- 02.03.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №08 (27 февраль)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Соңгы вакытта мәктәпләрдә күзәтү камералары куярга кирәкме-юкмы дигән темага сөйләшүләр бара. Кемдер – хуплый, кемдер – каршы төшә.
Кибет, больница, аптека, кафе, җәмәгать транспорты, парклар – камералар бөтен җирдә бүген, елмаерга гына өлгер. Хәзер менә мәктәпләрдә дә елмаеп кына йөрергә туры килмәгәе.
Моңарчы «күзәтү камерасы» ролен телефоннар башкара иде. Гадәттә укучылар төшерә. Соңгы арада гына да берничә шундый видео һәм аудио-материал интернетка чыкты. Әйтик, Чаллының 13нче мәктәбендә укытучылар соңга калып килгән укучыны ашханәгә кертми торган. Укучының: «Минем ашыйсым килә», – дигәненә: «Борылдың һәм киттең!» – дип җаваплаганнар. Кемдер шушы хәлне видеога төшереп барган. Казанның 143нче мәктәбендә завуч һәм математика укытучысы сынау рәвешендә БДИны өчлелек язган кызга «дура» дип акырган – монысының аудиоязмасы таралды. Шул ук укытучы икенче бер дәресендә балаларга: «Хәзер мин сездән колбаса ясыйм!» – дип кычкырган, имеш. Кыскасы, интернетта укытучының укучыны «обижать» итә торган видеолары бихисап, күңелеңә хуш килгәнен алып карарга була.
Һәрвакыт ике як та гаепле була, диләр. Шуңа күрә бу вакыйгаларда да гаепне укытучыга гына аударып калдыру дөрес түгелдер. Ләкин бит видеоларда нәкъ менә укытучы начар булып кала. Җәза да укытучыга гына бирелә. Шуңа кадәр барып җитте ки, Чаллы мәктәпләрендә телефоннарны бөтенләй тыярга теләделәр. Ягъни бала мәктәпкә телефон белән килә, ләкин дәрескә бөтенесе дә телефоннарын калдырып керә. Мәгариф идарәсенең бу тәкъдименә беренче чиратта ата-аналар каршы төште. «Бу – баланың хокукын бозу!» – диештеләр. Ә бу сүзтезмә бүгенге заманда бик зур кодрәткә ия. Хокукларны тикшереп торучылар җитәрлек, хәзер килеп җитәләр. Шуңа күрә Чаллы мәктәпләрендә дәрескә телефоннарны калдырып керү идеясе дә тормышка ашмый калды.
Укытучыларның да түземлеге төкәнгән, күрәсең. Күптән түгел Чаллының бер мәктәбендә укытучы укучыларны телефонга төшергән. Тик торганда түгел: такта янына чыккан укучы мисалны чишә алмый, укытучы шуны видеога төшерә. Бу вакыйга, бәлки, шулай узып та киткән булыр иде, ләкин бер укучы укытучының бу гамәлен фотога төшереп, интернетка куйган. Хокук турындагы җөмләне дә кыстырган: «Бу безнең хокукларыбызны бозу дип уйламыйсызмы?» Шуннан китте инде форумнарда фикер алышулар. Укытучыларның күбесе: «Аларга төшерергә ярый бит әле, нишләп безгә ярамасын?!» дип яза. Бу видео интернетка чыгарып, укучының белемсезлегеннән көлү өчен түгел бит. Ата-анасына күрсәтеп, балагыз укымый, дип шелтә белдерү өчен, диик. Ата-аналарга, билгеле, бу ошамады: «Камерага төшергәндә бала каушый, белгәнен дә оныта!» диештеләр. Һәм, әлбәттә инде, хокук бозылу турындагы теге җөмлә.
Хәтта Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Винер Харисов та аңлатма бирергә мәҗбүр булды. «Мәктәп җәмәгать урыны санала, шуңа күрә видеога төшерү тыелмый. Укытучы ул видеоны интернетка чыгармый, профессиональ максатларда гына куллана», – диде җитәкче.
Чаллы укытучысы балаларны телефонга төшергән беренче укытучы түгел, билгеле. «Мин инде күптән төшерәм. Кагыйдә аңлатканда балалар тыңламый утырса, тизрәк телефонымны тартып чыгарам. Төшерә башлар алдыннан «төшерәм» дип кисәтәм, ата-аналарына җибәрәсемне әйтәм, шулай булгач бернинди хокукларын да бозмыйм. Шул ук вакытта үземне дә һәрвакыт төшереп торалар дип уйлап эш итәм. Бу каным кызган вакытларда да үземне кулда тотарга ярдәм итә», – дип яза әнә бер укытучы «Подслушано у учителей» төркемендә.
Хәзер инде форумнардагы сөйләшүләр «укытучыга телефонына төшерергә ярыймы» дигәннән узды. Мәктәпләргә күзәтү камералары куйдыру турында фикер алышалар. Бер караганда, камера бөтен кешене дә бертигез төшерәчәк, димәк, низаг килеп чыккан очракта объектив бәя биреп булачак. Хәзерге кебек укучы төшергән видео буенча гына хөкем итмәячәкләр. Икенче яктан карасаң… Камера күзәтүе астында берничә сәгать БДИ тапшырганнан соң да укучылар авыруга сабышып чыгалар, ә мәктәптә камера һәр көнне көн дәвамында төшерәчәк…
БГ СОРАШТЫРУЫ
«Мәктәпләрдә күзәтү камералары куюга ничек карыйсыз?» дип, без дә укучыларыбыздан сораштырдык әле. «ВКонтакте» төркемендә барган сораштыруда 86 кеше катнашты. Шуның 39ы (45,35 процент) «камера кирәк» ди. 27 кеше (31,4 процент) «коридорларда кирәк, классларда кирәкми» дигән фикердә. 15 кеше (17,44 процент) «камера мәктәпнең урам ягына гына кирәк» дип саный. 1 кеше (1,16 процент) камераны класс бүлмәләренә генә куярга тәкъдим итә. Ә 4 кеше (4,65 процент) «камера бөтенләй кирәкми» дигән фикердә.
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
Кемдер «мәктәпләрдә камера куярга кирәк» ди, кемдер «моның кирәге юк» ди. Ә аны кую законлымы соң?
Закон буенча, белем бирү учреждениесе белем алучылар һәм хезмәткәрләр өчен куркынычсыз шартлар тудырырга тиеш. Әгәр видеокамера шундый шартларны тудыруда ярдәм итә дип табыла икән, белем бирү йортларында камералар куела ала. Өстәвенә, мәктәп җәмәгать урыны санала. Димәк, шәхси мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәт алырга кирәкми.
Шулай да камера куелу турында хәбәр ителергә тиеш. Иң элек директор укытучыларны һәм ата-аналарны җыеп сөйләшә, камераның кирәклеген аңлата. Аннан соң акт төзелә. Анда камера өчен кем җаваплы булуы (йә директор үзе, йә сак хезмәте җитәкчесе), видеоязмаларның саклану вакыты һәм башка мәгълүматлар күрсәтелә. Әйтик, камера вандализм очракларын кисәтү нисбәтеннән куелган икән, гадәттән тыш хәлләр булмаган очракта, видеоязмалар мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә юкка чыгарылып барыла. Ә инде камера укыту процессының сыйфатын яхшырту нисбәтеннән куелган икән, мондый язмалар озаграк саклана. Камера куелганнан соң, бөтен кешегә дә күренә торган җирдә «Монда камера төшерә» дигән язулар эленергә тиеш. Кешенең шәхси тормышына хокукын боза торган урыннарда камера куярга ярамый. Мәсәлән, чишенү, ял итү, медицина ярдәме күрсәтү һәм психолог бүлмәләрендә, бәдрәфтә.
Камералар һәм видеоязмалар өчен җаваплы кеше, кирәк була калса, видеоязмаларны карый ала. Ләкин аларны үзгәртә алмый. Шулай ук интернетка чыгарырга да хокукы юк. Ата-аналар видеоязмаларны карарга теләк белдерсә, камералар өчен җаваплы кеше исеменә үтенеч хаты язарга тиеш. Шулай ук ата-аналар һәм укытучылар белән сөйләшеп, камера язмаларын онлайн режимда интернеттан карый торган итеп (яки видеоязмалар архивын карап була торган итеп) тә эшләргә була. Интернетта булгач та бөтен кеше дә карый ала дигән сүз түгел, әлбәттә, видеоязмаларны ачу өчен махсус пароль кертергә кирәк була.
Мәктәптә шәхси мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәт бирү кирәк булмаса да, кайбер очракта җитәкчелек укытучылардан рөхсәт кәгазе яздыра. Ник дигәндә, тикшерү органнары (прокуратура яки Роскомнадзор, мәсәлән) видеокамера куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен түгел, хезмәткәрнең эшен контрольдә тоту өчен куелган дип тапса һәм укытучының шәхси мәгълүматын эшкәртүгә язмача рөхсәте булмаса, белем бирү йорты җитәкчелегенә штраф яный.
Чыганак: berkutgun.ru
ФИКЕР
– Мәктәпләрдә камералар куелса, эшләү җиңеләер иде, дип язалар. Җиңеләймәс иде. Хәзер мин шәхси курсларда инглиз теле дәресләрен алып барам, моңарчы 5 ел гадәти мәктәптә эшләдем. Камералар юк иде. Дөрес, балалар белән низаглар да булгалады, тәртипсезләнделәр дә – төрле очрак булды. Ләкин мин үз көчем белән барысын да хәл итә идем, кайчагында – шаяртып, кайчагында сарказм белән җавап бирәм, барысы да рәтләнә иде.
Хәзер эшләгән җиремдә адым саен камера, ул сурәтне дә, тавышны да яздырып бара, җитәкчелек безне тулаем контрольдә тота. Һәм бөтен очракта да укытучы гаепле булып кала. Әйтик, балалар кагыйдәне ятламаган һәм тестны начар язган ди. Мин гаепле, чөнки мин балаларны тактага чакырып «борчыганмын», алардан артык күпне таләп иткәнмен, шунлыктан кагыйдәгә тиешле игътибар бирелми калган. Ә аны уеннар ярдәмендә өйрәтеп карарга кирәк булган икән (13 яшьлек малайга уен аша кагыйдә өйрәтерсең, бар!).
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар дәрестә тәртипсезләнеп утыра, ди, чөнки балалар бакчасыннан соң шөгыльләнәселәре килми. Юк, әз генә дә тавыш күтәрергә ярамый! Тиз арада уеннар уйлап табарга һәм балаларның күңелен күрергә кирәк.
Һәм мин бер дәрес вакытында ике сүзне ялгыш әйткәнмен икән (акланмыйм, булгандыр, чөнки иремнең хәле начар иде, шуңа күрә ике төн күземне дә йоммадым). Җитәкчелек шул хаталарыма төртеп күрсәтте, димәк, дәреснең видеоларын карап, минем гаебемне эзләп утырганнар. Камера астында үземне бөтен кеше күзәтеп тора торган лаборатория тычканы итеп хис итәм. Җитәкчелек нәрсәне ошатмас, тагын нәрсәгә бәйләнер икәнен дә белеп булмый. Майга хәтле түзсәм, эштән китәргә гариза язармын дип торам. Болай итеп эшләп, юньле белем бирә алмыйм, нервыларым гына бетә.
Аноним укытучы
(«ВКонтакте»дагы «Подслушано у учителей» төркеменнән алынды)
БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ
«Эшләрме соң яшьләр хәзер 11-15 меңнәргә?»
«Ай-һай хәлләр: һөнәрле үлмәс…» дигән бәйгебезгә килгән шигырьләрнең бер өлешен узган саныбызда биргән идек. Бу санда калганнарын тәкъдим итәбез. Катнашучылар бик күп булса да, җиңүчеләр икәү генә. Бу айда алар – Актаныштан Зәйнәп Зәкиева һәм Казаннан Ризидә Ситдыйкова. Котлыйбыз! Һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.
Чираттагы бәйге темасын киләсе атнада, ягъни яңа ай башында игълан итәчәкбез. Күзәтеп барыгыз!
Әти әйтә: «Юрист бул!» – ди,
Әни әйтә: «Кондитер!».
Әби әйтә: «Һөнәрле үлмәс,
Кем булсаң да, тырыш бул!»
Кафия КАМАЛЕТДИНОВА,
Буа шәһәре
Һөнәрле, эшчән, тырыш кеше
Бу тормышта югалмас.
Ул хөрмәткә лаек булыр,
Исеменә тап салмас.
Венера МИНАҖЕВА,
Менделеевск шәһәре
Хәзерге заман яшьләре
Дүрт-биш һөнәргә ия.
Дөнья гына тыныч булсын,
Алар җайлаша белә.
Әфтах ШӘМСИЕВ,
Чаллы шәһәре
Һөнәрем – куанычым, дип
Шөкер кыла ашагач.
Һөнәрсезләр утрау ала,
Хәрам байлык ташыгач.
Һөнәрле ярык көймәдә –
Байлыгы ташымагач.
Пешергән күмәченә дә
Китереп салым салгач.
Зәйнәп ЗӘКИЕВА,
Актаныш районы, Мерәс авылы
Ай-һай хәлләр, «һөнәрле үлмәс»
Дигән әйтем дөресме?
Хезмәтенә карап түләү
Бездә хәл ителерме?!
Эшләрме соң яшьләр хәзер
Унбер, унбиш меңнәргә?
Һөнәрле дә китеп барыр,
Үлмәс шул чит илләрдә!
Ризидә СИТДЫЙКОВА,
Казан шәһәре
Һөнәрленең кәефе шәп,
Өсте бөтен, тамагы тук.
Һөнәрсезләр – дәрәҗәсез,
Һөнәрсезнең киләчәк юк.
Чабатаны үрә белгән
Ул һөнәрле саналган.
Урган, суккан бабамнарның
Тамагы ач булмаган.
Галиәхмәт ГАТИН,
Кукмара районы
Эшче һөнәрне хәзерге яшьләр,
Дөрес, бик үк өнәп бетерми,
Һәр кеше дә түрә була алмый,
Хыяллану файда китерми.
Нияз БИШБАЛТА,
Казан шәһәре
Югары белемле яшь белгечләр
Көрәк белән төзелештә измә изә.
Биш ел буе укып алган төп белемнән
Безнең яшьләр шулай итеп бик тиз бизә.
Гөлназ ФӘЙЗУЛЛИНА,
Арча шәһәре
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии