- 09.10.2024
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2024, №09 (сентябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Эш урының турында яшьтән үк кайгырт. Татарстан түрәләре әнә шулай ди. Әйтеп кенә калмый, яшьләрне эшкә урнаштырырга ярдәм дә итә... Итәчәк. Якты киләчәктә.
Татарстанда яшьләрне эшкә урнаштырырга ярдәм итүнең яңа программасы эшли башлады. Аны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча, өч елдан соң 30 яшькә кадәрге эшсезләр саны 7 процентка кадәр кимергә тиеш. Түрәләр яшьләргә эш эзләргә, шул исәптән оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә эшкә урнашырга ярдәм итәчәк. Экспертлар әйтүенчә, хәзер яшьләр күбрәк дизайнер, менеджер һәм ІТ-да эшләргә тели.
Татарстан Министрлар Кабинеты республика яшьләрен эшкә урнаштырырга ярдәм итүнең яңа төбәк программасын раслады да инде (карарны беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин имзалады). Ул 2024-2027нче елларга исәпләнгән. Хакимият «яшьләрнең мәшгульлеккә җәлеп ителүенә», шулай ук эшсезлек дәрәҗәсен киметә алачакларына чын күңелдән ышана. Программа нигезендә, 2027нче ел ахырына 15 яшьтән 29 яшькә кадәрге яшьләрнең бары тик 7 проценты гына эшсез дип саналачак. 15 яшьтән алып 24 яшькә кадәр бу күрсәткеч 11 процентка тигез булачак. Программа текстында билгеләп үтелгәнчә, хәзер Татарстанда 4 млн кеше яши. Шуларның бер миллионы – яшьләр (14-35 яшь). 2022нче елда 745 мең яшь кешенең рәсми эше булган, 2023тә – 777 мең. Тик 15-29 яшьлек эшче көчләр саны кызу темплар белән артмый. 2022нче елда икътисадта 339 мең яшь кеше эш белән мәшгуль булган, бер ел элек – 372 мең кеше. Арту әллә-ни күп түгел. Бу шул исәптән яшьләрнең эшләргә түгел, ә укырга өстенлек бирүе белән дә нигезләнә. Шул ук вакытта квалификацияле эшчеләр һәм дәүләт хезмәткәрләре әзерләү программаларына укырга баручылар саны кими.
ЧИТТӘН КИЛӘЛӘР
Татарстан хакимияте республиканың эшкә җәлеп итүчән булып калуын һәм яшьләрнең бирегә башка регионнардан килүен дә күрсәтергә тели. Бәхәскә керергә кирәкмәс, бу чыннан да шулай. Такси хезмәтеннән файдаланам дисәң дә, машина рулендә – чит ил кешесе булыр. Кием-салым кибетләрендә дә үзебезнең ил кешеләре эшләми. 2022нче елда 15-29 яшьлек яшьләрнең миграция үсеше 4,8 мең кеше тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 18 процентка күбрәк. Программа нигезендә, яшьләр өчен эшкә урнашу мәсьәләсе актуаль булып кала. Төп проблемалар арасында: эш белән укуны бергә алып бару авырлыгы, яшьләрнең еш кына тиешенчә рәсмиләштермичә эшкә җәлеп ителүләре, эш тәҗрибәсе булмау һәм конкурентлык сәләтенең түбән булуы, эш бирүчеләр тарафыннан яшьләрнең эшче көч сыйфатыннан канәгать булмаулары. Шуңа бәйле рәвештә, түрәләр эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче яшьләрне эшкә урнаштыруга ярдәм итү бурычын куя. Моннан тыш, 14-18 яшьлек балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыруны гадиләштерү, матди хәле начар булган гаиләләрдә тәрбияләнгән яшүсмерләрне эш белән тәэмин итүгә булышу күздә тотыла. Чаралар планында 6-11нче класс укучыларының һөнәри юнәлеше каралган. Яшүсмерләрне «Беренчеләр хәрәкәте» һәм «Русия Студентлар отрядлары» ярдәмендә вакытлыча эшкә урнаштырачаклар. Моннан тыш, яшьләргә үз бизнесларын ачарга ярдәм итәргә телиләр. Программада аерым пункт буларак «Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрнең мәшгульлегенә ярдәм итү зарурлыгы» күрсәтелгән. Татарстанда шулай ук «Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканың өстенлекле территорияләренә яшьләрнең хезмәт мобильлеген стимуллаштыру буенча мәгълүмати кампания» уздырырга телиләр. Яшьләрдә үзебезнең илдә эш җитмәсә, Арктикадан да табып бирәләр дигән сүз бу! Программаның үтәлешен Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы контрольдә тотачак. Әмма җаваплы башкаручылар итеп шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгы, яшьләр эшләре министрлыгы билгеләнгән. Аерым чараларны башка ведомстволар һәм учреждениеләр дә башкарачак.
«Казанферст» хәбәр иткәнчә, яшьләрне эш белән тәэмин итүгә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм» дәүләт программасы кысаларында алып барылган инде, әмма хәзер бу өлкә аерым программага бүленгән. Бу Татарстан икътисадының эшче көчкә яңа ихтыяҗлары, шулай ук эшче көчнең сыйфатын яхшырту һәм яшьләр арасында эшсезлек дәрәҗәсен киметү зарурлыгы белән бәйле. Хәзер, Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда 15 яшьтән 29 яшькә кадәрге яшьләрнең гомуми мәшгульлек дәрәҗәсе 51 процент тәшкил итә, бу Русия буенча уртача күрсәткечтән артып китә. Эшсезлек дәрәҗәсе 5 процент дип бәяләнә. Татарстан предприятиеләренә 14 меңнән артык кеше кирәк һәм Татарстанда кадрларга ихтыяҗ 63,5 мең кеше тәшкил итә.
Эшчеләрнең күбесе сәнәгать предприятиеләренә кирәк. Биредә 14,2 мең эш урыны кешесез кала. Алга таба Сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният һәм дәүләт хезмәте бара (монда 4,9 мең вакансия), аннары – төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе (6,6 мең). Сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү – 4,4 мең урын, транспорт системасында – 2,8 мең. Бүген республикада бер эшсезгә 18 вакантлы урын туры килә. Татарстан берничә мәртәбә яшьләрне, шул исәптән, балигъ булмаганнарны хезмәткә стимуллаштыру тәкъдимнәре белән чыкты. Узган ел Татарстан Дәүләт Советы РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр әзерләде, алар 16 яшьтән яшүсмерләргә зарарлы һәм куркыныч җитештерүдә эшләргә рөхсәт итә. Сүз укучыларның анда практика узып, көллият тәмамлаган очракта, бирегә эшкә урнаша алу мөмкинлеге турында барды. Инициативаны Дәүләт Думасына җибәрергә планлаштырганнар иде, әмма әлегә аны Дәүләт Советында карау кичектерелде. Агымдагы елның февралендә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышында «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев көндезге сәгатьләргә студентларны күчерергә тәкъдим итте. Ул бу студентларга көндез предприятиеләрдә акча эшләргә мөмкинлек бирер дип уйлый.
ДӘҮЛӘТНЕКЕ КИРӘКМИ, ШӘХСИ БУЛСЫН
Хезмәт базарында саклана торган кадрлар кытлыгы, аның проблемасын төрле ысуллар белән хәл итәргә тырышалар. Проблема тышкы һәм эчке сәбәпләр комплексы аркасында килеп чыкты. Шуңа күрә аны комплекслы хәл итәргә кирәк, дигән фикер бар. Хезмәт базары системасына әле аның актив өлеше булмаган яшь эш эзләүчеләрне кертү предприятиеләргә яңа сулыш бирергә мөмкин, ләкин бу вәзгыятьне глобаль яктан үзгәртмәячәк. Проблеманы хәл итү өчен күп кенә процессларны автоматлаштыруны һәм цифрлаштыруны кертергә, шулай ук предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кирәк.
Сүз уңаеннан, 2024нче ел башында Татарстанда сораштырылган һәр дүртенче (26 процент) эш эзләүче дәүләт оешмасында эшләргә тели, алар исемлегенә оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре дә керә. Ә менә 47 проценты шәхси компаниядә эшләргә теләк белдерә. Нәкъ менә 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге яшьләр арасында дәүләт секторында эшләргә теләүчеләр саны түбәнрәк (14 процент кына). Тикшеренүләр күрсәткәнчә, яшьләргә еш кына шәхси компанияләрдә эшләү кызыклы. Әйтик, сораштырылучыларның 55 проценты шәхси компаниядә эшләргә теләүләрен күрсәткән. Шулай ук үз-үзенә эшләргә теләүчеләрнең өлеше шактый зур (25 процент).
Хәзерге вакытта Татарстан яшьләре эш эзләүдә шактый актив: июнь аенда яшь эш эзләүчеләр (14 яшьтән 35 яшькә кадәр) 70 меңнән артык резюме урнаштырган һәм яңарткан. Бу май аена караганда өчтән бер өлешкә күбрәк. Әмма яшь эзләнүчеләрне барыннан да бигрәк дизайнерлар, контент-менеджерлар, event-менеджерлар, тестировщиклар сыйфатындагы эш кызыксындыра, шулай ук «топ-5»кә бортпроводник һөнәре кергән.
– Яшьләрнең эшче һәм җитештерү белгечлекләрендә эшләргә теләмәүләренең берничә сәбәбе бар. Беренчедән, мондый һөнәрләр турында стереотиплар йөри һәм аның абруен төшерә – хезмәт кешесе образы бүген мәктәп укучылары һәм студентлар арасында популярлаштыруга мохтаҗ. Икенчедән, соңгы ун елда яшь русиялеләрнең саны сизелерлек кимегәнен билгеләп үтми булмый, – дип аңлата экспертлар.
Татарстан эш бирүчеләре тәҗрибәсез, яңа гына эшли башлаган белгечләргә елдан-ел лояльрәк. Әйтик, соңгы айда гына да җирле компанияләр тәҗрибәсез эш эзләүчеләр өчен яраклы 34 меңнән артык вакансия урнаштырган. Бу 2023нче елның җәенә караганда 60 процентка күбрәк. Татарстанда яшьләр өчен өлешчә мәшгульлек белән эшләү турындагы тәкъдимнәр саны шулай ук 3,3 мең вакансиягә кадәр артты, бу узган елның җәенә караганда 93 процентка күбрәк.
БУ ТЕМАГА
«Татар-информ»: Август аенда Казан халкына вакансияләр ярминкәсендә һәм эш бирүче көннәрендә эш табарга ярдәм иттеләр. Килүчеләргә төрле район предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат бирелде, шулай ук эшкә урнашуга ярдәм ителде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында эшсезлек дәрәҗәсе алты ай нәтиҗәләре буенча рекордлы минимумга җитте һәм эш көчләре санының 0,21 процентын тәшкил итте. Бу узган ел күрсәткеченнән ике тапкырга диярлек түбәнрәк.
«Ватаным Татарстан»: Оешмаларга 30 яшькә кадәрге эшсезләрне эшкә урнаштыруга ярдәм итү программасы киңәйтелгән. Моңа кадәр бары тик кайберәүләр генә дәүләт ярдәменә исәп тота алган. Русия Хөкүмәте матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, субсидия күләме (хезмәткә түләүнең 3 минималь күләмен тәшкил итә) район коэффициентына, иминиятләштерү взнослары суммасы һәм эшкә урнашучылар санына тапкырланачак. Шул ук вакытта оешма тәүге түләүне – хезмәткәр эшкә урнашканнан соң бер ай узгач, икенчесен – өч ай узгач, өченчесен ярты елдан соң алачак. Эш бирүчеләр ярдәм алу өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Моннан тыш, Хөкүмәт эштән җибәрелү куркынычы алдында калучыларны эшсезләр сыйфатында теркәү таләбен юкка чыгарган. Исегезгә төшерәбез: Министрлар Кабинеты яз көне халыкны эшле итүгә 40 миллиард сум чамасы биргән иде.
«Интертат»: Җәйге каникуллар вакытында мәктәп укучыларының да эшкә урнашып, акча эшләү мөмкинлеге бар. Вакансияләр һәм эшкә урнашу тәртипләре турында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте белгечләре аңлатты.
«Яшүсмерләрнең укудан тыш буш вакытларындагы мәшгульлеге сукбайлык, караучысызлык, наркоманияне, балигъ булмаганнар арасында алкогольле һәм спиртлы продукция куллануны һәм алар тарафыннан кылынган хокук бозуларны профилактикалауга ярдәм итә. Аларга аерым чыгымнарга үзләренә акча эшләргә мөмкинлек бирә, аз керемле гаиләләрнең матди хәлен яхшыртуга йогынты ясый.
Үсмерләрнең хезмәт эшчәнлеге беренче һөнәри күнекмәләрен формалаштырырга, аларның эшкә урнашу мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм итә», – дип җавап бирделәр министрлыкта.
САННАР
«2014-2025нче елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү» дәүләт программасы кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары балигъ булмаган 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларны эшкә урнаштыра. Әлеге программада ел саен 10 меңнән артык яшүсмер катнаша. 2021нче елда 13177 балигъ булмаган бала эшкә урнашкан.
2022нче елның 5 ае эчендә 778 яшүсмер, 2023нче елның ахырына 14120 бала эшкә урнаштырылган.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии