Газета-журналлар бетәчәк?!

Газета-журналлар бетәчәк?!

Татар матбугатының киләчәге бармы? Газета-журналлар киләчәктә кәгазь форматында булырмы, әллә инде электрон вариантка күчеп бетәрме? Әлеге һәм татар матбугатына кагылышлы башка сорауларга узган атнада «Шәрык» клубы активистлары һәм татар журналистикасында танылган шәхесләр бергәләп җавап эзләде. Фикер алышу өчен «Шәрык»ка төрле татар сайтларын эшләүчеләр, журналистлар чакырылды. Алар арасында , Искәндәр Сираҗи, Данил Сәфәров, , Саша Долгов, Айзат Шәймәрданов һәм та бар иде. Бу журналистлар үзләре интернет-сайтлар ясый, блоглар алып бара, яисә интернет журналистика белән тыгыз элемтәдә тора.

Очрашуны оештыручы Гамил Нур катнашучыларның барысына да бер үк төрле сорауны бирде. «Татар матбугатында газета-журналлар булачакмы, әллә бар чарасы да электрон вариантка күчеп бетәчәкме? Татар матбугатының киләчәге бармы?»

Илфат Фәйзрахманов: Татар матбугаты бетә алмый. Кайбер журналистлар сүз иреге юк, димәк, язганда теләгәнеңне әйтеп булмый, ди. Шул сәбәпле укучылар кими, дип зарланалар. Сүз иреге бар ул, нибары курыкмыйча үз фикереңне җиткерергә генә кирәк. «Безнең гәҗит» – моның ачык мисалы. Башка газета редакторлары кире борган, бастырырга курыккан материалларны да без үз газетабызда чыгарабыз. Судларга да аз йөрмәдек, судлашкан вакытлар да күп булды. Тик моңа карап кына тукталып калырга уйлаган юк. Үземә, гаиләмә янаучылар да булды. Әмма мин дөреслекне язудан туктамадым. Татарда татар матбугаты булсын өчен бәйсез журналистика кирәк.

«Безнең гәҗит» газета буларак каламы, әллә электрон вариантка күчәме дигәндә, алдагы биш елда кәгазь форматы булачагын ышанып әйтәм. Тик ул бераз үзгәрешләр кичерергә мөмкин. Ә газетабызның электрон варианты инде күптән эшләп килә. Интернеттан кулланучылар һәр көнне газетабызны сайтка кереп, укып чыга алалар. Әле соңгы вакытта «beznen.ru» сайтында интернет телевидение эшләү белән мәшгульбез. Интернет телевидение әйтергә теләгәнне, дөреслекне әйтә алу өчен тагын бер ысул буларак кулланылачак.

Раил Өметбаев: Хәзер төркемебез белән «еТатар.ру» сайтында эшлибез. Безне көнгә якынча 1500 кеше кереп карый. Тик без эшли торган сайт татар телендә түгел, ә урысча. Максатыбыз – татар мәсьәләсен, татар дөньясындагы яңалыкларны татар телен аңламаучыларга җиткерү. Күп материаллар татарча чыгучы газеталардан тәрҗемә ителеп бирелә.

Газета-журналларның форматына килгәндә, миңа калса, киләчәктә кәгазь басмалар бөтенләй бетәчәк. Чөнки татар яшьләре генә түгел, бөтен безнең буын хәзер интернетта утыра. Тора-бара газета-журналларны кәгазь форматын укучылар бөтенләй юкка чыгачак.

Искәндәр Сираҗи: Татар матбугатының кәгазь варианты әле 40-50 ел яшәячәк! Сүз иреге, демократия дә бар безнең матбугатта. Тик һәр татар кешесенең эчендә ниндидер редактор, цензор утыра. Шул «редактор» безгә артыгын сөйләргә кушмый да инде.

Шәхсән үзем интернетка бик сирәк керәм. Гомумән, мин кәгазь кешесе, язмаларымны компьютерда басып утырырга яратмыйм. Интернетка кермәвемнең сәбәбе исә, анда тон бирәләр. Ә ул тон миңа ошамый. «Матбугат.ру» сайты кайчандыр бик яхшы гына эш башлап җибәргән иде. Тик ул сайтны хәзер татар белән татар бер-берсен пычратып, талап, бер-берсенә өреп ята торган бер мәйданга әйләндерделәр. Мин кешенең күзенә карап сөйләшергә яратам. Кеше күзенә карап, теләгәнеңне әйтү – ул батырлык. Ә ниндидер «ник» астына качып, талашып яту минем өчен түгел. Әгәр син шәхес икән, үз исемеңне яз да теләгәнеңне әйт!

Илфак Шиһапов («Тишек.ру» интернет-блогын алып баручы): Искәндәрнең сүзләре белән тулысынча килешәм. Һәр кешенең эчендә ниндидер бер цензор утыра. Мин алып баручы шәхси блог – кешегә үз проблемаларын, уй-фикерләрен, кичерешләрен сөйләү, башкалар белән бүлешү, киңәшләшү өчен оештырылган проект. Тик анда «ник» артына качып булмый, чөнки кешенең реаль электрон адресы куела. Миңа калса, альтернатива өчен шундый проектлар булу бер дә начар түгел. Ким дигәндә, безнең халыкка тагын 100 төрле татар телле сайт кирәк.

Данил Сәфәров: Хәзер һәрбер өлкәдә татар сайтлары барлыкка килә башлады. Элек алар ике-өч кенә иде. Мин ясаган «Матбугат. ру» сайтын бүген көнгә якынча 2000-3000 кеше кереп карый. Соңгы арада «ВКонтакте» сайтындагы төркемнәр белән дә эшли башладым. Укучыларны арттыруда бу да ярдәм итә. Кайберәүләр, «Матбугат.ру»да җитдилек бетте, диләр. Тик бу проект эшләнгәндә үк шуңа йөз тоткан иде. Кызганыч, интернет кулланучылар һәм газеталарның интернет вариантларын укучылар арасында җитди темаларга сөйләшергә, уйларга теләүчеләр бик аз. Булса, меңгә җыеладыр. Безнең сайтның максаты – чын мәгънәсендә татар кешеләренә мәгълүмат җиткерү һәм аларның мәгълүматка булган ихтыяҗын канәгатьләндерү.

Очрашуга Англиядән килгән, урыс, инглиз телләрендә иҗат итүче Максим Эдверст та кунак буларак чакырылган иде. Ул бик кызыклы фикер әйтте: «Бөекбританиядә дәүләт тарафыннан гамәлгә куелучы газеталар бөтенләй юк диярлек. Булса да, бик аз һәм алар белән халык кызыксынмый да. Дәүләтнең йогынтысы басма матбугатка бөтенләй юк, телевидение генә бераз контрольдә тотыла», – диде ул. Ә безнең ил кайчан тулысынча ирекле булып, үз фикерен авыз ачып әйтә алыр икән? Интернетка күчеп беткәчме? Тик интернетны да күзәтү астына алырга уйлыйлар. Димәк, Русия халкының авызы «мәңге» йомык булачак? Алай дисәң, Илфат Фәйзрахманов та, Искәндәр Сираҗи да, авызларны йомып утырмас өчен эшләргә мөмкинлекләр Русиядә дә бар дип ышандыра. Бары курыкмаска, кыюрак булырга гына кирәк.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Газета-журналлар бетәчәк?! , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии