- 09.11.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
4нче ноябрьдә чагыштырмача «яшь» бәйрәмне (2005нче елдан гына билгеләп үтелә) – Халыклар бердәмлеге көнен бөтен ил белән зурлап билгеләп үттек. Сораштырулар күрсәткәнчә, халыкның күпчелеге – бигрәк тә урта һәм өлкән буын – бу көнне өстәмә ял көне, ниндидер ясалма бәйрәм дип кенә кабул итә. Ләкин Русия хакимияте менә инде 15 ел «бу – Русия өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе» дигән фикерне сеңдерү сәясәтен алып бара.
Русия бәйрәмнәрне ярата. Шуңа күрә монысы да булсын. Тик менә атамасы гына каршылыклы хисләр, хәтта моңсулык уята. Бәлки, бәйрәмнең исемен үзгәртсәләр, ул кадәр үк моңсу да булмас иде.
Бу көнне бәйрәм чаралары мулдан уздырыла. Мәскәүдә, мәсәлән, ике мәйданда «Урыс маршы» үтте. Бу маршның нәкъ менә Халыклар бердәмлеге көнендә үтүе үзе үк символик мәгънәгә ия – көн халык бердәмлегенеке, марш – урысныкы. Хәер, бәлки, без генә аңлап бетермибездер – «бердәмлек» «бергә» дигәннән түгел, «бер» дигән сүздән алынгандыр. Дөрес, быел сентябрьдә «Урыс маршы»ның беренче съездында маршны яңа форматта – бөтенхалык каршылык маршы форматында оештыру карары кабул ителгән иде, янәсе йөрешкә милләтенә, диненә карамастан, теләге булган бөтен кеше дә кушыла ала. Тик менә атамасы һаман да «Урыс маршы» булып калды. Русиядә яшәүче башка берәр милләтнең үз маршын уздыруы турында ишеткән юк. 4нче ноябрьдә генә түгел, башка көннәрдә дә рөхсәт бирелми моңа. Хәтер көнендә Казанда җыелышып Сөембикә манарасына барырга да рөхсәт бирмиләр әнә. Ә бит моны «татар маршы»на әйләндерү турында бөтенләй сүз бармый.
4нче ноябрьдә «халык бердәмлеге»н күрсәтә торган зур чара Казанда да үтте. Иртән Казан Кирмәнендәге Благовещение чиркәвеннән алып, Крестовоздвиженский чиркәвенә кадәр елдагыча тәре йөреше узды. XVII гасырда Мәскәүдән полякларны куып чыгарырга Казан Мәрьям ана иконасы ярдәм иткән дип санала – православ динендәгеләрнең шул иконаны хөрмәтләве өчен бу йөреш. Ул каршылыксыз узсын өчен, йөреш узасы юлларда машина хәрәкәтен чикләп тордылар хәтта.
Кичен опера һәм балет театрында «Безнең йортыбыз – Татарстан» дип аталган этномәдәни фестивальнең гала-концерты булды. Бу зиннәтле зал бөтен фестивальләргә дә бирелми. Халыклар бердәмлеге көненең дәрәҗәсен билгели торган тагын бер күрсәткеч. Сүз уңаеннан, концертта катнашкан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Миңа «бу яңа бәйрәм» дип әйтәләр. Ул яңа түгел. 400 ел элек тә шулай булган. Бүген дә, иртәгә дә шулай булыр дип өметләнәм. Тынычлык, дуслык XXI гасырда да безнең белән бергә атлый. Төрле катламнар, милләтләр, төрле дин вәкилләре, төрле телдә сөйләшүчеләр ул вакытта да ватан өчен көрәштә, аның мәдәни үзбилгеләнүен саклауда үз көчен берләштерде. Бабаларыбыз ватандашлык бурычын аңлап, чын ватанпәрвәрлеген күрсәтте. Бу факт күпмилләтле халыкның бүген дә дәүләтнең гаранты һәм нигезе булуын раслый», – дигән купшы сүзләр сөйләде.
4нче ноябрьдән 6нчы ноябрьгә күчик. Быел 27 еллыгын билгеләп үтә торган Татарстан Конституциясе көнен үткәрү өчен Татар иҗтимагый үзәге ел саен урын теләнергә мәҗбүр. Быел ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Казан үзәгендәге дүрт мәйданның берсен сораган булган: опера һәм балет театры янындагы Габдулла Тукай һәйкәле; Бауман урамындагы сәгать яны; Камал театры каршысындагы мәйдан; Мулланур Ваһитов һәйкәле яны. Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Евгений Варакиннан көтелгән җавап килгән: «отказ». ТИҮ Хәтер көнен оештырганда да шушы мәйданнарны сорап карады – бирмәделәр. Бу юлгысын Варакин әфәнде болай дип аңлаткан: «Бу урыннарда элегрәк планлаштырылган спорт-тренировка чаралары, акцияләр булу сәбәпле, Казан шәһәре Башкарма комитеты митингның урынын үзгәртергә һәм аны Тинчурин скверында уздырырга тәкъдим итә». Әле дә ярый аулактагы Тинчурин скверы бар инде, ТИҮне гел шунда куалар.
Фәрит Зәкиев бу урын белән килешмәвен белдереп хат язган, яңа урын сораган: «Татарстан Конституциясе көне – дәүләт бәйрәме һәм Татарстан халкының иң зур бәйрәме. Бу бөек бәйрәм Казан үзәгендә тантаналы рәвештә үткәрелергә тиеш. Бу бәйрәмне шәһәр читенә кууны Татарстан дәүләтен һәм Татарстан халкын мыскыл итү дип бәялим. Шуңа күрә митинг үткәрү өчен 6нчы ноябрьдә 13:00дән 15:00 кадәр түбәндәге урыннарның берсен бирүне сорыйм:
- Ирек мәйданы, Министрлар кабинеты каршында.
- Ирек мәйданы, Ленин һәйкәле янында
- Пушкин урамы, Тукай бакчасы, Тукай һәйкәле янында
- Пушкин урамы, Бутлеров һәйкәле янында
- Меңъеллык мәйданы, Үзәк стадион янында.
- Тукай мәйданы, Гумилев һәйкәле янында
- Ленин бакчасы, фонтан янында.
- Черек күл паркында».
Нәтиҗәдә, Татарстан Конституциясе көненә багышланган митинг-концерт үзәктәге, ләкин кеше күп йөрми торган Ленин бакчасында үтте. Республика күләмендә бер чара да үткәрелмәде, Татарстан Президенты котлау гына юллады.
…Белгәнебезчә, 4нче ноябрьдә Русиянең бер генә шәһәрендә – Ненец автономияле округындагы бердәнбер шәһәр Нарьян-Марда гына бәйрәм уңаеннан күңел ачу чаралары үтмәде. Шәһәрдә рәсми булмаган траур иде: 31нче октябрьдә 36 яшьлек бер ир-ат җирле балалар бакчасына кереп, 6 яшьлек малайны пычак белән кадап үтерде. Имеш, аңа ниндидер «тавыш» шулай эшләргә кушкан. Салмыш ир бакчага бер каршылыксыз үтеп кергән – ишек төбендәге каравылчы аны берәр баланың әтисе дип уйлаган һәм керткән. Хәзер бөтен гаеп шул каравылчыга төшәчәк – аны сак астына алдылар инде. Тәрбиячеләргә дә эләгер. Балалар бакчаларын кат-кат тикшерү башланачак – инде башланды. Бездә бакчалар һәм мәктәпләр болай да койма, магнитлы йозаклы ишек, турникет белән әйләндереп алынган, ишек төбенә камералар һәм сакчылар куелган. Бу хәлдән соң куркынычсызлык чараларын тагын да ныгытырлар, бәлки, тагын берәр койма белән, ә бәлки росгвардиячеләр белән уратып алырлар. Тик ул гына булышырмы соң? Безнең илдәге практика мондый очракта коймалар, турникетлар, хәтта сакчылар армиясе дә коткармавын күрсәтә. Мәктәпкә корал да алып керәләр, ул корал белән үтерәләр дә. Менә хәзер балалар бакчасында… Вакыйганы социаль яссылыкка күчереп карарга, илдәге социаль мохитне яхшырту, сүздә бик күп сөйләнә торган тигезлек һәм бердәмлекне чынлыкта булдыру турында уйларга кирәк тә бит. Ләкин бездә иминлекне коймалар ярдәмендә сакларга, бердәмлекне Халыклар бердәмлеге көне ише рәсми бәйрәмнәр белән тудырырга тырышалар шул.
ТАРИХ
1584нче елның 18нче мартында Явыз Иван үлә. Озакка сузылган сугышлар, опричнина, меңнәрчә кешене гаепсезгә җәзалап үтерүләр һәм башка сәбәпләр аркасында тәмам бөлгенлеккә төшкән илне калдырып китеп бара. Тәхет варисы булып калган улы Федор сәламәтлеккә туймый, дәүләт белән чынлыкта патша хатыны Иринаның бертуганы – Борис Годунов идарә итә. 1598нче елда Федор патша үлә. Аның үлеме белән Рюриковичлар нәселе өзелә. Өч елга сузылган ачлык, коточкыч авыр салымнар, тәхеткә теләсә кем утыру, ялган патшалар пәйда булу – болар барысы да тарихка Фетнәле заман дип кереп калган чор күренешләре. Күрше дәүләтләр дә бу хәлләрдән файдаланып калырга омтыла: Польша һәм Швеция Русиянең эчке эшләренә тыкшына башлый. Русия белән идарә итә башлаган җиде бояр («Җидебоярчылык») үзләре үк полякларны Мәскәүгә кертә. 1611нче елның июнендә, 20 айга сузылган камалыштан соң, Польша гаскәрләре Смоленскины яулап ала. Июльдә Новгород шведларга бирелә. Мәскәүгә поляклар хуҗа була.
Башкаланы поляклардан азат итү хәрәкәтләре башлана. 1611нче елның көзендә азатлык хәрәкәте Түбән Новгородка күчә. Шәһәр старостасы, сәүдәгәр Кузьма Минин, Русияне азат итү өчен ополчение төзүдә ярдәм күрсәтергә чакырып, халыкка мөрәҗәгать итә. Күпчелек чыганакларда Кузьма Минин «урыс батыры» дип кенә аталса да, кайбер тарихчылар аны чыгышы буенча татар, ди. Тарихчылар гына түгел, Путинның да берничә мәртәбә Мининны татар дип атаганы булды.
Минин баш воевода итеп Түбән Новгород кенәзе Дмитрий Пожарскийны чакыра. Алар туплаган ополчениегә төрле социаль катламнан, төрле милләттән 10 меңләп кеше җыела. 1612нче елның хәзерге дата белән 1нче ноябрендә полякларны Мәскәүдән куып чыгаралар.
Ләкин 4нче ноябрьне бәйрәм итү турында закон проекты кабул ителгәндә, «бу датаның тарихи вакыйгаларга катнашы юк» (даталары туры килми), «бу бәйрәм – 1649нчы елда патша Алексей Михайлович фәрманы буенча булдырылган Казан изге ана иконасын данлау бәйрәменең дәвамы» дигән фикерләр дә булды. Хәер, ул каршылыклы фикерләр хәзер дә дәвам итә. 4нче ноябрьне 7нче ноябрь бәйрәменә – Бөек октябрь революциясе көненә алмашка килгән ясалма бәйрәм дип атаучылар да бар.
БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ
«Нинди ил соң син, Русия?..»
Бүген октябрь башында игълан иткән «Ай-һай хәлләр: Русия» дигән бәйгебезгә нәтиҗә ясыйбыз. Гадәттәгечә, ике җиңүчебез бар. Алар – Тукай районыннан Зөфәр Дәүләтшин һәм Ютазыдан Галия Хөснуллина. Котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез.
Закон бозып, салым сала
Кемнәрнеңдер кемнәре.
Миллиардер булу өчен
Җитмидер керемнәре.
Биргән әз-мәз акчасын да
Яңадан тартып ала.
Туып үскән авылыңны
Ташлап качасы кала.
Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,
Тукай районы, Иске Абдул авылы
Без һаман да тоткыннардай –
Әледән-әле башлар иелә.
Русиядә күп милләтләр яшәсәк тә,
Русиягә урыслар гына кебек ия.
Рузалия ШӘЙДУЛЛИНА,
Казан шәһәре
Бәяләр арта, ә халык
Хәерчеләнә бара.
Кием-салымга акча юк –
Ашауга китеп бара.
Хәния МИҢНУЛЛИНА,
Казан шәһәре
Русиябез бик зур, бик киң,
Җиребездә бик күп байлык бар.
Тик нигәдер безнең илебездә
Гаделлеккә генә урын тар.
Яхъя ЮСУПОВ,
Башкортстан Республикасы,
Бүздәк районы, Картамак авылы
Халыкка үз фикерен
Әйтергә һич ярамый.
«Читлек»кә ябып куялар
Бернигә дә карамый.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
Элек СССР заманында
Салдым банкка акча.
Хәзерге Русия заманында
Янып бетте ул акча.
Элек СССР заманында
Торакны бирделәр бушка.
Хәзер яшьләр ипотека түләп,
Эшләп йөриләр бушка.
Галия ХӨСНУЛЛИНА,
Ютазы районы, Иске Каразирек авылы
Нинди ил соң син, Русия?
Аңлар хәл юк һич сине.
Үз халкыңны санламыйча,
Барасың бит гел кире.
Зәйнәп ЗӘКИЕВА,
Актаныш районы, Мерәс авылы
Татар халкы бу гаделсез илдә
Хокуксыз бер үги бала сыман:
Хезмәт итә, җылы сүз ишетми
Русиядән – үги анасыннан.
Калды микән инде ул күрмәгән
Нахак гаеп, золым һәм авырлык?!
Халкым һаман түзә, сабыр итә…
Хәерлегә булсын бу сабырлык.
Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,
Мамадыш районы, Ишки авылы
Безнең илдә бары да бар –
Нефте, газы, су һәм җир.
Түрәләр хуҗа барсына,
Урлау, талау бар җирдә.
Упкынга таба өстерәп,
Илне басты шушы чир.
Җәүдәт ХАРИСОВ,
Чаллы шәһәре
Атом бомбалары чират тора,
Һәркем белә нәрсә буласын.
Ә син, Русия,
Тынычлык байрагын тотып,
Планетада сакта торасың.
Кави МОРЗАХАНОВ,
Мамадыш районы, Ишки авылы
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии