Бишектән – мәктәпкә, яки Министрлыкның яңа законы

Бишектән – мәктәпкә, яки Министрлыкның яңа законы

11 җитми, 12 кирәк! Русия Мәгариф министрлыгында яңгыраган фикер бу. Мәктәпләрдә 12 еллык белем бирүне кертү мәсьәләсен өйрәнергә кирәк, 11 генә бик аз, янәсе. Асылы баланы 6 яшьтән үк укырга бирүгә барып тоташа. 6да кермәсәң, мәктәпне 19-20 яшеңдә генә дә тәмамларга мөмкинсең. Кыскасы, кечкенә балаларыгызга тапкырлау таблицасын бишектән өйрәтә башлагыз, уку елын 15 итеп арттырып куюлары да бар!

Әлеге тәкъдим авторы – Иҗтимагый палата секретаре урынбасары Владислав Гриб. Аның фикеренчә, мәктәп программасы катлаулана һәм балалар күбрәк мәгълүмат өйрәнергә мәҗбүр. Ә мәктәп программасындагы уку материалларын нәтиҗәле үзләштерү өчен 11 ел гына җитми. 

– 12 еллык мәктәп безнең илдә чынлыкта инде тормышка ашырыла дисәк тә ялгышмабыз. Балалар бакчалары кебек мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә укуның соңгы елын мәктәпкә әзерлек яки «нулевка» дип карарга мөмкин. 12 еллык укуга күчү – вакыт таләбе. Күп илләрдә ул инде берничә дистә ел элек кертелгән, – дип ассызыклаган Иҗтимагый палата вәкиле. 

Аның сүзләренчә, әлеге башлангыч Иҗтимагый палатада, Русия мәгариф академиясендә һәм мәгариф министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советта каралачак, әңгәмәгә педагоглар һәм ата-аналар да кушылырга тиеш. 

Билгеле булганча, Русиядә 11 еллык укыту системасы 2001нче елдан бирле гамәлдә. Моңа кадәр укучылар 10 ел укыган. 12 еллык форматта АКШ, Франция, Кытай, Һиндстан, Япония һәм Көньяк Корея мәктәпләре эшли. 

Исегездә булса, 2000нче елда, 12 еллык белем бирүгә күчү тәҗрибәсе бар иде инде. 11 ел эчендә 12 еллык программаны эксперименталь режимда узарга тырышып караган берничә мәктәп сайланачак иде. Әмма болар барысы да эксперимент дәрәҗәсендә калды. Гәрчә ул елларда мәгариф министры булган Владимир Филиппов хәбәр иткәнчә, 12 еллык белем бирүнең базис уку планы эшләнгән иде. Ләкин башта «урта белем бирүнең эчтәлеген» үзгәртеп кору, аны бушату һәм җиңел һәм катлаулы фәннәрне өлкән профильле мәктәпкә күчерү күздә тотылды. 2004нче елда 12 еллык мәктәпләр булырга тиеш иде, тик мәктәп реформасы барып чыкмады. 

Бүген Русиядә мәгариф системасы төрле яшьтәге укучыларга уку материалларын нәтиҗәле үзләштерүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Уку программалары укучыларның яшенә туры килерлек итеп кенә түгел, ә һәр баланың үсеш үзенчәлекләрен дә исәпкә алып төзелгән. Ә Русия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте әнә шундый фикердә. 

Мәктәптә уку вакытын озынайту идеясе инде яңа түгел. Мондый тәкъдим белән чыгучылар һәм үзгәртергә тырышучылар булды. Беренчедән, бу бик зур чыгымнар сорый. Укытучыларга йөкләмәләр арта, тагын бер класс булдырасы, китап-дәреслекләрне үзгәртәсе... Мәгариф системасын үзгәртеп корырга тырышу нык бинаның нигезен алыштырырга тырышу белән бер. 

Беренче класс балалары атнаның биш көнендә укый. Ләкин икенче класс баласы өчен дә берәр ял көне өстәлсә, аңа йоклау һәм гаилә белән булу мөмкинлеге арта. Башлангычта укучының түгел, урта классларда белем алучыларның да башында китап-дәфтәрләрме соң? Ә менә шул «яратып» искә ала торган мәктәп елларына тагын берне өстәсәк, балалар гомумән мәктәпне төрмәгә тиңләмәсме?

Әби-бабай, әти-әниләребез сагынып искә ала торган совет мәктәбе дә революциядән соң ук барлыкка килмәгән. Мәктәптә белем бирүнең 10 еллык системасы 1932нче елда кертелә. Һәм ул гражданнар өчен мәҗбүри була. Шул ук вакытта 10 еллык курс өч этапка бүленә: башлангыч (1-4 класс, 1972нче елдан 1 – 3), урта (4-7 класс) һәм югары мәктәп (8-10 класс). Әлбәттә, кешелек дөньясының яңа белемнәр туплавы, шулай ук СССРда педагогика үсеше белән бәйле рәвештә, мәктәп берничә тапкыр реформалаша. Беренче чиратта, бу шулай ук уку дәвамлылыгында чагылыш тапкан. 

1963нче елда 8 еллык уку гына мәҗбүри була, шуннан соң укучы урта махсус уку йортына укырга керә ала. Шул ук вакытта 11 классны кертергә беренче омтылыш ясала, әмма 5 елдан соң әлеге идеядән баш тарталар. 11 еллык белем турындагы уйга 1987нче елда гына әйләнеп кайттык. Ләкин балалар бертуктаусыз укыганга күрә, иске программаны яңа программага тулысынча алыштыру өчен вакыт кирәк була. Күчеш чоры гамәлдә булган вакытта, укучыларга яңа 11 еллык яки иске 10 еллык программаны сайлау тәкъдим ителә. Әгәр укучы 10 еллыкны сайлый икән, димәк, ул бер классны сикергән – 3нчедән 5нче класска күчкән. 11 еллык мәктәпкә күчү бары тик 2001 елда гына тулысынча тәмамлана. 

– 1987нче елда кайбер мәктәпләрдә, шул исәптән безнекендә дә, башлангыч мәктәптә 4 еллык укыту оештырылды, шул ук вакытта балалар беренче класска алты яшьтән кабул ителде. Мәктәпләрдә класслар йокы урыннары, уен бүлмәләре белән җиһазландырылды. Болар барысы да өстәмә чыгымнар һәм башлангыч мәктәпнең методик эшен үзгәртеп коруны таләп итте. Башлангыч мәктәпнең өчьеллык программасы буенча укыту өчен параллель класслар тупланды. Без исә укуның дәвамлылыгы балаларның йомгаклау әзерлегендә чагылыш тапканын күрдек. Ә ата-аналар, өч еллык программа буенча укысыннар өчен, балаларын бакчаларда тагын бер елга калдырырга тырыштылар, – дип сөйләгән «Республика Татарстан» газетасына Бөгелмәнең 2нче лицее директоры Геннадий Иванов. Шулай итеп ул беренче класс укучыларының яшен үзгәртү экспериментын СССРда 1980нче еллар башында үткәргәннәрен искә төшерде һәм аны уңышсыз дип тапты – алты яшьлек бала физиологик һәм психологик яктан парта артында утырырга әзер түгел. 

Дөрес ки, теләсә нинди яңа инициатива җентекле фикер алышу һәм экспертиза узарга, профессиональ педагог, ата-аналарның һәм укучыларның үзләренең фикерен исәпкә алып эшләнергә тиеш. Ә укучылар исә укуның 9 елын гына мөһим дип саный бит. 

– Хәзер мәктәп үз функцияләрен тулы көченә башкара торган урын буларак күзалланмый инде. Мәктәпкә кергәндә, барысын белергә кирәк: укый, яза, саный. Быел балаларга йөкләнеш тә киметелде. Өй эшләрен өеп бирергә ярамый. Үзенә, гаиләсенә вакыт калмый, янәсе, – дип уртаклашты Биектауда эшләүче укытучы Альберт Ямалиев (исеме үзгәртелде. – Авт. ). – Балага, көллияткә укырга керер өчен, 9 класска кадәр алган белем җитә, шуңа күрә хәзер район һәм зур шәһәрләрдә дә 10-11нче классларга калып, БДИ тапшыручылар сирәк. Миңа калса, 12 еллык белем бирү программасын булдыру – ахмаклык. Балалар мәктәптән гомумән читләшәчәк кенә. 

Укучыларның эше артык күп. Укытучылар үзләре үк шулай ди. Аларның эшен бераз бушату өчен беренче юл – икенчел предметлар санын киметү, дәрестән тыш вакыйгаларны алып кую, программа һәм дәреслекләр белән тәртип урнаштыру. Мисал өчен, икенче класска әле күчкән генә укучы инглиз теле дәреслеген ача – ә анда укырга һәм тәрҗемә итәргә кирәк булган текстлар. Текстлар бит гади, тик менә алфавит әле тулысынча үтелмәгән, чөнки Русия мәктәпләрендә чит телне өйрәнү рәсми рәвештә 2нче класстан башлана гына, ә дәреслек инглиз телен өйрәнүнең икенче елына гына исәпләнгән. 

Русиянең 12 еллык укуга күчәргә әзер дип кычкырыр алдыннан үзгәртәсе, шомартасы әйберләребез бихисап. Гади генә мисал: бүген безнең мәктәпләргә укытучылар җитми. Һәр укытучы диярлек бер ярым-ике ставкага эшли, үзе белгән фәнне генә түгел, өстәмәсен дә укытырга мәҗбүр. Ә алар 12 ел буе балаларга яхшы һәм төпле белем бирә алырмы икән соң? Бәлки, башта проблеманың нәкъ менә шул ягына күз салырга кирәктер. Дәүләт баланың теге яки бу программаны ничә ел үзләштерүе хакында түгел, ә аның кем тарафыннан һәм ничек җиткерелүе хакында да уйланырга тиештер бит югыйсә!

ФИКЕР

Дәүләт Думасының фән һәм югары белем бирү комитеты рәисенең беренче урынбасары Олег СМОЛИН «АиФ»):

– Хәзерге вакытта укыту вакытын арттыру яхшы фикер түгел. 12 еллык мәктәп артык йөкләнеш проблемасын хәл итмәячәк. Без белемне алты яшьтән бирә башласак, артык йөкләнешнең төп өлеше урта һәм өлкән сыйныфларга туры килә. Шуңа күрә аларга барыбер җиңел булмаячак. 

Социологик мәгълүматларга караганда, инде урта классларда ук актив укучы балалар саны кими, зур классларда алар бөтенләй бармак белән генә санарлык. Балаларның күбесе китап та укымый диярлек. Югары сыйныфларда, социологик мәгълүматлар буенча, 36 процент бала гомумән китап укымый. 12 класс аларны укырга мәҗбүр итә алмаячак. 

Русиянең мәктәп укучылары – олимпиадалар буенча иң яхшылар өчлегендә, әмма шул ук вакытта яшь гражданнарның 30 проценты геннар геномодификацияләнгән үсемлекләрдә генә бар дип уйлый, Һәм тагын 35 проценты Кояш – Җирнең иярчене дип ышана. Югары сыйныфларда балалар БДИ тапшырырга җыенган фәннәрне генә өйрәнә. Болардан кала башка предметлардан «өчле»гә дә риза. 12 еллык уку бу проблеманы хәл итәрме? Юк, әлбәттә! Уку-укыту системасы үзгәрмәсә, 12 ел буе янә предметларның тар бер өлешен генә өйрәнәчәкләр. 

Санкт-Петербург шәһәр ата-аналар комитеты башлыгы Михаил БОГДАНОВ («РГ»):

– Көнбатыш илләре мәктәпләре 12 еллык уку юлы буенча бара, диләр. Алар бөтенләй башка принцип буенча эшли – социаль приютлар ролен башкара. Алар балаларны укытмый, ә балигъ булганчыга кадәр уку йортында тоталар гына, чөнки балалар артыннан күзәтү кирәк, ә ата-ана эштә булганлыктан, моны башкара алмый. Ә Русиядә балаларны балигъ булганчы 12 ел мәктәптә тоту кирәкми. Әгәр дә укыту программасы артык катлаулы булса, бу мәсьәләне фәнни яктан хәл итәргә кирәк – программаны гадиләштерергә, артык предметларны алып ташларга. Мәктәптә укудан тыш дәресләргә хәзер атнага 10 сәгать бирелә, әмма бу вакыт тиешенчә кулланылмый. Еш кына балалар имтиханга әзерләнергә өлгермәгәнгә, уку сәгатьләрен өстәү ул. Шулай булгач, хәзер уку вакытын арттырырга түгел, ә программаны үзгәртү турында уйларга кирәк. Әгәр дә бу эшләнмәсә, тиздән мәктәпләрне инде 13 еллык укытуга күчерү тәкъдиме киләчәк. «Артык предметлар» һәм «мәгънәсез дәресләрне» уку программасыннан алсаң, мәктәптә уку вакытын 10 елга кадәр кыскартырга мөмкин. 

Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты әгъзасы, сенатор Айрат ГЫЙБАТДИНОВ «РИА Новости»: 

– 12 еллык укытуга күчү идеясе реформалар күренеше булдыру омтылышына охшаш. Совет мәктәбендә 10 еллык уку срогы вакытында укучылар тирән, системалы белем алганнар. Чыгарылыш укучыларының база белемнәрендә бер шик юк иде, чөнки алар югары уку йортларына репетиторларсыз керде, хезмәткә һәм тормышка әзер иделәр. Программаларның сыйфаты һәм эчтәлеген аңлаешсыз реформалар түгел, ә системаның нәтиҗәлелеге билгели. Бүгенге көндә белем бирү проблемасы аның формальлеге белән артык йөкләнеше, БДИга бертуктаусыз әзерләнүе һәм уку планнарының таркаулыгы белән бәйле. Хәзер яшүсмерләрне тугызынчы класстан соң, сайлау иллюзиясен тудырып, көллиятләргә этеп чыгаралар кебек тоела. Чынлыкта, система шул рәвешле җитешсезлекләрне яшерергә тырыша. Унике еллык мәктәпне кертү бу тайпылышны көчәйтергә һәм укучылар өчен үсеш маршрутларын тулысынча бутарга гына мөмкин. Структураны үзгәрткәнче, нәрсәнең ни өчен эшләмәвен бәяләргә кирәк. Ел өстәүдән түгел, ә кайчандыр норма булган сыйфатны торгызудан башларга һәм мәктәп чын һәм төпле белем бирүгә кайтырга кирәк. Бәлки, кадрлар кытлыгын хәл итү дә урынлы булыр. Мәктәп – төрмә түгел, баланы аннан читләштерергә ярамый. 

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии