Ярылган карбыз

Сентябрь ахырлары. Бөтен кеше бакчада мәш килеп бәрәңге ала. Без үскән вакытларда, егерме бишенче сентябрь җитмичә, берничә мәртәбә кырау төшмичә, бәрәңге бакчасына кагылу юк иде. Хәзер генә ул, август керүгә, бәрәңге алырга тотыналар. Барлык эшләр җир казу, тырмалау, төбен өю, казып алу кул көче белән башкарылгангамы, бәрәңге җире көпшәк туфрак белән бер. Көрәккә аяк белән басып торасы да юк, кул белән тотып кына казыйсы. Җир шундый йомшак, казыганнан соң күпереп кала, кереп батарсың кебек… Шуңа күрә 8-10 яшьлек балаларның да кулларында көрәк булыр иде. Хәзерге бәрәңге җирләре, шул вакыт белән чагыштырсаң, каерып алырлык түгел, тоташы белән килеп чыга, аерып ала алмыйсың. Барысы да шул техника галәмәте: ел саен тирән сука белән актарып, җирнең рәте китте. Җитмәсә, барлык эшләрне дә трактор башкара: сукалый, тырмалый, берничә тапкыр рәт арасын эшкәртә, казып ала. Кайда инде монда җиргә мөнәсәбәт. Соңгы елларда бәрәңгенең уңышы елдан-ел начарлана, җитмәсә, күбесе черек, авыру. Их элеккеге таза, ярмалы тәмле бәрәңгеләр! Әти бәрәңге алганда чиләк каплап пешерер иде дә, ашап туймаслык булыр иде.

Без – әти, әни, алты бала – бакчада бәрәңге алып бетереп ятабыз. Кем казый, кем чүпли, абыйлар ташый, бакчада кырмыска оясы кебек гөжлибез. Шунда әти:: «Бәрәңге алып бетергәч, сезгә карбыз алып кайтып ашатам», – диде. Без бөтен көчне биреп эшлибез. Ниһаять, җиңдек!

Икенче көнне әти, көн бозылуга карамастан, ике арыш капчыгы алып, Арчага китте. Ул вакытта машиналар юк, халык җәяүләп авыллар аша йөри. Бирәзәбаш, Күкчә-Бирәзә, Урта Бирәзә, Арча асты Бирәзәләрен узып, унике-унөч чакрым юл үтә иде.

Ул көнне көнозын карлы яңгыр сибәләп торды. Әти, мескенем, юешләнеп беткән киемнәрен асып, Арчага килеп җитә. Анда ун ипи һәм ун килолы бер карбыз алып, аларны ике арыш капчыгына салып, кайтыр юлга чыга. Киемнәреннән тамчылап су ага. Арып-талып, көч-хәл белән капка төбенә кайтып җитә. Капка келәсенә тотыныйм дигәндә, аягы таеп китә һәм әти капчыклары белән лапылдап җиргә барып төшә. Капчыктагы карбызның шартлап ярылганын ишеткәч, гарьлегеннән кычкырып елап җибәрә. Нихәтле газаплар чигеп, кайтып җиткәч бит! Әтинең тавышына без – алты бала чабышып чыгабыз. Шунда әти: «И балаларым, карбыз ярылды бит! Сезгә кисеп тә ашата алмадым», – дип үкседе. Без әтине жәлләп, тораташтай катып калдык.

Шулчак Исмәгыйль: «Кашыклап!» – дип кычкырып җибәрде. Без, команда көткән солдатлар кебек, дәррәү өйгә атылдык. Өйдән чабып чыкканда, һәрберебезнең кулында алюмин кашык иде. Әти капка төбендәге эскәмиягә капчыкны куйды да, шуның эченнән карбыз кисәкләрен өләшә башлады. Без кашык белән чокып ашый торабыз. Капчык эчендә булгач, әллә ни булмаган. Хәер, ул вакытта тәмлегә пычрак йокмый дигән әйтем бар иде. Әһ дигәнче ашап та бетердек. Әти-әнигә дә берәр кисәк карбыз эләкте. Шул карбызның тәмлелеге: үзе сусыл, үзе баллы! Тәме әле хәзер дә авызда саклана. Безнең авызга андый тәмле нәрсәләрнең бик эләккәне булмады шул. Карбыз сатып алган саен, шушы вакыйга гел исемә төшә. Әтине жәлләп куям. Бигрәк тә йомшак, бала җанлы, юмарт, кече күңелле иде. 59 ел вакыт узса да, һаман да онытылмый. Оныкларыма гыйбрәт итеп сөйлим. Хәзерге тормышның рәхәтен күреп, шөкер итеп, кадерен белеп кенә яшәсеннәр иде дим. Безгә мондый мул тормыш та, рәхәт, бәхетле балачак та, үсмер чак та эләкмәде!

Рузалия ИБРАҺИМ,

Арча районы, Мәмсә авылы

Комментарии