Законнарның була… файдалысы да

Законнарның була… файдалысы да

Халык сынамышларына караганда, Путинның рейтинглары төшә башласа, файдалы бер-бер закон кабул итүләрен көт тә тор. Пенсия реформасыннан соң илбашының рейтингы шактый какшады, димәк, халык өчен файдалы яңа закон кертергә вакыт җитте кебек, җәмәгать.

Нинди закон кабул ителәсен дә алдан фаразларга була. Моның өчен Президент Путинның кайларга баруын, кемнәр белән очрашуын гына күзәтеп барырга кирәк. Бүгенге заманда мөмкинлекләр җитәрлек. Матбугат чаралары (бигрәк тә федераль телеканаллар) белән танышып барсаң, үзең Путинга ияреп йөргәндәй буласың. Игътибар иткәнсездер: соңгы арада Путин хосписларга еш бара башлады. Хосписка (дәвалап булмый торган авыруларга ярдәм күрсәтә, әз булса да хәлләрен җиңеләйтү мөмкинлекләре тудыра торган медик-социаль учреждение. – Авт.) килә, анда ятучы балалар белән сөйләшә, кайберсенең кулыннан да тота хәтта, аркасыннан кагып, изге теләкләрен дә тели. Боларның барысын да федераль телеканаллар җентекләп төшерә һәм ул каналларда атна буе Путинның изге җан булуы турында сюжетлар әйләнә.

Соңгы баруында – Санкт-Петербургның Невский районындагы балалар хосписында булган вакытта – илбашы паллиатив ярдәм күрсәтүне законлаштырырга фәрман бирде. Һәм 2019нчы елдан башлап, паллиатив ярдәмгә бюджеттан акча биреләчәк, диде. Быел әлеге сумма – якынча 5 миллиард сум.

Озакка сузмадылар: 16нчы гыйнварда Русия Дәүләт Думасы беренче укылышта «РФ гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кабул итеп тә куйды. Әлеге үзгәрешләр паллиатив медицина ярдәме күрсәтүгә кагыла. Паллиатив ярдәм – дәвалап булмый торган авыруларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү ул. Ярдәм дигәндә авыруның хәлен җиңеләйтү, аның тормыш шартларын яхшырту, соңгы мизгелләрен мөмкин кадәр җиңеләйтү өчен шартлар тудыру, шулай ук психологик һәм социаль ярдәм күрсәтү күздә тотыла. Җиренә җиткереп эшләп бетерсәләр һәм кабул итсәләр, халыкка файдалы закон булачак бу. Белгечләр әлеге закон проектын кабул итүне сәламәтлек саклау өлкәсендә елның иң әһәмиятле вакыйгасы дип атады инде.

Президент хәзер генә игътибар итсә дә, дәвалап булмый торган авыруларга ярдәм күрсәтү турында сөйләшүләр берничә ел бара инде. Узган ел Казанда шушы темага багышланган зур конференция дә узды. «Русиядә паллиатив ярдәмгә мохтаҗларның 50 проценты бу ярдәмне ала алмый» дигән куркыныч факт та яңгырады анда. Куркыныч, чөнки XXI гасырда яшибез, ә күпме кеше авыртуны баса торган препаратларга да тилмерә. Авыруны тулысынча дәвалау турында сүз дә бармый, шуңа күрә алар дәвалап булмый торган авырулар дип йөртелә дә. Ләкин авырту билгеләрен басып, кешенең хәлен бераз булса да җиңеләйтеп була бит. Мәсәлән, наркотик һәм психотроп препаратлар ярдәмендә. Алга киткән илләрдә шулай эшлиләр дә. Бездә бу мәсьәлә җайга салынып бетмәгән әле.

Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына караганда, безнең илдә 1,5 млн кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ икән. Ләкин Мәскәү сәламәтлек саклау Департаментының паллиатив медицина үзәге җитәкчесе һәм «Вера» хәйрия фондына нигез салучы Анна Федермессер сүзләренчә, чынлыкта елына 18 млн русияле паллиатив ярдәмгә мохтаҗ. Аларның күбесе – өметсез авырулар. Якын арада үләселәрен белеп яшәүчеләр. Бездә паллиатив ярдәм күбесенчә шундыйларны күз уңында тота да инде. Алар өчен хоспислар бар. Тик аларның саны җитәрлек түгел. Бөтен илгә – 32 хоспис. Кайбер төбәкләрдә берәү булса да юк дигән сүз бит. Татарстанда – берәү. Казан шәһәрендә урнашкан ул хоспис 35 балага гына исәпләнгән.

Паллиатив ярдәм иртәгә үләсе дигән кешеләргә генә күрсәтелергә тиеш түгел. Тулы канлы тормыш алып бара алмый (ләкин барыбер яши!) торган авырулар да бар бит. Ревматологик, неврологик, йөрәк-кан тамыры, хроник үпкә чирләреннән интегүчеләр, мәсәлән. Бездә дәвалап булмый торган авыруларга ярдәм итмиләр түгел үзе. Тик ул ярдәмне сорап алырга кирәк. Ярый да сорап йөрер кешең булса! Урын өстеннән дә тора алмый торган авыру ярдәм сорап йөри алмый шул. Хәтта кулы эшләсә дә, кул астында интернеты булса да. Бүгенге заманда бөтен нәрсәне дә интернеттан яки телефон аша эшләп була, дисәк тә, безнең илдә бу кагыйдә тиешенчә үтәлми. Мәсәлән, РКБның интернетта күрсәтелгән телефонына (кабул итү бүлмәсе) көн дәвамында шалтыратып та эләгермен димә. Шуңа күрә ике аягың белән барып, ярдәмне телең белән сорап алырга кирәк.

Инде хәзер паллиатив ярдәм күрсәтү турындагы законга әйләнеп кайтыйк. Бу закон нәрсә бирәчәк соң? Беренче чиратта ул паллиатив медицина ярдәме дигән төшенчәгә тәгаен ачыклык кертергә тиеш. Проектта язылганча, наркотик һәм психотроп дару препаратлары ярдәмендә авыртуны җиңеләйтү хокукы барлыкка килә. Өйдә паллиатив ярдәм алу мөмкинлеге закон белән ныгытылачак. Ягъни авыруы көчәйгәндә яки психологик ярдәм кирәк булганда, авыру паллиатив медицина хезмәтен чакырта (ашыгыч ярдәм түгел, анысы өметсез авырулар янына килергә бик атлыгып та тормый әле аның) алачак. Табибларны паллиатив ярдәм күрсәтүгә өйрәтә башлаячаклар. Мондый табиб психолог та, социаль ярдәм күрсәтүче дә, хәтта юрист та булырга тиеш бит. Мәсәлән, авыруга инвалидлык алуда ярдәм итәсе булуы ихтимал. Өстәвенә, табибларга авыру кешегә генә түгел, ә аның гаиләсенә дә ярдәм итәргә туры киләчәк.

Хәзер документка өстәмәләр кертәләр, икенче укылышка әзерлиләр. Путин үзе үк кушкач, бу закон якын киләчәктә кабул да ителер, мөгаен.

2017нче елга булган саннарга караганда, Татарстанда 15 меңнән күбрәк кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече Илсур Шәймәрданов сүзләренчә, яман шеш белән авыручылар – паллиатив ярдәмгә мохтаҗларның 30 проценты гына. Монда сүз ракның дүртенче стадиясе турында бара. Паллиатив ярдәмгә мохтаҗларның калган 70 проценты – неврологик, хроник үпкә авыруы, шикәр чире һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр.

БЕЛЕШМӘ

Паллиатив ярдәмгә нәрсәләр керә:

– авыртуны җиңеләйтү;

– авыруга психологик һәм рухи ярдәм күрсәтү;

– шулай ук авыру кешенең гаиләсенә, якыннарына терәк булу, аларга да психологик һәм рухи ярдәм күрсәтү;

– авырулар соңгы көннәренә кадәр мөмкин кадәр актив тормыш рәвеше алып бара алсын өчен мөмкинлекләр тудыру;

– авыруның яшәү сыйфатын яхшырту, шул рәвешле гомерен мөмкин кадәр озынайту;

– коткарып калып булмый торган авыруны үлемне кабул итәргә әзерләү;

– авыруга һәм аның якыннарына социаль, юридик, этик мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтү.

ФИКЕР

– Бездә авыртуны баса торган даруларга кытлык юк. Проблема нәрсәдә? Мәсәлән, дәвалап булмый торган авыру ялгызы гына ерак бер авылда яши, ди. Район яки шәһәрдәге больницага барып, тиешле даруларны яздырып алу өчен, аның бер кешесе дә юк. Инъекцияләр ясарга да беркеме дә юк. Моны хәл итүнең бер чарасы – күчмә паллиатив ярдәм хезмәтен үстерү. Ә моның өчен һәр район һәм шәһәр поликлиникасында паллиатив ярдәм кабинетлары ачарга кирәк. Балаларныкын да, зурларныкын да.

Татарстанда беренче хосписка һәм Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына нигез салган Владимир Вавилов

(Чыганак: «Интертат»)

ШУШЫ ТЕМАГА

Бездә паллиатив ярдәм күрсәтүне җайга салырга маташкан арада, Әрмәнстанда онкологик операцияләрне бушлай үткәрү турында закон кабул итеп куйдылар. Илнең сәламәтлек саклау министры Арсен Торосян, онкологик операцияләр өчен түләүне дәүләт тулысынча үз кулына ала, дип белдерде. Моңарчы мондый операциягә кеше үзе түләгән, дәүләт өлешчә генә ярдәм итә торган булган. Яңа программага казнадан 1,27 млн евро (безнең акчага күчергәч, якынча 96 млн 400 мең сум килеп чыга) бүлеп бирелгән.

Русиядә 2018-2021нче елларда онкологик ярдәм күрсәтү программасына казнадан 7 млрд доллар (рубльләрдә – якынча 464 млрд 100 млн сум) акча бүленгән.

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Хайван түгел, Кеше елы булсын!»

Ай башында игълан иткән «Ай-һай хәлләр: дуңгыз елыннан ни көтәргә?» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Бу елның беренче бәйгесе бик уңышлы булды. Теманы көтеп кенә торгансыз, ахрысы, шигырьләр бик күп килде. Берәү хәтта 16 куплетлы шигырь язып җибәргән! Барысын да укыйбыз, рәхмәт сезгә. Ләкин газетада 16 куплетын да бастыру мөмкин түгел. Һәр авторга да урын бирергә кирәк, шуңа күрә шигырьләрегез тулысынча кермәсә ачуланмагыз.

Һәр айда ике җиңүчене билгелибез. Бу айда алар – Мамадыштан Рәшит ФӘЙЗРАХМАН һәм Буадан Кафия КАМАЛЕТДИНОВА. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез

Ай башында яңа бәйге темасы игълан итәбез, күзәтеп барыгыз!

Ай-һай хәлләр, ошбу дуңгыз

Елыннан ни көтәргә?

Яхшылыкка өметләр аз,

Җиң сызганып эшләргә.

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

2019нчы ел – дуңгыз елы,

Безнең туплаган акчалар

Очып китте кайларга?

Дуңгызкаем, безне сакла

Батырмыйча лайларга.

Мәмдүрә ХӘЙРУЛЛИНА,

Азнакай районы, Уразай авылы

Их, әнкәем, мәрхүмкәем,

Бер генә ай алданрак

Тудырган булсаң мине,

Тагын ярты ел урамнар

Чистартып йөрмәс идем,

Дуңгыз елы алып килгән

Законга эләкмәс идем.

Кафия КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа шәһәре

Яңа ел алдыннан эт

Никтер күңелсез йөрде.

Авырлыкны сизсә дә, дуңгызга

Эстафетаны бирде.

Миңнәхмәт ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ,

Чистай шәһәре

Дуңгыз елын башласак та,

Дуңгызларча яшәмик.

Алдагысын Аллаһ белә,

Яхшыга өметләник!

Венера МИНАҖЕВА,

Менделеевск шәһәре

«Сарык елы», «дуңгыз елы» диләр,

Килгән елны шулай рәнҗетәләр.

Рәнҗетелгән, кимсетелгән елдан

Якты өмет белән ни көтәләр?

Көнгә, айга, елга мөнәсәбәт

Сөенечле, якты, җылы булсын.

Җиргә килгән елның һәрберсе дә

Хайван түгел, кеше елы булсын.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Якын гына өч ферма бар,

Дүртенчесен төзерләр.

Дуңгыз сасыларын иснәп,

Үтәр инде гомерләр…

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Килгән елыбыз да дуңгызларча үтәр,

Яшәсәк горурлыкны җуеп.

Туган телебезне олыламый,

Битарафлыкны өстен куеп.

Зәйнәп ЗӘКИЕВА,

Актаныш районы, Мерәс авылы

Дуңгыз елы килде җиргә,

Ни көтәргә соң безләргә?!

Юк ышаныч хөкүмәткә –

Таянырга үзебезгә.

Серафимия САФИНА,

Чаллы шәһәре

Шаулап-гөрләп килеп керде

Ике мең дә унтугыз…

Түрәләргә:

– Эшләгез! – дим, – тик ятмагыз,

Халыкны да уйлагыз!

Булмагыз инде дуңгыз!

Фәрит ЗАКИРОВ,

Арча районы, Мөндеш авылы

Яңа елга карамыйча,

Бәяләр һаман арта.

Иртәнге бәя кич арта,

Күреп, халык шакката!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Дөньялар имин булсын,

Бар чирләр читләп узсын!

Табыннар тулып торсын,

Сугышлар онытылсын!

Рушания СИБГАТОВА,

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии