Мәктәпләр ремонт көтә…

Мәктәпләр ремонт көтә…

Татарстанда социаль әһәмияткә ия объектларга капиталь ремонт ясау буенча программаның иң зурысы белем бирү йортларын төзекләндерүгә карый. Бу эшкә ел саен казнадан акча бүлеп бирелә. Әйтик, 2019нчы елда 3 млрд сум бүленгән, бу суммага 150 бина төзекләндереләчәк икән. Шул ук вакытта ярты гасырдан артык ремонт күрмәгән мәктәпләр дә бар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Әлмәт районы, Яңа Кәшер авылы халкы мөрәҗәгать иткән. Аларның авылындагы урта гомуми белем бирү мәктәбе 1973нче елда салынган һәм шуннан бирле бер тапкыр да ремонт күрмәгән икән. 2006нчы елда, авария хәлендә булу сәбәпле, мәктәпнең спорт һәм актлар залларын, ашханәне җимергәннәр. Калган өлеше шул килеш торып тора. Ләкин озак торырмы икән: «Интертат» сайтында бирелгән фотоларда (аларны ата-аналар җибәргән. – Авт.) бинаның кирпеч стенасы буеннан-буена ярылганы, нигезнең дә бик начар хәлдә булуы күренә.

Җитәкчелек бу мәктәпкә кул селтәгәндер, дияр идең, аны ябарга җыенган кеше юк. Укучылар саны да җитәрлек: бүген монда 97 бала укый, аларга 19 укытучы белем бирә.

Мәктәп директоры Лилия Ризатдинова «Интертат» электрон газетасына: «Капиталь ремонтка документлар җыя башладык. 2018-2019нчы елларда «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыятенә мөрәҗәгать иткән идек. Министрлыкларга да яздык. Әлмәт башкарма комитетына да яздык, безнең хәлдән мәгариф идарәсе җитәкчесе дә хәбәрдар. Ул капиталь ремонтка акча табарга тырыша. Балалар һәм әти-әниләр Президентыбызга да хат язды. Ничек булыр – төгәл бер әйбер дә әйтә алмыйбыз әле. Безнең мәктәпкә капиталь ремонт керсә, ул әле тагын 40-50 ел эшләячәк», – дип сөйләгән.

Ә Әлмәт районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская: «Яңа Кәшер авылы мәктәбе 2019нчы елга авыл җирлекләрен үстерү буенча республика грантларына тәкъдим ителде. Хәзер икенче сорау: гаризаларны карау процессы. Без Яңа Кәшер мәктәбе грант гаризасына эләгер дип көтәбез. Грант ала алмаса, мәктәпнең нигезен ныгытып торачакбыз», – дип белдергән. Кызганыч, күпме генә шалтыратсак та, без Ирина Павловская белән элемтәгә керә алмадык, шуңа күрә «Интертат» хәбәрчесенә биргән сүзләрен генә китерә алабыз. Элемтәгә керсәк, мәктәпнең ни хәлдә булуын әйбәтләбрәк сорашыр һәм «шушы гранттан кала бер чыгу юлы да юкмыни?», һәм, гомумән, «ни өчен әле мәктәпне төзекләндерсеннәр өчен, ниндидер грант отканны көтеп утырырга кирәк?» дигән сорауларны бирәсе идек.

Яңа Кәшер мәктәбе – ремонт күрмәгән бердәнбер мәктәп түгел. 2016нчы елда шундый ярты гасырлык бер мәктәп – Бөгелмә районы, Карабаш 1нче төп белем бирү мәктәбе төзекләндерелгән иде. Ул да 50 ел буена бер дә ремонт күрмәгән, чери башлагач, түбәсе генә алыштырылган булган. Ләкин болар барысы да 2016нчы елда калды. Бүген Карабаш мәктәбе «ниһаять, ремонт күрдем» дип әйтә ала. Ә Яңа Кәшер мәктәбе бу сүзне кайчан әйтә алыр икән? Һәм эзли башласаң, андый ярты гасырлык мәктәпләр тагын бардыр әле ул. Мәгариф һәм фән министрлыгыннан мәгълүмат алып булмады.

Татарстанда белем бирү йортларын төзекләндерүгә 3 млрд сум бирелгән, дибез (чагыштыру өчен: бөтен республика буенча күп катлы йортларны төзекләндерүгә – 5 млрд сум. – Авт.), ләкин бу акча да аз. «Инказан» электрон басмасы язуынча, финанслау шушылай дәвам итсә, Казандагы мәктәпләрне төзекләндерүгә генә дә 22 ел кирәк булачак. Казан шәһәре мәгариф идарәсе санап чыгарган: бүгенгә башкалада 201 балалар бакчасына һәм 23 мәктәпкә ремонт кирәк. Болар бар да – 30 яшьтән «өлкәнрәк» биналар. Хәзер Казан белем бирү учреждениеләрен ремонтлауга ел саен 650 млн сум тирәсе бирелә. Бу акчага елына 6 мәктәп һәм 11 бакчаны гына төзекләндереп була. 22 ел дигәне менә шуннан килеп чыккан инде.

Ярар, бернишләр хәл дә юк, көтәр идең ул 22 елны да. Татарстан казнасы төпсез түгел бит, бөтен акчаны мәктәп һәм бакчаларны төзекләндерүгә генә дә тотып бетереп булмый. Әле бездә ремонт көтеп ята торган больницалар, мәдәният йортлары да күпме! Күп катлы йортларны әйткән дә юк! Ләкин бу 22 ел узгач, Казанда һәм Татарстанда төзекләндерәсе бер генә мәктәп тә калмаячак, дип әйтеп булмый бит. Ул вакытка инде быел төзекләндерелгән мәктәпләр кабат ремонт сорый башлаячак…

Быел Татарстанда барлыгы 150 белем бирү учреждениесенә капиталь ремонт ясау планга кертелгән. Болар – 29 гомуми белем бирү йорты, 9 мәктәп-интернат һәм 112 балалар бакчасы. Бүгенгә 3 мәктәп һәм 5 балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән инде

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

2019нчы елда Татарстанның кайсы мәктәпләренә капиталь ремонт ясалачак (коррекцияле мәктәпләрне санамыйча):

  1. Түбəн Кама районындагы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 5нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (лимит: 2 545 200 сум);
  2. Түбән Кама, 28нче урта мәктәп (лимит: 3 806 000 сум);
  3. Түбән Кама, 19нчы урта мәктәп (лимит: 5 598 300 сум);
  4. Түбән Кама, 25нче гимназия (лимит: 9 336 600 сум);
  5. Түбән Кама, Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия (лимит: 9 342 400 сум);
  6. Түбән Кама, 22нче гимназия (лимит: 3 830 800 сум);
  7. Түбән Кама, 21нче урта мәктәп (лимит: 6 714 800 сум);
  8. Түбән Кама, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 31нче урта мәктәп (лимит: 10 320 300 сум);
  9. Түбән Кама, 32нче гимназия (лимит: 9 532 500 сум);
  10. Түбән Кама шәһәре 2нче урта мәктәбе (лимит: 1 709 400 сум);
  11. Биектау районы, Чыпчык урта мәктәбе филиалы – Ташлы Кавал башлангыч мәктәбе һәм Ташлы Кавал авылы «Кояшкай» балалар бакчасы (лимит: 11 115 700 сум);
  12. Нурлат районы, 1нче мәктәп (лимит: 1 053 100 сум);
  13. Казан шәһәре 2нче лицей-интернат (лимит: 29 851 700 сум);
  14. Әтнә районы, Олы Әтнә урта мәктәбе (лимит: 40 041 900 сум);
  15. Теләче районы, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе (лимит: 20 769 600 сум);
  16. Тукай районы, Яңа Бүләк төп мәктәбе (лимит: 31 348 300 сум);
  17. Чаллы шәһәре 11нче урта мәктәп (лимит: 54 725 000 сум);
  18. Балык Бистәсе, Күгәрчен урта мәктәбе (лимит: 7 184 900 сум);
  19. Балтач районы, Нөнәгәр урта мәктәбе һәм Нөнәгәр балалар бакчасы (лимит: 44 775 000 сум);
  20. Югары Ослан гимназиясе (лимит: 36 878 200 сум);
  21. Әлки районы, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе (лимит: 44 476 500 сум);
  22. Алексеевск районы, Урманасты Шонталысы төп мәктәбе (лимит: 14 917 000 сум);
  23. Аксубай районы, Емелькино урта мәктәбе (лимит: 7 960 000 сум);
  24. Саба районы, Югары Симет мәктәбе һәм «Акчәчәк» балалар бакчасы (лимит: 11 452 900 сум);
  25. Лаеш районы, Советлар Союзы герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2нче урта мәктәп (лимит: 67 087 100 сум);
  26. Буа районы, Кайбыч урта мәктәбе һәм балалар бакчасы (лимит: 29 356 100 сум);
  27. Кама Тамагы районы, Тенеш бистәсе Рудник урта мәктәбе (лимит: 15 217 700 сум);
  28. Чүпрәле районы, Иске Дуван башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасы (лимит: 1 203 500 сум);
  29. Тәтеш районы, Олы Шәмәк урта мәктәбе (лимит: 4 975 000 мең сум).

Гомуми сумма: 537 125 300 сум.

(Чыганак: «Интертат» электрон газетасы)

ЯҢА МӘКТӘП

Кайбер белем бирү йортлары ярты гасырдан артык ремонт күрмәсә дә, кайбер бик яхшы хәлдәге мәктәпләргә йозак эленсә дә, республикада яңа белем бирү учаклары да төзелә. Менә, мәсәлән, бу уку елында Казанда 1501 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп ачылачак. Шәһәрнең иң зур мәктәбе Мамадыш трактындагы «Весна» микрорайонында төзелә, дип хәбәр итә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Бу эшкә бюджеттан 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

Төзелеш 2018нче елның җәендә үк башланган. «Главинвестстрой» оешмасы директоры урынбасары Илнур Кәлимуллин сүзләренчә, мәктәп төзелешенә акчаның 70 процентын – федераль үзәк, ә 30 процентын Татарстан биргән. Финанслар белән проблема булмады, барысы да график буенча бара, ди җитәкче. «Татарстанда моның кебек мәктәп юк әле. Бу мәктәпне төзегәндә иң заманча төзелеш материаллары кулланыла, интерьерын да дизайнерлар эшли. Хәзерге вакытта мәктәпнең эчке эшләре генә калып бара», – дип сөйләгән Илнур Кәлимуллин «РБК»га.

Әлеге мәктәп бинасында 5 спортзал, 2 ашханә, зур китапханә, хореография һәм тир бүлмәсе булачак.

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Минем белемем югары – эш кирәк югарыдан!»

Бу саныбызда «Ай-һай хәлләр: югары белем» дигән бәйгебезгә нәтиҗә ясыйбыз. Хатлар бик күп килде, кызганыч, унар куплеттан торган шигырьләрне тулысынча газетабызда бастыру мөмкин түгел – урын җитми. Шуңа күрә һәр авторның бер-ике куплетын гына бирәбез.

Катнашучылар бик күп булса да, җиңүчеләр икәү генә. Бу айда алар – Башкортстаннан Яхъя Юсупов һәм Татарстанның Мамадыш районыннан Рәшит Фәйзрахман. Котлыйбыз! Һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.

Керә алган очракта да,

Күп кирәк бит акчасы.

Исән булсын әти-әни

Һәм дә әби бакчасы.

Кафия КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа шәһәре

Югарыга менәр өчен

Югары белем кирәк микән?

Югары белем алмыйча да,

Югары менә бит күпләр.

«Югары белемле» дигән дипломны

Сатып та алалар аны.

Хәзер бит «сату-сатылу» дигән

Бөек сәүдә заманы.

Рузалия ШӘЙДУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Биш ел буе укыйлар,

Югары белем алып.

Эш тапмагач, утыралар

Ата-ана җилкәсенә калып.

Нигә кирәге бар

Югары белем алуның?

Эш булмагач, яме юк

Авылларда калуның!

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

«Булдырабыз!» диеп, горурланып

Яшибез без татар җирендә.

Белем алыйм дисәң, мөмкин түгел

Белем алу татар телендә.

Милли мәктәп, көллият һәм вузлар

Булдыралсак туган туфракта,

«Без булдырдык!» – диеп, горурланып

Әйтә алырбыз, бәлки, шул чакта.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

БДИларны бирдек инде,

Җитәр-җитмәс булды баллары.

Университетка керү өчен,

Җитәр микән әти маллары?

Минем белемем югары,

Эш кирәк югарыдан!

Йә министр, йә директор

Булырга минем план!

Яхъя ЮСУПОВ,

Башкортстан Республикасы,

Бүздәк районы, Картамак авылы

Югары белем алу исәпме?

Сөю кирәк түгел китапны.

Акча глава хәзер һәр эштә,

Бирә белү кирәк ришвәтне.

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Белем алу хәзер җиңел түгел,

Иң мөһиме: кесәң калын булсын,

Институтка барганда күзләрең

Доллар кебек ялтырап торсын!

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Югары белем алмасак та,

Тормышта югалмадык.

Гомер буе илгә хезмәт иттек,

Намус белән яшәдек.

ХӘДИЧӘ әбиегез,

Балтач районы

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии