«Сәламәтлек поезды» саулыкка илтә!

Заманында, бала-чага бөтен урамы белән шау-гөр килеп, нинди генә уеннар уйнамаган. Кышын чана-чаңгы, тимераякта шуганнар, җәен суда йөзгәннәр, футбол уйнаганнар, йөгергәннәр. Бүген исә, телевизор, компьютер яшь буынны үзенә каратты.

Физик яктан сәламәт кеше генә рухи яктан да сау булырга мөмкин. Академик Н.М.Амосов әйткәнчә, сәламәт булу өчен үз көчеңне кызганмаска кирәк. 50-55% кешенең сәламәтлеге – тормыш рәвешенә, 20-25%ныкы – нәселдәнлеккә, 10-15%ныкы сәламәтлек саклау оешмаларына бәйле икән. Казан (Идел буе) федераль университеты бу өлкәдә көченнән килгәнчә студентларын тәрбияләргә тырыша. Ул үткәрә торган «Сәламәтлек поезды» акциясе – яшь буынны актив физик ялга тарту өчен менә дигән чара. Инде февраль ахырыннан бирле, һәр якшәмбе, аерым факультетлар җыелышып, Яшел Үзәндә урнашкан «Маяк» спорт комплексына ял итәргә бара.

25 мартта без, ялларын файдалы үткәрергә ниятләгән студентлар, рәхәтләнеп чаңгыда шудык, канат аша сикердек, футбол типтек һәм башка күңел ачу уеннарында көч сынаштык. Иң мөһиме: бер-беребез белән аралашып, тагын да якынайдык. Әлеге чарада катнашу өчен бездән студент билеты һәм яхшы кәефтән башка берни дә таләп ителмәде. Юл, спорт җиһазлары, ашау-эчү – барысы да бушлай.Хәзерге заман яшьләре өчен гадәти булмаган мондый чара студент тормышыбызны тагын да ямьләндереп җибәрде, кәефләрне күтәрде, уку өчен яңа көч өстәде.

Ләйсән ИСХАКОВА,

КФУ студенты.

P.S. «Сәламәтлек поезды» әле кар беткәнче гамәлдә булачак. Аны үткәрү гадәте КФУның Яшел Үзән филиалы идеясе белән 40 еллык тәнәфестән соң яңадан сафка баскан.

Комментарии