Баланың эзәрлекләвендә ата-ана гаеплеме, укытучымы... әллә дәүләтме?

Баланың эзәрлекләвендә ата-ана гаеплеме, укытучымы... әллә дәүләтме?

Укытучыларга эш арта. Август аенда Русия мәктәпләре өчен яңа антибуллинг системасы эшли башлады – ул эзәрлекләүләргә каршы көрәштә ярдәм итәр дип ышаналар. Аны алты ел дәвамында махсус рәвештә укытучылар һәм уку йорты администрациясе хезмәткәрләре өчен әзерләгәннәр. Хәзер алар буллинг корбаны һәм агрессор белән ике яклы диалог төзи һәм туган низаглы ситуациядән чыгу юлын табарга өйрәнә алачаклар. Быелдан укучылар мәҗбүри төстә яңа программа буенча да белем алырга тиеш булалар. 
Буллинг – хәзерге заман кешесе тормышында шактый яңа төшенчә. Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, ул «җәберләү» дигәнне аңлата. Сер түгел: илебездә моңарчы да буллингтан котылу өчен программалар эшләп килде. Шуларның берсе – «Һәркем мөһим» дигән антибуллинг программасы. Аның ярдәмендә ата-ана, укытучы һәм мәктәп җитәкчелеге мәктәптә эзәрлекләү проблемаларын хәл итәргә өйрәнә алды. Татарстан мәктәпләрендә хәзер нәкъ менә шул программа буенча эш алып барыла. Моннан тыш, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец озак еллар дәвамында балаларга, ата-аналарга һәм педагогларга махсус методик китаплар җибәрелә, дип ышандырды. 
– Һәр мәктәптә низаглы ситуацияләрне чишү буенча тиешле методик китап бар. Әгәр дә сез буллинг корбаны булсагыз, ата-аналар, укытучылар һәм балалар өчен аерым белешмәләр бар. Иң мөһиме – анда язылганнарны үтәү, – дигән иде Ирина Волынец бер чыгышында.
АРТАМЫ, КИМИМЕ?
Статистика буенча, укучыларның 20-50 проценты яшьтәшләре тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар ителә. Мәктәптә буллинг белән очрашкан һәркем Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына мөрәҗәгать итә ала. Аннан мөрәҗәгать мәктәп хакимияте яки муниципалитетка җибәрелә. Әгәр мәктәп низагны үз көче белән җайга сала алмаса, башка органнар эшкә кушыла. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең еллык хисабында бирелгән мәгълүматлар буенча, 2022нче елда шундый 1758 мөрәҗәгать килгән. 
Шул ук вакытта шатланырлык урын бар, чөнки мондый шикаятьләр саны кими бара. 2023нче елда бу сан 20 процентка кимегән. Гариза калдыручылар үз мөрәҗәгатьләрендә низагны хәл итү буенча уку йорты хакимиятенең нәтиҗәле эш алып бармавын, педагог-психологларның тәҗрибәсе җитмәвен һәм укытучыларның әлеге хәлләргә кул селтәүләрен билгеләп үтәләр икән. Русия яшүсмерләре арасында 2022нче елда үткәрелгән социологик тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, классташлары белән бер тапкыр булса да низагка яшүсмерләрнең 73 проценты, ә укытучылар белән 63 проценты кергән. 
– Балаларның бер-берсенә карата агрессия гамәлләре саны җәзасызлык, укытучыларның низагларны санга сукмаулары һәм аларны көч кулланмыйча хәл итә алмаулары аркасында арта, – дип ышана Ирина Волынец. – Проблемадан чыгу юлын табар өчен максатчан эш итәргә кирәк. Укытучыларга моны берүзенә генә башкару кыен. Психолог, укытучы, мәктәп хакимияте һәм ата-ана арасында комплекслы хезмәттәшлек оештыру мөһим. 
Кызык, узган елның декабрендә Милли финанс тикшеренүләре агентлыгының аналитик үзәге тикшерүчеләре Русиядә яшүсмерләрнең 89 проценты психологларга ышана һәм психологик проблемалар булуны оят дип санамый, дигән нәтиҗәгә килгән иде. Шул ук вакытта яшүсмерләр мәктәп психологларына караганда күбрәк шәхси психологларга ышана һәм аларның белгечкә йөрүләре турында танышларының белүләрен теләми. 
СӘБӘП НИДӘ?
Эзәрлекләү тик торганнан гына тумый, билгеле. Укучылар арасындагы буллингның сәбәбе нидә һәм моңа кем гаепле соң? Гаепне кемнән эзләргә һәм сорауга җавапны кем бирер? Дөрес ки, ата-ана бу вакыйгада – укытучыны, укытучы – ата-ананы, ә әби-бабайлар дәүләтне гаепләр.
– Әгәр мәктәптә бала үзен агрессив тота икән, димәк, аның өендә барысы да яхшы түгел. Мәхәббәт һәм игелек белән яшәүче бала үзенең агрессиясен яшьтәшләренә чыгармаячак, – дип аңлата Ирина Волынец.
– Буллинг аралаша белмәүдән башлана, – дип ышана ата-аналар һәм педагоглар өчен балалар тәрбияләү буенча курслар алып баручы Гүзәл Солтанова. Бу хакта ул «Республика Татарстан»га сөйли. – Кызганыч, бүген балалар бер-берсе белән якын һәм җылы мөнәсәбәтләр булдыра алмый. Аларда андый тәҗрибә юк. Беренче чиратта, мәктәп укучыларының проблемасы өлкәннәрдән килә. Еш кына ата-аналар үзләре дә хезмәттәше, укытучы һәм хәтта бер-берсе белән дә уртак тел таба алмый. Сөйләшү алып барыр урынга низагка керү алар өчен кулайрак. Безнең җәмгыятьтә кояш астындагы урын өчен көрәшү – гадәти хәл. Иң яхшы бәлеш кисәге өчен сугышны күзәткән бала үзен ялгыз хис итә. Иртәме-соңмы ул олыларның тәртип моделенә күчә. Шулай итеп буллинг өчен уңдырышлы туфрак барлыкка килә, чөнки җәмгыятьтә кеше мөнәсәбәтләренең кыйммәте бик түбән. Өлкәннәр билгеле бер өлкәдә югары нәтиҗәләргә ирешкән максатчан һәм тәвәккәл шәхесләр үстерергә тели. Тик үз максатың өчен баланы куллану, аларны үзең белән аралашудан мәхрүм итү дөрес түгел. Өлкәннәр балаларына ни өчен яхшы мөнәсәбәт кирәклеген аңлап җиткерми. 
НИЧЕК ХӘЛ ИТӘРГӘ?
Казан мәктәпләре директорлары буллинг темасы турында теләмичә генә сөйли, ә укытучылар һәм башка хезмәткәрләр үз тәҗрибәләре белән теләп бүлешә, чөнки аларга мондый хәлләрне көн саен диярлек күрергә туры килә. Эш шунда ки, буллингка каршы чаралар һәм программалар барлык мәктәпләрдә дә тормышка ашырылмый. Хезмәткәрләр үзләре билгеләп үткәнчә, барысы да җитәкчелеккә һәм укытучыларга бәйле.
Казан мәктәбенең элеккеге хезмәткәрләренең берсе безнең белән гомуми белем бирү учреждениеләрендә буллингка каршы программаның ничек тормышка ашырылуы хакында уртаклашты. Ул буллингны профилактикалау дәресе беренче класстан ук кертелергә тиеш дип саный. 
– Мәктәп дәрәҗәсендә буллингны профилактикалау буенча чаралар программасы бар. Күпчелек очракта бу класс җитәкчесенең эшенә кайтып кала. Ул класста уңай психологик климат булдырырга тиеш. Класс җитәкчесенең коллектив эчендәге үзгәрешләргә сизгер рәвештә җавап бирүе, әңгәмә үткәрүе, классны берләштерү өчен чаралар оештыруы, ата-аналар белән эшләве бик мөһим. Практика күрсәткәнчә: еш кына гаиләләрендә җитди проблемалар булган балалар низаг чыгара, – ди әңгәмәдәш.
Класс белән эшләргә мәктәп психологы да җәлеп ителә. Психолог үткәргән чаралар шулай ук буллингны профилактикалау программасына кертелгән. Еш кына социометрия кебек корал кулланалар. Монысы укучыларның класстагы мөнәсәбәтләрен диагностикалау һәм коллективның бердәмлек-аерымлык дәрәҗәсен белергә, «лидер» һәм «куркак»ны ачыкларга ярдәм итә. Башка укытучылар агрессив тәртипне яки эзәрлекләүне күреп, шулай ук бу хакта класс җитәкчесенә хәбәр итәләр. Әгәр проблеманы чишүнең барлык ысуллары уңышсыз булса, ул инде башка дәрәҗәдә хәл ителә. Һәрбер мәктәптә хокук бозуларны профилактикалау советы бар, аның утырышында низаг китереп чыгаручы һәм буллинг корбанын мәктәп эчендәге «учет»ка кую мәсьәләсе карала.
«Вечерняя Казань» хәбәренчә, башлангыч класс укытучысы Сабина, аларның мәктәбендә быел буллингка каршы яңа программа кертеләчәк, дип сөйләгән. Педагоглар бу курсны тиздән үтәргә тиеш, әмма әлегә төгәл көннәре һәм сроклары билгеләнмәгән. Әмма укытучылар программа турында берни дә белми. Сабина яңа белемне үзләштерергә әзер, әмма аның сүзләренчә, һәр укытучы да яңа курсларга үз вакытын сарыф итмәячәк, чөнки бу – өстәмә эш.
Укытучы сүзләренчә, буллинг корбанын көннән-көн ныграк эзәрлекләргә мөмкин. Эш хәтта сугышка да барып җитә ала, шуңа күрә иң башында ук Сабина эзәрлекләүләрнең теләсә нинди омтылышларын туктатырга тырыша. Башта укытучы агрессор яки билгеле бер баланы рәнҗетүче компания белән сөйләшә, аннары бу сорауны бөтен класс белән хәл итә. Тагын бер кат шуны истә тотарга кирәк: барысы да педагогның үзенә бәйле. Кемнеңдер дә класста корбан һәм агрессорны эзләргә вакыты да, теләге дә юк.
Казанның бер мәктәбе хезмәткәре Фаил аларда буллинг кебек күренешнең булмавы турында сөйли. Балалар талашмый калмый, әмма ул низагларның сәбәбе – буллинг түгел.
– Беренче чиратта, моңа тәрбия тәэсир итә. Әгәр баланы шулай тәрбияләсәләр, җитәкчелек һәм укытучылар аны берничек тә үзгәртә алмаячак, – дип белдерә әңгәмәдәш. Фаил яңа антибуллинг программасы турында әле ишетергә өлгермәгән. 
– Буллинг проблемаларын бергәләп хәл итәргә кирәк. Мәктәптә бу укытучы яки психологка йөкләнгән. Беренчесе бу темага класс сәгатьләре үткәрә, психолог шәхси яки күмәк эш алып бара. Бу мәктәп һәм ата-аналар өчен дә зур җаваплылык. Әгәр бала әти-әнисе белән яхшы мөнәсәбәттә булса, җәберләү очрагында өлкән кеше һичшиксез катнашырга тиеш: мәктәпкә проблема турында хәбәр итәргә һәм балага ничек эш итәргә кирәклеген аңлатырга ярдәм итәргә тиеш. Бала үзе дә проблеманы хәл итә ала, әмма башта аңа моның өчен күнекмәләр бирергә кирәк, – ди өлкәннәр һәм балалар белән эшләүче психолог Зөлфия Сәлахетдинова.
Шунысын да истә тотарга кирәк, проблеманы низагның ике ягы белән берьюлы хәл итәргә кирәк. Эзәрлекләүче башкаларны да котыртырга мөмкин. 
– Агрессиянең сәбәбе ата-аналарның игътибарсызлыгы, гаиләдәге начар үрнәк тә булырга мөмкин. Балага буллингның начар булуын мәктәп дәресләрендә генә түгел, ә ата-аналар гаиләдә дә аңлатырга тиеш, – ди психолог.
Шуны да искәртү мөһим: 1нче сентябрьдән Татарстанның 700 мәктәбендә тәрбияләү һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчеләр барлыкка киләчәк. Яңа вазыйфа киләсе елда тагын 250 мәктәптә ачылачак. «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов
сүзләренчә, бу өлкән башлыкның аналогы булачак. Авыл мәктәпләрендә, шул исәптән, аз комплектлы мәктәпләрдә хәрәкәтне үстерү өчен, быел оешмадан һәр уку йортына беркетелгән вожатыйларны әзерләү башланачак. Аларның булуы мәктәптә буллингны киметүгә дә ярдәм итәргә мөмкин, ди белгечләр.
Кызганыч, тик Татарстанда буллинг белән көрәш бүген аерым оешмалар көче белән генә алып барыла. Бу проблема җәмгыятьтә җавап табар һәм уртак тырышлык белән без хәлне яхшы якка үзгәртербез дип ышанасы килә. 
БУ КЫЗЫК
Мәктәп буллингы проблемасы белән эшләүнең бердәм алымнары юк. Әмма күп кенә илләрдә профилактика программалары уңышлы тормышка ашырыла.
Иң уңышлысы дип 1983нче елда кертелгән Норвегиянең Олвиус системасы санала. Аның максаты – мәктәп укучыларын буллингны туктатырга өйрәтү. Проблема балалар белән сөйләшенә һәм балалар үзләре дә мәктәптә сәламәт атмосфера булдыру буенча үз фикерләре белән бүлешә. 
Тагын бер уңышлы антибуллинг программасы 2009нчы елда Финляндиядә эшли башлый. Буллинг вакытында шаһитлар хәлне күзәтүче булып тормый, ә аңа тыкшына һәм низагны тыныч юл белән хәл итәргә тырыша. 
Австралиялеләр буллингка каршы көрәш программасын нигезсез төземи. Мәктәпләр һәм укытучылар булингка каршы сәясәт буенча кулланма һәм аңлатмалар ала, ә балалар буллинг проблемасын рольле уен, дискуссия, театральләштерелгән тамаша аша хәл итәргә тырыша.
 

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии