- 29.02.2020
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2020, №08 (26 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Чын ир-ат йорт салырга, малай үстерергә, агач утыртырга һәм «Супер бабай» конкурсында катнашырга тиеш. Хәер, алдагы өчесе үтәлмәсә дә ярый, ә ахыргысы – мәҗбүри. Арча районы мәдәният йорты сәхнәсендә басып торган илледән артык бабайга карап, шул сүзләрне әйтәсе килде. Райондагы барлык бабайлар да «супер» исеменә лаек бит.
«Супер бабай» конкурсы районда беренче тапкыр уздырыла. Узган ел арчалылар «супер әбиләр»не җыеп, беренче чирканчык алган иде инде. Әбиләре булгач, бабайлары да булырга тиеш – быел аларга да чират җиткән. Дөресен әйтик, халык бәйгене үз иткән: «Яшәү дәрте бездә сүнмәгән» дип аталган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына да зал тутырып килгәннәр. Конкурсның 22нче февральдә булуы да очраклы хәл түгел. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан икеләтә бүләк булсын дип көйләнелгән.
Бәйге башта районның һәр авыл җирлегендә булып узган. Ә бүген сәхнәдә басып торучы 50 бабай – конкурсның җиңүчеләре. Дөрес, бу бәйгедә катнашкан һәр ир-ат та зур җиңүче. Моны мәдәният хезмәткәрләре дә ассызыклый, чөнки алар – шаһит. Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов та шул ук фикердә:
– Без, ирләр – ватанны саклаучылар, гаиләне кайгыртучылар. Ә менә бу бабайларны мин сакчы һәм кайгыртучы дип кенә атамас идем, чөнки аларның һәрберсе тарих. Бүген ТАССРның 100 еллыгын, районыбызның 90 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә алабыз икән, менә бу абзыйларыбыз – шул бәйрәмнәрне якынайтучылар, безгә матур көннәрне алып килүчеләр. Безгә, яшь буынга, аларны барлап, һәрберсен бөртегенә кадәр язып алып калырга һәм алдагы буынга җиткерергә кирәк. Әле сәхнәдә бу бәйгенең биш проценты гына җыелды. Барлык катнашучылар да «супер», ләкин бераз гына бирештеләр.
Супер бабай булу өчен җырлый һәм бии белү мәҗбүри түгел, иң мөһиме – үткәнең. Тормыш юлында очраган авырлыкларны ул ничек җиңгән, авыл, район үсешенә нинди өлеш керткән, балаларына нинди тәрбия биргән һәм оныкларына нинди үрнәк күрсәткән һәм күрсәтә – иң яхшы бабай шушы сыйфатларга ия булырга тиеш. Ләкин бабайлар арасында җыр-моң сөюче дә, биюгә гашыйк булганы да, тракторлар белән кызыксынучы да, гармунда уйнарга яратканы да, шагыйре дә бар иде. Шундый киң кырлы шөгыльләре, кызыксынулары булганга күрә алар районның иң-иңнәре рәтендә дә инде.
Оныклар тәрбияләүче чын «бабай» булсалар да, Арча районы ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов әйтмешли, яшь егет булып калган алар. Иң өлкән катнашучыга 91 яшь булса да, бер генә бабайга да төртеп, син «супер» исеменә лаек түгел дип әйтеп булмый. Һәрберсе үз урынында. Аңа да карамастан, яхшылар рәтеннән дә иң-иңнәрне аерып чыгара алганнар. Казанбаш авылыннан Рәхимов Марсель – 3нче, Кышкардан Фәрух Хәйретдинов 2нче урынга лаек булды. Беренчелекне 43 ел эш стажы булган Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, тавык йолку, камыр басу, камыр җәю җайланмалары, бетон болгаткыч аппаратлары уйлап табучы Пшәңгәр авылы егете Әхтәм Шәвәлиев яулады. Аларга дипломнар һәм 6, 8, 10 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды.
– Шундый ир-егетләребез булганда телебез дә бетми, халкыбыз да бетми, районыбыз да яши, республикабыз да чәчәк ата. Гел алга барачакбыз, – дип котлады аларны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев.
Дөрестән дә, гомер буе авылда яшәп, бөтен көчен авылны күтәрүгә багышлаган һәр ир-егет тә, бабай да мактауга лаек. Районның оныкларына үрнәк күрсәтә алырдай өлкән буын кешеләрен барлавы, аларны зурлап, бергә җыюы һәм шундый бәйгеләр оештыруы аеруча сөендерә. Соңгысы булмасын, яңа бәйгеләр тусын, Арча!
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,
Арча шәһәре

Комментарии