Ахун моңы булып чишмә чыңлар

Ахун моңы булып чишмә чыңлар

Арча районындагы Кече Өчиле авылы – күптәннән карта битләреннән сызып ташланган, бүгенге көндә юк дип саналган авылларның берсе. Менә шул беткән авылда күптән түгел бер йөрәк тибә башлады. Чишмә йөрәге!

Бөек татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахуновның чыгышы белән шушы Кече Өчиле авылыннан икәне һәркемгә мәгълүм. Язучының туган көне уңаеннан, аның авылында Ахун чишмәсен ачу тантанасы узды.

«Гариф үзе язганча, «өч йөз ел яшәп тә унөч йорттан артмаган» Өчиле авылында заманында җиде чишмә булган. Тик, кызганычка, халык таралып, якын-тирәдәге Көтек, Казанбаш авылларына күченеп урнаша. Авыл урынында буа күтәргәч, Өчиле авылы бөтенләй истән чыкты. Бүген исә авылыбыз исемен яңадан торгызу, анда чишмә ачу – бик зур тантана», – дип ассызыклады Өчиледә туып-үскән Нурания ханым.

«Әтиемнең хыялы чынга ашты», – дип шатланды бәйрәмгә килгән Наилә Ахунова, чөнки Гариф ага чишмәләр турында үзенең әсәрләрендә еш искә ала: «Минем өчен тормышта ике нәрсә гомер буе могҗиза булып сакланып килә: берсе – Чишмә, икенчесе – Әлифба. Аларны бер кеше дә уйлап чыгара алмый, алар дөньяга үзләреннән-үзләре туалар һәм шулай гомерләре буе яшиләрдер кебек тоела иде миңа. Өстәвенә алар икесе дә сусауны басар өчен яратылган: Чишмә – суга сусаганны, Әлифба – белемгә сусаганны». Шушы фикерне истә тотып, «Таттелеком» оешмасының генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин Кече Өчиле авылындагы «Ахун чишмәсе»н торгызуга иреште. Баксаң, Гариф ага торган йорт нигезеннән бәреп чыккан икән бу изге чишмә.

Чишмә ачу тантанасына Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов җитәкчелегендә бер төркем язучылар килгән иде. Алар арасында әдәбият галиме, тәнкыйтьче Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин, олылар һәм балалар язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Лерон, шагыйрь, публицист Зиннур Мансуров, язучы һәм журналист Вакыйф Нуриев та бар иде. Алар Гариф Ахунов белән бәйле вакыйгаларны искә төшерделәр. «Гариф, өйләнгәндә бөтен авылны чакырып туй үткәрәм, ди. Аптырашта калганнар: «Авылыгыз зурмы соң?» – дигәч, өч хуҗалык инде, дип җавап бирде», – дигән мәзәге белән килгән кунакларны көлдерде күренекле әдибебез Фоат Галимуллин.

Соңыннан кунаклар Казанбаш мәктәбенә юл тотты. Гариф Ахунов биредә укыган, шуңа да язмаларында еш кына мондагы укытучыларын яратып искә ала. «Эш яратырга, тырыш булырга, гаделлеккә өйрәттеләр», – ди ул. Шушы ук көнне Арчаның яшь каләм тибрәтүчеләренә Гариф Ахунов исемендәге премияләр дә тапшырылды.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУның 1нче курс студенты

Комментарии