- 08.07.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №27 (4 июль)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Татарстан – төрле проектларны, законнарны сынап карау өчен менә дигән мәйдан. Мәскәүдә утыручы җитәкчеләр дә моны белә һәм, нинди дә булса проектны сынарга кирәк булганда, беренчеләрдән булып Татарстанны исенә төшерә. Менә тагын бер сынау үткәрергә җыеналар: Путин үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр өчен салым кертүне Татарстанда сынап карарга кушты.
Казнаны тагын ничек баетырга була дип уйлана торгач, җитәкчелек илдә бөтен халыкның да рәсми рәвештә эшләмәвен исенә төшергән, күрәсең. Шактый ул андый халык: Росстат мәгълүматларына караганда, илдәге барлык эшләүчеләрнең 20 проценты тирәсе. Менә алардан салым алып, шул рәвешле казна акчасын арттырып була бит. Кемгәдер ялланып эшләмичә һәм үзе дә эшчеләр тотмыйча, үз-үзен генә эш белән тәэмин итүчеләргә салым салырга телиләр һәм моны беренчеләрдән булып Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә һәм Татарстанда сынап карарга телиләр.
Үз эше белән шөгыльләнүчеләр болай да салым түләргә тиеш иде бит инде, диярсез. Тиешен тиештер, тик түлиләр идеме соң? Репетитор, бала караучы, өендә открыткалар ясап яки җиләк җыеп сатучы, заказга тимер бөгеп бирүчеләрнең барлы-юклы кеременнән үз теләкләре белән салым түләп йөргәнен ишеткәнем юк иде әле минем. Ә пилот проект андыйлардан да салым түләттерергә җыена.
Мондый тәкъдимне федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин кертте. Бу салымны түләүнең уңайлыкларын бик тәмләп аңлатты ул. Үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләргә ниндидер контораларга барып теркәлергә туры килмәячәк. Салым түләү өчен махсус мобиль кушымта булдырылган. Аның ярдәмендә кешеләр өйдән чыкмый гына салым хезмәтендә теркәлә һәм хисап тапшырмый гына салым түли алачак. Бу кушымтага банк картасын бәйлисе һәм кушымта сине борчымый-нитми генә ай саен тиешле салым акчасын үзе алып барачак.
Физик затларга хезмәт күрсәтүчеләр өчен салым ставкасы – өч процент, ширкәтләр белән эшләүчеләргә алты процент буласы, ди. Әлеге салым физик затлар салымын һәм иминият кертемнәрен алыштырачак. Шул ук вакытта шәхси эшмәкәр буларак теркәлү кирәкми. Бу алым керемнәре елына 10 миллион сумнан артмаган кешеләр өчен гамәлдә булачак.
Үз-үзен эш белән тәэмин итүче рәсми рәвештә теркәлгәнме, салымын түләп барамы – анысын контрольдә тота торган җайланма уйлап табылмаган әле. Салым хезмәте вәкилләре дә, аерым кешеләр дә игътибарын арттырачак, әлбәттә. Үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләргә ау башланачак (шул ук интернетта да «тотарга» мөмкин андыйларны, «сарафан радиосы» аша да). Һәм әгәр кешенең репетиторлык белән шөгыльләнеп тә салым түләмәве ачыкланса, андыйларга карата Җинаять кодексының 194нче маддәсе кулланылачак: салым түләүдән качып йөргән өчен штраф йә иректән мәхрүм итү яный.
Әлеге закон проекты турында билгеле булгач, күпләр «Бәхетле» кибетләре челтәре хуҗабикәсе Мөслимә Латыйпованы исенә төшерде. Апрель аенда Мөслимә ханым Рөстәм Миңнехановка зарланган иде: янәсе хәзер хатын-кызлар өйдә торт пешереп саталар, шул рәвешле «Бәхетле»нең табышын «киметеп» яталар, тик керемнәреннән салым түләмиләр. Табыш кимү сәбәбен «Бәхетле»дә бәяләрнең «тешләве»ннән, ә сыйфатның аксавыннан түгел, көнгә бер-ике торт пешереп сатучы хатыннардан күрә икән Мөслимә ханым.
Ләкин Кремльдәгеләр сүзләренә караганда, бу закон проекты Мөслимә ханым әләкләгәннән соң барлыкка килмәгән, ә инде күптәннән уйлана башлаган булган. Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова журналистлар белән очрашуда: «Республикада үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрнең күпчелеге – 80 проценты бу закон проектын хуплый. Үзләре сорап алдылар дисәң дә була. Чөнки эшләрен рәсмиләштерү аларга базарда яңа дәрәҗәгә чыгарга – кече эшмәкәрлек дәрәҗәсенә үсеп, товарларын яки хезмәтләрен күбрәк кешегә тәкъдим итәргә, димәк, керемне дә күбрәк алырга мөмкинлек бирәчәк», – дип белдерде. Бу 80 процент дигәнне сораштыру күрсәткән икән. Без дә үзебезнең рәсми булмаган сораштыруны уздырып карадык. Үз-үзен эш белән тәэмин итүче (араларында төрлесе бар: башмак бәйләп сатучы да, тырнакка маникюр ясаучы да, фотографлар да, сөт җыеп сату итүчеләр дә) 50 кешене сораштырдык. Һәм ник берсе «әйе, мин салым түләргә телим» дисен! Киресенчә, «инде безнең барлы-юклы керемнән дә салым алып калмакчылармыни?» дип ризасызлык белдерделәр. Бу кешеләр теге 80 процент эченә кермәүчеләр булды, ахрысы. Сайлап алып та сораштырмаган идек инде, югыйсә, бөтенесенең беравыздан «хупламыйбыз» дип әйтүен күр әле син.
Ә Лилия Галимова әйткән «кече эшмәкәрлек дәрәҗәсенә чыгу» без сораштырган 50 кешене әллә ни кызыксындырмады. Безнең илдә кече эшмәкәрлеккә нинди мөнәсәбәт булуын белә торган кешеләр булды, ахрысы…
Салым турында сүз чыккач, күптән түгел булган бер вакыйга искә төште. Футбол буенча Дөнья чемпионаты алдыннан Казанны яхшылап чистарттылар. Юк, пычрактан чистарту турында гына сүз бармый, Бауман урамында төрле музыка коралларында уйнап утыручы музыкантларга, үткән-сүткәннең рәсемен ясап торучы рәссамнарга да «юкка чыгып торырга» йә… ИП булып теркәлергә куштылар. «Бер полиция хезмәткәре яныбызга килде дә, чемпионат вакытында югалып торыгыз йә шәхси эшмәкәр булып теркәлегез дә рәхәтләнеп уйнагыз, диде. ИП булып теркәлергә, без бит даими рәвештә уйнамыйбыз. Без хәер сорашып утыручылар да түгел. Үзебезнең төркем бар, төнге клубта уйныйбыз, ә буш вакыт һәм теләк булганда Бауман урамына чыгып уйный, үзебезне дә таныта, шул ук вакытта әз-мәз акча да эшли идек. Чит илләрдә хәтта танылган музыкантлар да шулай урамга чыгып акча эшли һәм бернинди салым да түләмиләр», – дип сөйләде Андрей исемле бер музыкант.
Бүген ул Бауман урамында уйный алмый – урамда уйнау рәсми карар белән тыелмаса да, полиция белән бәйләнешәсе килми. Ә юл асты кичүләрендә уйнарга теләми, чөнки, үзе әйтмешли, хәер сорашучы түгел.
Хәер, әгәр бу пилот проект дигәннәре хөкүмәттәгеләргә ошап китсә, хәер сорашучыларга да ИП булып теркәлергә һәм керемнәреннән салым түли башларга кушмагайлары әле. Үз-үзләрен «эш» белән тәэмин итә һәм шуннан керем ала бит алар да. Алай булса, чат саен «ИП Фәлән Фәләнов»лар кул сузып торачак икән инде…
Росстат мәгълүматларына караганда, узган 2017нче елда илдәге барлык эшли торган халыкның 20 проценты, ягъни 14 миллионнан күбрәге «күләгәдә» эшләгән – үз-үзен эш белән тәэмин итү нәтиҗәсендә керем алган
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
Иң сәер салымнар
«Озакламый сулаган һавага да салым кертмәсәләр ярый» дигән гыйбарә бар бит – менә бу салымнарны күргәч, һава салымы да бик үк көлке тоелмый башлый. Кояшка һәм күләгәгә салым кертелгән бит инде әнә. Иң сәер тоелган 8 салымны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
ТАТУИРОВКАГА САЛЫМ
АКШның Арканзас штаты кешеләре татуировка ясатыр яки пирсинг куйдырыр алдыннан бик яхшылап уйларга мәҗбүр. Ник дигәндә, аларга тату бәясен генә түгел, өстәмә салым да түләргә туры килә. Салым 2005нче елда кертелгән. Аның күләме – татуировка яки пирсинг ясату бәясенең 6 проценты. Бу салымны уйлап тапкан җитәкчеләрнең нияте изге булган: салым кертеп, легаль булмаган җирләрдә тату ясату белән көрәшү, шул рәвешле тату ясатканда төрле чирләр эләктерү ихтималлыгын киметү.
КҮЛӘГӘГӘ САЛЫМ
1993нче елда Венециядә күләгәгә салым кертелгән. Әгәр җәмәгать урыннарына куйган зонтлардан һәм каплавычлардан шәһәр урамына күләгә төшә икән, әлеге биналарның хуҗалары шәһәр казнасына салым түләргә тиеш. Кояшлы шәһәрдә урамга зонтлар һәм каплавычлар куймый булмый, димәк, күләгә салымыннан шәһәр казнасына шактый акча «тама».
КОЯШКА САЛЫМ
Балеар утрауларында (Испания җирлегенә керә торган архипелаг) 2000нче еллар башында кояшка салым кертелгән. Бу утрауларда Ибица, Майорка, Менорка кебек танылган курортлар урнашкан. Һәм әлеге курортларга ял итәргә килгән туристлар көнгә 1 евро күләмендә «кояш салымы» түләргә тиеш. Янәсе мондагы кояш астында иркәләнәсең, Урта диңгездә коенып ял итәсең килә икән – рәхим ит, бер евроңны чыгарып сал. Әлеге салымнан кергән акча шәһәр инфраструктурасын, комлыкларны яхшыртуга һәм чистартуга тотыла икән.
ТУЗАНГА САЛЫМ
Әрмәнстанда тузанга салым бар. Торак йорты булган һәр кеше квадрат метрга ике драм (безнең акча белән 15 тиен тирәсе) исәбеннән салым түләп барырга тиеш. Илнең икътисад министрлыгы бу салымны йортларны тузаннан чистарткан өчен түләнә торган салым дип аңлата. Бездәге капиталь төзекләндерүгә тотып калына торган акча кебегрәктер инде ул – акчасы ай саен тотып калына, ремонты гына күренми.
ГИПСКА САЛЫМ
Австрия үзенең тау курортлары белән данлыклы. Тау чаңгысында шуарга килгән туристлар имгәнми калмый. Ил җитәкчелеге шундый туристлар хисабына акча эшләргә уйлаган: бу илдә тау шуганда берәр җиреңне сындырып, гипс салырга туры килсә, өстәмә салым салыначак. Хәер, сынуы кирәкми дә, чөнки күпчелек курортлар юллама бәясенә үк гипс салымын кушып сата. Имгәнә калса, туристның медицина иминияте акчасы да ил казнасына керә. Австриядә ел саен якынча 150 мең турист имгәнә икән.
БИЕГӘН ӨЧЕН САЛЫМ
Мисырда корсак биюе биегән өчен салым түлисе. Бу салымның тарихы борынгы заманнарга ук барып тоташа: элек Мисыр урамнарында корсак биюе биеп акча эшләүче кызлар күп булган. Һәм алар махсус салым түләп барган. XIX гасырда дин йогынтысында корсак биюләре бөтенләй тыелып торган. Хәзер корсак биюләрен урамда гына түгел, махсус биналарда да бииләр. Һәм андый биючеләре булган бина хуҗалары дәүләткә салым түләп барырга тиеш. Бу биюдән казнага ел саен 400 миллион долларга якын акча керә икән.
ТЫНЫЧЛЫК САЛЫМЫ
Африкадагы Гвинея Республикасы халкы ел саен дәүләт казнасына 17 еврога якын салым түләп бара. Нәрсә өчен диярсез – тыныч яшәгән өчен! Бу илдә күптән инде сугышлар булганы юк, ә тыныч яшәгән өчен салым түлиләр.
СЫЕР ЧЫГАРГАН «ГАЗ»ГА САЛЫМ
Эстониядә атмосфераны пычрата торган эре заводлар бик юк, шуңа күрә экологияне пычраткан өчен дип салым да салып булмый. Шулай да ил җитәкчелеге җаен тапкан: сыер асраучы фермерларга салым салган. Сыер «газ» чыгарганда атмосферага метан бүленеп чыга икән, ә ул һаваны пычрата. Димәк, экологияне пычраткан өчен салым түләргә тиешсең. Шунысы кызык: дуңгыз, ат һәм башка төр хайваннар чыгарган «газ»га салым юк.
ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: салымнар» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 30нче июльгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии