Авылыбыз горурлыгы

Авылыбыз горурлыгы

Күптән түгел татар дөньясы РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт абый Әсәдуллинның 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 
Альберт абый Әсәдуллин 1948нче елның 1нче сентябрендә Казан шәһәренең Суконка бистәсендә туа. Башкалабызның 43нче мәктәбендә укый, шул ук вакытта рәсем сәнгате мәктәбенә йөри. 1966нчы елда Казан сынлы-сәнгать училищесын тәмамлый һәм ул вакыттагы Ленинградтагы И.Е. Репин исемендәге рәсем, скульптура һәм сәнгать институтының архитектура бүлегенә укырга керә. Монда укыган чорда балачактан ачылган рәсем ясау сәләте белән бергә әти-әнисеннән бирелгән җыр-музыкага булган таланты да ачыла – Альберт абый ул чорларда үтә дә модада булган рок-группада җырлый башлый һәм бик тиз дан ала.
Ул «Призраки», «Фламинго» группаларында җырлый. 1968нче елда комсомолның Ленинград өлкә комитеты оештырган «Питер» рок-фестивалендә катнаша һәм яхшы вокалист булып таныла.
Укуын дәвам итү белән беррәттән, җитмешенче елларда «Невские волны» группасында җырлый. 1974нче елда институтны тәмамлый. Шушы чорда А.Васильев белән А.Журбин аны «Орфей һәм Эвридика» исемле беренче совет рок-операсына Орфей партиясен җырларга чакыралар. Шушы партия белән А.Әсәдуллин бөтен илгә, дөньяга таныла, чит илләрдә чыгыш ясый. Аның исеме Бөтендөнья джаз, поп һәм рок музыкасы энциклопедиясенә кертелгән, Халыкара фестивальләр лауреаты.
Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналарда Коръән сюжеты буенча эшләнгән «Мәһди» фолк-рок сюитасында төп партияне башкару аның милли сәнгатькә тирән мәхәббәтен күрсәтте. Ул үзенең дөнья һәм Русия сәхнәләрендә узган концертларында татар халык җырларын зур осталык белән башкара, милли сәнгатебезне пропагандалый.
А. Әсәдуллинга 1998нче елда Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Il Бөтендөнья татар конгрессы делегаты булды.
 

Альберт Әсәдуллин Чапшар авылы мәчетендә. 2023 ел июль ае.

Альберт абый үзенең туган җире дип Татарстанның Балтач районын атый. Әйе, аның әнисе Нәгыймә апа шушы районның – Ор, әтисе Нурулла абый Чапшар авылыннан. Чапшар авылы минем дә туган авылым. Менә инде күпме вакытлар Альберт абый турында язасым килеп уйланып йөрдем. Аның әтисе Нурулла абый авылның оста гармунчысы булган, Бөек Ватан сугышында катнашкан, хәрби хезмәттә полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән кеше. Нурулла абыйның яшь чагы турында моннан бер егерме еллар элек авылдашларым, (инде вафатлар) Бәдерниса һәм Мәгьфирә апалардан сораштыргалаганым да булды. Чапшарда Нурулла абыйның абыйсы, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны, авылның элеккеге имамы Хәлил абыйның балалары, оныклары бик матур итеп яшәп яталар, бу көчле һәм затлы нәсел. Хәлил абыйның улы Мулланур абый укытучы, мөгаллим, күп төрле һөнәр иясе, Чапшар авылының имамы, җәмәгать эшлеклесе. Әле менә Альберт абый Әсәдуллин җәй көне Чапшарга Мулланур абыйларга кунакка кайтып, бер-ике көн торып, әтисенең туган авылына баш иеп, мәчеттә намазлар, догалар укып китте. Ике туган – Мулланур һәм Альберт абый Әсәдуллиннар туганнары янына Балтачка, Ор, Субаш һәм Аджим авылларына барып кайттылар. Альберт абый элек тә Балтачка кайткалый иде. Ул үзенә якын, газиз бу якны бик ярата. Аның үзен дә Чапшарда, Орда, Балтачта бик яраталар, аның белән горурланалар.
Мин үзем хәрби бурычымны Казан югары танк училищесында үтәдем. Җәй айларында безне урманда, кырларда урнашкан танк батальонына җибәрәләр иде. 1977нче елларда шунда палаткаларда яшәгәндә кечкенә генә приемниктан Альберт абыйның җырлаганын тыңлый идем. Ул вакытларда ук инде ул Алла Пугачева, Лев Лещенко, Иосиф Кобзон, Ренат Ибраһимовлар белән бер дәрәҗәдәге җырчы иде. Инде менә Ренат абый да вафат булды, аннан соң татарның Русиядә, дөньяда атаклы җырчысы булып Альберт абый Әсәдуллин калды.
Интернетны ачсаң, анда Альберт абыйның җырлары, иҗаты белән танышырга була. Мәскәүдә Малахов та Альберт абыйны бер тапшыруына чакырып татарча җырлатты бит! Ә Альберт абый татарча сөйләшергә, җырларга куркып тормый. Киресенчә, татар, мөселман булганы өчен горурланып, яратып башкара! Әти-әнисен дә сагынып искә ала.
Чыннан да, мәшһүр җырчы, рәссам, архитектор, халкыбызның сөекле улы Альберт абый Әсәдуллин белән барыбыз да горурланабыз, аңа иҗат уңышлары, исәнлек-саулык теләп калабыз!
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Казан шәһәре

Комментарии