«Буран» операциясе: Татарстанда кар белән ничек көрәштеләр?

«Буран» операциясе: Татарстанда кар белән ничек көрәштеләр?

Русиягә бөтен начар нәрсә Америкадан кергән кебек, безгә бөтен начар нәрсә Мәскәүдән килә инде. 4нче февраль кичендә Мәскәүдә ява башлаган кар төнгә Татарстанга да килеп җитте. Шундый итеп килде ки, Казанда гадәттән тыш хәлләр буенча Комиссия (КЧС) «Буран» дип аталган махсус план игълан итәргә, шәһәр халкы көрәкләр күтәреп урамга чыгарга мәҗбүр булды.

Дөрес, МЧС «4нче февральдән 5есенә каршы төндә көчле җил, буран булуы ихтимал, юлларда сак булыгыз» дип кисәткән иде үзе. Шуңа күрә буранны көтмәдек түгел – көттек. Тик бу кадәр үк булыр дип уйламаган идек. МЧС хәбәрендәге «секундына фәлән метр тизлектәге җил» дигән саннарны карыйбыз да онытабыз, игътибарга алмыйбыз бит без, ә менә үз күзләрең белән күргәч һәм шул җилдә очып китә язгач – теге саннарның гадәттән тыш булуы аңлашыла. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматына караганда, 4-5нче февраль көннәрендә Татарстанда җил урыны белән секундына 15-21 метр тизлеккә җиткән, Тәтештә 25 м/с тизлектәге җил теркәлгән. Ә карның күпме яуганын һәрберебез үзе күрде инде: кемдер телевизордан, интернеттан гына күрсә, кемдер ишек төбенә өелгән кар көрте аркасында мәктәпкә, эшкә бара алмый калды.

КАЗАНДА

Башкалада ах-ух иткән тавышлар иртәнге алтыларда ук ишетелә башлады. Төнлә буран булды, иртәрәк чыгып, машинамны кабызып карый торыйм әле, дип чыкканнар машиналарын тапмый азапланды. Кар астында калган иде алар. Беренче уянып чыкканнар интернетта, «ватсап»тагы төркемнәрдә: «Күршеләр, бүген өегездән иртәрәк чыгыгыз, машинагызны кар астыннан эзләп алырга туры киләчәк», – дип хәбәр салдылар да, көрәкләр табып, «тимер ат»ларын коткарырга ашыктылар.

Көрәк тапмаганнар яки машиналары белән ишегалдыннан чыга алмаганнар эшкә җәмәгать транспортында барды. Автобуслар, троллейбуслар батып ятты. Берничә автобусны пассажирларның үз көчләре белән этеп чыгарганының видеосы барлыкка килде. Җир астында кар яумый бит, шуңа күрә метрода «бөке»-мазар юктыр дип, күпләр шунда ашыкты. Тик анда кешеләрдән «бөке» хасил булган иде шул. Җиңү Проспекты, Тукай скверы, Кремль метро станцияләренә керергә урамга хәтле чиратлар сузылды. Шуның аркасында эшенә соңга калучылар да байтак булды. Әле ярый Роструд җитәкчесе Иван Шкловец: «Һава торышы аркасында эшкә соңга калган хезмәткәрләрегезне ачуланмагыз, дисциплинар җаваплылыкка тартмагыз. Бүгенге һава торышы җитди сәбәп булып санала», – дип кисәтеп куйды. Хәер, ачуланырга, күпчелек җитәкчеләр үзләре дә соңга калды бит – бер үк шәһәрдә яшибез, бер үк урамнардан йөрибез ләбаса.

Урамнарны кардан чистартмадылар түгел, әлбәттә, чистарттылар. Дөрес, шәһәр урамнарында кар түгә торган машиналарга караганда көрәк тоткан кешеләр күбрәк күренде. Мэр Илсур Метшин фәрманы буенча, Казанда дүшәмбе иртәдән башлап карга каршы көрәш игълан ителгән иде. Кичке 9да шәһәрне кардан чистартып бетерергә, диде мэр. Кичке 9да да, 6нчы февраль көнне иртәнге 9да да урамнарда кар бетмәгән иде, билгеле. Рекордлы күләмдә яумаганда да Казанда кар чистарту проблема бит ул. Ишегалларын, җәяүлеләр йөри торган тротуарларны әйткән дә юк инде, хәтта үзәктәге урамнар да еш кына чистартылмыйча, «яз җиткәч үзе эрер әле» дигән принцип буенча карга күмелеп ята бирә. Дөрес, аны без, шул юллардан йөрүче гадәти кешеләр генә шулай дип уйлый, шулай дип зарланабыз. Ә махсус машинага утырып, чистартылган юлдан эшенә баручы мэр һәр атнаның башында уздырыла торган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казанны кардан чистартуга фәлән техника җәлеп ителде, фәлән тонна кар түгелде, дип хисап бирә.

Бу юлы карның гадәттән тыш күләмдә явуы мэрга карата әйтелә торган «матур» сүзләрне бераз киметергә булышты үзе. Чиләкләп сипкән сыман явып торган карны тиз генә чистартып бетерерлек түгел иде. Шуңа күрә бу көнне мэрның хәленә керүчеләр күп булды. Чистартырга өлгермиләр инде, диештек. Ә Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин шәһәр халкыннан гафу үтенде – һава торышы аркасында килеп чыккан уңайсызлыклар өчен. Гафулар ук сораганнары юк кебек иде әле…

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов төшке ял вакытында хезмәткәрләре белән көрәкләр тотып кар көрәргә чыккан. «Гадәттә, моның хәтле карны урам җыештыручылар бер ай буе көри, ә бүген бер көн эчендә бер айлык кар яуды. Аларга ярдәм итәргә кирәк. Бер шәһәрдә яшибез бит», – дип язган ул интернет сәхифәсендә.

Безнең йортта яшәүчеләр дә, эштән кайткач, кичке 8дә көрәкләр тотып ишегалдын чистартырга чыкты. Идарә итү компаниясенең чистартканын көтеп торып булмас, диештеләр күршеләр. «Болай булгач, ишегалдын кардан чистарткан өчен идарә итү компаниясенә акча түләмәскә кирәк, үзебез чистартабыз бит», – диештеләр. Башка йортларда да шулай көрәкле өмәләр оештыручылар булган.

РАЙОННАРДА

Арча, Балтач, Әтнә, Биектау, Теләче, Саба, Кукмара, Кайбыч, Буа, Әлки, Лаеш, Тәтеш, Алексеевск, Чүпрәле, Яңа Чишмә районнарыннан «Иртән торып чыксак, өйалды ишеген ача алмадык – кар күмеп киткән иде», «Машина белән авылдан чыга алмадык – юлны чистартмадылар», «Кар көрте келәт буе булды инде» кебек хәбәрләр килеп иреште. Буранга мәктәп укучылары гына сөенде бугай. Аларга дүшәмбе көнне укырга бармаска рөхсәт ителде чөнки. Балалар бакчаларында эшләүчеләрнең сүзенә караганда, бакчаларда да сабыйлар аз булган.

Питрәч районында МЧС хезмәткәрләре буран «тоткынлыгында» калган кешеләргә ярдәм итеп йөргән. Карга батып калган машинаны Чебакса авылына кадәр илтеп куйганнар, бер йөк машинасына эшенә барып җитәргә булышканнар, ә кире Казанга кайтышлый дүрт хатын-кыз белән биш яшьлек кызчыкны утыртып алып килгәннәр – автобуслар йөрү туктатылгач, алар Казанга килә алмый калган булган.

Кукмарада кар күп яву сәбәпле бала тудыру йорты түбәсенең бер өлеше зарар күргән. Бәхеткә, кешеләргә зыян булмаган.

Кама Тамагы авылларында буран аркасында ут беткәч, ә җирле электриклар карга батып калгач, күршедәге Апас РЭСы аларга ярдәмгә бригада җибәргән. Тик ярдәмгә кузгалган бригаданың үзенә ярдәм кирәк булып чыккан – «УАЗ» автомобиле Апасның Болгаер һәм Кама Тамагының Иске Барыш авыллары арасында батып калган. Республикада 5нче февраль көнне барлыгы 193 трансформатор подстанциясе эштән чыккан, 8398 кеше утсыз калган булган.

Ә менә Чистайда машиналар гына батып калмаган, кеше гомере дә өзелгән. Данауровка авылы янында карлы елгадан шуып уйнаганда 15 яшьлек үсмер кар көрте астында калган. Янында өч иптәше дә булган: икесе тиз генә кар астында калган малайны казырга тотынган, берсе авылга ярдәм сорарга йөгергән. Кар катламы бик калын булган шул, малайның гомерен саклап кала алмаганнар. Казып алганда ул инде үлгән булган. Әлеге хәл буенча тикшерү эше ачылган.

Ярты республика кар астында калганда Чаллыда буранның әсәре дә булмаган. «Бездә кар юк. Асфальт чыгып бетте инде, пычрак күренә, яз кебек», – дип язды чаллылылар казанлыларның буранлы фотолары астына. Татарстан Гидрометеорология үзәгендә әйтүләренчә, кар 8нче февральгә кадәр дәвам итәчәк әле, атна башында эләкмәгән районнарга буран атнаның икенче яртысында эләгергә мөмкин. Хәвеф-хәтәрсез генә булсын инде. Карын ничек тә көрәп бетерербез, бәла-казасын күрсәтмәсен.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Кайда – ничек?

Балканнан килгән циклон кайда күпме кар яудырган соң? Русиянең Гидрометеорология үзәге мәгълүматына караганда, иң күп кар Мәскәүдә яуган. 5нче февраль киченә башкалада карның биеклеге 55 сантиметрга кадәр җиткән. Мондый карлы кышның Мәскәүдә 1956нчы елдан бирле күзәтелгәне булмаган. Шәһәр урамнарын чистартуга 15 меңләп техника җәлеп ителгән.

Саратовта җилнең тизлеге секундына 30 метрга кадәр җиткән, шуңа өстәп, юеш кар яуган. Нәтиҗәдә, 25 меңгә якын кеше утсыз калган. Волгоград өлкәсендә 8 меңләп кеше утсыз утырган. Калуга өлкәсендә буран шулай ук электр чыбыкларына зыян китергән, биредә 70 бистәдә ут бетүе турында әйтелә. Владимир өлкәсендә дә электр белән проблемалар булган.

Ярославльдә машина йөртүчеләр, кар көртләрен ерып чыга алмыйча, машиналарын юл читләрендә, кар күмеп бетермәгәнрәк ишегалларында калдырып китәргә мәҗбүр булган. Аларга бу көнне җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы бирелгән.

Пенза, Брянск, Түбән Новгород, Тула, Кострома, Рязань һәм башка күп кенә төбәкләр дә кар астында калган.

Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларына буран 7-8нче февральләрдә килеп җитәчәк диелә.

Ә 11нче февральдә Русиянең үзәктәге төбәкләренә Балканнан яңа циклон килеп җитүе ихтимал, ди синоптиклар. Бу тагын күп күләмдә явым-төшем дигән сүз. Аннан соң кисәк кенә җылытып, температура 0 градуска калырга мөмкин.

Чыганак: Русия Гидрометеорология үзәге сайты

Статистика

4-5нче февральдә Татарстанда дулаган буран рекорд куйган. КФУ метеостанциясе җитәкчесе Мәдинә Шәрипова сүзләренчә, 12 сәгать эчендә Казанда айлык явым-төшем нормасының 79 проценты яуган. Ә Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь тагын да зуррак сан китерә: аның әйтүенчә, бу көннәрдә айлык норманың 82 проценты яуган.

КФУ метеостанциясе үз күзәтүләрен 1875нче елдан башлап алып бара. Шул вакыт эчендә гадәттән тыш карлы кышлар берничә тапкыр булган. 1945нче елның 30нчы мартында 22,5 мм (1 квадрат метрга туры килгән явым-төшемнең ничә литр булуын исәпләгәч килеп чыккан сан – Авт.) биеклектә кар яуган. 1979нчы елның 5нче гыйнварында тәүлек буе буран дулап, карның биеклеге 20,8 мм.га җиткән. 1990нчы елда өч көнгә сузылган буран теркәлгән: 18-20нче февраль көннәрендә 39 мм кар төшкән. Ә 4нче февральдән 5енә кадәр Казанда 24,2 мм кар яуган. Бу саннарны игълан иткәндә буран туктамаган иде әле, димәк, рекорд тагын да зуррак булырга мөмкин.

ИГЪТИБАР! БӘЙГЕ! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: кыш кышлыгын итә» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 26нчы февральгә хәтле кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Шигырьләрегез белән бергә теманы ачып бирә торган фотолар да җибәрегез – сезнең район-авылларда кыш ничек уза. Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!

Комментарии