- 01.11.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №43 (30 октябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
25нче октябрьдә Байкал аръягы краенда армиядә хезмәт итүче Рамил Шәмсетдинов атлы 20 яшьлек егетнең үзе белән хезмәт иткән 8 кешене атып үтерүе билгеле булды. Шушы хәбәр артыннан ук интернетта «дедовщина»дан интеккән икән», «милләте аркасында җәберләгәннәр икән» дигән мәгълүмат таралды.
Вакыйга Горный ябык автоном бистәсенең 54160нчы хәрби бүлегендә булган. Русия Саклану министрлыгы мәгълүматына караганда, Рамил Шәмсетдинов каравыл вакытында ут ачкан. Егет башта Евсеев фамилияле капитанга аткан. Калганнар шундук идәнгә ятканнар, янәсе биреләләр. Ләкин Рамил Шәмсетдинов тукталып калмаган: идәндә ятучыларга каршы ут ачкан. Җидесе шунда ук үлгән, берсен больницага озатканнар, тик яралары бик җитди булу сәбәпле, гомерен саклап кала алмаганнар. Тагын ике кеше авыр яраланып, больницага озатылган, диелә. Һәлак булучылар – ике офицер, армиягә чакырылган биш гаскәри һәм контракт нигезендә хезмәт иткән бер солдат.
Шәмсетдиновны шундук тоткарладылар һәм тикшерү эше башладылар. Ә дүшәмбе көнне, ягъни фаҗигадән соң 3 көн үткәч, Чита хәрби мәхкәмәсе егетне кулга алды. Рамил Шәмсетдиновка карата «Ике яки аннан күбрәк кешене үтерү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. ТАСС хәбәр итүенчә, солдат хәзер сак астында, әмма кайчанга кадәр икәне билгесез. Хәрби шәһәрчек булгач, җирле журналистларны эчкә кертмиләр, мәгълүмат та бирмиләр. Берникадәр мәгълүматны (үзе тиешле дип санаган мәгълүматны, диик) Саклану министрлыгы үзе биреп бара. Хәер, хәрби шәһәрчек булмаса да, тикшерү мәгълүматлары белән уртаклашырга атлыгып тормаслар иде. Бездә армия, гомумән, бик күп серләр саклый. Бу очракта да шактый серләр булуы бәхәссез.
Сер булган җирдә фаразлар да бар, диләрме әле? Матбугат чаралары да, аерым кешеләр дә булган вакыйгаларга карата үз фаразларын җиткерә башлады. 72.ru порталы язуынча, Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә сигез кешенең үтерелү сәбәбе «устав кысаларыннан чыккан мөнәсәбәтләр», ягъни «дедовщина» булырга мөмкин. Моны берничә ел элек шул ук хәрби бүлектә хезмәт иткән бер хәрбинең сүзләренә сылтама белән язалар. Исеме күрсәтелмәгән хәрби сүзләренчә, үтерелгәннәрнең берсе – лейтенант – хәрбиләрне даими рәвештә кимсеткән: уставны ятларга мәҗбүр итеп, йокларга бирмәгән, төрлечә үч алган.
«Mash» телеграм-каналы язуынча, беренчел тикшерүләр нәтиҗәсендә, бу хәрби бүлектә устав кысаларыннан чыккан мөнәсәбәтләр булуы расланган.
«Baza» басмасы, устав кысаларыннан чыккан мөнәсәбәтләр әлегә тикшерүнең төп версиясе булып тора, дип яза.
«Коммерсантъ» язуынча, Русия тикшерү комитетының хәрби тикшерү идарәсе бу вакыйганың берничә версиясен карый. Шуларның берсе – Шәмсетдиновны милләте аркасында эзәрлекләгән булырга мөмкиннәр. Бу версиягә дә «булмас!» дип кул селти алмыйбыз. Рамилнең 8 кешене атып үтерүе билгеле булгач, бөтен матбугат чаралары диярлек беренче эш итеп «бу егет Татарстаннан икән, Нурлат районыннан чакырылган булган» дип язды. Каян алганнардыр бу мәгълүматны? Һәм аның кайдан булуы, милләте шул кадәр үк мөһиммени соң? Исем-фамилиясенең татарча булуына карап, егетне Татарстаннан дип фаразлаганнар булса кирәк. Фараз бер хәл, матбугат чаралары моны язып та чыктылар бит. Телибезме-теләмибезме, матбугат укучыда билгеле бер фикер формалаштыра. Бу очракта – дөрес булмаган фикер. Чынлыкта, Рамил Шәмсетдинов 1990нчы елда Төмән өлкәсенең Вагай авылында туган. Әтисе Сәлим Шәмсетдинов Эчке эшләр министрлыгы системасында эшләгән.
Русия Саклану министрлыгы Шәмсетдиновның гамәле хезмәт итүе белән бәйле түгел, шәхси хәлләр аркасында нерв киеренкелеге сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин, дигән иде. Ләкин Рамилне шәхсән белгән кешеләр бу фикер белән килешми.
«Комсомольская правда» Рамилнең элек йөргән кызы белән элемтәгә кергән. «Рамил яхшы гаиләдән, тыныч, җаваплы. Хезмәттәшләрен атып үтерүен ишеткәч, ышанмадым. Ниндидер шаяру гына дип уйладым. Рамил хәрби хезмәт турында хыяллана иде, мәктәптә дә махсус кадет классында укыды. Укытучылар аны төрле чаралар вакытында җаваплы кеше итеп билгели иде, чөнки башкалар Рамилнең сүзен тыңлады», – дип сөйләгән кыз.
«КП-Иркутск» газетасы хәбәрчесе Рамил укыган кадет классының остазы Семен Зәйнуллинны табып сөйләшкән. «Рамил миңа 5нче класста укыганда килеп эләкте. Алар гаиләдә өч малай, өчесе дә миндә шөгыльләнде. Әтиләре үзе генә тәрбияләп үстерде. Гаиләләре әйбәт, җитеш тормышта яшиләр. Әтиләре милициядә һәм МЧСта эшләгән кеше. Дөресен генә әйткәндә, мин хәзер шок халәтендә. Әле җәй көне генә Рамилне күргән идем. «Семен Михайлович, армиягә китәм, вакытым тулгач, контракт буенча хезмәт итәргә калачакмын, акча эшлисем һәм фатир аласым килә», – диде. Мин аңа уңышлар теләдем, хезмәт иткәннән соң, прапорщиклыкка укырга, аннары инде офицерлык турында уйланырга киңәш иттем. Минем барысы да яхшы булачак, дип җавап бирде. Рамил тыныч малай иде, бервакытта да низагка кермәде. Аның ачуын чыгару өчен, бик каты тырышырга кирәк иде», – дип сөйләгән остазы.
Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов та улының шәхси проблемалар аркасында нервлары «ычкынган» булуына ышанмый. «Әнисез үссә дә, Рамил нормаль бала булып үсте. Баштарак атна саен шалтырата иде. Һәрвакыт «Минем барысы да яхшы» дип җавап бирде. Ә «присяга»дан соң, шалтыратуы сирәгәйде. Сентябрьдә бөтенләй элемтәгә чыкмады. Соңгы сөйләшкәндә кәефе юклыгы тавышына чыккан иде. Тик ул бернәрсә дә әйтмәде, зарланмады», – дип сөйләгән ата кеше «Mash» телеграм-каналына.
Хәрби хезмәт турында хыялланган һәм барлы-юклы 4 ай гына хезмәт итеп калган Рамилнең ни өчен шушы коточкыч гамәлне кылуын белә алмабыз инде. Хәтта тикшерү үз версиясен игълан итсә дә, егеткә хөкем карары билгеләнсә дә. Әйткәнемчә, Русиянең мактаулы армиясе бик серле дөнья бит. Хәзер Рамилгә 8 елдан алып, гомерлек иректән мәхрүм итүгә кадәр яный. Ә кешеләр аны аклауны сорый. Интернетта «Рамил Шәмсетдиновка – ирек» дип аталган петиция булдырганнар. Газета нәшриятка тапшырылганда, аны 5 меңгә якын кеше имзалаган иде инде. Петиция Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка юлланган. Бер караганда, 8 кешенең җанын алган кешене аклау – башка сыймаслык нәрсә. Кеше үтерү Җинаять кодексы буенча да, әхлак нормалары буенча да – җинаять. Һәм Рамилнең кылган җинаять өчен җәза алачагы болай да аңлашыла. Ләкин «Рамил Шәмсетдиновка – ирек» дигән петициянең асылында башка мәгънә ята: армиядә «дедовщина»ны бетерегез, юкса тагын бик күпләр зыян күрәчәк, дигән мәгънә.
СТАТИСТИКА
2010нчы елдан башлап, Русия Саклану министрлыгы хәрби хезмәттәгеләрнең үлеме турындагы статистиканы киң җәмәгатьчелеккә чыгармый башлады. Аңарчы рәсми саннар булса да билгеле иде. Әйтик, рәсми саннар буенча, 2008нче елда хәрби хезмәт вакытында 471 кеше, ә 2009да 470 кеше үлгән.
Ләкин төрле кешеләр бу санның чынлыкта тагын да зуррак булу ихтималлыгын әйтеп киләләр. Мәсәлән, «Ана хокукы» фонды белгече Вероника Марченко сүзләренчә, Русия армиясендә үлүчеләр саны елына 2 мең кешегә кадәр җитәргә мөмкин. Бу мәгълүмат расланмаган. Солдат аналары комитетлары берләшмәсе вәкиле Валентина Мельникова сүзләренчә, хәрби булмаган бәрелешләрдә Русиядә ел саен 500-600 солдат үлә. Сәбәпләре – җинаять, авырулар, кул салулар һәм башкалар. «Кызганыч, Саклану министрлыгы бөтен саннарны сер итеп саклый. Шуңа күрә якынча саннарны гына әйтә алабыз. Кешеләргә «страховка» түли башладылар – яраланган өчен 200 мең түлиләр, якыны үлгәннәргә – 5 млн сум. Шуңа күрә кешеләр дәшми, хокук сакчыларына да мөрәҗәгать итми», – дип белдергән иде ул «Life.ru» басмасына. Шунлыктан чынлыкта Русия армиясендә күпме кешенең гомере өзелүен белә алмыйбыз. Саклану министрлыгы үлүчеләрнең исемлеген дә чыгармый.
Рәсми статистика буенча, Русия армиясендә үлем очракларының сәбәпләре төрле:
– корал белән саксыз эш итү;
– үз-үзенә кул салу;
– авыру нәтиҗәсендә үлү;
– үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткерү;
– хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булу;
– үтерелү.
Үлемнең чын сәбәбен ачыклау кыен. Матбугат чараларыннан белеп торабыз: ата-анасы улларының табутта кайтарылган мәетендә яралар, кыйналу эзләре табалар, ә судмедэксперт язуында бу хакта телгә дә алынмый. Саклану министрлыгы хезмәткәрләренең аерым очракларны хәрби хезмәттәгенең үз-үзенә кул салуы дип йомып калдырырга тырышуы да сер түгел.
РӘСМИ САН
Узган ел хәрби прокурорлар Русия армиясендә җәберләүләр кимегән, дип хисап тоткан иде. Баш хәрби прокуратураның 2018нче елның 1нче октябренә булган мәгълүматына караганда, узган ел ул вакытка Русия хәрби сафларында 228 мең закон бозу очрагы ачыкланган, 2600дән күбрәк җинаять эше кузгатылган. Армиядә караклык, мошенниклык, коррупция һаман да күп очрый икән. Ә менә «дедовщина» кимегән, дип мактанып хисап тотты прокуратура вәкилләре. «Хәрби хезмәткә чакырылганнарга карата көч куллану белән бәйле җинаять эшләре 18 процентка кимегән. «Уставта язылмаган мөнәсәбәтләр» аркасында 329 кеше зыян күргән (2018нче елның 9 аена. – Авт.)», – дип сөйләгән иде Баш хәрби прокуратураның хәрби идарә органнарының законны үтәвен күзәтү идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Прокудин. Гомумән, соңгы 5 елда офицерларның солдатларны кыерсыту очраклары сизелерлек кимегән икән.
Саклану министрлыгында да армиядә «бабайлык»ның кимүе белән килештеләр, саннар шул турыда сөйли, диделәр.
Шунысы кызык: 2008нче елдан Русия армиясендә мәҗбүри хәрби хезмәт үтү 12 айга калды. Хезмәт итү вакыты кыскаргач, «дедовщина» да калмый, дигәннәр иде. Янәсе 1 ел вакыт эчендә «бабай» булып җитешеп өлгермиләр. Ләкин «дедовщина» кимегән» дигән рәсми хисаплар алабыз. Министрлык һәм Баш хәрби прокуратура «дедовщина»ның һаман да барлыгын таный дигән сүз бит инде бу.
СҮЗ УҢАЕННАН
Globalfirepower махсуслашкан ресурсы ел саен дөнья илләренең армияләрен чагыштырып, иң көчле армияләр рейтингын төзи. Соңгы биш елда Русия армиясе дөньяда икенче урында тора. Урыннарны билгеләгәндә берничә параметр исәпкә алына: армиядәге кеше саны (даими хәрби көч һәм резервта торучылар), хәрби техника, хәрби өлкәгә бүлеп бирелә торган акча.
2018нче елгы мәгълүматларга караганда, Русия армиясендә 1 013 000 кеше исәпләнгән. Хәрби бюджет — 47 млрд доллар. Русиядә 1000 кешегә 5,3 хәрби туры килә. Бу – дөньядагы иң зур һәм көчле илләр арасында бик югары күрсәткеч.
Рейтингта беренче урында – АКШ. Аның армиясе дөньяда иң көчле армия санала. Globalfirepower мәгълүматына караганда, АКШ армиясе хәрби кешеләр саны буенча түгел, хәрби корал күләме буенча беренче урынга чыккан. Хәрби өлкәгә узган ел 647 млрд доллар бүленеп бирелгән.
Шулай ук иң көчлеләр исемлегендә беренче унлыкта Кытай, Һиндстан, Франция, Бөекбритания, Көньяк Корея, Япония, Төркия, Германия армияләре бар.
2018нче елда иң көчсез армия булып Сан-Марино армиясе табылган: анда нибары 84 кеше икән. Әлеге рейтингта 136 илнең армиясе турында мәгълүмат бирелгән.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии