Элек бит салкын клубларда, трактор арбаларында җырлап йөрделәр, шуларны күреп үскәч, җырчы булу теләге калмады. Мәктәпкә укытырга киттем (Камилә ханым Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге 26нчы музыка мәктәбендә белем бирә. – Авт.).
– Үкенмисезме?
– Юк! Җырчы булсаң, йолдыз булырга кирәк. Бөтен яктан килгән йолдыз. Менә әни шундый иде. Бу сәләт өстән биреләдер дип уйлыйм мин. 14 яшендә авылдан чыгып киткән бит ул. Алабугадагы мәдәни-агарту училищесы бик күпне биргән аңа. Әни, мин төннәрен йокламыйча, бик күп китап укыдым, дип сөйли иде. Аннары Казанга килеп, И.Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятендә уку. Берүзе булган бит ул Казанда, әз булса да тамагын туйдыру өчен, идән юа-юа укыган. Үз тырышлыгы белән күтәрелгән. Ә мин артист булырга уйласам, җиңелрәк булыр иде – әнинең исеме үз эшен эшләр иде барыбер. Андый юл буйлап барасым килмәде, шуңа үземнекен сайладым.
Әни миңа гел: «Кызым, югары белем алырга кирәк», – дип тукып торды. Мәдәният һәм сәнгать институтына, педагогика институтына кердем. Әни бер тапкыр гастрольгә киткәч, документларымны бардым да алдым. Яшь чак бит, гел гастрольдә йөрисең, укыйсы килмәде. Менә хәзер, 45 яшемдә, кызыл дипломга КФУның музыка бүлеген тәмамладым, әни горурлансын әле, мин әйтәм,
– Әниегездән нинди сыйфатны алгансыз?
– Мин дә нәкъ аның кебек туры сүзле. Өстәгеләр шуңа күрә яратып бетермәде инде әнине. «Мин үлсәм, минем җырым кала, ә сез үлсәгез, нәрсәгез кала?» – дип туры бәреп әйтә иде ул аларга. Депутат булырга теләве дә акча өчен түгел, бары тик халкына ярдәм итәсе килгәннән генә. Депутат булса да җырлавыннан туктамас иде ул. Аның өчен җырлау беренче урында булды, җырлап тугандыр инде ул, мөгаен.
– Хәзер Вафирә апага бик авыр булыр иде, мөгаен, эстраданы чүп җырлар басты бит.
– Аның чордашлары белән дә сөйләшәбез инде: чыннан да, хәзерге заманда аңа бик авыр булыр иде. Ярый әле күрми! Элек бөтен артистлар Филармониягә карый, худсовет аша үтә иде. Хәзер бит кем нәрсә тели, шуны эшли…
– Соңгы елларында эшсез утыруын, зур сәхнәдә җырлый алмавын бик авыр кичергәндер?
– Минем яшисем килми, ник мине Аллаһы Тәгалә алмый икән, дип кабатлый иде. Үзен онытылган итеп хис итте. Андый кешеләр үзләренә карата игътибар кимүен бик авыр кичерә.
– Акчасыз калган чакларда…
– Диванга ята да бер ноктага төбәлә, кымшанмый да. Акча кирәк булгач, күлмәкләрен сатты. Әз-мәз акча эшләмәбезме, дип, концерт белән авылларда йөрдек. Авария булган көнне дә концерт оештырып кайтып килә идек.
– Вафирә апа туган авылы Камайда җирләнгән. Казанда күмегез, барып йөрергә якынрак булыр, диючеләр дә булгандыр үзегезгә…
– Булды. Авариядән соң Камил белән бер көн Мамадыш больницасында яттык. Ул вакыттагы сәламәтлек саклау министры һәм РКБның баш табибы булган Рәзин Гатупович Фатыйхов (хәзер мәрхүм инде) үзе шалтыратып, Вафирәне кая күмәбез, дип сорады. Мин аңыма да килеп бетмәгән идем, шулай да Камайда дип әйтә алдым. Әни гомер буе: «Мине әниемнең аяк очында күмәрсез», – дип әйтеп килде. Әни ничек әйтте, шулай була, дидем.
– Вафирә апа оныгын бик яраткан дип беләм…
– Ой, бик яратты! Ул шулхәтле малай теләде! Мин авырга узгач, миңа кыз таба күрмә, малай булсын, дия иде (көлә). Малай икәнен белгәч, миннән дә ныграк сөенгәндер, мөгаен. Камил беренче класска кергәндә дә носкиларына кадәр үзе кидерә иде. Ул бит инде зур малай, курчакмыни ул сиңа, дип ачулансам, әйе, курчак, ди торган иде әни. Мәктәпкә очрашуларга да йөрде.
Минем ул вакытта исемем Лариса иде әле. Улым тугач, ЗАГСка барып, исемемне алыштырып кайттым. Әни: «Кызым, минем белән торгач, минем фамилияне ал инде», – диде. Ярар, дидем. Исемне алыштырганда сәбәбен күрсәтергә кирәк. Исем-фамилиямнең милләтемә туры килүен телим, дидем. Шулай итеп, икенче кеше булдым да куйдым.
Хатлар арасыннан берсен табып, Камилә ханым миңа суза. Вафирә апаның кызына бала тудыру йортына язган хаты! Үзем укыйм, ә Вафирә апа әйтерсең янәшәмдә генә утыра: «Кызым һәм улым, исәнмесез! Ничек сәламәтлегегез? Бүген өйгә җылы бирдерү артыннан йөрдем, обещали кичкә. Шуңа күрә соңрак килдем. Щи бик тәмле булырга тиеш. Ашап бетер хәзер үк. Сөтне кайнатып, суытып алып килдем. Шул килеш эчеп куй. Итләреңне аша, нигә банкага тутырып җибәрәсең? Иттә калория. Өрегең беткәндер инде. Кичкә Нурфия апаң кыстыбый пешерәм диде, чөгендерне дә шунда алып килербез. Массаж дип әйткәч эшләсеннәр, авызыңны йомып утырма, усалрак бул. Хәзер кешеләр яхшылыкны аңламыйлар. За себя надо научиться постоять. Җебеп торма, требуй барысын да. Тизрәк чыгуыгызны теләп һәм көтеп әниегез». Хат Вафирә апаның имзасы белән тәмамланган. Гомумән, ул бөтен хатның ахырына да имзасын куя торган булган.
– Әбисе белән Камил ничек иде?
– Ул да әбисен бик яратты. Әни кечкенә чагыннан аның белән булды, аңа әкиятләр сөйли иде. «Су анасы», урыс әкиятләренең тәрҗемәләре – гел татарча гына. Камил 4 яшенә кадәр урысча белмәде. Аннары татар бакчасына бирдек – шунда урысча өйрәнеп кайтты (көлә). Бервакыт Камил белән диванда китап укып утырабыз. Әни кайтып керде. «Улым, әбием-җаныем, кайттыңмы?» – дип әйт әле, ди әни. Камил шулай дип кабатлый… Әбисен югалтуны да бик авыр кичерде ул.
– Вафирә апаның хатын-кыз бәхете җитми дип әйткәне булмадымы?
– Әни миңа, берүзең калма, берүзеңә бик авыр, дип гел әйтеп килде. Ирсез яшәү бик авыр булгандыр аңа. Аның каравы, әнинең без һәм яраткан сәхнәсе бар иде.
– Әни буларак кырыс идеме ул?
– Башта бик кырыс булды. Хәтта дус кызларым безгә килергә дә курыктылар. Минем дә үсмерлек чорында холкым бик авыр иде. Ә Камил тугач, әни, киресенчә, йомшарды. Гел гафу сорады.
– 2000нче елларда сезнең, Вафирә ханым истәлегенә мемориаль такта ачуларын сорап, министрлыкка йөрүегез истә. Ул заманнан соң Вафирә апаның исемен мәңгеләштерү буенча ниләр эшләнде?
– Хөкүмәт тарафыннан бернәрсә эшләнмәде. Һәр елны министрлыкка шалтыратам, министр янына сөйләшергә кертүләрен сорыйм. Кертмиләр. 10нчы февральдә узган концертны да үз көчем белән ерып чыктым. Филармониядә зал бирделәр, әлбәттә, тик аның белән генә эше бетми бит әле. Рәхмәт инде җырчыларга, бушка килеп җырладылар. Филармония директоры Кадим Нуруллин бер тапкыр диск чыгарырга булышты, моның өчен рәхмәт аңа. Мең данә генә иде ул, сыйфаты да әллә ни түгел, сатуга да чыгарылмады. Радио-телевидениедә әнинең күпме җырлары бар, шуларны туплап диск чыгарырга телим. Миңа аның акчасы да кирәкми, әнинең җырларын яратып тыңлаучыларга бүләк булыр иде ул. Телевидениедән бер кеше белән сөйләштем, ул җырлар телевидение милке санала, сатып кына ала аласыз, ди. Үз әниемнең җырларын ничек сатып алыйм инде мин! Илшат Әминов белән очрашуга язылдым әле, ул нәрсә дип әйтер.
Мемориаль такта куюны сорап язгач, миңа сметалар тоттырдылар. Ул тактаны куйдыру артыннан үзем йөрергә, чыгымнарын да үзем капларга тиешмен икән.
13е көнне әнинең туган ягына – Менделеевск районы, Камай авылына кайттым. Матур итеп каршы алдылар, бик җылы чара әзерләгәннәр, зиратка чәчәкләр салдык. Бер ел элек авылда яңа клуб ачыласын белгәч, аңа әнинең исемен бирүләрен сорап язган идем. Биргәннәр! Мемориаль такта куйганнар! Район башлыгы урыс булса да, әнине шулай хөрмәтләгән.
Бәзәкә дигән авылдан бер апа әни турында басылган язмаларны җыеп барган булган, шуларны туплап, китап чыгарган. Район матди ярдәм күрсәткән. Мин шаккаттым! Тик кызганыч, бер генә данәдә ул китап.
Коллегаларыма рәхмәт инде. Әнинең вафатыннан соң да алар янымда булды, хәзер дә алар гына калды, булышабыз, үзебез йөрибез, дигән кешеләр юкка чыгып бетте. Мин эшләгән мәктәпкә әнинең исеме бирелгәнгә – ике ел. Директор кабинетында музей эшләп куйдык. Өченче тапкыр инде әни исемендәге конкурс узды. Ә 16нчы сентябрьдә – һәлакәт көнендә музыка мәктәбендә хәтер акциясе оештырабыз. Әни турында фильм күрсәтәбез, җырларын башкарабыз. Яңа килгән балалар да Вафирә Гыйззәтуллинаның кем икәнен белеп кала.
– Вафирә апа төшләргә керәме, Камилә ханым?
– Керә. Төштә генә түгел, хәтта балконга чыксам да, кайвакыт күктә күрәм үзен. Һәрвакыт югарыда ул һәм һәрвакыт актан.
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии