- 08.12.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №48 (4 декабрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Соңгы вакытта Русия чиновникларының тузга язмаган сүз сөйләвенә ияләшеп беттек инде. Әллә ни аптырамыйбыз да. Менә сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова да узган атнада шундыйрак бер сүз ычкындырды.
«Хәзерге вакытта Русиянең сәламәтлек саклау моделе – дөньяда эталон модельләрнең берсе. Ә җирлекләрдәге җитешсезлекләр – ул урыннардагы чиновникларның яки табибларның эшләп бетермәве генә», – диде Вероника Скворцова Русиякүләм пациентлар конгрессында.
Эталон – уңай үрнәк, дигән сүз. Ягъни министр Скворцова Русиядәге сәламәтлек саклауны бөтен дөньяга үрнәк дип атаган булып чыга. «Әгәр сезнең арада Германия, Израиль, Америка яисә башка илдә дәваланып караган кешеләр булса, Русиядә сәламәтлек саклауның ничек оештырылган булуына бөтенләй башка күзлектән карый башлаячаксыз. Без – авыруларны өйгә бушлай килеп карый торган бердәнбер ил. Башка бер генә илдә дә табибны бушлай өйгә чакыртып булмый», – дип сөйләгән министр. Шуңа без эталон икән, белмәсәгез белегез!
Әле кайчан гына Русия вице-премьеры Татьяна Голикова, илнең күпчелек төбәкләрендә сәламәтлек саклау реформасы уңышсыз узды, дип белдергән иде. Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова үзе дә күптән түгел генә «илдәге поликлиника һәм больница инфраструктурасы бик искерде, аны 50нче еллардан бирле үзгәрткән юк» дигән иде бит. Кай арада «эталон» булырга өлгергәнбез?! Ул «эталон»ны медицинаның сыйфаты түгел, бушлай «ашыгыч ярдәм» билгели микәнни? Анысы министрның үзенә генә мәгълүм инде. Безнең Германия, Израильләрдә дәваланып караган юк шул, шуңа чагыштыра алмыйбыз…
Министрның әйткән сүзләрен калдырып торып, Русиянең «эталон» сәламәтлек саклау өлкәсендә соңгы вакытта булган бер вакыйганы гына искә төшереп китик әле. Ноябрь урталарында Мәскәүдәге Русия хирургия фәнни үзәгендә (НЦЗД) эшләүче Михаил Каабак һәм Надежда Бабенко исемле табиблар эштән куылды. Табиблар төрле сәбәпләр аркасында эштән җибәрелеп тора анысы, тик бу очрак бөтен илгә шаулады. Каабакны эшенә кире кайтаруны сорап, халык петиция булдырды хәтта. Аны 550 497 кеше имзалады. Чөнки бу табиб – Русиядә күкрәк балаларына бөер күчереп утырта ала торган бердәнбер белгеч икән. Башка больницаларда да күчереп утырталар ул бөерне, тик аның өчен баланың гәүдә авырлыгы кимендә 10-12 килограмм булырга тиеш. Шунсыз алынмыйлар. Донор бөер һәрвакыт олы кешедән алына бит, гәүдә авырлыгы 10 килодан кечерәк булган балада ул бөер «яшәп» китмәскә, ягъни бала үләргә мөмкин икән. Тик авыру сабыйлар ул 10 килоны да әллә җыя ала, әллә юк. Аның кадәр гомере дә юк бит әле аларның, һәр минут санаулы…
Ә Каабак гәүдә авырлыгы 6 кило гына булганнарга да бөер күчереп утырту буенча операцияләр ясый торган булган. Һәм 97 процент очракта операцияләр уңышлы узган – яңа бөер бала организмына яраклаша алган. Михаил Каабак – тылсымчы түгел. Авыру балаларны дәвалаганда алемтузумаб дигән препарат кулланган. Бу яңа препарат түгел, аны дөньяда инде 10 ел тирәсе кулланалар, ди сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче табиблар. Русиядә дә теркәлгән ул, тик… «рассеянный склероз» булганда билгеләнә. Бөер авыруы булганда кулланылмый. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының бөер күчереп утырту турындагы беркетмәсенә дә кертелмәгән. Каабак үз ысуллары белән, ягъни министрлык кушмаган препарат ярдәмендә дәвалаган. Министрлыкның моңа ачуы килгәндер, күрәсең – табибларны эшләреннән җибәргәннәр. Дөрес, препарат тыелмаган, ләкин рәсми рәвештә рөхсәт тә ителмәгән бит. Үз белдеге белән эшләүчеләрне яратмыйлар шул бездә. Файдасы бармы аның, юкмы – документта язылганча эшләргә кирәк.
Министрлык бу уңайдан: «Каабак куллана торган препаратның файдасыннан бигрәк зыяны күбрәк булуы ихтимал. Ул башка чирләрне дәвалаганда билгеләнә. Аннан соң, Каабак күкрәк балаларына бөер күчереп утырта ала торган бердәнбер табиб түгел. Шумаков исемендәге трансплантология һәм ясалма органнар тикшеренү үзәгендә теләсә нинди яшьтәге һәм гәүдә авырлыгы 10 килодан кечерәк булган балаларга да бөер күчереп утырталар», – дигән аңлатма биргән иде.
Халык бик нык шаулаша торгач, ахрысы, узган атнада Каабак белән Бабенконы фәнни үзәккә кире кайтардылар. Бу – Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова карары. Тик… табиблар сабыйларга бөер күчереп утырту буенча операцияне гыйнварда гына ясый ала башлаячак. Хәер, гомумән ясый алсалар әле. Ник дигәндә, Каабакны һәм Бабенконы чирек ставкага гына эшкә алганнар (куылганчы да шулай булган. – Авт.). Бу – көнгә 2 сәгать тирәсе эшлиләр дигән сүз. 2 сәгать эчендә нәрсәгә генә өлгереп була? Авыруны операциягә әзерлисе дә бар бит әле, ә орган күчереп утырту буенча операция үзе генә дә берничә сәгать дәвам итә, ди бу өлкәдә эшләүче белгечләр. Ул операцияне «минем бүгенгә эш сәгатем бетте, иртәгә дәвам итәрмен әле» дип бүлеп торып булмый бит. Шуңа күрә ничек булып бетәсен әлегә аңлап булмый.
Дөрес, «Каабак шоу ясарга ярата, низаглар ярата» дип тә, «ул Русиядә андый операцияне ясый ала торган бердәнбер табиб түгел» дип тә язучылар бар. Операция ясыйбыз дип, акча үзләштереп ятканнар, дип тә шикләнәләр. Бәлки, дөрестән дә шулайдыр. Бәлки, дөрестән дә үзләштергәннәрдер дә. Ничек кенә сәер яңгырамасын: бу әллә ни гаҗәпләндерми дә. Кайсы өлкәдә үзләштермиләр? Бу очракта беренче планга Каабакның шәхси сыйфатлары, акча үзләштерү ихтималлыгы түгел, аның командасы уздырган 23 уңышлы операция чыга. Гомере саклап калынган 23 бала. Ә инде Каабакның бердәнбер табиб булу һәм, бәлки, акча үзләштереп яту мәсьәләсе әлеге дә баягы «эталон» сәламәтлек саклау өлкәсенең аксавы булып чыга түгелме соң?
«Мин – хаклы, син – хаксыз» дигән мәгънәсез сөйләшүләр алып барган арада, бөерләре эшләмәүче балалар хакында күңелсез хәбәрләр килә тора. 27нче ноябрьдә (Каабак белән Бабенконы эш урыннарында 28е көнне торгыздылар. – Авт.) Волгоградта яшәүче бер яшьлек Анастасия Орлова вафат булган. Бөере эшләмәүче кыз Каабакка операциягә чиратта торган, табиб эшеннән җибәрелгәч, операция дә кичектерелгән, билгеле. Кем белә, бәлки, операция дә булышмас, күчереп утыртылган бөер кыз организмында «яшәп» китә алмас иде. Тик барыбер «әгәр операция вакытында ясалган булса…» дигән уй кала бит. Башка бер больница да сабыйга операция ясарга алынмаган, Каабак кына ясарга ризалашкан булган.
Тагын ике баланың – Сахалинда яшәүче 9 айлык игезәк Кузнецовларның хәле бик авыр, дип яза федераль матбугат. Малайларның берсенә – әнисенең, икенчесенә әтисенең бөерен күчереп утыртырга тиеш булганнар. Каабак куылгач, операция билгесез вакытка күчерелгән. Ә чир бит «синең табибың эшеннән куылган икән» дип көтеп тормый – азынуын белә. Игезәкләрнең Рома исемлесенең хәле бигрәк тә авыр, ди: ике бөерен дә алганнар, малай хәзер ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган. Гыйнварга хәтле (Каабак операция ясый ала башлаганчы) әллә яши, әллә юк. Башка бер табиб та операциягә алынмый, гәүдә авырлыгы җыярга куша икән. Үзе сулый да алмаган сабый ничек авырлык җыярга тиештер…
Гомумән алганда, тиз арада бөер күчереп утырту кирәк булган 10 сабый бар, дип яза федераль басмалар.
Бу – бер мисал гына. Андыйлар җитәрлек. Онкология белән авыручылар да сөйли ала үз мисалын, МРТга яртышар ел чират торучылар да, дәвалану өчен халык ярдәмендә акча җыярга мәҗбүр булучылар да. Медицинасы бөтен дөньяга «эталон» булган илдә үз гомерен саклап калу өчен көрәшүчеләр аз түгел…
ФИКЕР
Министр Вероника Скворцованың «Русиянең сәламәтлек саклау моделе – дөньяда эталон модельләрнең берсе» дигән сүзләре хакында халык нәрсә уйлый икән? Интернет-форумнарда нәрсә язышуларын күзәттек. Иң кызыклы фикерләр белән уртаклашабыз. Нишләп монда министрны хуплый торган бер фикер дә юк соң, дияргә ашыкмагыз. Форумнардагы йөзләгән фикер белән таныштык – Скворцованы хуплый торган бер фикер дә күзебезгә чалынмады.
* Моделе, бәлки, яхшыдыр да, ләкин аны тормышка ашыру – бик начар дәрәҗәдә.
* Министр дөрес әйтә: эталон. «Болай булырга тиеш түгел» дигән эталон.
* «Бюджетны ничек үзләштерергә» дигән эталон. Русия хөкүмәтендә бюджетны үзләштерү буенча ярышлар уздырырга кирәк – кайсы өлкә алдынгы булыр икән?!
* Скворцова дөрес әйтә. Инде ничә тапкырлар әйтелде бит: Русия үз халкын бетерү юнәлешендә эшли. Һәм бу күзлектән караганда, безнең сәламәтлек саклау өлкәсе, дөрестән дә, эталон – күрсәткечләрне арттырып үти хәтта.
* Эндокринолог юк. ЛОРга керү өчен 2 атна чират торасы, гинекологка – ике ай. Терапевтка эләгү өчен дә кимендә 2 көн көтәсе. 30 мең кеше яши торган район үзәгендә бала тудыру йортын яптылар – хәзер иң якын «роддом» бездән 40 километрда. Бу эталон, әйе. «Медицина мондый булырга тиеш түгел» дигән эталон.
* Әгәр безнең илдәге сәламәтлек саклау эталон икән, ни өчен бездә үлүчеләр саны туучылар саныннан күбрәк соң?
* Үзебезнеке эталон булганга, бай русиялеләр «череп баручы» Көнбатышта дәвалану ягын карыйдыр, күрәсең.
* Скворцова бу сүзләрен әйткәндә фикерне чуалта торган ниндидер матдә кулланган булгандыр. Үз акылында булган кеше мондый сүзләрне әйтә алмас – аңа оят булыр иде…
* Министр чынбарлыктан «төшеп калган». МКАДтан читтә дә тормыш барлыгын белә микән ул? Мин, мәсәлән, Камчаткада яшим. Монда сәламәтлек саклау дигән нәрсә юк. Шушы өлкәдә эшләүче менеджерлар гына бар. Алар корал куллануга, машина йөртү таныклыгы алуга рөхсәт бирә торган белешмәләр штамплап тик утыралар. Сәламәтлек саклау турында уйлаучы да юк…
* Үзебезнеке эталон булгач, ни өчен чит илдә дәвалану ягын карыйсыз соң? Безнең район больницасында дәваланып йөрүче бер депутатны да күргәнем юк…
* Бушлай медицина турында сөйләргә яраталар, ә хезмәт хакының 5,1 проценты мәҗбүри медицина иминияте фондына китеп баруы турында әйтергә «оныталар». Мин рәсми рәвештә ике эштә эшлим. Көн саен 10ар сәгать, атнасына 6 көн эшләп, аена кулга 60 мең хезмәт хакы алам. Мәҗбүри медицина иминияте фондына ел саен 40 мең күчереп барам дигән сүз. Шулай булгач, нинди бушлай медицина турында сүз булырга мөмкин? Соңгы 10 елда гына да фондка 400 мең сум салым күчергән булып чыгам бит…
* Районнарда аллергологлар юк. ДРКБга язылгач, 6 айдан 1 елга хәтле чират көтәсе. Балаларга чират нишләп шулай озын ул – аңламыйм. Түләүлегә йөреп күпме акча бетте. Бала өчен акча жәл түгел, аллергиядән тилмергәнен күрү авыр. Нәрсәгә аллергия икәнен белү өчен генә дә бик күп түләүле анализ бирдек. Кызганыч, система менә шундыйрак…
ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ!
Сездән «Ай-һай хәлләр: сәламәтлек» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 16нчы декабрьгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии