2019дан нәрсә көтәргә: акча җитми, аның каравы ботак җыярга ярый

2019дан нәрсә көтәргә: акча җитми, аның каравы ботак җыярга ярый

Менә яңа 2019нчы елны да башладык. Хәер, без – кешеләр әллә ни үзгәреш сизмибез дә әле. Ун көнгә сузылган яллардан уянып бетеп булмый монда. Ә законнар йокламый. 1нче гыйнвардан өр-яңалары да эшли башлады. Алар 2018нче елда ук кабул ителгән иде, шуңа күрә сезнең өчен күбесе яңалык та булмас. Шулай да нинди яңа законнар кертелүен искә төшерү комачауламас.

Пенсиягә чыгу яше артты, НДС артты, торак-коммуналь хуҗалык тарифлары һәм ягулыкка акциз – шулай ук артты. Ләкин «бөтен законнар халыкка каршы эшли торган икән» дип уфтанырга ашыкмагыз. Халыкка файдалысы да бар! Урманда корып ауган агачларны җыярга рөхсәт иттеләр, мәсәлән. Барысын да тәфсилләбрәк языйк әле.

ПЕНСИЯГӘ ЧЫГУ ЯШЕ

Бөтен кеше дә белә торган үзгәреш – 1нче гыйнвардан пенсиягә чыгу яше артты. Хәзер хатын-кызлар лаеклы ялга 60тан, ә ир-атлар 65 яшьтән чыга торган булачак. Өстәгеләр халык турында уйламый, халыкны ишетми, дип зарланырга яратабыз без име. Уйлыйлар бит, ишетәләр! Әнә, пенсия реформасының беренчел проектында хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен 63 дип билгеләргә, диелгән иде. Уйлый торгач (халык турында, билгеле!), законны бераз йомшарттылар: хатын-кызлар пенсиягә 60тан чыга торган булачак.

Әле тагын халыкка файдалы «ташламалар» каралган. Әйтик, быел 60 яшен тутырачак ирләргә, урысча әйткәндә, «повезло»: алар пенсиягә 65тән түгел, 60 яшь тә 6 айдан чыга алачак. Хатын-кызлар да шулай ук: быел 55 яшь тула икән, тагын 6 ай эшлисең дә пенсиягә чыгасың дигән сүз – 60 яшь тулганны көтәсе түгел. Пенсия яшен шулай әз-әзләп арттырып барырга ниятлиләр. Ләкин бу «ташлама» 2019 һәм 2020нче елларда пенсиягә чыгачак кешеләргә генә кагыла. Аларның гына «срогы» алты айга гына озыная. Пенсия Фонды сайтында менә шушындый формула китерелгән: ир-атларга – 60 яшь + 1 ел – 0,5 ел (ягъни ярты елын – 6 аен чигерәбез) = 60,5 яшьтән пенсиягә чыга; хатын-кызларга – 55 + 1 – 0,5 = 55,5. Кабатлап әйтәбез, бу 2019нчы елда пенсиягә чыгарга тиешле кешеләргә генә кагыла.

2020нче елда пенсиягә чыгарга тиешлеләр 61,5 (ирләр) һәм 56,5 (хатын-кызлар) яшьтән чыгачак. Аннан соң «алты ай» ташламасы бетә: 2021дә ирләр – 63, хатын-кызлар 58дән; 2022дә ирләр – 64, хатын-кызлар 59дан; 2023тә ирләр – 65, хатын-кызлар 60тан пенсиягә чыга торган булачак. Димәк, әлеге пенсия реформасының соңгы этабы 2023нче елга туры килергә тиеш. Хәер, аннан соң пенсиягә чыгу яшен тагын арттырып куймаслар дип берәү дә гарантия бирә алмый, әлбәттә.

Хакимияттәгеләр бу реформаны мактап туя алмый. Шушы үзгәреш пенсияләрне арттырырга ярдәм итәчәк икән. Русия финанс министры Антон Силуанов уртача пенсия быел ук мең сумга артачак, ә 2024нче елга, 35 процентка артып, 20 мең сумга кадәр җитәчәк, дип ышандырган булды әнә. Ул уртача пенсияне исәпләгәндә Балык Бистәсендә яшәүче Газизә әбинеке дә исәпкә алынсын иде түлке. Газизә әби узган ел азагында редакциябезгә шалтыратып, «сөенчесе» белән уртаклашкан иде: ул аена 7185 сум 57 тиен пенсия ала икән, декабрьдә шуңа 2 сум 27 тиен акча өстәгәннәр. Ул акчаны мин өстәмәсәм дә, никтер миңа оят булды…

НДС АРТТЫ

1нче гыйнвардан НДС артты: моңарчы 15 ел дәвамында 18 процент иде, хәзер 20 процент булды. НДС – товар яки хезмәт бәясенең дәүләт бюджетына күчеп бара торган өлеше ул. Ягъни һәр товарның, һәр хезмәтнең бәясенә әнә шул НДС дигән салым да өстәлгән. Фикерне дәвам итеп бетерү өчен математик булу кирәкми: НДС арткач, бәяләр дә артачак дигән сүз. Үзәк Банк фаразлавынча, бәяләр 0,8-1,25 процентка артачак. Беренче чиратта азык-төлеккә бәя артачак, әлбәттә, чөнки ризык җитештерү сәнәгатендә чыгымнар калган өлкәләргә караганда күбрәк. Аннан соң кулланучы кәрзинендәге башка товарларга да бәя күтәреләчәк.

Дөрес, бу законны кабул иткән депутатлар халыкны тынычландыра: беренче айларда гына кыенрак булачак, аннары НДС артуы сизелмәячәк тә, барысы да тигезләнәчәк, система җайга салыначак, диләр. Баштагы айларда кыенрак булачак, ә аннары халык ияләшәчәк – акчасын тагын да кысыбрак тотарга, нәрсәдәндер баш тартырга, өстәмә керем алу өчен тагын берничә эшкә урнашырга мәҗбүр булачак. Шуны әйтергә телидер ул депутатлар.

ҮЗМӘШГУЛЬЛӘРГӘ САЛЫМ

Татарстан – үрнәк төбәк. Менә тагын бер пилот проектта башкаларга үрнәк күрсәтергә алындык бит әле. Яңа закон үзмәшгульлеккә салым дип атала. Репетиторлар, фотографлар, бала караучылар – кыскасы, үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр һәм шуннан керем алучылар хәзер салым түләргә тиеш була. Физик затлар – керемнән 4 процент, юридик затлар 6 процент түләргә тиеш. Бу закон, Татарстаннан кала, Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә дә кертелде. Әлегә үзмәшгульләрнең салым түләү-түләмәвен ничек тикшереп барасылары бик үк аңлашылып бетми. Ләкин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «халыкны куркытмыйча гына эшләргә кирәк» дигән тәкъдимен әйтте.

ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫККА ТҮЛӘҮЛӘР

Моңарчы ТКХ түләүләре ел уртасында – июль аенда арта торган иде. Быел ике тапкыр артачак: беренчесе 1нче гыйнвардан артты инде – ил буенча уртача караганда 1,7 процентка, икенче тапкыр 1нче июльдән артачак – анысы 2,4 процентка. Бу – Русия Хакимияте билгеләгән уртача күрсәткеч кенә әле. Моннан тыш һәр төбәк, һәр җирле үзидарә ТКХ тарифларын арттыра ала. Бу арттыру әлеге дә баягы НДСка бәйле. НДСның артуын ел башында гына сизәчәксез, аннары сизелмәячәк, дигән булалар тагын…

ЯГУЛЫККА АКЦИЗ

Ел башыннан нефть компанияләре өчен ягулык акцизы 2,7-3,7 мең сумга артты. Димәк, тиздән машина йөртүчеләр ягулыкка бәя артуны үз янчыкларында да сизәчәк. Узган 2018нче ел бензинга бәяләр арту буенча рекорд куйган иде инде. Быел ничек булып бетәр – әле ел башланды гына.

УРАМ ЧАРАЛАРЫНА ӨНДӘСӘҢ – ШТРАФ

Шулай ук ел башыннан Русиянең Административ хокук бозулар турындагы Кодексына үзгәрешләр кертелде. Ул үзгәреш балигъ булмаганнарны рөхсәтсез урам чараларында катнашырга чакырган кешеләргә кагыла. Синең аркада балигъ булмаган бала шундый чарада катнашса, сиңа 30-50 мең сум штраф, 20 сәгатьтән алып 100 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки 15 тәүлеккә кулга алу яный. Монысы законны беренче тапкыр гына бозуың булса. Әгәр законны кабат бозсаң, балаларны кабат шундый чарада катнаштырсаң, 150-300 мең сум штраф, 40-200 сәгать мәҗбүри эш яки 30 тәүлеккә кадәр кулга алу җәзасы каралган. Рөхсәтсез урам чарасында катнаштыру, ягъни «вовлечение» ул ничек була – анысына законда ачыклык кертелмәгән. Димәк, полиция бу законны үзенә кирәк булганча борып җибәрә алачак дигән сүз.

ҖӘЗА ЙОМШАРА

Яхшы яңалыкларга күчәргә дә вакыт җиткәндер. 1нче гыйнвардан башлап, интернетта «репост» ясаган (ягъни икенче берәүдә күргән язманы/фотоны үз сәхифәсенә күчергән) өчен җәза йомшарды. Моңарчы «репост» ясалган язма ил бөтенлегенә яки аерым категория кешеләргә куркыныч тудыра дип табылса, ул язманы үзенә күчереп алган кеше җинаять җаваплылыгына тартыла иде. Хәтта ул кеше ил бөтенлеген какшатырга теләмәгән, язманы да ялгыш кына күчереп алган булса да. Хәзер «репост» ясалган язма әллә ни куркыныч дип табылмаса һәм аны күчереп алган кеше бу гамәле белән беренче тапкыр гына тотылган булса, штраф белән генә дә котыла ала. Аның күләме – 10-20 мең сум. Күп дигәндә 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр.

«Репост» ясалган язманың «кулланылыш срогы»н да билгеләделәр. Хәзер бер ел эчендә урнаштырылган язмалар гына җаваплылыкка тартуга сәбәп була алачак. Әйтик, моннан 13 ай элек интернетта ниндидер ярамаган материалны үз сәхифәгезгә күчереп бастыргансыз икән, сезгә җәза булмый дигән сүз – чөнки «срогы чыккан», материал куелганнан соң бер ел үтеп киткән. Моңарчы алай кайчан куелганына карап тормыйлар иде.

КОРЫГАН АГАЧ – БУШКА

Тагын бер яхшы яңалык: 1нче гыйнвардан русиялеләргә урманда корып ауган яки җилдә сынган агачларны һәм аларның ботакларын җыярга рөхсәт ителде. Бушка! Бернинди рөхсәтсез! Русия Урман Кодексының 32нче маддәсенә әнә шундый үзгәреш кертелде. Моңарчы чыбык-чабыкны гына җыярга рөхсәт ителә иде. Зуррак агачны (хәтта ул күптән ауган, чери башлаган булса да) алып кайту өчен урман хуҗалыгыннан рөхсәт алырга, хәтта акча да түләргә туры килә иде. Рөхсәтсез генә алып кайтсаң – урлау санала, административ җаваплылыкка тартырга да күп сорап тормыйлар иде.

Бу ауган агачны алып кайтырга рөхсәт бирә торган законның да нәкъ менә бу елның 1нче гыйнварыннан гамәлгә кертелүендә мәгънә бар бит, җәмәгать. Пенсия яше, бәяләр, салымнар арту белән, шул корыган агач җыярга калмагаек та инде…

2019нчы ел Русиядә – театр, Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде

ШУШЫ ТЕМАГА

2019нчы елда Татарстанда медицинаны яңа дәрәҗәгә чыгарырга телиләр. Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу елга эшләнәсе эшләр турында хисап тотты. Онкология белән ныклап торып көрәшә башламакчылар. Онкология белән авыручыларны дәвалауга тотыла торган чыгымнар хәзерге 2 млрд сумнан 4,3 млрд сумга кадәр артачак. Әлмәттә радиология комплексы төзергә тотыналар – республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләргә дәвалану алу өчен Казанга кадәр килеп йөрисе булмаячак. Чистай, Арча, Буа, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Казанда – барлыгы 9 поликлиникада диагностика һәм амбулатор дәвалау үзәге барлыкка киләчәк.

Республика халкының гомер озынлыгы да артыр дип көтелә. Быел Татарстанда уртача гомер озынлыгы 78 яшькә җитәр дип ниятлиләр.

Татарстан Русиядә санитар авиацияне үстерү проектында да катнаша. Республикага тагын ике медицина вертолеты бирелер дип көтелә. Якын киләчәктә вертолетта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү көндәлек медицинаның аерылгысыз өлешенә әйләнергә тиеш, диләр.

БӘЙГЕ

«Дуңгыз елыннан ни көтәргә?» – бу елның беренче бәйге темасын менә шулай дип куярга булдык. Сездән шушы теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Аларны кәгазь хат итеп тә, электрон почтабызга да юлларга мөмкин. Шигырьләр 28нче гыйнварга кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Һәр айның соңгы атнасында бәйгегә нәтиҗә ясыйбыз. Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии