Татарстан – дүртенче, Метшин – беренче

Татарстан – дүртенче, Метшин – беренче

Казан ипподромында үткән нда приз фонды 28,5 млн сум булды. Ул кеше кадереннән дә өстенрәк булган атлар хуҗаларына бирелде. Ә тамаша Русия Президентыннан алып кече түрәләргә кадәр җыелу урыны булды.

Узган атнада үткән төрле чаралар, беренче чиратта, кунаклар өчен әзерләнде, кунакларга ошаса, димәк, халыкка да ошаячак. Хәтта шул ат чабышына алдан теркәлгән журналистларны 2 сәгать тикшереп, көттереп тиешле урынга керттеләр. Аның каравы, ипподромга журналистларны автобуста полиция хезмәткәрләре озатып барды. Менә ичмасам, журналистларга игътибар күрсәтү!

Казан ипподромының беренче катында Русия Президенты килешкә Татарстан халык хуҗалыгы товарлары күргәзмәсе оештырылган иде. Бер якта – Татарстанның көчен күрсәтүче сәнәгать күргәзмәсе, икенче якта ашамлыклар тәкъдим ителгән. Ләкин бу күргәзмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен булып чыкты. Медведевның килүен көткән Миңнеханов күргәзмәне бер урап чыкты, ә Медведев кичке сәгать 10нарга гына – соңарып килде.

Ипподромга Русия, Әрмәнстан һәм Татарстан Президентларыннан тыш, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, Русия авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник, Русия вице-премьеры Виктор Зубков, Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Олег Морозовтан алып гади түрәләргә кадәр җыелган иде.

Әмма җәмәгатьчелек өчен ярышның иң кәттә бүләге – Русия Президенты бүләгенә ия җиңүче – игътибар үзәгендә булды, дип әйтүе кыен. Мәсәлән, 9 чабыштан торган ярышның икенчесендә (Казан ипподромы бүләгенә) Казан мэры Илсур Метшинның 15 яшьлек улы Таһирның җиңү яулавы бу көннең иң кульминацион күренешенә әверелде. 15 яшьлек Таһирны котларга Метшин гаиләсеннән тыш, мәйданга Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров һәм Татарстан премьер-министры Илдар Халиков та юл тотты. Таһирга җиңү яулаган өчен 500 мең сум акча бирелде.

Русия Президенты бүләгенә багышланган ат чабышы Казанда инде икенче тапкыр үтә. Аның беренчесен 2005 елда — Казанның меңьеллыгы бәйрәмендә үткәрделәр. Соңгы ярышта барлыгы 9 чабыш булды һәм бүләкләрнең гомум суммасы 28,5 млн сум тәшкил итте.

Ярышларның иң кәттәсе – 10 млн сумлык Русия Президенты бүләгенә көч сынашуда җиңү Таҗикстан айгырына эләкте. Балетмейстер атлы Татарстан айгыры, алдан ничек кенә фаразланмасын, ярышта бары дүртенче килде.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Комментарии