- 28.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №16 (25 апрель)
- Рубрика: Аулак өй
Быел Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар турындагы «Мәдәният дөньясында» тапшыруын 20 апрельдә «Татарстан-Яңа гасыр» телевидениесе кабатлап күрсәтте. Кандидатлар арасында Мәскәүдә яшәүче яраткан язучым – атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия Эчке эшләр министрлыгы премиясе лауреаты Рауль Мирхәйдәровны күреп, бик сөендем.
Аның белән беренче мәртәбә 2003 елның 14 мартында Татарстан язучыларының Г.Тукай исемендәге клубында (Х.Мөштәри урамы, 14нче йорт) очрашкан идем. Биредә Рауль Мирсәет улының Казандагы беренче иҗат кичәсе гөрләп үтте. Әдәби-музыкаль кичәне Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары, эзтабар-язучы Шаһинур Мостафин алып барды.
Чыгыш ясаучылардан «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Г.Тукай премиясе лауреаты Марс Шабаев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лена Шагыйрьҗан, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флүс Латыйфи һ.б. әлеге талантлы әдипнең иҗатына югары бәя бирделәр. Чыннан да, авторның романнары үзе генә дә ни тора?! Нигездә, урыс телендә иҗат итүче Рауль Мирсәет улының романнары, шул исәптән, повесть-хикәяләре дә инде татар теленә тәрҗемә ителеп, үз укучыларына барып җитте.
«Кара аксөякләр» («Масть пиковая»), «Җәяүле сәйран» («Пешие прогулки»), «Кытай императорының сыңары» («Двойник китайского императора») романнары, бишәр басма белән берәр миллион данәдә таралып, чын мәгънәсендә бестселлер булырга да өлгерде. Мәсәлән, «Җәяүле сәйран» төрле нәшриятларда егерме(!) тапкыр басылды.
Рауль Мирхәйдәровның чираттагы романын укучылар да, нәширләр дә зур кызыксыну… һәм борчылу белән көтеп ала. Чөнки автор, үзенең чын тормышны бөтен киңлеге-тирәнлеге белән чагылдырган китаплары өчен һөҗүмгә дучар булып, ниндидер могҗиза белән генә исән кала. Умыртка сөяге сынып, хастаханәдә яткан хәлдә, ул, күкрәгенә такта куеп, шул серияне язуны дәвам итә. Бераздан тетралогияне тәшкил итүче «Мин хөкем итәм» («Судить буду я») дип исемләнгән роман да дөнья күрә…
Әдәби тәнкыйтьчеләр язуына караганда, Р.Мирхәйдәровның романнары тормышыбызга, хакимиятнең югары эшелоннары, махсус хезмәтләре турында бихисап фактик материалларга нигезләнеп язылган беренче социаль детективлар булды. Юридик матбугатта басылып чыккан күп кенә рецензияләрдә дә авторның җинаятьчел мохитне һәм хокук саклау мәсьәләләрен биш бармагыдай яхшы белүе билгеләп үтелде. Шунысын да ассызыклап әйтергә кирәк: криминал темасына язучылар арасында андый шәхесләр бик сирәк.
Тукай клубындагы очрашудан файдаланып, Рауль Мирсәет улыннан култамгалы (автографлы) китабын алу бәхетенә ирештем.
Инде ул гаять истәлекле көннән соң, тугыз ел вакыт үткәч, Рауль Мирхәйдәров белән яңадан күрешү насыйп булды. Шушы елның 29 мартында «Казан» милли-мәдәни үзәгендә әлеге күренекле әдипнең 70 яшьлек юбилеена багышлап, «Казан – минем йөрәгемдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Аны Г.Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла белән Г.Державин бүләге иясе Лилия Газизова алып барды.
Тантанада катнашучылар алдында күп кенә танылган язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре хөрмәт һәм ихтирам белән чыгыш ясады. Чыннан да, Рауль Мирсәет улы күпсанлы китап сөючеләр тарафыннан әсәрләре яратылып укыла торган олуг әдипләребезнең берсе. Мәскәүдә яшәсә дә, аны Татарстанда да бик яхшы беләләр. Аның хәтта сукырлар җәмгыяте өчен махсус яздырган 87 сәгатьлек аудиокассеталары да бар.
Кичәдә йомгаклау сүзе белән чыккан Рауль Мирхәйдәров, шундый тантаналы очрашуны оештырганнары өчен, Татарстан Мәдәният министрлыгына һәм Язучылар берлегенә, әсәрләрен даими рәвештә бастырып килүче «Звезда Поволжья» газетасы, «Казан утлары», «Казан-Казань», «Идел» журналлары редакцияләре коллективларына ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте. «Идел-Пресс» нәшриятында заманча матур итеп нәшер ителгән күптомлыклары өчен генераль директор Ислам Әхмәтҗанов адресына да йөрәк түреннән чыккан җылы сүзләрен җиткерде ул.
…Дулкынландыргыч кичә тәмам. Ә мин әле китәргә ашыкмыйм. Авторның култамгасы белән яңа китабын аласым килә. Барыбер теләгемә ирештем! Тышлыгына күренекле язучы Рафаэль Сибатның «Для нас, татар, Рауль Мир-Хайдаров – неоткрытая Америка. Колумбы нужны, Колумбы!» дигән сүзләре дә язылган әлеге хикмәтле китапны бик еш кулыма алам. Анда язылганнарны укыган саен укыйсы килә. Чөнки Рауль Мирсәет улы – үзебезнең язучы! Бер үк чор кешеләре дә булгач, йөрәгемә ул бик якын.
Рәшит ХӘСӘНОВ,
хезмәт ветераны.
Казан шәһәре.

Комментарии