Әллә иле шундый, әллә кешеләре…

Әллә иле шундый, әллә кешеләре…

Урыс шагыйре Тютчевның «Русияне акыл белән аңлап булмый» дигән сүзләрен еш кабатлыйбыз. «Аңлап булмый, ышанырга гына кала», – ди шагыйрь әлеге шигыренең азагында. Тик менә ышаныч дигәне дә торган саен какшый бара бит. Мәрхүм сатирик Михаил Задорнов: «Русиядә ниләр майтарылып ятканын күрә торып, аны ничек яратып булсын?» – дип сөйли идеме әле?..

95 ЯШЬЛЕК КАРЧЫК ДИВАРНЫ «ИШКӘН»

Бу көннәрдә Курск шәһәрендә уш китмәле хәлләр булып ята. Әллә кайдагы Курск, диярсез, бәлки. Тик үзебезнең ил бит. Бер үк законнар. Бүген аларда булганнар иртәгә безгә килмәс дип ышандырып әйтеп булмый.

Төгәл итеп әйтсәк, Курскидагы хәлләрнең башы яз аена ук барып тоташа. Әле март аенда ук шәһәр үзәгендәге иске бер йортның дивары ишелеп, аңа терәп диярлек калдырылган ике чит ил машинасына зыян килгән иде. Ничек әле кешеләр өстенә ишелмәгән! Бу урында машина калдырырга ярамаса да, шул хакта кисәткән юл билгесе торса да, машина хуҗалары (икесе дә хатын-кыз) бик нык ачуланган һәм дивары җимерелгән йортның хуҗасын судка биргән иде. Машиналарын иминиятләштермәгән булганнар, шуңа күрә ачулары каты булган инде боларның. Судка биреп, җимерек йорт хуҗасыннан миллион ярымга якын акча таләп иткәннәр.

Ә хәзер безнең көннәргә кайтабыз. Узган атнада Курск суды әлеге эш буенча үз карарын чыгарды. Җимерек йорт хуҗасы – 95 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Любовь Козинец машина хуҗаларына 494 мең сум түләргә тиеш, дип табылды. Суд чыгымнарын да 100 яшькә җитеп килә торган шушы карчык түләргә тиеш булып чыкты. Анысын да кушып исәпләсәң, ветеран 572 мең сум түләргә тиеш – «дөньядагы иң кешелекле суд»ның карары шундый.

Җимерелгән йорт 1917нче елда ук салынган булган икән инде – җимерелми хәле юк. Тик Курск халкы аның дивары ишелүне иске булуына гына сылтамый. Шушы йорттан ерак түгел зур сәүдә үзәге салына икән. «Көне-төне техника эшләп тора. Казыйлар, таптыйлар, төзелеш материаллары китереп бушаталар… Кызыл кирпеч диварның җимерелүендә ул машиналарның да гаебе бар», – дип сөйләгән кешеләр «Комсомольская правда» газетасына.

Менә шушы 100 ел элек салынган йортта 95 яшьлек ветеран яшәп яткан. Әлеге хәл килеп чыккач та, җәмәгатьчелекнең беренче соравы: «Ә җирле җитәкчелек кая караган? Нишләп ветеран җимерек йортта яшәп яткан?» – булды. Җитәкчелекнең исә җавабы әзер: «Без аңа шәһәр читенә күчәргә тәкъдим итеп карадык, ул теләмәде. Күпме хатирә сакланган бу йортны калдырып китәргә теләмәвен әйтте», – дип хисап бирде. Шуның белән җитәкчелек авызын йомды. Хәтта ишелгән диварның калдыкларын да техникум студентлары үз теләкләре белән килеп чистартып йөрде. Теләк күрсәтүче булмаса, ул хәрабәләр шәһәр үзәгендә күпме шулай яткан булыр иде икән әле. Яхшы кешеләр табылып, ишелгән урынны да үз акчаларына ямап куйдылар – югыйсә, яңгыр үтеп утырасы иде. Җитәкчелек бу эшләргә катнашып мәшәкатьләнмәде.

Гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән Любовь Козинец, Бөек Ватан сугышы һәм Хезмәт ветераны булуын исәпкә алып, 20 мең сум тирәсе пенсия ала, дип яза «Комсомольская правда». Хәзер шушы акчаның бер өлешен суд карары нигезендә тотып кала башлаячаклар – зыян күргән автоледиларга түләү өчен. Тик суд ни өчендер аларның машиналарын тиешсез урынга куюларын исәпкә алып тормаган. Аның каравы дивары ишелгән йорт хуҗасына штраф чәпәп куйган, һәрхәлдә ветеранның ул диварны махсус этеп аудармаганлыгы юләргә дә аңлашылса да.

Ә автоледиларга килгәндә, аларның 95 яшьлек карчыкны судка бирүләре генә дә холыкларындагы билгеле бер сыйфатлар турында сөйли инде. Әле тагын Ирина Рудько исемлесе судка юллаган дәгъвасында болай дип язган: «Дивар машинам өстенә җимерелеп төшкәч, мин әхлакый зыян да күрдем. Гадәти яшәү рәвешемне үзгәртеп, автобуска утырып йөри башларга туры килде. Шуңа күрә әхлакый зыянны каплау өчен 500 мең сум сорыйм…» («Московский комсомолец» газетасы шулай дип китерә). Әхлакый зыянны каплау өчен дип түгел, булмаган әхлакны сатып алу өчен, дип сораса, дөресрәк килеп чыгасы булган, ахрысы, бу очракта.

ҮЛГӘННӘРГӘ ДӘ ТЫНГЫЛЫК ЮК

Шундый беренче очрак кына түгел инде бу. Юләр законнары, мәзәк карарлары һәм чиксез-чамасыз «кешелеклелеге» белән дан тота Русия.

2011нче елда Воронежда кибеттән баш бармак кадәрле ике баллы сырок урлаган 70 яшьлек Нина Мартынованы тоттылар. Ипи белән сөт өчен түләгән әбекәй, ә ике сырокны яшереп алып чыкмакчы булган. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, моны кибет сакчылары күреп калган, тотынганнар кычкырырга, аннары карчыкны уратып алганнар, аннары сорау ала башлаганнар. Йөзенә туры бәреп, «карак», дип кычкыручысы да табылгандыр. Бүген сырок 20 сум тирәсе тора, димәк, 40 сумлык зыян салган булып чыга! Йөрәге түзмәгән Нина Мартынованың – урында ук үлгән. Карчыкның хәле авырлашканын күреп торган кибет хезмәткәрләре аңа ярдәм итәргә дә ашыкмаган. «Карак» бит! Әйе, закон буенча ул гаепле. Ә мәсьәләнең төбенә төшеп карасаң? Минималь дәрәҗәдә пенсия алып, аның да күпчелек өлешен коммуналь түләүләргә тотып барырга, шунлыктан көненә 150 тәңкәгә генә яшәргә мәҗбүр булган, ипи белән сөттән ары башка ризык күрмәгән карчыкның, баллыга күзе төшеп, оят булса да шушындый гамәлгә баруына кем гаепле?

2015нче елда Санкт-Петербург өлкәсендә дә шушыңа охшаш хәл булды. Анысына күп вакыт узмады әле, хәтерлисез булыр: 81 яшьлек Рауза Галимова «Магнит» кибетендә өч кап май белән тотылды. Әллә бу кибеттән алган ул аларны, әллә башкасыннан алган да калдырып керергә генә оныткан (сатып алу турында чек табылмаган) – анысы билгесез, тик сакчылар пенсионерның сумкасында шушы майларны табып, безнең кибеттән урлагансыз, дип тавыш куптарган, полиция чакырткан, ә хокук сакчылары килгәнче, әбине бүлмәгә бикләп тоткан иде. Рауза Галимова, май өчен акча түлим, дип тә әйтеп караган, сумкасында акчасы да булган. Юк, патруль чакыртып, Ленинград блокадасы ветеранын өстерәп диярлек машинага утыртып, полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр. Бу гарьлеккә йөрәге түзмәгән Рауза Галимованың – полиция бүлекчәсендә җан биргән. Бу очракта үлем «бәһасе» – 300 тәңкә тирәсе.

Узган ел Мәскәүдә урамга чыгып «Гамлет» әсәрен сөйләп торган 10 яшьлек малайны тоткарладылар. Янәсе, теләнеп йөри. Әти-әнисен, административ җаваплылыкка тарту өчен, шактый гына тикшереп тә йөрделәр әле.

Әле бу елның язында Мәскәү өлкәсенең Железнодорожный шәһәрендә бер зур кешенең хатыны 6 яшьлек малайны таптатып үтергәч, «малай үзе исерек булган, тәгәрмәч астына үзе ташланган» дигән кеше ышанмаслык версияне алга сөреп маташтылар. Алып барып кына җиткерә алмадылар. Җәмәгатьчелекнең, бердәм булып, бу юләр версияне тәнкыйтьләп чыгуы ярады инде әллә шунда, суд малайны таптаткан хатынга 3 ел төрмә срогы билгеләде.

Саный китсәң, моның ише хәлләр җитәрлек инде бездә. Булды, җитте, башка аптырамыйм, дисең дә, тагын берәр мәзәк закон йә суд карары чыгарып куялар да, тагын аптырап бот чабып куясың. 2011нче елда Петропавловск-Камчатский шәһәр судында Достоевскийны хөкем иткәннәрен хәтерләүчеләр бардыр әле. 1881нче елда вафат булган язучы Федор Достоевскийны бу! Евгений Федорко исемле берәү җәмгыяви судта «идиот» дигән сүз ычкындыра. Хөкемдар аңа кисәтү ясый, ә бер суд приставы Федорконы судка ук бирә: судка карата хөрмәтсезлек күрсәткәне өчен. Цензура тарафыннан тыелган сүзләр исемлегендә «идиот» сүзенең табылмавы да эшне туктата алмый. Шуннан Федорко, уенын-чынын бергә кушып, аңлатма яза: «Идиот» дигән сүзне мин мәктәптә укыганда Достоевскийның шушы исемдәге әсәрен укып белдем. Бу сүзнең телемә кереп калуында да Достоевский гаепле». Һәм суд приставлары Достоевскийны тикшерә башлый! Акылга сыймый кебек үзе, ләкин барлы-юклы ике том «Дело»га сыеп беткән бу эш. 9 ай тикшерә торгач: «Достоевский 1881нче елда үлгән, ә Федорко 1960нчы елда туган булу сәбәпле, Достоевский Федорконы судка хөрмәтсезлек күрсәтергә котырта алмаган», – дип карар чыгарган. Тикшерү барган шушы вакыт эчендә Достоевский каберендә ничә мәртәбә әйләнеп яткандыр. Аңа кушылып, Салтыков-Щедрин: «Эх, менә дигән сатирик роман язарлык тема бит бу», – дип кыбырсып куйгандыр. Анысы 1889нчы елда үлгән – бу мәкалә буенча берәр суд эше үткәрелә калса, дип әйтеп куйыйм әле.

…95 яшьлек Любовь Козинец адвокатка түләү өчен йорт җиһазларын сата башлаган инде. Судка бер кәгазьне әзерләп бирү генә дә 5 мең сум бит бездә. Чит ил законнарыннан, аларның кешеләреннән көлгән булабыз. Үзебезне белмибез…

Сораштыру

Дәүләтнеке булмаган «Левада» тикшеренү үзәге сентябрь аенда русиялеләр арасында «Русиядә яшәү авырмы?» дигән темага сораштыру уздырган. Сораштыруда илнең 48 төбәгеннән төрле яшьтәге 1600 кеше катнашкан. Халыкның 53 проценты «Яшәү авыр, тик түзәргә була» дип җавап биргән. 32 процент «Яшәргә була, алай авыр түгел» дигән җавапны сайлаган. Сораштырылганнарның 13 проценты үзен фәкыйрь дип таныган һәм көч-хәлгә җан асравын белдергән. Калган 2 процент җавап бирергә авырыксынган.

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: Русия» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 22нче декабрьгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Шигырьләрегез белән бергә теманы ачып бирә торган фотолар да җибәрегез. Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии