- 05.04.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №13 (3 апрель)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Шушы көннәрдә интернетта бер кызыклы гына хәбәр таралды. «Русиядәге иң зур коррупционер тотылды» дигәннәр. Кайда диген әле – Кукмарада!
Кукмараның үз Улюкаевы бар микәнни, дип яңалыкны ачып карасак… «Табыш алу максатында үз вазифасыннан файдаланган» кеше, ягъни «ата коррупционер» – Янил авылы китапханәчесе Гөлнур Галимуллина икән! Районның «Хезмәт даны» газетасында чыккан ул хәбәрдә («Коррупцияне туктатыйк – илне коткарыйк!» сәхифәсендә!): «Узган ел район прокуратурасы һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне ачыклау максатында үткәрелгән тикшерү эшләре барышында ике җинаятьне ачыклады», – диелгән иде (соңрак бу хәбәрне сайттан алып аттылар). Беренче «җинаятьче» – җирле урман хуҗалыгыннан җәмгысе 187 мең сумлык нарат агачларын кискән урманчы икән (ул дәүләткә китергән зыянын каплаган). Ә икенчесе – «үз вазифасыннан файдаланып, табыш алу максатында, 2009-2015нче елларда китапханәдән китап алмаган кешеләргә дә «китап язып» яткан китапханәче. Менә шундый «улюкаевлар» Кукмарада!
«Хезмәт даны» газетасына шалтыратып белешкән идек, баш мөхәррир Гөлгенә Шәрипова: «Бу – район сессиясендә ясалган чыгыштан, без шуннан алып яздык», – диде.
Кукмараның Үзәк китапханәсе директоры Резидә Касыймова белән дә сөйләштек. Ул журналистлардан туйган инде. Әллә кайчан булган эшнең ни өчен хәзер өскә калкып чыкканын аңламый да. «Гөлнур Галимуллинага карата ачылган тикшерү эше, җинаять составы булмау сәбәпле, әллә кайчан туктатылды. Ул вакытта прокуратурада башка кешеләр иде, хәзер эшләүчеләр шөгыльләнмәде аның белән. Ни өчен хәзер казып чыгарганнардыр – аңламыйбыз. Гөлнур Янил китапханәсендә эшләвен дәвам итә, эшен бик әйбәт башкара», – диде Резидә Касыймова. Интернетта Гөлнур Галимуллинаның нинди мактау кәгазьләре барлыгы барысы да күрсәтелгән, шактый озын исемлек. Папье-машедан курчаклар ясый, китапханәдә балалар белән спектакльләр куя икән. Кыскасы, авылда мәдәният учагын сүндерми саклаучы һәм, бәлки, китап укучылар аз дип, китапханәне ябып куймасыннар өчен генә «приписка» белән шөгыльләнгән китапханәче дә, миллиардлар урлаган чиновниклар да бер исемлектә шул безнең илдә.
Китапханәчеләр билгеле бер окладка эшли, китап укучы санына карап акчалары артмый. Моны Резидә Касыймова да, башка район китапханәчеләре дә раслады. Ләкин аларга план бар. «Авыл китапханәләре – районга, районнар Казанга хисап тапшыра. Фәлән кадәр кеше китапханәдән китап алды, дип. Бөтен җирдә дә саннарны һавадан алып язалар, чөнки чынлыкта китапханәгә аның кадәр кеше йөрми. Ә безгә «китап укучылар санын фәлән кешедән киметмәгез» дип әйтеп торалар», – дип сөйләде исемен күрсәтмәүне сораган бер китапханәче. «Приписка» бөтен өлкәдә дә бар: авыл хуҗалыгында да, мәктәпләрдә дә, тәртип саклау өлкәсендә дә. Шуңа монысына аптырамыйбыз, системасы шуңа корылган. Ләкин шул системага ярау өчен, китап укучылар санын арттырып язып яткан китапханәченең дәүләткә нинди зыян китергәнлеге, ни өчен «коррупционер-җинаятьче» исемлегенә кертелгәне аңлашылмый. Ә шушыны «гасыр җинаяте» итеп район сессиясендә сөйләүчеләрнең максаты аңлашыла: аларга да «фәлән хәтле коррупционерны тотарга» дигән план куелган бит. Тотканнар менә…
Бу тема нәрсә булып бетте, дип кемгә генә шалтыратсак та – прокуратурада да, район газетасында да, үзәк китапханәдә дә безгә үпкәләделәр, безне гаепләп калдырдылар. Нәрсәгә кабартырга инде бу теманы, янәсе. Без кабартканбыз икән. Чүпрә салгач, кабара инде. Ә бит чүпрәне без салмадык. Китапханәчене ялган хисап биреп ятарга мәҗбүр иткән, аннары шуны иң зур коррупционер итеп күрсәткән система салмадымы икән ул чүпрәне? Бу язма да, төбенә төшеп карасаң, Гөлнур Галимуллина турында түгел, «коррупциягә каршы көрәшүче» система турында бит…
ЧИТ ИЛЛӘРДӘ
Русия коррупция белән көрәшү юлларын эзләгән, авыл китапханәчесенә җинаятьче ярлыгы тагарга маташкан арада, коррупциягә каршы көрәшергә өйрәнгән илләр дә бар. Кайда нинди алым кулланып көрәшәләр соң?
КЫТАЙ
Кытайның коррупциягә каршы законнары – дөньядагы иң катгый законнар, дисәк, ялгышмабыз. Анда ришвәт алган яки дәүләт милкен урлауда тотылган чиновникларга үлем җәзасы каралган. Әллә ни күп урламагансың икән, җәза «йомшаграк» – кулыңны кисәләр. Үлем җәзасы – бердәнбер чара түгел. Кытайда ришвәт аласы килү теләгенә каршы торырга өйрәтә торган махсус курслар бик популяр, ди. Дәүләт эшлеклеләре шул курсларга йөри, медитация ясый, көнчыгыш көрәше белән шөгыльләнә икән. Моннан тыш Кытайда онлайн-уен уйлап тапканнар: анда җиңү яулау өчен бер төркем коррупционер чиновникны һәм аларның туган-тумачасын юк итәргә кирәк, ди.
СИНГАПУР
Коррупция белән көрәшү максатында, бу илдә берничә нәтиҗәле чара кабул ителгән: хөкемдарларның хезмәт хакы, ә судның мөстәкыйльлеге арттырылган, ришвәт алган өчен җәза катгыйланган, шулай ук ришвәт бирүчеләргә карата да санкцияләр кертелгән. Коррупциягә каршы сингапурча көрәшнең бер төре: таможняда бер хезмәткәрнең ришвәт алганлыгы беленсә, бөтен коллективны эштән куалар. Әгәр чиновник ришвәт алганда тотылса, аның эше аерым тәртиптә карала. Ягъни ул алдан ук гаепле дип санала һәм, гаепсезлеген расламый торып, аннан гаепне төшермиләр.
ГОЛЛАНДИЯ
Бу ил коррупция дәрәҗәсе иң түбән булган илләрнең берсе санала. Кытайдагы кебек коррупционерның кулын да кисмиләр, гомерен дә өзмиләр монда, Европача хәл итәләр. Әйтик, ришвәт алганда тотылган чиновникның карьерасына нокта куела: ул башка беркайчан да дәүләт оешмаларында эшли алмый, шулай ук социаль ташлама һәм гарантияләрдән дә мәхрүм ителә. Коррупция очраклары турында хәбәр итүчеләргә исә акчалата премия бирелә.
ШВЕЦИЯ
Шулай ук коррупция дәрәҗәсе түбән булган ил санала. «Трансперенси Интернешнл» дип аталган коррупциягә каршы хәрәкәт төзегән исемлектә, Швеция 3-4нче урыннарда (исемлекнең башында – коррупция дәрәҗәсе түбән, ә ахырында югары булган илләр урнашкан. Чагыштыру өчен: Русия – 119нчы урында). Бу илдә коррупциягә каршы көрәшү ниндидер тыюларга, чикләүләргә кайтып калмый. Киресенчә, ришвәт алмый торган намуслы чиновникларның эше югары бәяләнә – ил шундый сәясәт алып бара. Швециядә төрле ташламалар, социаль субсидияләр бар, алар халыкның барлык социаль катламнары өчен дә каралган. Шуңа күрә халык ришвәткә мохтаҗ түгел.
АМЕРИКА
Америкада ришвәт алганда тотылган чиновник ришвәт суммасын өч тапкырга арттырып штраф түләргә тиеш була. Аерым очракларда 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Ришвәтче чиновникның карьерасына нокта куела, аңа хәтта урам себерүче булып эшкә урнашу да кыенлаша.
(Төрле чыганаклардан тупланды)
ТАРИХ
Коррупция Русиядә кичә-бүген генә барлыкка килмәгән. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, XVI-XVII гасырларда Мәскәү дәүләтендә хөкемдарларга ришвәт бирү (посул) генә тыелган булган, калган вазифаи затларга акча төртү тыелмаган. Петр I үзгәртеп коруларына кадәр, дәүләт чиновниклары халыктан «тамган» акчага («кормления») яшәгән.
1648нче елда Мәскәү шәһәрендә халык Тоз бунтына чыккан. Халыкны тынычландыру өчен, ул вакытта идарә иткән Алексей патша ике коррупционерны – Земский приказ башлыгы Плещеевны һәм Пушкарский приказ башлыгы Траханиотовны җәзалап үтерергә мәҗбүр булган.
1715нче елдан башлап, теләсә нинди рәвештә ришвәт алу җинаять дип санала башлаган, ә моңарчы халыктан «тамган» акчага яшәгән чиновникларга хезмәт хакы билгеләгәннәр. Ләкин Петр I булдырган канцелярия аппаратында чиновниклар артык күп булу, өстәвенә бер-бер артлы сугышлар чыгып тору сәбәпле, акча бөтенесенә дә җитмәгән. Ришвәтчелек чәчәк атуын дәвам иткән.
Екатерина I заманында, чиновникларга хезмәт хакы түләргә акча җитмәү сәбәпле, элекке системага кайтылган, ягъни халыктан теге яки бу мәсьәләне хәл иткән өчен ришвәт алырга рөхсәт ителгән («акциденция от дел» – акциденция латинчадан «халыкның ихтыяри бүләкләве» дип тәрҗемә ителә).
Бераздан дәүләт эшлеклеләренә хезмәт хакын ассигнацияләр, ягъни кәгазь акчалар белән түли башлаганнар. Тик XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башында ассигнацияләрнең хакы төшә башлаган. Чиновниклар тагын халыктан кергән ришвәткә җан асрарга мәҗбүр булган.
1830нчы елда Николай I гамәлгә керткән Законнар җыелмасында ришвәтчелек ике төргә бүленгән: законлы эш өчен алынган («мздоимство») һәм законсыз рәвештә алынган («лихоимство») ришвәт. Законлы эш өчен ришвәт алу, әлбәттә инде, тыелмаган. Ләкин 1845нче елда законнар катыланган. 1853нче елда ришвәт алган өчен 2540 чиновник хөкем ителгән.
Советлар Союзында коррупция революциягә каршы эшчәнлек буларак игълан ителгән, 1922нче елгы Җинаять Кодексы ришвәт алган өчен атып үтерү җәзасы билгеләгән. Ләкин аңа карап кына Русиядә ришвәтчелекнең тамыры корымаган.
Чыганак: moiarussia.ru
БГ СОРАШТЫРУЫ
«ВКонтакте»дагы төркемебездә (vk.com/beznen) укучылар арасында сораштыру уздырдык. «Ришвәт сезнең тормышта нинди урын алып тора?» дигән сорауга җавап бирүдән курыктылар әллә (гәрчә сораштыру аноним рәвештә үткәрелә, берәүнең дә исеме күренми) – катнашучы бик күп булмады. Барлыгы 45 кеше катнашкан. Нәтиҗәләр мондый: күпчелек, ягъни 25 кеше (55,56 процент) «Безнең илдә ришвәтсез бернәрсә дә хәл ителми» дип саный. 9 кешенең (20 процент) – ришвәт биргәләгәне, 1 кешенең (2,22 процент) ришвәт алганы булган. 3 кешенең (6,67 процент) ришвәт бирүче, ә бер кешенең (2,22 процент) ришвәт алучы танышлары бар. 6 кеше (13,33 процент) «Ришвәт турында ишетеп кенә беләм» дигән җавапны сайлаган.
«Ришвәт биргәнегез бармы?» дигән икенче сораштыруда күбрәк кеше – 135 кеше катнашкан. 31 кешенең (22,96 процент) ришвәт биргәне бар. Шулай ук 31 кеше (22,96 процент) «Бирмәс җиреңнән бирерсең – хәзер ришвәтне сорап алалар» дип саный икән. «Укытучыга, табибка, ЮХИДИ хезмәткәренә «бүләк бирү» ришвәт дип саналса, биргәләгән булды» – бу җавапны 28 кеше (20,74 процент) сайлаган. Күпчелекнең – 36 кешенең (26,67 процент) ришвәт биргәне юк. 9 кеше (6,67 процент) җавап бирергә авырыксынган.
ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ
Бу айда бәйгебезнең темасы – «Ай-һай хәлләр: коррупция». Әлеге теманы бер тапкыр игълан иткән бар иде инде. Ләкин илдә коррупциянең очы-кырые булмаган кебек, бу теманың да артыгы булмас, дидек, тагын бер тапкыр игълан итәргә булдык. Хакимият коррупциягә каршы җитди көрәш алып бара, шигырь язып булса да без дә ярдәм итик әле.
Сездән шушы теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтеп калабыз. Шуны да искәртәбез: газета бите чикле, озын-озын шигырьләр биреп булмый. Бер укучының күп дигәндә ике куплет шигырен генә бастыра алабыз. Сайтыбызга исә иҗат җимешләрегезне кыскартмыйча, тулысынча эләбез. Шигырьләр 29нчы апрельгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии