Халыкның акчасы бармы?

Халыкның акчасы бармы?

Статистика нинди һәм халык үзе нәрсә ди

Бу көннәрдә мәгълүмат чаралары Мәскәүдә кешеләрнең яңа «айфон»ны алырга чират торуын күрсәтеп рәхәтләнә. Тешләнгән алма сурәте төшкән телефонның соңгы моделе 80 мең сумнан башлана. Һәм шуны алырга су буе чират сузылган. Куна-төнә яталар ди шунда, икешәр тәүлек чиратта торучылар да бар, ди. Бер хәйләкәр егет исә авырлык белән генә йөри торган әбисен җитәкләп алып килгән – ветераннарны чиратсыз үткәрәләр бит. Барысының да 80 меңлек «айфон»ны беренче булып кулга төшерәсе килә. Һәм менә шушыннан соң, бездә халыкның акчасы юк, дип әйтеп кара син…

ҺӘР АЛТЫНЧЫ КЕШЕ – ЯРЛЫ

«Айфон»га сузылган бу чиратлар хөкүмәткә бигрәк тә файдалы булды әле. «Кризис» дип авыз ача башлаган халыкны туктатырга диюем. «Пенсия әз, хезмәт хаклары артмый, аның каравы бәяләр көн саен үсеп тора», – дип зар елый башласак, шушы чиратны гына искә төшерәчәкләр. «Халыкның акчасы булмаса, 80 меңлек телефон алырга сугыша-сугыша чиратта тормаслар иде», – диячәкләр. «Шуңа күрә кризис дип авызыгызны да ачасы булмагыз», – дип тә өстәячәкләр. Мәскәүдәге эре чиновник белән Киров өлкәсенең бер авылындагы эшченең хезмәт хакын кушып, Русиядәге уртача хезмәт хакын китереп чыгара торган җитәкчелеккә болай дип әйтү берни дә тормаячак. Сүз уңаеннан, Росстат мәгълүматларына караганда, 2016нчы елда Русиядә уртача хезмәт хакы 36746 сум булган.

Ә әле июнь аенда гына Хисап палатасы җитәкчесе Татьяна Голикова, Русиядә 22 миллион кеше фәкыйрьлектә яши, дип белдергән иде. Дөрес, күптән түгел Русия хөкүмәте әлеге санны бермә-бер киметте. Илдә 12,1 млн фәкыйрь бар, дип, язды «Ведомости» газетасы, хөкүмәт белгечләренең сүзенә сылтама белән. Барыбер кечкенә сан түгел. Һәр унике кешенең берсе гаиләсен туендыра алмый дигән сүз бит бу. Ә Голикова әйткән сан белән чутласаң – һәр алтынчы кеше…

2017нче елда хәерче булып айлык кереме 9691 сумнан артмаган кеше санала. Уртача хезмәт хакы санына ышансаң, бездә хәерчеләр бөтенләй булмаска тиеш кебек тә бит. Тик алар рәсми статистика буенча гына да 12 миллионны тәшкил итә. Бу сан Русиядәге эшләүче халыкның 16,8 процентына тәңгәл.

Дәүләт тармакларында эшләүче фәкыйрьләр саны шәхси ширкәтләрдә эшләүчеләр белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк, дип яза «Ведомости». Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең ярлы булуы яңалык түгел инде.

Фәкыйрьләрнең иң күп өлеше – балалы кешеләр, дип белдергән Югары икътисад мәктәбенең икенче социаль сәясәт институты җитәкчесе Лилия Овчарова. «Ярлы» дигән чикне үтә алмаучыларның 60 проценты – хезмәт яшендә, аларның 90 проценты эшли, диелә. Эшлиләр, тик хезмәтләре өчен алган акчасы 10 мең сумнан да кимрәк булып чыга. Ә илдәге уртача хезмәт хакы – 36 мең сум…

«МОНДА ЧЫН СӨТ САТАЛАР»

Узган шимбәдә, гади халыкның акча ягын чамалап карау ниятеннән, без дә сату-алу үзәгенә барып кайттык әле. Юк, монда килүче кешеләргә 80 меңлек «айфон» кирәк түгел. Юньрәк бәягә бәрәңге, ит, сөт булмасмы, дип килә алар монда. Сентябрьдән башлап, һәр атнаның шимбәсендә үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәсе турында сүзебез.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә һәр район катнаша. Чират буенча һәрберсе үзенә билгеләнгән мәйданга килеп сату итә. Без агросәнәгать паркында урнашкан мәйданга бардык. Монда Аксубай, Нурлат, Саба, Кукмара районнары сату итә иде.

Ярминкәләр, гадәттә, иртәнге 6дан ук эшли башлый. Без 6:40та килдек, шулай иртә булуга карамастан, күпләр ярминкәдән аласын алып, кирәк-ярак салынган кул арбаларын тартып, кайтырга чыккан иде инде. Күбесе – пенсия яшендәге әби-бабайлар, урта яшьтәге хатын-кызлар да шактый. Яшьләр бөтенләй дә күренмәде.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе булгач, авыл җирендә җитештерелгән әйберләрне саталар инде. Бәрәңге – 12 сум, суган – 15 сум, авыл сөте – 30 сум, диелгән. Шунда ук бәйләнгән башмаклар, Кукмара итекләре, кәнфит-перәннек сатучылар да бар. Халыкка нәрсә кирәк икән? Нәрсәгә сорау зур? Халыкның акчасы бармы? Шул сорауларга җавап табу өчен, сатучылар белән аралашып алдык. Сатучылар дигәне дә авыл җирлеге башлыклары үзләре инде. Кая барасың, план буенча чиратың килеп җиткәч, чыкмый калып булмый. «Авыл халкында нәрсә бар, бөтенесен җыеп, сатарга алып киләбез. Саткач, акчасын кире кешеләренә алып кайтып бирәбез, авыл җирлегенә алып калмыйбыз. Авыл маен бик яратып алалар. Кул белән язган май бит ул! Каймак та шәп үтә. Суган, авыл тавыгы, сырганак, балан да тиз сатыла. Бәяләр болай да юнь бит бездә, ташлама сорый торган түгел. Менә бәрәңгене 12 сумга сатабыз, узган юлы килгәндә 10 сумнан саткан идек. Суганны да 12 сумнан бирәбез», – дип сөйләде Нурлат районы, Күлбай Мораса авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Сафина.

Ә янәшәдә генә суганны 15 сумга сатып торалар. Барыбер алалар, ди Нурлатның Кычытканлы авыл җирлегеннән килгән Җәмилә Нургалиева. Алмыйни, кибеттә шундый ук башлы суган кимендә 20 сум тора бит. Әле хәзер кызык итә башладылар: бәрәңге булсынмы ул, кишерме – юып саталар. Юылганын, билгеле инде, бер 10-15 сумга арттырып. Суганны юуын юмыйлар, тик, имештер, кирәкмәгән кабыкларыннан, чүп-чарыннан арындырылганы кибеттә 29 сум.

Җәмилә Нургалиева шулай ук авылдашларыннан җыеп алып килгән әйберләрне сата. Банкалы салатларга хәтле алып килгән. Майны яратып алалар, ди ул да. «Ташлама сорыйлар. Тик сатканнан кергән акчаны кешеләргә алып та кайтып бирәсе бар бит, шуңа күрә бәяне бик киметеп булмый. Болай да кыйммәт түгел инде бездә. Авыл маеның килосын 340 сумнан сатабыз, күбрәк алсалар, 300 сумга да биреп җибәрәбез шунда», – дип сөйләде Җәмилә ханым.

«Быел сату начаррак бара», – ди ит сатучы Рәмзия Яруллина. Ул үзе фермер, үз өендә үстергән итләрне алып килгән: сыер ите дә, тавык, каз, күркәсе дә бар. Сыер итенең бәясен 280-300 сум дип куйган. «Кызыксыналар, килеп, тотып-тотып карыйлар. Аннары, акча юк, кризис бит, дип китеп баралар. Йә сөяксез ит сорыйлар. Сөяксез ит булмый бит инде», – дип сөйләде Рәмзия ханым. Саба районыннан килгән «коллегасы» да аның сүзләрен раслады: халык иткә акчасын кызгана. «Килгән саен 300 кило ит алып киләбез. Килосын 290 сумнан бирәбез. Башка вакытта 3 сәгать эчендә сатып бетереп кайтып китә идек, бүген начаррак сатыла әле», – дип белдерде Әлфия Мифтахетдинова.

Саба районы, Эзмә авылында яшәүче Рамил Хафизов авылдашларыннан әйбер җыеп йөрмәгән, үз хуҗалыгында булганны алып килгән. Үзе үстергән каз да (түшкәсе 1500 сум), үрдәк тә (1000 сум), кәбестә дә (килосы 7 сум), кәбестәнең тозланганы да (80 сум), йомырка да (унысы – 50 сум) бар. «Йомырка сорыйлар. 50не алып килгән идем, шундук алып бетерделәр», – дип сөйләде ул.

Кукмара районы, Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Гайзуллин сатарга сөт алып килгән. Литрын 30 сумга сата. Халыктан 18 сумга җыялар, ди. «500 литр сөт белән киләбез, 11ләргә сатылып та бетә», – дип сөйләде ул. Монда кибеттәге кебек су кушып сатмыйлар шул, шуңа күрә халык яратып ала. Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов сүзләренчә, сөтне башта районда тикшерәләр, аннары монда килгәч тагын бер тапкыр майлылыгын үлчиләр. Аныкының майлылыгы 3,9 процент дип табылган. Шулай ук 30 сумнан сата. «Сөтне беренче тапкыр гына алып килүебез әле. Иң үтә торган әйбер дип шуны алып килдек. Ит алып киләсе булсаң, ветеринардан белешмәләр аласы бар. Чөгендер, кишер начаррак сатыла», – дип сөйләде ул.

Ярминкәдә «Безнең гәҗит»нең даими авторы һәм укучысы Сөләйман абый Шакировны да очраттык. Сөт алган. Атна саен шушында килеп ала икән, гел бер кешедән генә түгел – кайчан ничек туры килә. «Монда әйбәт сөт алып киләләр. Кибеттә майлылыгы 3,2 процент дип язылган 900 граммлы сөт – 57 сум. Ә кайнатсаң, өстенә кәгазь калынлыгы да каймак утырмый. Бәрәңгене дә монда 12 сумга алам. Ә йорт каршысындагы киоскта – килосы 25 сум», – дип сөйләде ул.

Әз булса да акча янга калмасмы, дигән, акчаны кысып тотарга өйрәнгән халык йөри бу ярминкәләргә. Сатучыларга да файдасы бар: Казанга барып кайткан бензин акчасын район кире кайтара. Ә Мәскәүдәге җылы кабинетта утырган килеш, ниндидер сәер формулалар буенча уртача хезмәт хакын исәпләп ятучыларга бу ярминкәләрең булды ни дә, булмады ни…

Бер чеметем мәзәк

Директор хезмәткәрләрен янына җыйган да, боларга аңлату эше алып бара:

– Менә сез кризис дисез инде, акча җитмәүдән зарланасыз. Ә бит быел сезнең хезмәт хакыгыз 75 процентка югарырак!

Бер хезмәткәр сорап куя:

– Кайсы ел белән чагыштырганда ул?

– Киләсе ел белән, – ди директор.

Белеп торыйк!

Танылган икътисадчы Степан Демура интернеттагы блогында кызыклы гына күзәтү тәкъдим итте. Ул 1913нче елгы Русия белән бүгенге Русиядәге хезмәт хакларын һәм бәяләрне чагыштырган. 1913нче елгы бәяләрне, безнең көнгә яраклаштыру өчен, 1000 сумга тапкырлаган һәм нәтиҗәдә менә нәрсә килеп чыккан.

1913нче елда Русиядә уртача хезмәт хаклары:

– эшче – айга 30 мең сум;

– төзүче – 56 мең сум;

– монтер – 70-80 мең сум;

–- тимер юл машинисты – 80-100 мең сум.

Ә хәзер 1913нче елда Мәскәүдә азык-төлеккә булган бәяләрне карыйк:

– 1 кг кара ипи – 50 сум;

– 1 кг ак ипи – 120 сум;

– 1 кг он – 70 сум;

– 1 кг бәрәңге – 20 сум;

– 1 кг югары сортлы ит – 500 сум;

– 1 л сөт – 80 сум;

– 1 л үсемлек мае – 320 сум;

– 1 кг сыер мае – 700-900 сум;

– 1 кг карабодай – 90 сум.

«100 ел эчендә Русия әллә ни үзгәрмәгән икән», – дип нәтиҗә ясый күзәтүләренә Степан Демура.

Статистика

bs-life.ru сайты 2017нче елның беренче яртысында Русия төбәкләрендә күпме хезмәт хакы алганнарын санап чыгарган. Идел буе федераль округында уртача хезмәт хаклары (сумнарда):

Башкортстан – 29145,6;

Пермь крае – 28234,8;

Татарстан – 28007,1;

Самара өлкәсе – 28007,1;

Түбән Новгород өлкәсе – 27779,4;

Оренбург өлкәсе – 26982,45;

Удмуртия – 24250,05;

Саратов өлкәсе – 24250,05;

Чувашия – 23794,65;

Пенза өлкәсе – 23794,65;

Ульян өлкәсе – 23680,8.

Киров өлкәсе – 23680,8;

Мари Иле – 21973,05;

Мордовия – 21631,5;

БГ күзәтүе

Ярминкәдән кайткач, якындагы кибеткә кереп, андагы бәяләрне дә карап, чагыштырып чыктык. Без кергән кибеттә менә шушындый бәяләр иде.

 Кибет

бәясе

Ярминкәдәге

бәя

Бәрәңге (килосы)16 сум12 сум
Башлы суган20 сум12-15 сум
Кишер17 сум12 сум
Кәбестә12 сум7 сум
Майлылыгы 3,9 процентлы сөт (литры)Андый майлылыктагы сөт табылмады30 сум
Майлылыгы 3,2 процентлы сөт (900 граммлы савытта)52 сум 
2,5 процентлы сөт39 сум 
Йомырка (10 данәсе)43 сум50 сум
Хәләл йомырка (10 данәсе)58 сум 
Каз ите (килосы) 350 сум
Хәләл тавык ите (килосы)116 сум 

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии