- 01.10.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №38 (27 сентябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Матур һәм истәлекле даталарны билгеләп үтәргә яратабыз. Бүген дә шундыйларның берсенә тукталырбыз. Күңелле дата булмаса да, тарихыбызга салынып калды ул 2022нче елның 21нче сентябре. Нәкъ бер ел элек Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Ул ничек башланды, нинди нәтиҗәләргә китерде? Шул турыда мәгълүматларны тупладык.
БЕР ЕЛДА – МИЛЛИОН ҮЗГӘРЕШ
Өлешчә мобилизация бер ай да бер атна дәвам итте. 2022нче елның 28нче октябрендә өлешчә мобилизация тәмаланды. Хәер, рәсмиләр аңа нокта куйса да, «тәмам» дигән указ дөнья күрмәде. Шулай да бер айдан артык вакыт эчендә хәрби хезмәткә илебезнең 300 мең асыл ир-егетләре җәлеп ителде. «Өстәгеләр» шул санны атады. Ияләнелгән гадәт буенча, әлеге кыйссага ышану-ышанмауны һәркем үзе хәл итәр.
Запастагы хәрбиләрдән тыш, үз теләге белән килешү төзеп китүчеләр дә бихисап. Әйтик, өлешчә мобилизация тәмамланганнан соң, контракт буенча яу кырына китүчеләр саны 300 меңгә тулган, дип яза «Коммерсантъ». Ихтыяри-мәҗбүрилек сәясәте яхшы эшли анысы. Шул рәвешле, сентябрь башында өлешчә мобилизациянең икенче дулкыны булачак дип исемләнгән шаукым да тиз кубып, тиз тынычландырылды.
Өлешчә мобилизация күптән тәмамланса да, аңа кагылышлы кануннар һаман үзгәрә. Әйтик, 2023нче елның җәе мобилизацияләнгәннәр өчен генә түгел, ә резервта булганнар өчен дә яңалык алып килде: запастагыларның чик яшен арттыру турында закон кабул ителде. Мобилизация турында сүз кузгалса, хәзер яңа төзәтмәләргә таяначаклар. Шулай итеп, беренче разрядлы хәрби бурычлыларга запаста булу вакыты 35тән 40 яшькә, икенче разрядлыларга – 45тән 50 яшькә, өченче разрядлыларга 50дән 55 яшькә кадәр арттырылды. Разрядның хәрби белгечлеккә карап бирелүен искәртеп үтик. Закон киләсе елның 1нче гыйнварыннан үз көченә керә.
Документта аныклап үтелгәнчә, запаста булу яше әкренләп кенә күтәреләчәк. Әйтик, 2024нче елда 50 яшькә җитүчеләр – 51 яшькә кадәр, 2025нче елда 50гә җитүчеләр – 52 яшькә, 2026, 2027нче елда 50гә җитүчеләр 53, 54 яшькә кадәр запаста булачак. Шунысы да бар: 2024нче елга кадәр оставкага киткән 50дән 54 яшькә кадәрге кешеләр янә запаска кертелми. Бу үз теләге белән хезмәт итәргә ниятләүчеләргә генә кагылмый. Ә инде өлкән офицерларның резервта булу вакыты – 65 яшькә, кече офицерларныкы 60 яшькә җиткерелгән.
Җинаять кодексына (ҖК. – Р.Н.) да җинаятьләрнең яңа составы өстәлде. Сүз РФ ҖК 332, 337, 338 маддәләре турында бара. Мисал өчен, хәрби хезмәткә чакыру яки мобилизация чорында дезирторлык өчен хәзер ун елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный. Хәзердән башлап хәрби җыеннарга запастан чакырылганнар, контрактниклар белән беррәттән, хезмәт урынын үз белдеге белән калдырганнар өчен җинаять җаваплылыгы да карала.
Тагын бер яңалык – хәрбиләрнең бердәм реестры. Бу хәрби бурычлы халыкка хәрби комиссариатларга гаилә, прописка, эш урыны, мәгариф һәм башка мәгълүматның үзгәрүе турында хәбәр итәргә кирәкми, дигәнне аңлата. Хәзер мондый бурыч законнарда каралган. Чакырылучыларга повесткалар электрон форматта килә башлаячак һәм дәүләт хезмәтләре порталында чагылыш табачак. Документ алынганнан соң, ир-егет 20 көн эчендә хәрби комиссариатка килергә тиеш. Качкыннарны штрафлар, кулга алу һәм тыюлар көтә. Мәсәлән, мондый гражданнар кредит рәсмиләштерә алмаячак.
Шуны да искәртү мөһим: әлегә кадәр мобилизацияләнгәннәр өчен хезмәт итү вакыты һәм бу категория гражданнар өчен кичектерүләр турында рәсми закон юк. Гамәлдәге контрактлар мобилизация тәмамланганчы актив булачак.
Хәрби исәп-хисапны бозган өчен штраф салу 2024нче елның 1нче октябреннән башланачак. Хәрби комиссариатка килмәсәң, 30 мең сум акчаңны әзерлә. Эш бирүчеләрне дә җәза көтә. Әгәр алар хезмәткәргә повестка килгәнлеге турында хәбәр итмәсәләр, фирмага 450 мең сум күләмендә штраф салыначак. Хәрби хезмәткә чакырылучы хәрби комиссариатка укудагы барлык үзгәрешләр, гаилә хәле турында хәбәр итәргә тиеш, югыйсә аңа 5 мең сумга кадәр штраф язылачак. Әгәр дә хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге граждан хәрби комиссариатка хәбәр итмичә генә ярты ел буе чит илдә ята икән, ул 15 меңгә кадәр штраф белән җәзалана. Медицина комиссиясен узудан баш тарткан өчен дә 3 мең сумга кадәр санкция кертелә. Хәрби исәпкә алу документын югалткан яки бозган булсаң, кесәңне калын тот – 5 мең сум түлисе булачак. Болар – штрафларның кечкенә бер өлеше генә. Аларның саны көнләп түгел, сәгатьләп арта. Халыкның күлмәгендәге тишеген тарайту юлы турында уйламасалар да, ничек киңәйтергә кирәклеген яхшы белә шул кайберәүләр.
БЕР ГАИЛӘ ТАРИХЫ
Законнары бер читтә торсын. Аларга ияләндек сыман. Берәүләр ияләнде, бүтәннәр... рәсми мәгълүмат чараларына ышанмаска, телевизордан яңгыраганнарның һәркайсы да дөреслеккә туры килеп бетмәскә мөмкин дип, нәтиҗә ясарга да өйрәнде. Тик күпләр әле өйрәнеп кенә килә, ә кемдер: «безнекеләр булдыра» дип, «Z» хәрефе сурәтләнгән футболка киюләрен дәвам итә. Бар да үзгәрде. Тик якыннарын яу кырына озатканнарның тормышы гына инде бер ел буе соры төстә. Шундый гаиләләр хакында «Бизнес Онлайн» да язды. Берсен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Лидиягә хәзер 37 яшь, иренә – 33. Икесе дә больницаның ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли. Сменаны тәмамлап, гаиләсе янына кайтырга җыенганда, ир кулына «бәхет» кәгазе тоттыралар. Иртәгә – хәрби комиссариатка.
– Без иртәрәк тә чакырырлар инде, дип уйлаган идек. Тоемлау бар иде. Ирем армиядә хезмәт иткән, сәламәтлеге буенча да өлешчә мобилизация «кысаларына» туры килә. Шуңа күрәдерме, алдан ук кирәк-яраклар тутырылган янчык та әзерләп куйган идем. Качу турында уйламадык та. Ирем – чын патриот. Өстәвенә, йортыңны, туганнарыңны ташлап, эшеңне калдырып кая китәсең? – дип сөйләде Лидия. – Аңа повестка килгәнен белгәч, мин дә хәрби комиссариатка йөгердем. Аны бик тиз рәсмиләштерделәр. «Барыгыз, кирәк-яракларны җыегыз да, иртәгә иртәнге сәгать 7гә килегез», – диделәр. Ул икенче көнне бүтән ир-егетләр белән автобуска төялеп, «Казан Экспо»га китте.
Хатыны сүзләренчә, ирне табиб итеп билгеләгәннәр. Шуңа күрә аның көне полигонда түгел, ә күбрәк больницада үткән. «Казан Экспо»га килгән ир-егетләр белән больницага барып, аларны табибларга йөрткән ул.
– Казаннан киткәндә бик борчылдык, әлбәттә. Алар Казаннан соңгы эшелон белән киттеләр. Яңа елны поезда каршы алдылар. Хәер, бәйрәм кайгысы түгел иде башларында. Авырдан җибәрдем, хәзер дә җиңел түгел. Башта бер генә фикер – исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Сирәк булса да, хәбәрләшеп торабыз. Һәр сөйләшү соңгысы булыр төсле. Үзләре бу чакта нәрсә турында уйлыйлардыр – әйтергә дә кыен. Әллә ничә атналар буе хәбәргә чыкмаган вакытлары да була. Мондый чакта көннәр буе кайгырам. Бер нокта яки өтер куеп СМС-хәбәр җибәрсә дә, сабыйдай шатланам, чөнки ул – исән.
Ул булмагач, бик авыр. Бер атна дәвамында мин бернәрсә дә ашамадым, йокламадым, бернәрсә дә эшләмәдем, миңа бернәрсә дә кирәкми иде, күп еладым. Безнең балаларыбыз юк. Вакыт узу белән мин үземне кулга алдым һәм бу сазлыктан үземне чыгара башладым. Эшкә киттем. Ләкин анда да хезмәттәшләрем кызганып тордылар – монысы шулай ук күңелемә тиде. Гомумән алганда, эштә аңлау белән карыйлар, кирәк булса, иртәрәк китәргә рөхсәт итәләр, машина бирәләр. Ирем ялга кайткач, отпуск та бирделәр.
Апрель аенда иремә отпуск билгеләнде. Без аны тыныч кына каршы алдык, беренче чиратта аның әти-әнисе янына бардык. Тик санаулы көн тиз үтә, кке атна сизелмичә дә үтеп китте. Күпләр кызыксынып, «Нихәл анда?» – дип сораса да, хезмәте турында сөйләмәде.
Күптән түгел аңа «Хәрби батырлык өчен» медале бирелде. Ни өчен тапшырылганы турында сөйләмәде, әмма, минемчә, алгы сызыктан ук яраланганнарны алырга барган. Ул артыгын сөйләми.
Без, башка ир-егетләрнең хатыннары белән, монда кул кушырып утырмыйбыз, ирләребез өчен гуманитар ярдәм җыябыз. Тәмәке, дару, тушенка ише әйберләр җыеп җибәрәбез. Күпләр иреңнең хезмәт хакы яхшы, диләр. Аның барысы да үзенә продукция алуга китеп бара.
Дәүләт ярдәмен тоймыйм. Әйткәнемчә, безнең балаларыбыз юк, шуңа күрә дәүләт миңа берничек тә ярдәм итми. Хатыннар һәм ата-аналар өчен генә аерым ташламалар юк.
Өлешчә мобилизация башланганчы, фатирда ремонт башлаган идек, һаман төгәлләп булмый. Үзем генә булдыра алмыйм, ә ирем чит кешегә ремонт эшләтүне тыйды. Үзем кайткач эшлим, диде. Көтәм. Исән-сау әйләнеп кайтыр дип көтәм, – дип сөйләгән ул.
Көннәр буе телефон шалтыраганын көтеп утыручы һәм якыннарының тизрәк әйләнеп кайтуларын теләүче бер Лидия генә түгел. Алар бихисап. Кемдер – ирен, кемдер – әтисен, икенчеләр – абыйсын, улын, энесен көтә. Озак көтәргә туры килерме? Озак дәвам итәрме? Кызганыч, бу сорауларга җавап бирүче дә, җавап бирергә атлыгып торучы да юк. Булырмы? Монысы да билгесез. Иң аянычлысы шул: кемдер көтәр кешесе булганда көтәргә риза. Тик күпләр көткәннәрен инде җир куенына иңдерде. Аларга нишләргә? Батырлык орденына карап еларгамы, әллә мәгънәсез дип, тормышны каргаргамы? Сораулар күп, җавап бирүче һәм дә бу сорауларга игътибар итүче генә булмас.
САННАР
«Верстка»* телеграм каналы: 2022нче елның сентябрендә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, йөзләгән русияле чакырылыш турындагы карарны кире кагарга тырыша. Русиянең төрле төбәгеннән, ким дигәндә, 761 кеше өлешчә мобилизация буенча чакырылыш комиссиясенә дәгъва белдерә һәм һәр 15нчесе җиңү яулый ала.
Өлешчә мобилизациянең беренче атнасында 172 кеше, укыту частенә эләккәннән соң 589 кеше судка мөрәҗәгать итә. Алар барысы да үзләрен законсыз рәвештә мобилизацияләгәннәренә ышандырырга тырышалар һәм аларны өйләренә кайтаруны сорыйлар.
Өлешчә мобилизациягә карата шикаять белдерүчеләр арасында беренчелекне Красноярск өлкәсе яулый. Анда 64 кеше судка шикаять язган һәм һәр өченче кеше җиңү яуларга ирешкән. Аннан соң Башкортстан (59 кеше) һәм Свердловск өлкәсе (44 кеше) килә. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә мобилизацияне 25 кеше, Ленинград өлкәсендә 14 кеше дәгъвәләргә тырыша.
РФ оборона министрлыгының рәсми мәгълүматлары буенча, 2023нче елның 6нчы июненә Русия армиясе 6008 хәрбиен үлгән, ә 4035ен яраланган дип таныган.
ФИКЕР
– «Ирекле мобилизация» яхшы эшли. Русиялеләр үзләре теләп Украинага, махсус хәрби операция зонасына китә. Оборона Министрлыгы алар белән контракт төзи, шуның белән яңа кадрларга ихтыяҗны яба. Бу ел башыннан гына да РФ Кораллы Көчләре сафына 300 меңнән артык кеше керде. Миллионнарны мобилизацияләү – ялгыш алым, аның файдасы булмаячак. Шуңа күрә безгә өстәмә мобилизация кирәкми, – дип белдерде Волгоград өлкәсе Думасы депутаты Александр Осипов.
*Русия территориясендә сайтның эшчәнлеге томаланган
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии