Сайлауга бармасаң, тулай торактан куалар

Сайлауга бармасаң, тулай торактан куалар

Сайлаулар җитә, җәмәгать. Кайбер оешмаларда, уку йортларында хезмәткәрләрне, укучыларны сайлауга барырга мәҗбүр итә, «бармасагыз, сезнең белән нәрсә эшлисен белербез» дип куркыта башлаганнар инде.

67нче һәм 273нче федераль кануннарда әйтелгәнчә, сайлауда катнашсыннар өчен ничек булса да кызыксындырырга, мәҗбүр итәргә ярамый. Тик бездәге күп кенә законнар кебек үк монысы да эшләми. Рәхәтләнеп кызыксындыралар, рәхәтләнеп мәҗбүр итәләр һәм хәтта яныйлар да.

Элегрәк «Идел Реалии» электрон газетасы: «Чувашия башкаласы Чабаксардагы электромеханика көллиятендә «Ни өчен Путинны сайларга кирәк?» дигән темага лекция укыганнар», – дип язып чыккан иде. Казан уку йортларында да калышмыйлар. КАИ һәм КДАТУда сайлауга барган өчен студентларга өстәмә баллар вәгъдә иткәннәр. Ул баллар тулай торакка урнашканда бик кирәк, шуңа күрә чит район һәм шәһәрләрдән килеп укучыларның кызыкмый хәле юк. Укытучыларының сайлауга барырга мәҗбүр итеп язган смсларын студентлар үзләре интернетка чыгарды. Универсиада авылында яшәүче студентларга да сайлауга барган өчен баллар «өләшәләр».

Чаллы дәүләт педагогика университетында сайлауга бармаган студентларны тулай торактан чыгарасылар икән. «18е көнне сайлауга бармаганнар 19ы көнне фатир эзли башласын» дип әйтеп куйганнар инде. «Әгәр җитди сәбәп аркасында килә алмасагыз, паспортыгызны иптәшегезгә биреп җибәрегез, сезнең өчен дә ул сайлап кайтыр», – дигән сүзләр дә булган. Моны да шул уку йортында белем алучы студентлар әйтә.

Шунысы да бар: яшәгән һәм теркәлгән җирдә тавыш бирергә ярамый, урысчалап әйткәндә, «әбизәтелне» уку йортында тавыш бирергә кирәк. Закон түгел, уку йортлары шулай таләп итә чөнки. Башкортстанның Уфа нефть техник университетында укучы студент тулай торак мөдире Валентина Анисимова белән булган сөйләшүенең аудиоязмасын Алексей Навальный штабына биргән. Аудиоязмадан шул аңлашыла: Анисимова студенттан ни өчен уку йортында тавыш бирәчәге турында гаризасы булмавын сорый. Студент, өйгә кайткач тавыш бирәм, ди. Моңа каршы Анисимова: «Өйдә тавыш бирергә ярамый. Декан барысын да аңлатты бит», – дип белдерә һәм студентның, миңа кайтырга кирәк, дигән сүзләренә җавап итеп «кара исемлеккә кертү» белән яный.

Казанның Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятендә дә студентларны сайлауга барырга мәҗбүр итәләр. Укыту эшләре буенча мөдир Ольга Комекованың студентлар белән сөйләшүе аудиоязма форматында Навальный штабына килеп ирешкән. «Ә сайлауга бармасак нәрсә була?» дип кызыксына бер студент. «Сайлауга бармасагыз, 19ы көнне көллияткә килмәсәгез дә була, аңлашылдымы?!» – дип җаваплый мөдир. Аннары көллият директоры Айрат Җаппаров кереп шул ук сүзләрне кабатлый, сайлауга барырга кирәк, ди, хәзерге президентның эшчәнлеген мактый. Аның ялкынлы чыгышы алкышлар белән төгәлләнә.

Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ), сораштыру үткәреп, халыкның 80 проценты сайлауга барырга җыена, дигән нәтиҗә ясады инде. 100 процентка «тутырырга» җыеналар, күрәсең. Уку йортлары студентларны сайлауга барырга шул хәтле кодаламаслар иде. Быел агитация аеруча да көчле. Хәтта сәясәттән ерак булган, музыка гына уйната торган телеканаллар да (алар арасында татар каналлары да бар) сайлауга барырга чакыра башлады.

Ә телевизор экраннарында бу көннәрдә «дебатлар» дип аталган сайлау алды циркы бара. Кандидатлар турыдан туры эфир вакытында колак шиңәрлек итеп сүгенәләр (балаларны ярамаган мәгълүматтан саклый торган закон бу көннәрдә «йоклый», ахрысы); бер-берсенә су сибешәләр; «мин бу клоунадада катнашмыйм» дип, эфирны ташлап чыгып китәләр; мин татарлар белән үз телләрендә сөйләшә алам, дип, төрекчә сөйләшеп күрсәтәләр. Күңелле, кыскасы…

Татар теле кирәкми, Кырымны танымасаң – судка…

Президентлыкка кандидатлар нәрсә вәгъдә итә?

«Идел Реалии» электрон газетасы президентлыкка кандидатларның программаларын өйрәнеп, аларның нинди позициядә торуын ачыклаган. Кандидатларның төп биш мәсьәләгә карашын өйрәнгәннәр:

  1. Төбәк телләренә мөнәсәбәт;
  2. Төбәкләрнең вәкаләтләре;
  3. Тышкы сәясәт юнәлеше;
  4. Кырым кемнеке?
  5. Мәгариф системасына караш.

Коллегаларыбызның язмасын, тәрҗемә итеп, укучыларыбыз хөкеменә тәкъдим итәбез. Кандидатлар исемлеге алфавит тәртибендә бирелә

Изображение удалено.СЕРГЕЙ БАБУРИН («Русия гомумхалык берлеге»)

  1. Русия халыкларының мәдәниятләрен һәм телләрен үстерү яклы.
  2. Русияне унитар дәүләт итеп үзгәртүгә каршы, федерация принципларын хуплый. «Без Русияне союздаш дәүләт итеп үстерергә тиеш. Ул гасырлар дәвамында бер җирдә яшәүче халыкларны берләштерсен. Ә төбәкләрнең чикләрен бозарга, үзгәртергә ярамый, берсе тарафыннан икенчесе «йотылмасын», – дип белдерә.
  3. Евразия континентында Русиянең геосәяси позицияләрен ныгытырга тәкъдим итә.
  4. Кырым – Русиянеке.
  5. БДИны бетерергә һәм советлар чорындагы укыту системасына кайтырга кирәк, ди.

Изображение удалено.ПАВЕЛ ГРУДИНИН (КПРФ)

  1. Кандидат үзе телләрне укыту буенча анык кына бер нәрсә дә әйтми. «Мин Советлар берлеге үрнәге яклы. Ул чакта никадәр төрлелек булса да, союздаш республикаларның, субъектларның үсәргә мөмкинлекләре хәзергегә караганда күбрәк иде», – ди. Грудининның Казандагы штабында мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы чыккан кешеләр эшли.
  2. Төбәкләргә икътисади ирек бирү яклы. «Салым акчасының 50 проценты төбәкләрдә калырга тиеш. Бөтен акча федераль үзәккә җыелып, аннары төбәкләр Мәскәү авызына карап ятарлык булмасын», – ди.
  3. Дебатлар вакытында: «Русиянең дуслары юк, кызыксынулары гына бар», – дип белдерде. Русиянең төрле илләрдән аласы 140 миллиард сум бурычын кичерүен тәнкыйтьләп чыкты. «Безнең пенсионерлар ул илдәге теләсә кемнән начаррак яши», – дип белдерде.
  4. Кырым – Русиянеке.
  5. Тулаем эчке продуктның кимендә 7 проценты мәгариф системасына тотылырга тиеш, дип саный.

Изображение удалено.ВЛАДИМИР ЖИРИНОВСКИЙ (ЛДПР)

  1. Урыс теленнән кала башка телләр ихтыяри нигездә генә укытылырга тиеш, дип бара. «Башка дәүләт телләре дә булырга мөмкин, ләкин Русия гражданинына ике-өч дәүләт телен өйрәнү мәҗбүри түгел», – ди.
  2. Төбәкләрне берләштерү, эреләтү яклы (унитар дәүләт). «Казан губернасы булган бит әле. Нәрсә, начар булганмыни? Татарстан дигән сүз «татарлар иле» дигәнне аңлата. Урысларга, чувашларга анда яшәргә ярамый булып чыгамыни? Шуңа күрә төбәк исемен, берәүне дә үпкәләтмәслек итеп, географик принцип буенча сайларга кирәк – Казан губернасы», – ди ул.
  3. Европа Союзы илләренә икътисади ярдәм күрсәтергә кирәк дип саный.
  4. Кырым – Русиянеке. Моны танымаган кешеләрне судка бирергә кирәк ди.
  5. Китап кибетләренә аренда түләвен киметергә, мәгариф системасына шул рәвешле ярдәм итәргә кирәк, ди.

Изображение удалено.ВЛАДИМИР ПУТИН (үзен үзе тәкъдим итте)

  1. Мәктәпләрдә урыс теленнән кала башка телләрне ихтыяри укытуга калдыру (гәрчә алар билгеле бер төбәктә дәүләт теле булып саналса да), шул сәбәпле татар теле дәресләрен һәм укытучыларын кыскарту нәкъ менә Путин фатыйхасы белән башланды да инде.
  2. Экспертлар фикеренчә, илне унитар дәүләткә әйләндерү сәясәтен алып бара.
  3. Тышкы сәясәттә Көнбатыш белән көрәш алып бара, империализм, «Урыс дөньясы», Евразия интеграциясе карашларын хуплый.
  4. Кырым – Русиянеке.
  5. 2013нче елдан башлап, илдәге мәгариф системасына тотылган чыгымнар кими, ә оборонага, киресенчә, арта бара. РБК белгечләре тикшеренүеннән күренгәнчә, 2016нчы елда тулаем эчке продуктның 3,7 проценты гына мәгариф системасына бүлеп бирелгән, 2019нчы елга бу сан, гомумән, 3,5 процентка гына калырга мөмкин.

Изображение удалено.КСЕНИЯ СОБЧАК («Гражданлык инициативасы»)

  1. Татар телен яклап чыкты. Мәктәпләрдә татар теле дәресләренә һөҗүм башлангач, Русия Генераль прокуратурасына һәм Рособрнадзорга мөрәҗәгать итеп: «Татар теле сәгатьләренә бу кавалерия һөҗүмен туктатыгыз. Прокуратура укыту процессына кысылырга тиеш түгел», – дип белдерде.
  2. Федерализм сүздә генә түгел, гамәлдә дә булырга тиеш, дигән фикердә. Төбәкләр белән Мәскәү арасында вәкаләтләрне билгели торган шартнамә кирәк, дип бара.
  3. Тышкы сәясәттә Көнбатыш алымын хуплый. Русияне Европа дәүләте дип саный.
  4. Кырымның Русиягә кушылу-кушылмавы буенча яңа референдум уздырырга кирәк дип белдерә.
  5. Тулаем эчке продуктның кимендә 5 процентын мәгариф системасына бүлеп бирү яклы.

Изображение удалено.МАКСИМ СУРАЙКИН («Русия коммунистлары»)

  1. Телләр буенча бер сүз дә әйткәне юк. Рязаньда сайлаучылар белән очрашуда «Рязань – урыс төбәге» дип кенә әйтеп киткән иде.
  2. Федераль үзәк төбәкләрдәге вазгыятькә катышырга, проблемаларны чишәргә, читтә калмаска тиеш, дип саный.
  3. Русиягә халыкара хәрби блок булдырырга һәм аның базаларын элеккеге совет илләрендә, Көнчыгыш Европа һәм Латин Америкасында урнаштырырга кирәк дигән фикерне әйтте.
  4. Кырым – Русиянеке.
  5. Советлар берлеге чорындагы мәгариф системасын кайтару яклы.

Изображение удалено.БОРИС ТИТОВ («Үсеш партиясе»)

  1. Милли телләр буенча үз фикерен белдермәде. Идеологы Валерий Соловей исә: «Татар теле татарларга милли һәм мәдәни йөзен саклау өчен генә кирәк, ә хезмәт базарында ул әллә ни кирәк түгел», – дип белдерде.
  2. Төбәкләрнең кайбер вәкаләтләрен федераль үзәккә биреп, федераль үзәкне көчәйтү яклы. Кайбер вәкаләт дигәндә, энергия ресурслары тарифын контрольдә тотуны үзәккә тапшыру күздә тотыла.
  3. Хәзерге вакытта Владимир Путин алып бара торган тышкы сәясәтне тәнкыйтьләми.
  4. Кырым – Русиянеке.
  5. Мәгариф системасына бүленә торган акчаны дүрт тапкырга арттырырга тели.

Изображение удалено.ГРИГОРИЙ ЯВЛИНСКИЙ («Яблоко»)

  1. Татар телен яклап чыкты. Тел мәсьәләсен федераль үзәк түгел, ә республикалар үзләре хәл итәргә тиеш, дип белдерде. Үз тормышыннан мондый мисал да китерде: «Мин башта урыс, аннары украин мәктәбендә укыдым. Әти-әни мине үзләре украин мәктәбенә күчерде. Әти: «Украинада яшәгәч, Украина икмәген ашагач, аларның телен белергә, мәдәниятләрен аңларга тиешсең», – диде».
  2. Федерализмны сүздә генә түгел, гамәлдә булырга тиеш дип саный. Керем федераль үзәк, төбәк һәм муниципалитетлар арасында тигез итеп бүленергә тиеш дип бара. Хәзерге вакытта Татарстанда җыелган салым акчасының 54 проценты Мәскәүгә китә, республикада – 38,8, ә муниципалитетларда 7 проценты гына кала. Явлинский салым акчасын 33әр процент итеп бүләргә кирәк, ди.
  3. Тышкы сәясәттә Көнбатыш алымын хуплый. Русияне Европа дәүләте дип саный.
  4. Кырымда законлы референдум уздырырга кирәк дип саный.
  5. Тулаем эчке продуктның кимендә 5 процентын мәгариф системасына бүлеп бирү яклы.

БГ сораштыруы

«Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемебездә (https://vk.com/beznen) укучыларыбызга «Сез сайлауга барасызмы?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Анда барлыгы 209 кеше катнашты. Шуның 94е (45%) «әлбәттә, сайлауга барам, үз сүземне әйтеп кайтам» дип җавап биргән. 72 кеше (34,4%) «сайлауга бармыйм, бездән башка да сайлыйлар аны» дигән вариантны сайлаган. Ә 43 кеше (20,6%) «сайлауга барырга туры килә, чөнки эштән яки укудан мәҗбүр итәләр» дип җаваплаган.

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: сайлаулар» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 26нчы мартка кадәр кабул ителә. Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак.

Комментарии