- 10.11.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №45 (8 ноябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Берәр самолет һәлакәткә очраса, аһ-ваһ киләбез, бөтен матбугат чаралары шул хакта сөйли, самолетны иң куркыныч транспорт дип атыйбыз. Ләкин шул ук вакытта иң куркыныч транспорт төре булып автомобиль кала бирә. Самолет көн саен мәтәлми, шуңа күрә һәр очрак исәптә. Өстәвенә бер самолетта йөздән артык кеше була. Болай караганда, автомобиль казасы пүчтәк кебек: ике машина бәрелешкәндә яки бер машина әйләнеп капланганда әзрәк кеше үлә бит. Тик андый һәлакәтләрнең чутына чыгарлык түгел…
Узган атнада республиканың ЮХИДИ идарәсе матбугат вәкилләре алдында хисап тотты. Бу елның 9 аен анализлаганнар, нәтиҗәләр сөендерми.
ҺӘЛАКӘТЛӘР КИМЕГӘН, ЛӘКИН…
2018нче елның тугыз аенда (гыйнвар-сентябрь) Татарстанда 3301 авария теркәлгән, аларда 272 кеше үлгән, 4052 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов республикада һәлакәтләр саны да, аларда үлүчеләр саны да кими дип ышандырырга тырышты. Узган елның шушы вакытында юл һәлакәтләре – 2,1 процентка, ә үлүчеләр 13,9 процентка күбрәк булган икән. Ләкин кимегән хәлдә дә статистика сөендерә торган түгел әле. 272 кеше – кечерәк кенә бистә халкы санына тигез сан бит ул.
Тизлекне арттыру, ярамаган җирдә «обгон»га чыгу аркасында була торган һәлакәтләр саны кимегән икән. Ә менә җәяүлеләр белән бәйле аварияләр, киресенчә, арткан. Юл кырыеннан баручы кешене «күрми» торган йөртүчеләр ишәйде шул. Әле бу атна башында гына Әлмәттә шундый бер фаҗига булды. Яңа Кәшер авылы янында «Лада-Гранта» 16, 15 һәм 14 яшьлек өч үсмерне бәрдергән. Ике малай урында ук җан биргән, өченчесе – больницада. 26 яшьлек машина йөртүче исерек булган, торак пункт эчендә югары тизлектә барган, ләкин бу хәбәрне җиткергән матбугат чаралары беренче урынга башка факторны куйды: «яшүсмерләрнең киемнәрендә яктылык кайтара торган элементлар булмаган» икән. ЮХИДИ хисабында да бу сәбәп беренче булып бара. Тизлекне арттыру һәм салмыш килеш рульгә утыру хәзер алай ук мөһим сәбәп саналмый, күрәсең. Әйе, яктылык кайтаргыч булырга тиеш, әйе, бу ата-ана җаваплылыгында, ләкин моңа карап кына йөртүченең гаебе кимеми бит.
Юл казаларында балаларның зыян күрү очраклары арткан. Һәм күпчелек очракта гаеплеләр – олылар. Йә кечкенә баланы махсус креслога утыртуны кирәк санамыйлар, йә Әлмәттәге кебек җәяүле юлыннан баручы балалар өстенә килеп керәләр.
Авариягә китерә торган тагын бер сәбәп – коррупция. Дөрес, ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе алай дип әйтмәде, әлбәттә. Ялган техосмотр, диде. Ләкин моның төбендә коррупция ятканлыгын аңлатып тору кирәкмәс. Әйтик, 28нче октябрь көнне Әгерҗе районы юлында булган коточкыч һәлакәтнең сәбәбен дә ялган техосмотр дип атадылар. Каршы полосага чыгып, каршыга килә торган микроавтобус астына барып кергән «Лада»ның көпчәк резинасы тузып беткән булган. Өстәвенә ул көнне кар яуды, урыны белән буран да булды бит әле. Авария нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булды, шуларның өчесе – балалар. «Машина йөртүче бер үк көнне Дагыстанда бирелгән диагностика картасын һәм Удмуртиядә бирелгән ОСАГО полисын алган. Бу мөмкин хәл түгел бит», – дип аңлатты Ленар Габдрахманов. Гомумән, бу елның тугыз аенда техосмотр «сатып алу»ның 9 очрагы ачыкланган, гаеплеләргә 100әр мең сум штраф салганнар. Ялган техосмотр картасы бирүчеләргә, ниһаять, җинаять эше ача башлаганнар. Алты җинаять эше ачылган, шуның икесе судка тапшырылган.
Әтнә, Кама Тамагы һәм Чүпрәле районнарында бу елда бер һәлакәт тә теркәлмәгән. Ә менә Питрәч районы, киресенчә, кара тамга белән тамгаланган. Иң күп һәлакәтләр һәм һәлак булучылар – монда. Хисапта аерып сөйләрлек булгач, моны ЮХИДИ идарәсе, димәк, хакимият тә белә бит инде. Питрәч турысындагы юл участогын мөмкин кадәр куркынычсыз итәргә кирәклеген дә бездән башка да белә торганнардыр. Куркынычсызлык чараларын ныгыту өчен тагын ничә кешенең үлүе кирәктер…
Юл хәрәкәтен көйләүчеләр телендә «социаль риск» дигән төшенчә бар. Юлда һәлак булучылар ихтималлыгын күрсәтә торган сан бу. Татарстанда социаль риск күрсәткече 100 мең кешегә 6,9 үлем очрагына тигез икән. Бу сан Идел буе федераль округында иң түбән күрсәткеч, ди. Шунысына сөенеп торсак кына инде.
«ҮТЕРҮЧЕ-МАШИНА» ҖИТЕШТЕРӘБЕЗ
Бөтен нәрсәдә дә дәүләтне һәм җитәкчелекне генә гаепләү дөрес түгел, билгеле. Рульгә утырган кешенең үзендә дә җаваплылык булырга тиеш. Ләкин хакимиятнең дә гаебе юк түгел. Һәм моны без түгел, хакимият үзе үк әйтеп тора. Юкка гына Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эшләп бетермәүче ЮХИДИ җитәкчелегенә йә почмакка барып атылырга, йә тыныч кына эштән китәргә тәкъдим итмәде бит инде. Башка бер генә илдә дә ЮХИДИ хезмәткәрләре бездәге кебек чат саен каравыллап тормый. Безнең юллардагы кадәр видеокамералар да бер илдә дә юк. Шулай булуга карамастан, аварияләр саны буенча без беренче булып кала бирәбез. Уйланырга җирлек бар монда…
Авариягә эләгә торган машиналарның күпчелеге «Лада» икәнлеген чамалагансыздыр. Юкка гына халык телендә «үтерүче машина» дип йөртелми инде ул. Дәүләтнең «АвтоВАЗ»га кулы җитә югыйсә, тик ни өчендер ул кул сыйпап кына тора, бер дә йодрыкка йомарланмый. Моннан ун ел тирәсе элек «АвтоВАЗ» үзе үк начар машиналар җитештерүен таныган иде. Технологияләр иске, чыгымнар күп, нәрсәнедер үзгәртергә кирәк, дип белдергән иде җитәкчелек. Проблеманы беренче тапкыр кычкырып әйтү шул булды. Аннан соң мондый белдерүләрнең башка ишетелгәне юк, ләкин ун ел эчендә «АвтоВАЗ» яхшы якка үзгәрде һәм яхшы машиналар чыгара башлады дип авыз тутырып әйтеп булмый әле. Бу арада социаль челтәрләрдә «АвтоВАЗ»ның яңа «баласы»ннан зарланучылар арта бара. LADA Granta FL машинасын алучылар зарлана: яңгыр астында йөргәннән соң машина салонында ут бетте, диләр. XXI гасырда бу! Һәм мондый зар берәү генә түгел, йөзәрләгән. Экспертлар «АвтоВАЗ» бу марка машиналарны кире җыеп ала башлар, мөгаен, дигән фараз әйтте инде. 2017нче елда, шулай халык зарлана торгач, компания 106723 «Лада» машинасын кире җыеп алган һәм сатып алучыларга акчаларын өләшкән иде инде.
Аңа карап кына борынын салындырмый «АвтоВАЗ». Әнә Lada 4×4 машинасын Европа базарына чыгару турында хыялланып йөри. Бу хакта «АвтоВАЗ» иҗтимагый акционерлык җәмгыяте президенты Ив Каракатзанис белдергән. Узган шимбәдә Русия базарына Lada Xray Cross дигән яңа машина чыгардылар. Эшләре хутта, кыскасы. Шул ук вакытта usedcars.ru сайты «Лада» автомобильләренә бәя төшә башлавы турында хәбәр итә. База комплектацияле яңа Lada Granta FL (әлеге дә баягы яңгырга да чыдамый торган машина) 588 800 сум торачак (20 000 сумга арзаная), Lada XRay-ның бәясе 579 000 сумнан башланачак (-50 000 сум). Exclusive комплектациялесе дә 40 мең сумга арзанаячак һәм 810 000 сум торачак икән. Үзе җитештергән машинага аның хәтле бәя биреп булмаганын аңлаган, күрәсең, «АвтоВАЗ». Өстәвенә, бер яктан Кытай да «кыса». Машиналарының сыйфатын яхшыртып торалар, бәясен дә теш үтәрлек кенә итеп куялар.
Русиядә стратегия уйлап чыгарырга яраталар инде. Юл йөрү хәрәкәтен куркынычсыз итү стратегиясе дә булдырылды. Аның буенча, 2030нчы елга Русиядә юл һәлакәтендә бер кеше дә үлмәскә тиеш икән – шундый дәрәҗәгә чыкмакчылар. Тормышка ашырдайрак стратегияләр уйлап тапсыннар иде ул…
Шушы көннәрдә күршеләр дә үзләрендәге юл һәлакәтләре турында хисап тотты. Башкортстан юлларында бу елның 9 аенда 400дән күбрәк кеше һәлак булган. Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бу хәлне рульдәге кешеләрнең үзләренә генә сылтап калдырмаган, ә «системалы проблема» дип атаган һәм җирле ЮХИДИнең эшен тәнкыйть утына тоткан. «Бу мәсьәләне (юлда һәлак булучылар турында әйтә. – Авт.) ничек хәл итәбез? Минем Президент (Владимир Путин. – Авт.) алдында кызарасым килми. Әгәр кемдер үз эшен җиренә җиткереп эшләп бетерми икән, мәсьәләне болай куярга кирәк: бу – системалы зур проблема. Җитәкче-офицерларга килгәндә, әгәр син чын офицер икән, йә почмакка барып атыласың, йә үз теләгең белән эштән китеп барасың», – дип китерә аның сүзләрен җирле матбугат.
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
«АльфаСтрахование» компаниясенең хәвеф-хәтәрне өйрәнү институты аналитиклары авариягә иң еш эләгә торган машина маркаларын ачыклаган. Үзегез дә чамалагансыздыр инде: беренче урында – үзебезнең «Лада». Иминият компаниясе барлыгы 180 меңнән күбрәк очракны анализлаган һәм шундый нәтиҗәгә килгән: хатын-кызлар гаепле булган барлык юл һәлакәтләренең 14,53 проценты «Лада» автомобиле белән идарә иткәндә килеп чыккан. Калган маркалар урыннарны болай бүлешкән: Toyota – 9,7 процент; Hyundai – 8,34 процент; Kia – 7,17 процент; Nissan – 6,68 процент; Volkswagen – 4,78 процент; Renault – 4,5 процент; Chevrolet – 4,07 процент; Ford – 4,06 процент; Mitsubishi – 3,02 процент.
Ир-ат йөртүче гаепле булган очракларда барлык һәлакәтләрнең 23,71 процентын «Лада» машинасы китереп чыгарган. Икенче урында 6,92 процент белән – Toyota. Беренче һәм икенче урынның аермасы җир белән күк икәнен үзегез күрәсез. Өченче урында – ГАЗ. Бу марка белән идарә иткәндә килеп чыккан аварияләр саны барлык аварияләрнең 5,98 процентын тәшкил иткән.
«Статистикадан күренгәнчә, авариягә еш эләгә торган машиналар исемлегендә беренче урынны үзебездә җитештерелгән эконом класслы автомобильләр алып тора. Бу аңлашыла да: бәясе чагыштырмача арзан булу сәбәпле, аларны гадәттә өйрәнчекләр сатып ала. Ир-атлар юл һәлакәтенә ешрак очрый», – дип аңлаткан «АльфаСтрахование»нең иминият акчасын түләү департаменты директоры Александр Харагезов.
Чыганак: autonews.ru
ТАРИХ
Дөньяда беренче юл-транспорт һәлакәте 1896нчы елның 30нчы маенда АКШта теркәлгән. Нью-Йорк шәһәрендә велосипед белән электромобиль бәрелешкән, нәтиҗәдә, велосипедчының аягы сынган. Шул вакыттан башлап, юлда йөрүне куркынычсыз итү чаралары күрелә башлаган, юл йөрү кагыйдәләре уйлап чыгарылган. Бүген дә АКШ аварияләр саны күп булган илләр исемлегендә кала бирә. Биредә 100 мең кешегә 11,4 үлем очрагы туры килә (юлда һәлак булганнар күрсәткече генә). Ә Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) Нью-Йорк шәһәре юлларын дөньяда иң куркынычсыз юллар исемлегенә керткән.
ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: юллар» дигән теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 26нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии