- 30.06.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №25 (26 июнь)
- Рубрика: Аулак өй
Узган атнада җырчы Вадим Захаровның Инстаграммдагы битендә бер пост пәйда булды. Ул фотода аның җырчы, композитор, РАОның (Русия авторлар җәмгыяте) Татарстандагы бүлеге башлыгы Зөфәр Хәйретдинов белән әңгәмәсе китерелгән. РАОга акча күчерүе турында раслаучы чекларны төшереп җибәргән Вадим Захаров. Ә астына язган: «Балаларның туган көненә дип торган акча иде бу, тамагыгызга тыгылмасын, чәйнәп йотыгыз!». Зөфәр Хәйретдиновның җавабы: «Вадим! Үзең әзрәк ашарсың. Икенче юлы акыллырак булырсың. Рәхмәт әйт 140000 түгел».
АКЧАЛАР КАЯ КИТӘ?
Нәрсә турында сүз бара соң? Вадимның аңлатмасы да бар: «Хәтерлисездер, 2019нчы елның 13нче феврале көнне Филармониядә минем чираттагы сольный концертым булды. Концерт алдыннан РАОга барып килешү төзү мәҗбүри икәне берәүгә дә сер түгел. Шул килешү нигезендә концерттан кергән акчаның биш проценты аларга китә. Дөресен әйтәм, үзең бармасаң агентлар үзләре килә дип белә идем мин. Килгәннәр. Тик минем янга түгел, ә залга кереп концертны видеога төшергәннәр (аның өчен хокуклары бар микән, әйтә алмыйм). Шуннан соң Зөфәр абый Хәйретдинов миңа шалтыратты. «Килешү төзелмәгән җырлар бар, утыз меңне түлә, юкса йөз кырык мең булып судка китә», – диде. Кайдан алынган бу сумма дисәм: концертта мин бик хөрмәт иткән Рөстәм Закуан, Хәния Фәрхи, Ганс Сәйфуллин җырлары җырланган икән. Шуннан исән авторлардан гариза җыеп чыктым. Концерттан җыелган акчаның биш процентын РАОга күчергәннән соң, акчаның күпмеседер алар аркылы авторларга китәргә тиеш. Гаризалар кулда. Бәйләнер сәбәп тә калмады кебек. Тик үлгән Хәния апа белән Ганс абыйның җырларына бәйләнә башладылар. Имеш, сорамыйча аларның җырын җырлаганмын. Ә кемнән сорарга? Авторлар гүр иясе бит. Шулай булуга да карамастан, миңа утыз мең сум күләмендә штрафны чәпәделәр, түләдем әлбәттә. Тик күңелдә калды. Автор, йә башкаручы үзе исән булган очракта җырны рөхсәтсез алып башкаруга мин үзем дә каршы. Ләкин монда авторлар исән түгел. Үлгән кешенең җырын җырлаган өчен РАОга түләгән акчаның проценты кая китә икән ул? Башкаручы һәм авторлары вафат булган җырлар өчен РАОның җырчылардан акча җыярга нинди хакы бар? Җыр иясе белән бергә үләргә тиешме?» – дип яза Вадим.
Бу уңайдан Вадим Захаровның үзенә шәхсән шалтыратып та сөйләштек. Әлеге постын социаль челтәрдә урнаштыруын ул кемнедер фаш итү өчен түгел, акчаның кая китәчәген беләсе килгәнгә язуын сөйли. Чөнки ул акча соңыннан җыр авторларына – шагыйрьләргә, композиторларга түләнергә тиеш, ә аларның күбесе, акчалар түләнми дип зарлана, – ди ул.
– Бүтән елны шулай итә идек – концерт алдыннан РАОдан бер агент килә, килешү төзи, шуннан ул килешүдәге сумманы мин түлим. Быел миңа концерт алдыннан бер кеше дә килмәде дә, үзем дә бармадым. Концерттан соң барырбыз, килешербез дип уйладым. Чөнки мин законда каралган, концерттан килгән ул 5 процент акчаны түләүдән баш тартмыйм, мин аны түләячәк идем. Шактый җырчыларның РАО белән шундый низаглары килеп чыгып тора, тик артларын кысып яталар, берсе дә бер комментарий да язмады хәтта пост астына. Ә композиторлар язды, чөнки Зөфәр Хәйретдинов түләми аларга, – диде Вадим Захаров.
КОМПОЗИТОРЛАРГА ТҮЛӘНМИ
Чынлап та, әлеге пост астында бик күп җырлар авторы, композитор Айдар Тимербаев та үз фикерен язып калдырган һәм РАОның авторларга аз акча түләвен яки бөтенләй түләмәвен әйткән.
«Зөфәр Хәйретдинов Мәскәү өчен үзебезнең татар җырчыларыннан кычкыртып акча җыя. Бары Мәскәү һәм әлбәттә үз кесәсен калынайту өчен. Чөнки ул җыелган акчаны авторларга тиешенчә түләми, бөтенләй түләми дәрәҗәсендә. Зөфәр Хәйретдинов күптән оятсызлыкның теге ягында инде ул. Менә миңа, күп популяр җырлар авторы буларак, соңгы ике елда 1800 сум акча күчерделәр. Ә бу ике ел эчендә минем 31 җырым төрле премияләр яулады. Күпме радиода, телевидениедә яңгырады. РАОга телевидение дә, радио да һәр җырланган җыр өчен акча күчерә. Күпме концертлардан акча җыеп алды. Ә миңа ике елга 1800 сум. Инде мин моны сүз итеп сөйләп тә йөрмәс идем, әгәр Зөфәр Хәйретдинов оятсыз рәвештә Вадим дустымны шулай рәнҗетмәгән булса. Кызык , бу 30 мең сумны кая куяр икән Зөфәр? Точно авторларга түгел инде анысы. Мәскәүләр рәхмәт әйтер инде үзенә. Премия дә эләгер әле бәлки. Ләкин оятын кая куяр икән?» – дип яза ул.
Шунда ук композитор Илгиз Закиров та кушылган: «Минем җырларга гонорар булса, мин дә бик сөенер идем», – дип язган ул.
Бу уңайдан Зөфәр Хәйретдиновның үзе белән дә сөйләштек. «Вадим инде ике ел рәттән авторлардан рөхсәт алмыйча концертлар куйды. Былтыр кисәтү алды. Һәрбер концертны куяр алдыннан аның авторлар исеменнән рөхсәте булырга тиеш. Аның андый рөхсәте юк. Ул музыка әсәрләрен законсыз куллану дип атала. Былтыр мин аны кисәттем. Ә быел инде кисәтеп тә тормадылар, инспекторлар барып концертын яздырып кайттылар», – дип белдерде ул «Безнең гәҗит»кә.
– Һәрбер җырчы концерт куяр алдыннан килеп, РАО белән килешү төзеп китә. Татар эстрадасында барысы да законны яхшы беләләр, белмәгәне сорый – аңлатабыз, ә бу аңлатып та, шул нәрсәне аңламыйча, менә шундый хәлгә дучар булды. Һәм әгәр дә без Вадимны судка биргән булсак, ул түләр иде 140 мең сум. Гражданлык кодексының 4нче бүлеге 1301нче маддәсе буенча эш иттек. Аның ике өлеше бар. Беренче өлеше болай ди: һәр закон бозу очрагына 10 мең штраф салына. Һәр җырның ике авторы булгач, димәк закон ике тапкыр бозыла. Вадим Захаров концертында 7 җырны рөхсәтсез башкарды. Бу – факт. Саныйбыз: 7 җырның 14 авторы бар. Менә шулай штраф бәясе 140 мең сум чыга. Ә 30 мең сум каян чыккан дигәнгә: шушы ук матдәнең икенче өлешенә күз салыйк. Вадим законны беренче тапкыр гына бозды, дип исәпләп, авторларга түләнәсе 5 процентны икегә тапкырладык. Әлеге эшне судка кадәр җиткермәс өчен, әлеге килешүне төзедек. Санап чыгаргач, 30 мең сум булды. Түләмәсә, суд аша 140 мең сум түләр иде. РАОга күчергәннән соң шушы акчаның 80 проценты авторларга китә. Ганс Сәйфуллин, Хәния ханым вафат, әмма аларның үлгәннән соң да 50 ел хокукларын саклыйлар. Аларның мирасчылары бар бит. Акча шуларга түләнә, – дип аңлатты Зөфәр Хәйретдинов.
Ә менә композиторлар Айдар Тимербаевның, Илгиз Закировның «РАО акча күчерми», – дигән гаепләвен кире какты.
– Бу очракта Айдар үзе гаепле. Мин аңа күпме әйттем, минәйтәм сатма җырларыңны. Ул җырларын сатса, аның ул җырга булган хокуклары да китә, кем сатып ала, шуңа күчә. Мәсәлән Зинира һәм Ризат Рамазановларның бөтен җырлары диярлек Айдар Тимербаевныкы. Алар концерттан бер тиен дә түләми, чөнки сатып алганнар җырларын. Шулай булгач ничек инде концерттан Айдар Тимербаев акча алсын? Акча бит ул күктән яумый. Аңа кемдер түләргә тиеш бит, – ди ул. Тик Айдар Тимербаев исә үзе бу сүзләр белән килешмәде. «Безнең гәҗит» журналисты белән әңгәмә вакытында ул РАОга килгән акчаларның авторларга барып җитмәвеннән зарланды:
– Зөфәр Хәйретдинов ялганламасын. Кайбер җырлар гына сатылган минем, күбесе сатылмаган. Алдашмасын, бөтен җыр да сатылган түгел. Монда сүз сатылмаган җырлар турында бара әле. Татарстанда авторлар хокукын яклаучы тагын бер оешма – ТАИС бар. Тик ТАИСка да акча РАО аша килә. Әле күпме авторлар аларга теркәлмәгән, күпмесенең җырлары җырлана: бөтенесенең процентын алып, Зөфәр Мәскәүгә җибәреп ята. Ул акчалар кая китә? Без – авторларга тиеннәре генә килеп җитә бит аның. Мине якларга тиешле оешмадан хәзерге көндә мин үзем яклаучы эзлим булып чыга. Мин ул өч тиен өчен талашып, судларга биреп ятмыйм, тик халык та кемнең кем булуын белеп торсын. Бу бит инде мыскыл итү. Әле җитмәсә, Вадимга «Үзең әзрәк ашарсың», – дип язган. Үзең әзрәк аша, Зөфәр. Зөфәр киресенчә, әйтергә тиеш: «Ярар мин әзрәк ашармын. Синең Вадим әле ике бала үстерәсең бар, минекеләр үскән инде», – дип. Ул нәрсәгә үзе әзрәк ашарга тиеш, үзе эшләп тапкан хәләл акчасына!
ИКЕ АЙГА БЕР ТҮЛӘСӘ – РӘХМӘТ
Композитор Илгиз Закиров та, җырчылардан акча тиешенчә каерылып алына, ләкин авторларга аның тиеннәре генә барып җитә, дип зарлана.
– Түләмиләр инде акчаны, түләмиләр. Мин үзем ТАИСта. Тик аннан да тиен-миен генә алам. Былтыр Минзәлә театрына һәм Чаллы театрына Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам», – дигән әсәренә көйләр язган идем. «Ходовой» спектакльләр алар, кеше күп килә торган. Аннан да шул тиеннәр генә килә инде. Бер мең, ике мең… Ике айга бер килсә – рәхмәт анысы да, акчамыни инде ул?! ТАИС җитәкчесе Хәбир Ибраһимов белән сөйләшеп торган идем әле бер көнне. Габдер Азакка 40 мең сум акча җибәрдем әле, ди берсендә. Минәйтәм, ә кем соң ул Габдер Азак? «Нигә, җырлары бар бит аның, гонорар җибәргәннәр бит – 40 мең җыелган», – ди. Минәйтәм, ә минеке нишләп 40 мең җыелмый соң ул? Җырларымны бөтен кеше җырлый. Салават быел 4 җырны җырлый концертында, былтыр 3 җырны җырлады. «Нишләп миңа килми?!» – дим. Бер сүз дә әйтми. Тиешле акчалар түләнсә – рәхәтләнеп ятар идек. Бер «Ламбада»ны язган кеше миллионер булып үлгән ди. Салават минем белән чыкты сәхнәгә, Хәнияләр… Аларның ул ретро җырлары хәзер дә җырлана. Мин бит ул җырларны аларга сатып бирмәдем. Хәзер дә саткан юк. Ә гонорары килми. Хәзер җыр да язасы килми шуның аркасында. Әле җитмәсә, көйләрне урлыйлар. Былтыр Мурат Гайсин дигән малай минем «Көт әле» дигән җырны алып, үзгәртеп җыр язып, «Болгар радиосы»ның премиясен алды. Роберт Миңнуллин шалтырата: синең монда җырыңны үзгәртеп җырлыйлар!» – ди. Тыңлап карасам, чынлап та, минем җырны үзгәрткән дә, башка бер көй чорнап куйган да очына… Шалтыраттым шул Мурат Гайсинга. «Нәрсә язганыңны белдеңме син, малай?!» – дим. «Юк, минем җыр бу!» – ди миңа пыр туздырып. «Мин яздым моны», – ди. Хәния Фәрхи башкаруындагы «Көт әле дисең» җырын тыңлаттым моңа. Менә бит, дим – шушыны үзгәрткәнсең. Эндәшми бу хәзер. «Минем ишеткән юк иде ул җырны», – дип килде башта. Бер заман кире шалтырата бу малай миңа. «Чынлап та, шундый җыр бар икән, Илгиз абый. Хәзер минем язганын төзәтеп бир әле миңа», – ди. Хәзер, дидем. Төзәтермен. «Ничек телисең – шулай эшлә, мин сине белергә дә теләмим», – дидем.
КҮБРӘК ҖЫЙ – ҮЗЕҢӘ ДӘ КҮП КАЛЫР
Җырчылардан акчаны каерып җыеп ала белсәләр дә, авторларга тиеннәр генә түләнә дигән сүз бер генә кешедән яңгырамады. Һәм РАО гына түгел, тагын бер авторлар хокукын яклаучы оешма – ТАИСны да шушы ук әйбердә гаеплиләр. ТАИС җитәкчесе, драматург Хәбир Ибраһимовка да шалтыраттык.
– Кайбер композиторлар ТАИСтан акча күчми, дип зарлана. Бу чын сүзме, чынлап та акча күчерелмиме?
– Акчалар күчеп бара. Сүзен язганмы, көен язганмы – бөтенесенә дә. Илгиз Закировның: «Миңа аена бер мең генә күчә», – диюенә килгәндә, ул бит прокаттан тора бәбекәем. Мин дә менә драматург, әгәр дә минем әсәрләрем куелмый икән, мин бер тиен дә алмыйм. Әгәр дә инде минем җырларым җырланмый икән, мин бер тиен дә ала алмыйм, аңлыйсызмы. Прокаттан тора ул. Авторларга күпмедер акча килеп бара икән, начар түгел бит бер караганда. Аны мин күктән төшкән акча дип атыйм.
– Зөфәр Хәйретдинов белән Вадим Захаров очрагында кем хаклы дип саныйсыз?
– Тәртипне бозган икән, Вадим ул утыз меңне түләргә тиеш инде. Авторларга да бит гонорар түләү кирәк. РАО да, ТАИС та шушыны контрольдә тотучы инспекция. Без авторларның хокукын якларга тиеш, без якламыйбыз икән, ул вакытта нигә кирәгебез бар.
– РАОга, Зөфәр Хәйретдиновка Мәскәүдән билгеле бер куелган план бармы? Мәсәлән, ай саен фәлән кадәр акча җыеп күчерергә, дигән.
– Билгеле бер план юк, ләкин мөмкин кадәр күбрәк җыярга тырышалар инде. Алар бит шуның белән яшиләр. Без дә шуның белән яшибез, кая барасың. Безгә бит дәүләт бер тиен акча бирми. Процентларга яшибез. Күбрәк җыйган саен, шунда эшләүчеләрнең хезмәт хакы, премияләре күбрәк була. Шуңа да күбрәк җыярга тырышасың. Күбрәк җыйсаң үзеңә дә күбрәк кала, авторларга да күбрәк бирелә. Менә шундый система. Аннан берничек тә качып булмый. Кем генә килсә дә, безнең урынга килүчеләр дә шулай эшләячәк.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии