Абруйны арттырмакчылар, ә акча артырмы?

Абруйны арттырмакчылар, ә акча артырмы?

2019нчы ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. «Без эшче һөнәрләрнең престижын, ягъни абруен арттырырга телибез!» – ди республика җитәкчелеге.

Эшче һөнәрләр елы итеп игълан итүнең сере бар: быел Казанда дөньякүләм WorldSkills чемпионаты үтәчәк. Ишеткәне булса да, күпләр бу сүзнең мәгънәсен белеп бетерми. Универсиада, футбол буенча Дөнья чемпионаты кебек үк булмаса да, дәрәҗәсе (димәк, бюджеты да!) ягыннан шулай ук зур вакыйга. Эшче һөнәрләр ярышы ул, аны тагын «Эшче куллар өчен Олимпиада» дип тә атап йөртәләр. Әйтик, зәркәнчылар сызым буенча зәркан эшләнмәсе ясауда ярышачак, шәфкать туташлары – дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтүдә, токарьлар – деталь җыюда. Бу ярышка әзерлек эшләре узган елны ук башланган иде инде. Күптән түгел Казанның Бауман урамында чемпионатка кадәр калган көннәрне саный торган сәгать тә урнаштырдылар. 22-27нче август көннәрендә узачак чемпионатка 60 илдән 1500дән күбрәк катнашучы җыелачак, барлыгы 50ләп һөнәр вәкилләре ярышачак. Русия бу чемпионатны беренче тапкыр кабул итә, шуңа күрә игътибар зур.

Шулай да Эшче һөнәрләр елы шушы чемпионат белән генә истә калмасын иде инде. Эшче һөнәр вәкилләре өчен файдалырак эшләр дә башкарылсын иде. Чемпионатның файдасын киметәбез дип аңлый күрмәгез тагын берүк! Һич юк! Ачылу тантанасына билетларны 2500 сумнан сатарга җыеналар әнә. Моңарчы WorldSkills-та билетлар бушка булган, Казан беренче булып акча түләттерергә җыена. Файдамы – файда! Ул гына да түгел, оештыручылар: «Футбол чемпионатыннан күбрәк кеше булыр дип көтәбез», – дигән белдерү дә ясады инде (футбол буенча Дөнья чемпионатын Казанда җәмгысы 254 мең кеше караган. – Авт.). Байыйбыз икән болай булгач…

Республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматына караганда, гыйнвар башында республикада 38 мең вакансия ачык булган. Шуның 70 процентка якыны – эшче һөнәрләр. Сәнәгать, төзелеш, транспорт өлкәсендә эшчеләр күп кирәк икән – барлык вакансияләрнең 30,5 проценты шул өлкәләргә туры килә. Җитештерү һәм сәүдә, гражданнарны һәм аларның милкен саклау өлкәсендә эшләүчеләргә дә сорау бар – барлык вакансияләрнең 13,9 проценты шушы өлкәләргә карый.

Республикада күпме вакансия барлыгын белгәч, эшсезлек дәрәҗәсен дә беләсе килә башлады. «Татстат» мәгълүматына караганда, 2019нчы елның 1нче гыйнварына Татарстанда 10 200 эшсез кеше исәпләнгән. Болар хезмәт биржасына басканнар, рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгәннәр генә. Чынлыкта республикада эшсезләр бу рәсми саннан 5 тапкырга күбрәк, диләр. Ләкин бит вакансияләр дә җитәрлек. Кимендә 38 мең кешене эшле итәргә була дигән сүз. Чиновниклар шуңа аптырый да бит инде: эш җитәрлек янәсе, нишләп урнашмый торганнардыр. Исегездә булса, узган елның ноябрендә Курган өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Вадим Шумков, стипендияне арттыруны сораган студентларга: «Эшләп укыгыз! Сез бит ир-атлар, ә ир-атка нәрсәдер сорау оят булырга тиеш. Урам җыештыручылар җитми әнә, эшләгез» – дип киңәш биргән иде (бу турыда яздык та: «Кулакларны кайтарырга, мәктәп ишеге төбенә Росгвардияне куярга…», 14 ноябрь, 2018, №46). Тик ул җыештыручының хезмәт хакы җан асрарга да җитмәвенә никтер бер дә аптырамый түрәләр. «Әйдәгез, эшче һөнәрләрнең «престижын» гына түгел, хезмәт хакын да арттырыйк әле», – дип тә берсе дә әйтми.

Татарстанда тәкъдим ителә торган вакансияләрне карасаң, күбесенә 11 мең сум хезмәт хакы дип язылган. 15 мең сум вәгъдә итүчеләр бар. 25 мең сум күренгәли. Ләкин Вадим Шумков әйткән җыештыручы вакансиясенә аның хәтле тәкъдим итмиләр. Дөрес, 82 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итә торган вакансия дә бар – химия һәм нефть сәнәгате предприятиеләрендә җиһаз монтажлаучыга, мәсәлән. Тик аңа «урамнан» бардың да кердең түгел шул, махсус белем кирәк.

Белем кирәк дигәннән, укырга беркайчан да соң түгел. Чынлап та укырга, һөнәр үзләштерергә теләүчеләргә дәүләт ярдәм дә итәргә әзер. 35 яшьтән өлкәнрәк кеше, һөнәрен алыштырасы һәм урта һөнәри белем аласы килсә, яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аңа өстәмә һөнәри белем алуда ярдәм итәчәкләр, укыган вакытта стипендия дә түләнәчәк, дип ышандыра министрлык.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, быел республика мәктәпләрендә укучылар өчен «Сәнәгать туризмы» дигән проект эшли башлаячак. Укучыларны заводларга экскурсиягә алып барачаклар ягъни. Аларны иң матур һәм заманча цехларга алып керерләр, иң яшь һәм күп хезмәт хакы алып эшли торган белгечләр белән таныштырырлар инде. Мондый экскурсиядән соң ничә бала техникум-көллияткә барырга теләк белдерер икән – анысын ел ахырында белербез. Эшче һөнәрләрнең абруе ничек артканын да вакыт күрсәтер.

Быел Татарстанда һөнәр сайлауга кагылышлы проектларга (профориентация) 6 млн сум акча бүленгән. Элекке елларда бу акча 2 млн сумнан артмый торган иде.

СТАТИСТИКА

«Гуманитар технологияләр» тест һәм үсеш үзәге белгечләре ихтыяҗ зур булган эшче һөнәрләрне барлаган. Һәр һөнәрнең уртача хезмәт хакын да күрсәткәннәр. Хезмәт хакы бик зур күрсәтелгән, каян алганнардыр аны. Безнең республикада бу һөнәр ияләренең аның хәтле алып эшләве икеле, әлбәттә. Ләкин бездә булмаса, башка җирдә шуның кадәр хезмәт хакы түли торган эш таба алалар инде, димәк. Һәрхәлдә эш табу проблема булмаячак.

Иң кирәкле һөнәрләр унлыгы мондый:

  1. Токарь / фрезерчы

Металл, пластмасс, агач, пыяла һәм башка чималдан деталь ясаучылар компьютер заманында да кирәк. Дөрес, компьютер бу һөнәргә дә «үтеп керде». Хәзерге заманда токарьлар детальләрне күбрәк электрон сызымга карап ясый. Автомобиль, судно, төрле җиһаз заводлары эшләп тора, шуңа күрә бу һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур.

Хезмәт хакы: (разряд һәм эш тәҗрибәсенә карап) 45 000 – 80 000 сум.

  1. Электромонтажчы

Бу һөнәр ияләре бүген ут һәм җылылык кына биреп калмый, интернетны да ялгый. Төрле сәнәгать һәм төзелеш оешмаларында, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә һәрвакыт эш таба алалар.

Хезмәт хакы: 35 000 – 85 000 сум.

  1. Лаборант

Анализлар ясаучы һәм тикшеренүләр үткәрүче лаборант та кирәкле һөнәрләр исемлегендә. Алар азык-төлек өлкәсендә дә, медицинада да, сәнәгать оешмаларында да хезмәт куя ала бит.

Хезмәт хакы: 30 000 – 90 000 сум.

  1. Бала караучы

Техникум һәм көллиятләрдә «няня» дигән белгечлек буенча белем бирмиләр. Бу һөнәрне педагогик яки медицина белеме булганнар сайлый. Музыкаль яки логопед белеме булган, чит телләр белгән бала караучыларга сорау зуррак.

Хезмәт хакы: 30 000 – 100 000 сум.

  1. Очучы

Очкыч белән идарә итүчеләрне очучылар училищеларында әзерлиләр. Анда эләгү өчен конкурс бик зур. Укырга керүче физик һәм рухи яктан сау-сәламәт булырга тиеш – моны махсус комиссия тикшерә. Бу белгечлек буенча эш табу проблема түгел: Русиядә дә авиакомпанияләр җитәрлек, шулай ук чит ил компанияләренә дә урнашырга була.

Хезмәт хакы: 100 000 – 600 000 сум.

  1. Стюардесса / стюард

Аларны да урта һөнәри белем бирү йортларында әзерлиләр. Даими рәвештә һавада булу сәламәтлекне какшата, билгеле, ләкин стюардессалар акчаны күп алалар, өстәвенә пенсиягә дә иртә чыгалар, шуңа күрә уку йортларында бу белгечлеккә конкурс шактый зур.

Хезмәт хакы: 50 000 – 200 000 сум.

  1. Радиомеханик / техника төзекләндерү остасы

Техника заманында яшибез. Ә алар даими рәвештә ватылып тора. Димәк, төзәтүчегә эш бар дигән сүз. Яңа төр техникалар уйлап табылып тора, шуңа күрә радиомеханик та белемен арттырып торырга тиеш.

Хезмәт хакы: 55 000 – 130 000 сум.

  1. Пешерүче / кондитер

Бу һөнәрне дә роботлар «тартып алмады» әле. Хәзер адым саен кафе, ресторан, өстәвенә өйдә дә пешереп сатарга була. Шулай булгач, пешерүчеләр дә эшкә тилмерми

Хезмәт хакы: 40 000 – 90 000 сум.

  1. Прораб

Кайбер оешмаларда бу белгечлек заманчалаштырып «төзелеш администраторы» дип аталса да, шул прораб инде ул. Төзелеш оешмаларында аларга эш бетми. Бер дә булмаса, үз бригадаңны булдырып, «шабашка»га чыгып китәргә була.

Хезмәт хакы: 60 000 – 150 000 сум.

  1. Чәчтараш

Бу исемлеккә визажист, тырнак һәм керфек ясаучы, стилист та керә. Матурлык салоннары артып тора, хәтта ир-атлар өчен махсус матурлык салоннары да бар. Димәк, бу һөнәрләр дә яши әле.

Хезмәт хакы: 40 000 – 130 000 сум.

Чыганак: proforientator.ru

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Айда җир казыйбызмы?

2014нче елда бер төркем белгеч «Яңа һөнәрләр атласы» чыгарган иде. Анда 2030нчы елга кадәрге хезмәт базарына анализ ясала, фаразлар әйтелә. Мәсәлән, 2030нчы елга кадәр 57 һөнәр юкка чыгачак, диелгән. Кирәге калмаячак һөнәрләр арасында хисапчы, корректор, китапханәче, архив эшчесе, турагент, нотариус, экскурсовод, журналист, диспетчер, штурман, риэлтор һөнәрләре бар.

Шулай ук якын арада барлыкка киләчәк һөнәрләр дә аталган. 2030нчы елга 186 яңа һөнәр барлыкка киләчәк, диелә. Мәсәлән:

– мәгълүмати технологияләрне яхшы белүче медик;

– генетика мәсьәләләре буенча консультант;

– прораб-вотчер (төзелештә цифрлы проектлар куллану буенча белгеч);

– шәхси куркынычсызлыкны проектлаучы (кеше тормышында нинди куркыныч хәлләр булырга мөмкинлеген исәпләп чыгарып, аларны булдырмау чарасын күрә торган белгеч. Куркыныч дигәндә нәселдән килә торган авырулар, кешенең җинаять корбаны булу ихтималлыгы һ.б. күздә тотыла. Бу белгеч кешене, әйтик, тормыш өчен куркыныч командировкага озата барырга һәм аңа берәр нәрсә булмасын дип саклап йөрергә мөмкин);

– иҗади халәт тренеры (иҗади һөнәр иясенә илһам табарга булыша торган белгеч);

– эстетик үсеш буенча шәхси тьютор (кешегә иҗатны тоемларга һәм аңларга өйрәтә торган белгеч);

– өй роботларын проектлаучы (робот-няня, робот-җыештыручы, мәсәлән);

– виртуаль дөнья дизайнеры (виртуаль дөнья, ягъни интернетта дөньялар тудыручы, аларны матурлаучы);

– яңа металлар конструкторы;

– космогеолог (Айда һәм астероидларда файдалы казылмалар эзләүче һәм аларны чыгару белән шөгыльләнүче);

– космотуризм менеджеры (космоска сәяхәт программаларын төзүче).

Бу һөнәрләрнең кайберсе бүген үк бар инде, алар башкача гына атала. Берничә елдан балагыз: «Минем Айда файдалы казылмалар чыгарасым килә», – дип кайтса – аптырамагыз.

Чыганак: atlas100.ru

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ!

Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: һөнәрле үлмәс…» дигән теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 25нче февральгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии