- 29.08.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №34 (27 август)
- Рубрика: Аулак өй
Оештыручылар әлеге концертны Татарстанда моңарчы күрелмәгән тамаша дип игълан итте. Чыннан да, бертуган биш кызның берьюлы сәхнәне кыздырганын күргән юк иде әле. Исемен дә матур уйлап тапканнар – «Кызлы йорт». Тегенди-мондый концерт кына түгел, зурлап «проект» дип тәкъдим итүләре дә кызыксынуны арттырды. Сентябрь аенда Татарстанда көтелгән кызлар «явы» турында нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина белән очрашып сөйләштек.
Сорауларга җавап бирергә керешкәнче, ачыклык кертеп китик әле: Әлфия апа – әлеге проектның продюсеры һәм алып баручысы. Аның нәфис сүз остасы буларак сәхнәгә күтәрелгәненә дә 25 ел инде. Шул чирек гасыр гомер эчендә кем белән генә эшләмәгән дә, нинди генә сәхнәләрдә чыгыш ясамаган ул! Ә «Кызлы йорт»ның төп геройлары – Ганиуллиналар гаиләсе. Бу гаилә вәкилләре дә күпләргә таныш.
– Әлфия апа, продюсер буларак сездән дә яхшы аңлатма бирүче булмас: нинди тамаша соң ул «Кызлы йорт»?
– Бу уникаль концерт булачак. Ганиуллиналар гаиләсе, гомумән, гаҗәеп гаилә. Гаиләдә бертуган биш кыз бала һәм алар барысы да профессиональ сәхнәдә эшли. Рәфинәне җырчы буларак беләләр, Резедә биюче буларак танылу алды. Илсөя Аиша исеме белән чыгыш ясап йөри. «Бирмим мин сиңа» дигән җыры белән татар эстрадасында шактый шау-шу тудырган иде ул заманында. Люция белән Гөлсу исә шәрык биюе белән шөгыльләнәләр. Зөлфия ханым кызларын менә шулай сәнгать җанлы итеп үстергән. Аның балаларына ничек тәрбия бирүе концертта да чагыла. Бу бик тәрбияви, шул ук вакытта тормышчан, юморга бай тамаша булачак.
Тамашачыга яхшырак аңлашылсын өчен сценарий авторларының исемнәрен атау гына да җитә. Алар – Шәмсия Җиһангирова белән Илфак Шиһапов. Димәк, лирика белән юмор үрелеп барачак.
Кызлар кечкенәдән Арча районы авылларында концерт куеп йөргәннәр. Зөлфия ханым берсеннән-берсе уңган-булган кызларын зур сәхнәгә алып чыгу теләге белән янган. Бу хыял тормышка ашкан, концертта да менә шуны күрсәтергә телибез.
Без Рәфинә белән Габделфәт Сафин концертында таныштык. Аралаша башлагач, ул: «Әлфия апа, безнең менә шундый идея бар иде бит», – диде. «Әйдәгез, эшлик», – дидем. Мине бу идея белән май аенда таныштырдылар, ә аңарчы ул кызларның күңелендә озак еллар яшәп килгән инде.
– Кызлар «явы»н кайчан һәм кайда көтәргә соң?
– Кызлар күңелләренә якын булган өч ноктада тамаша бирергә тели. Мамадыш – аларның кендек каны тамган, Арча – үскән, ә Казан хәзер яшәгән җирләре. Башкалада «Кызлы йорт» 11нче сентябрьдә Тинчурин театрында булачак. Ә башлавын Арчада башлап җибәрәбез, анда 4нче сентябрьдә киләчәкбез. 12нче сентябрьдә исә кызларны күрү бәхете Мамадыш халкына тәтеячәк. Шушы өч ноктадан фатиха алып, бу концертны алга таба да дәвам итәргә исәп.
– Матбугат чараларында «Кызлы йорт» проект буларак тәкъдим ителде. Аны үзегез шулай дип атадыгызмы, әллә матбугат чаралары гына күперттеме? Гади концерттан нәрсә белән аерылачак ул?
– Үзебез проект дип атадык, чөнки ул чыннан да гади концерт кына булмаячак. Үзенчәлекләргә килсәк, беренчесе – биш кызның сәхнә тотып торуы. Ганиуллиналардан тыш тамашада бер сюрприз да булачак. Анысы әлегә сер булып калсын. Әйтеп киткәнемчә, концертта Зөлфия ханымның кызларын ничек үстерүе, аларга нинди тәрбия бирүе дә чагылачак. Шунысын да әйтергә кирәк: икенче төркем инвалид булган Зөлфия ханым кызларын ялгыз үстергән. Бишесенә дә югары белем биргән. Менә шундый үрнәк ананы күрү бәхетенә ирешәчәк тамашачылар. 2,5 сәгатьлек концерт җыр, бию һәм башка жанрлар белән үрелеп барачак.
– Ганиуллиналардан кала тагын кемнәрнең катнашуы көтелә?
– Казан тамашачысына бәхет елмая: башкалада узачак «Кызлы йорт»ка Габделфәт Сафин белән Нәфкать Нигъмәтуллинның килүе көтелә. Рәфинә 8 ел буе Габделфәт белән эшли, ә Резедә 5 ел буе Нәфкать белән хезмәттәшлек итә, аларга теләктәшлек йөзеннән, танылган артистларыбыз проектыбызда катнашырга теләк белдерде. Бу җырчылар Арча белән Мамадышка кайтмаячак. Шулай да бу районнарга да буш кул белән бармаячакбыз.
Арча халкы кызларны кечкенәдән белеп-күреп торган, аларга концерт шул ягы белән кызык булыр дип уйлыйм. Мамадыш тамашачысы да, безнең районда туган нинди талантлы кызлар бар икән, дип белеп торырга тиеш.
– Проект дигәч, ниндидер дәвамлы, зур масштаблы чара күз алдына килә…
– Амин, безнең ниятебез «Кызлы йорт»ны дәвамлы итү дә инде. Анысын алга таба тормыш күрсәтер. Татарстанның районнары бик күп бит әле. Бу кызларны башка район тамашачысына да күрсәтәсебез килә.
Без тамашачыларны шушы уникаль концертта көтеп калабыз. Бу барып караганга үкенмәслек вакыйга булачак! Тамаша яшь ягыннан чикләнмәгән, ул 0+ булып бара. Чөнки анда билдән түбән юмор да юк, шул ук вакытта югары юмор да көчле. Үзәк өзгеч лирика да булачак. Тамашаның тәрбияви көче турында әйтеп киткән идем инде. Күп кеше әлеге концерттан тәҗрибә алып китәчәк. Балаларны ничек дөрес тәрбияләргә, аларны ничек ата-ананы хөрмәт итәргә өйрәтергә – «Кызлы йорт» бу сорауларның барысына да җавап бирәчәк.
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии