Туган йортым

Туган йортым

Әти-әни корган зур нигездә

Үстек без биш бала тәгәрәп.

Яшәп җылы назга чумган өйдә

Мәктәпне бетердек бергәләп

Үсеп буйга җиттек бишебез дә,

Туган йорттан киттек без.

Бер белмәгән шәһәрләргә барып,

Укып, эшләп, гаилә кордык без.

Әти-әни диеп, сагынып,

Белешеп тордык һәрчак хәлләрен.

Булышырга нигезгә кайтып.

Үткәрдек шунда Атна ялларын.

Әтиебез бакыйлыкка күчте,

Әниебез – кадер-хөрмәттә.

Туган йортта гомер кичерәбез,

Шөкер, балалар бар да терәктә.

Туган йортта ишек ябылмасын,

Һәрчак утлар янсын өйләрдә.

Әти-әни фатыйхасы белән,

Без биш бала яшик рәхәттә.

Ания НУРИЕВА,

Арча районы, Түбән Оры авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: Ания апа минем авылдашым. Авыл өчен җанын бирердәй булып, аңа җан өрергә тырышып яши. «Спартак» фабрикасында эшләп, анда да алдынгы булып, һәртөрле күңел ачу чараларында оештыручы, катнашучы булып яшәгәнен белә идем. Инде менә авылымдагы мәдәният тормышы да аннан башка узмый. Узган ел көзендә авылым клубында аның шәхси бенефисы тулы зал белән гөрләп узды. Кызганыч, мин кайта алмый калдым, әле ул бенефислар соңгысы булмас, дип уйлыйм. Гомумән, Нуриевлар гаиләсе сәхнә тотарлык шул. Бар да бии, җырлый. Ания апаның энесе, минем классташым Адик гармуны белән берүзе сәгатьләп сәхнә тота ала.

Ания апаның язмышы бик гыйбрәтле, ирен, улын югалтып та, язмыш аны сындыра алмаган. «Мин күңелемә тынычлыкны шул сәхнәдә табам», – ди ул. Хәзер Казандагы тормышын ташлап, авылга кайтып, ялгыз калган әнисен күз карасыдай тәрбияли.

Аларның йорты әллә кайдан балкып тора. Әтиләре Габделфәт абый тирә-якның атаклы балта остасы иде шул. Улы Адик та аннан шул осталыкны алып калган. Гомумән, Нуриевларның кызлары да уңган, булган. Габделфәт абыйны белеп үстем. Аның янында булдыксыз булып үсеп булмый икәнен күреп үстем. Әле Адикка кызыга да идем, аны эшкә өйрәтәләр, дип. Ания апа шул әтисе истәлегенә ишегалдындагы сарайның бер бүлмәсен алып, анда туган нигез музеен да оештырган иде. Бу хакта без берничә ел элек яздык та. Менә шушы тынгысыз җанлы, талантлы авылдашымнан редакциягә җирсенеп, яратып язылган шигъри юллар килеп төшкәч, мин дә аңа өстәп язмый кала алмадым.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Арча районы, Түбән Оры авылы

Рәсемдә: Ания НУРИЕВА (уңда) күршесе, мәдәният йортының элеккеге директоры Суфия белән

Комментарии