Татарның тагын бер Хәтер көне – телне кискән көн

Татарның тагын бер Хәтер көне – телне кискән көн

Татарның берничә Хәтер көне бар. Беренчесе – атамасы ук Хәтер көне дип йөртелә торганы – 1552нче елның октябрендә Казанны саклап шәһит киткән әби-бабаларыбызны искә алу көне. 30нчы август (суверенитет көне), 6нчы ноябрь (Татарстан Конституциясе көне) көннәрен дә Хәтер көне дип атасак була – чөнки ул вакыйгалар хәтердә генә калып бара. Чынлыкта, Татарстанның 17 тапкыр туналган Конституциясе эшләми, ә 30нчы август Шәһәр көне дип билгеләп үтелә. Шушы даталар янына 29нчы ноябрьне дә өстәргә кирәк. 2017нче елда бу көнне, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков күрсәтмәсе нигезендә, мәктәпләрдә татар теле дәресләре ихтыярига калдырылды. Татарның тагын бер Хәтер көне барлыкка килде.

29нчы ноябрь хәтер көне генә түгел, Татарстан байрагын кабул иткән көн дә әле ул. Быел байракны кабул иткәнгә 27 ел булды. Телнең киселүе нәкъ менә шушы көнгә туры килүен әйт әле син! Татарстан байрагы көне җитәкчелек тарафыннан искә дә алынмады. Митинг уздыруга рөхсәт бирелмәде, шунлыктан «Азатлык» татар яшьләре берлеге урамда Татарстан әләме төсендәге тасмалар тарату белән генә чикләнде. Телнең киселүен дә күпләр онытты инде, гәрчә бер генә ел вакыт узды әле. Дәүләт карамагындагы мәгълүмат чаралары бу хакта искә төшермәде. Былтыр, татар телен яклап, Бауман урамында флешмоб оештырган җырчылар да быел дәшмәде, алай гына да түгел – сәхнә артында урысча сөйләшәләр, социаль челтәрләрендә урысча йә урыс хәрефләре белән вата-җимерә татарча язуларын дәвам итәләр. Нәкъ менә 29нчы ноябрь көнне узган Милли Шура утырышында да татар теле хакында сүз булмады диярлек.

Без исә шушы бер ел эчендәге вакыйгаларны искә алырга булдык. Бу язманы әзерли башлагач, архив материалларын да күтәрдек. Узган елның 6нчы сентябрендә газетабызда «Татар теленә яңа һөҗүм: мәктәпләрдә телне кыскартмагайлары» дип язып чыккан булганбыз. Ул вакытта әле «республика мәктәпләрен җитди тикшерү көтә икән» дигән имеш-мимешләр генә йөри иде. Ләкин озак көттермәде – язма исеменә чыгарылган фаразыбыз тормышка ашты, телне кыскарттылар. 29нчы ноябрьдә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, Дәүләт Шурасы утырышында чыгыш ясап, республика мәктәпләрендә узган прокурор тикшерүләренә йомгак ясады. Телләрне укытуда хилафлыклар булган дип табылды. Һәм прокурор татар теленең дәүләт теле буларак бары тик ата-аналарның язма рөхсәте белән генә укытылачагы турында белдерде. «Русия Мәгариф министрлыгы, Татарстан җитәкчелеге тәкъдимнәрен исәпкә алып, республикаларның дәүләт телләрен уку мөмкинлеге биргән укыту планын әзерләде. Татар теле ихтыяри рәвештә, ата-аналарның язма рөхсәте белән, атнасына ике сәгатькә кадәр», – дигән иде прокурор. Әле кисәтеп тә куйды: «Бу мәсьләгә карата канунсыз гамәлләр һәм экстремистик эчтәлекле сүзләр, кем ягыннан чыкса да, катгый рәвештә туктатылачак», – диде.

Илдус Нәфыйков сүзләренә караганда, Татарстанда прокуратура һәм Рособрнадзор барлыгы 1412 мәктәпне, мәгариф идарәләрен, җирле үзидарә оешмаларын тикшергән. 20 мәктәптән кала, барысында да урыс теле дәресләренең саны федераль белем бирү стандартларында (ФГОС) каралганнан кимрәк булуы ачыкланган. Барлыгы 3856 канун бозу очрагы ачыкланды, диде прокурор. Аларны төзәтү өчен мәктәп җитәкчелегенә күрсәтмәләр җибәрелде. Һәм барлык белем бирү йортлары да тиз арада ул «канун бозу»ларны төзәтергә ашыкты: татар теле укытучыларын эштән җибәрделәр, аларга урам себерүче хезмәтен тәкъдим иттеләр, уку елы уртасында планны үзгәртеп, татар теле дәресләре санын киметтеләр. Бер генә мәктәп бирешмәде – директоры Павел Шмаков булган «СОлНЦе» мәктәбе.

Татарстанда ата-аналарның 70 процентка якыны (69,3 проценты) туган тел дәресендә уку өчен татар телен сайлаган, дип чыгыш ясады депутатлар җәй көне. Ләкин бу кысыр шатлык иде. Беренчедән, гариза язып укытылырга калгач, дәүләт теле булмый шул инде ул. Икенчедән, ул гаризаларның ничек язылуын (яздырылуын) да беләбез. Кайбер мәктәпләрдә ата-аналарны мәҗбүр итеп яздырдылар, хәтта башка милләттән булган балаларга да туган тел итеп мәҗбүри рәвештә татар телен сайлаттырдылар. Шул рәвешле татар теленә нәфрәтне генә арттырдылар. Шул ук вакытта үз теләкләре белән татар телен сайлаган урыслар һәм башка милләт кешеләре дә булды. «СОлНЦе» мәктәбендә, мәсәлән, ата-аналарга гариза язарга кушмадылар, барысы да татар телен укытырга телдән генә ризалыгын бирде. Гаризалар булмаган өчен, бу мәктәпкә каныктылар һәм ул каныгулар һаман да дәвам итә, тикшерүләрнең беткәне юк.

Маразм шул дәрәҗәгә барып җитеп, якын киләчәктә әлеге гаризаларны да тикшерә башламасалар ярый инде. Әйтик, тикшерүче килә, аның алдына ата-аналарның гаризаларын тезеп салалар, һәм күпмедер вакыттан соң прокурор күрсәтмә чыгара: татар телен өйрәнергә теләүчеләр бу кадәр күп була алмый, мәктәпләрдә канун бозу очраклары юк микән – ныгытып тикшерергә! Моңа җирлек тә юк түгел: баласының татар телен укуына каршы булган ата-аналар төрле инстанцияләргә шикаятьләр яудырып тора.

Бу мәхшәр бетте дияргә иртә әле. Урыс телле ата-аналар республикадагы балалар бакчаларын тикшертә әнә. Имеш, бакчаларда татар теле күбрәк, бу урыс теллеләрнең хокукын кыса. Шушы көннәрдә генә Чаллының «Чишмәкәй» дип аталган 56нчы балалар бакчасыннан: «Татар төркемен ябарга җыеналар», – дигән хәбәр килеп төште. Дөрес, бакча мөдире Резидә Әкрәмова «Азатлык» радиосына: «Безнең бакчада андый сүзнең булганы юк. Бернинди татар төркеме таркатылмый, алар 100 процент эшләячәк. Алты татар төркеме эшләде, эшли һәм эшләячәк», – дип белдергән. Шулай да утсыз төтен булмый бит.

Ни генә булмасын, көрәш дәвам итә. Ләкин көрәштә һәрвакыт ике кеше, ике як катнаша. Берең тик басып торып, икенчесе кизәнеп торып китереп сукса, ул инде көрәш булмый…

1940нчы еллардан башлап, татарлар балаларын урыс мәктәпләренә бирә башлаган. 1954нче елда КПСС өлкә комитеты «Республикадагы милли мәктәпләрдә урыс телен укытуны яхшырту чаралары турында» Карар чыгарган. 1970нче елларда Казанда татар телендә белем бирә торган бер генә мәктәп калган булган

ХРОНОЛОГИЯ

2017нче ел, 20нче июль – Русия Президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дигән белдерү ясады;

28нче август – Русия Президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң, социаль челтәрләрдә «Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк» дигән өндәмәләр тарала башлады;

7нче сентябрь – Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында «Татарстанда татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә» дигән аңлатма бирелде;

11нче сентябрь – Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте, урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына, Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып, хат язды;

15нче сентябрь – татар ата-аналары Русия Президеты Путинга, Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп, ачык хат юллады;

2нче октябрь – Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты;

23нче октябрь – Бөтендөнья татар конгрессы, татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып, белдерү бастырды;

29нчы ноябрь – Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Дәүләт Шурасы утырышында республика мәктәпләрендә узган прокурор тикшерүләренә йомгак ясады.

Чыганак: «Азатлык» радиосы

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

Дөньяда ике яисә аннан да күбрәк дәүләт теле булган илләр, ил эчендәге аерым төбәкләр байтак. Аларда туган телне өйрәнү мәсъәләсе ничек куелган соң – мәҗбүриме, әллә ихтыяримы?

УЭЛЬС (БӨЕКБРИТАНИЯ)

Берничә гасыр дәвамында инглиз теле тарафыннан көчле басым кичергән уэльс теле бары тик XX гасыр азагында гына үсеш ала башлый. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында уэльс телен өйрәнү ихтыяри. 1990нчы елдан уэльс теле 14 яшькә кадәр һәр мәктәп укучысы өчен мәҗбүри булса, 1999нчы елдан аны 16 яшькә кадәр мәҗбүри итеп куйганнар. Мәктәпләрдә уэльс телен ана теле яки икенче тел буларак сайларга мөмкинлек бар, ләкин аны нинди күләмдә булса да уку – мәҗбүри. Мәктәптән соң уэльс телендә белем алу мөмкинлеге әлегә чикле.

ИРЛАНДИЯ

Шулай ук инглиз теленең зур басымын кичергән ирланд теле, уэльс теленә караганда да зуррак һөҗүмнәргә дучар булган. XIX гасыр азагына ирланд телен белүчеләр бөтенләй диярлек беткән, аны бары тик берничә төбәктә генә белгәннәр. XX гасыр ирланд милли хәрәкәте дә үз туган телен белмәгән. Ирландия бәйсезлеге игълан ителгәннән бирле (1949нчы ел) ирланд телен өйрәнү – мәҗбүри. Шуңа карамастан тел әлегә үсеш кичерә алмый, киресенчә, ирландча сөйләшүчеләр саны кими бара. Ирланд телен кулланучылар саны халыкның нибары 3 процентын гына тәшкил итә.

КАТАЛОНИЯ (ИСПАНИЯ)

Испан теленнән тыш, бу илдә тагын 6 тел рәсми статуска ия, шул исәптән каталон һәм баск телләре дә. Илдә бердәм тел кануннары юк, һәр төбәк үзгә тел сәясәте алып бара. Каталониядә, мәсәлән, урта һәм югары классларда укучылар испан телен атнага 2 сәгать кенә өйрәнә. Каталониягә укырга килгән чит ил студентлары да каталон телен өйрәнергә тиеш.

БАСКЛАР ИЛЕ

Испаниянең төньягында урнашкан автоном берләшмәдә исә вазгыять башкачарак. Биредә икетеллелеккә игътибар бирелә. Ата-аналар балаларын баск яки испан мәктәпләренә бирә ала. Баск мәктәпләрендә укытуның 20 проценты испан телен өйрәнүгә һәм берничә фәннең испан телендә укытылуына аерыла. Нәкъ шулай ук испан мәктәпләрендә уку программасының 20 проценты баск теле һәм баск телендә берничә фәнгә бирелә. Мәгариф, медицина, хокук өлкәсендә, дәүләт структурасында эшләргә теләүчеләр испан телен дә, баск телен дә белергә тиеш – бер генә телне белгән очракта эшкә алмаячаклар.

КВЕБЕК ПРОВИНЦИЯСЕ (КАНАДА)

Канаданың Квебек төбәгендә рәсми булып француз теле санала. Француз теле биредәге халыкның 80 проценты өчен – туган тел. Квебекның мәгариф системасында инглиз һәм француз телләре «укыту теле»енә (Language of instruction) һәм «икенче тел»гә (Second language) бүленә. Әйтик, төбәк документлары нигезләмәсендә әйтелгәнчә, урта мәктәптә төп тел булып француз теле сайланса, ул семестрга 400 сәгать укытыла, икенче тел булган инглиз теленә 200 сәгать бүлеп бирелә. Ә киресенчә сайланган очракта, төп тел булган инглиз теле 300 сәгать кенә укытылачак, француз теленә шул ук күләмдә 300 сәгать бүлеп бирәләр. Мигрантлар балаларын француз мәктәпләренә бирергә мәҗбүр. Инглиз телле мәктәпләргә эләгү мөмкин түгел диярлек. Әлбәттә, шәхси мәктәпләр дә бар, ләкин аларда уку бик кыйммәт.

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ

Бу айның бәйге темасын «Ай-һай хәлләр: туган тел» дип куярга булдык. Хәзер сездән шушы теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтеп калабыз. Яңа елга әҗәт белән кермиләр, диләр. Шуңа күрә бу бәйгегә 2018нче ел беткәнче нәтиҗә ясыйсы, декабрь ахырында ук җиңүчеләрне игълан итеп, гыйнварны өр-яңа темадан башлыйсы иде. Шулай булгач, шигырьләр 24нче декабрьгә кадәр генә кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Татарның тагын бер Хәтер көне – телне кискән көн, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии