- 12.09.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №37 (13 сентябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Интернетта «Әлифба» сурәте тарала – тышлыгындагы малайның авызына скотч ябыштырылган «Әлифба». Татарстанда татар теле шул хәлгә калыр микәнни?
ПРЕЗИДЕНТНЫҢ ФАТИХАСЫ БЕЛӘН…
Татар теленә яңа һөҗүм башлануы хакында узган саныбызда язган идек инде («Татар теленә яңа һөҗүм: мәктәпләрдә телне кыскартмагайлары», 6нчы сентябрь, 2017, №36). Русия Президенты Владимир Путинның: «Бала туган теле булмаган телне мәҗбүри рәвештә укырга тиеш түгел», – дигән сүзеннән соң, Татарстандагы урыс телле ата-аналар аеруча активлашты. Моңарчы да даими рәвештә: «Республикада урыс телен кысалар, мәктәпләрдә җитәрлек дәрәҗәдә укытмыйлар», – дигән белдерүләр белән чыгып торалар иде инде, ә Президент сүзләреннән соң шуңа кадәр барып җитте ки, мәктәпләргә барып, «татар телен укыйсыбыз килми» дип гаризалар яза башладылар. Интернетта: «Шундый гариза языгыз, балагызны тилмертеп татар телен укытмагыз», – дигән хәбәрләр таратылды.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәтта рәсми аңлатма белән чыгарга мәҗбүр булды. «Татарстанда татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру – канунга каршы», – диелә министрлык сайтына урыс телендә эленгән аңлатма язуында. Министрны Президентка әләкләргә дә өлгерделәр инде. Русия Хезмәт фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Иван Климов Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының татар телен укыту турындагы белдерүен тикшерүне сорап, Путинга мөрәҗәгать итте.
Шул ук вакытта республика Премьер-министры Алексей Песошин 2018нче елның 1нче гыйнварыннан мәктәпләрдә урыс теле сәгатьләрен Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы әйткән күләмгә җиткерү турында карар кабул итте. Монысы да Владимир Путинның күрсәтмәсе иде. Энгель Фәттахов: «Татар теле кимемәячәк», – ди, шулай булгач урыс теле сәгатьләрен нәрсә исәбенә арттырырга җыеналардыр – анысы әлегә билгесез.
2004нче елда Казан юристы Сергей Хапугин: «Минем балам милләте буенча – урыс һәм ул урыс телен татар теленә караганда күбрәк укырга хокуклы», – дип, Русиянең Конституция судына кадәр барып җиткән иде. Тик суд аны яклап чыкмады. Татарстанда татар теле дәүләт теле икән, димәк, ул урыс теле белән тигез күләмдә укытылырга тиеш, дигән карар чыгарды. Ә 2013нче елда: «Татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш түгел», – дип коткы тараткан казанлы Павел Хотулевны 282нче маддә («экстремистлык») буенча гаепле дип табып, 100 мең сум штрафка да тарттылар. Шуннан соң андый кискен белдерүләр тынып торган иде кебек. Менә хәзер яңадан башланды. Хәзер инде куркуны читкә алып куйсаң да була, чөнки президент кадәр президент үзе үк «мәҗбүри укытырга ярамый» диде бит.
Татар телен яклаучылар да уянды. Тик әлегә виртуаль дөньяда гына көрәшәбез. Бөтендөнья татар яшьләре форумы республиканың урыс телле ата-аналарына: «Сез үзегез өчен дөрес булмаган дошманны билгеләгәнсез, дошман тел була алмый. Татарстанда татар телен өйрәнергә теләмәү тәкъдимнәрен ачыктан-ачык яңгырату үз яныңда яшәгән халыкны күрергә теләмәү буларак кабул ителә», – дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Активистлар социаль челтәрләрдә флешмоб башлап җибәрделәр: һәркем «Әлифба» фотосурәтен һәм #татартеленсаклыйк тамгасын куя, бу мәсьәләгә битараф булмауларын күрсәтәләр. Әле берничә ай элек кенә интернетта тагын бер флешмоб «кабынып» алган иде – «Мәскәү белән Казан арасындагы шартнамә озайтылсын!» дигән. Шулай ук фотосурәтләр куелды, «мин шартнамә яклы» кебек сүзләр язылды. Ә аның файдасы ни дәрәҗәдә булганын үзегез беләсез. «Әлифба»лы флешмоб та шундый ук сценарий буенча тәмамланмасын иде инде.
ТАТАРСТАН УРЫНЫНА – КАЗАН ГУБЕРНАСЫ?
Бу көннәрдә интернетта тагын бер хәбәр «йөри» башлады әле. Имеш, 2018нче елда Президент сайлаулары узганнан соң, Русиянең территориаль бүленешен үзгәртү юнәлешендә эш башланачак. Кайбер төбәкләр кушылачак, кечкенәләр һәм хәлсезләр эрерәкләр тарафыннан «йотылачак» янәсе. Һәм бу эреләтү процессы Президент Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенкога якын булган Идел буе федераль округында башланачак икән. Әлеге хәбәрне «Методичка» дип аталган телеграмм-канал таратты. Бу канал хакимияттәгеләрнең планнарын аноним рәвештә халыкка чыгару белән танылган да инде.
Русия төбәкләрен кыскарту, кушып-алып уйнау – яңалык түгел. Хәтерегездә булса, 2008нче елның 1нче мартында илдәге 89 субъект 83кә калдырылган иде. Ә 2014нче елда, Кырымны кушканнан соң, тагын ике төбәк – Кырым Республикасы белән федераль әһәмияткә ия Акъяр (Севастополь) шәһәре барлыкка килде. Әле узган ел гына да Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко: «Төбәкләр картасын яңартырга вакыт», – дип чыгыш ясады. Татарстанны бетереп, Казан губернасы итеп калдыралар икән, дигән сүзләр дә ишетелгәләп тора. Шуңа күрә төбәкләрне кушу хәбәре бик үк яңа да түгел инде үзе.
Тик аның яңадан кайчан баш калкытуын күр әле син. Нәкъ менә хәзер: милли мәсьәләләр аеруча кискенләшкән, Мәскәү белән ике арадагы килешү «онытылган» чакта. «Методичка» каналындагы хәбәр нәрсә ди әнә: «Кушудан соң барлыкка килгән төбәкнең башкаласы булырга өч шәһәр дәгъва кылачак – Казан, Түбән Новгород һәм Самара. Бу шәһәрләр арасында фаворит – Казан. Җитәкчеләр арасында исә – Рөстәм Миңнеханов. Бу Татарстанга Мәскәү белән килешүне озайтмаганы өчен яхшы гына компенсация булачак. Хәер, Татарстанга, дөресрәге, Казанга аерым бер милли идеологиясеннән баш тартырга туры киләчәк, чөнки аңа башка милли республикалар да кушылачак». Бу кушу процессында милләткә игътибар булмаячак, фәкать икътисади фактор гына исәпкә алыначак инде.
Хәбәр әлегә имеш-мимеш статусында гына. Тик утсыз төтен булмавын да онытырга ярамый. Һәм күз алдына китереп карарга да була: әле монда Татарстанда татар телен укытуны яклый алмыйлар, ә күпмилләтле Казан губернасына әйләнсәк, ниләр булып бетәр…
БДИны – татарча
Шушы көннәрдә интернетта Change.org петицияләр сайтында Бердәм дәүләт имтиханын Русия халыклары телләрендә бирдерү мөмкинлеген таләп иткән петициягә имза җыю башланды. Мөрәҗәгать Русия Президентына һәм Русия Дәүләт Думасына юлланган. Петициянең авторы – Казаннан Айсылу Галиәхмәтова. Ул, Русиянең «Мәгариф турында»гы канунына сылтама ясап, илдә дәүләт телләрендә уку-укыту һәм тәрбия бирү телен сайлау гарантияләнә, дип яза. «Ләкин Русия халыклары телләре авыр хәлдә», – ди автор һәм илдәге милли мәгариф өлкәсендәге вазгыятькә бәя биреп китә. Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, 2012нче елда Русиядә белем бирү 39 телдә алып барылса, 2016нчы елга инде 24 телгә генә калган. 2000нче ел белән чагыштырганда, Татарстанда милли мәктәпләр саны дүрт тапкырга кыскарган. Башкортстан, Якутия, Чувашстан кебек республикаларда да шундый ук хәл күзәтелә.
Автор фикеренчә, милли телләрдән баш тарту Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә тапшыру белән дә бәйле. Математика, физика, информатика кебек фәннәрне башкорт, чуаш, татар яки башка туган телдә укучылар БДИны да үз телләрендә тапшырырга тиеш, дип саный автор. «Югыйсә туган телендә белем алган балалар тел аркасында дискриминациягә дучар була», – диелә мөрәҗәгатьтә.
Петициядә БДИны туган телдә бирү мөмкинлеген булдыру һәм «Мәгариф турында»гы 273нче федераль канунга «Русия гражданнары мәктәпкәчә, башлангыч һәм төп белемне туган телләрендә алырга хокуклы» дигән урынына «урта белем» дигән сүзне дә өстәү таләп ителә. «Бер сүзнең булмавы мәгариф процессына кертелмәгән 97 этносның язмышын хәл итә», – диелә мөрәҗәгатьтә.
Петиция авторы: «Без туган телләрнең дәүләт хакимияте инструментлары ярдәмендә бетерелүенә, милләтара ызгышларга китерүче һәм ил нигезен какшатучы көчләп тагылган ассимиляцияләүгә каршы», – дип белдерә.
Газетаны типографиягә тапшырганда петицияне 577 кеше имзалаган иде. Күпләр имза гына куеп калмый, үз фикерләрен дә белдерә. Мәсәлән, үзен Мәскәүдән дип күрсәткән һәм исемен Gayar Iskander дип куйган кеше: «БДИны урыс телендә генә бирдерү – ил халыкларының туган телләрен саклау юлында ясалма рәвештә булдырылган каршылык ул», – дип яза. Казаннан Гөлия Миңнеханова: «Тел бетсә – халык та бетә», – ди. Мәскәүдән Алсу Тезйел: «Татар теле – бөтен көнчыгыш телләргә ачкыч бит ул. Мин бу бай һәм матур телне юкка чыгаруга каршы», – дип үз фикерен белдерә. «Аллаһы Тәгалә безне төрле халыклар итеп яралткан һәм бу төрлелекне сакларга кирәк», – ди Казаннан Илсия Әхмәтгалиева. Лия Зиннәтуллина үзенең петициягә ни өчен имза куюын: «Балаларымның татар телен урыс теле кебек үк югары дәрәҗәдә белүләрен телим. Мин татар телендә белем алдым. Бу миңа вузга кергәндә имтихан тапшырганда комачауламады. Ә БДИны укучылар теләк буенча йә урысча, йә үз туган телендә тапшырырга тиеш», – дип аңлата.
Игътибар! Интернеттагы петициягә имза кую өчен, https://www.change.org сайтына кереп, «поиск» дигән җиргә «Подпишите петицию за обучение и сдачу ЕГЭ на языках народов России!» дип языгыз. Килеп чыккан беренче сылтамага басып, петиция текстын ачыгыз. Уң яктагы баганага үзегезнең исем-фамилиягезне, электрон почта адресыгызны языгыз һәм «ПОДПИСАТЬ» дигән язуга басыгыз. Тавыш биргәндә күрсәткән электрон почтагызга килгән хатны ачыгыз һәм, тавыш бирүегезне раслап, сылтамага басыгыз (хат берничә секунд эчендә дә, берничә минут эчендә дә килергә мөмкин, шушы хаттагы сылтамага басарга кирәк. Шуннан соң гына имза исәпкә алына).
Татар телен «үтерү» хронологиясе
2002 – Русия Дәүләт Думасы татар язуын латин әлифбасына күчерүне тыйды;
2007 – мәгарифтә милли-мәдәни компонент бетерелде, бу исә туган тел дәресләренең саны кимүгә китерде;
2009 – БДИ мәҗбүригә әйләнде һәм аны бары тик урыс телендә генә биреп була башлады;
2002-2010 – Русиядә татар телен белүчеләр саны 1,06 миллион кешегә кимеде;
2011 – Казан (Идел буе) федераль университетында татар филологиясе факультеты бетерелде;
2000-2017 – Татарстанда милли мәктәпләр саны 4 тапкырга кимеде;
2017 – Татарстанда татар теле дәресләре факультатив кына булып калырмы?
Чыганак – «Идел Реалии»
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде
Әйтсәм-әйтим
Татар кычыткан чыпчыгы хәлендә
Путинның урыс теленнән гайре телләрне ирексезләп укытмаска дигән күрсәтмәсеннән соң социаль челтәрләрдә шау-шу башланды, әйтерсең, әлеге күрсәтмә җен оясын тузгытты, моңарчы татар милләтенә булган нәфрәтләрен сиздермичәрәк йөргән бәндәләр дә иркен сулыш алып татар теленә каршы тоташтан һөҗүмгә күчте. Бу һөҗүмгә кушылучылар арасында үз «татарларымызның» да – урыслашканнарының гына түгел, әле генә авылдан татарча укып шәһәргә килүчеләрнең дә – иярчен сыек авазлары шактый ишетелә. Әлеге бәхәсләрдә татар теленә, татар милләтенә карата нәфрәт өстенлек итә, алар актив, алар бердәм, татар телен яклап җавап бирүчеләргә бишәүләп, унаулап ташланалар.
Бичара татар теле! Мескен татар халкы!
Үзебезнең телебезне, денебезне якларга кирәк булганда да тавышыбыз бөердән чыкмый, сына, пышылдауга күчә. Ә күбебез бөтенләй эндәшми. Курку гасырлар дәвамында, бигрәк тә совет чорында канга сеңгән.
Рәсми татар матбугатына күз салсаң, безне бөтенләй башка мәсьәләләр борчый икән. Тел кайгысымы монда! – әнә бер җырлаучы малай «Кычыткан чыпчыгы» дигән җырга клип төшергән, ә шул исемдәге җырны Габделфәт Сафин инде егерме ел элек җырлады дип ду киләләр. Сүзләрдәге рифмалар да бертөсле имеш: «чып-чынын – чыпчыгын». Плагиат! Татар гел чыпчык тирәсендә кайнаша. Югыйсә, бездә вак-төяк урлашуны кем җинаятькә саный инде… Җыр да булдымы мал? Тагын бер мөһим мәсьәлә татар җәмәгатьчелеген бимазалап интектерә: яшь җырлаучы Азат Абитов эстрада эшмәкәре Рифат Фәттаховның киявеме, түгелме?
Уйлап карасаң, безнең күбебез шул ук кычыткан чыпчыгы хәленә калган ләбаса! Яфрак астыннан гына күтәрелеп карагыз – күк йөзендә бөтенләй бүтән кошлар канат җәя.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының татар теле һәм әдәбиятын мәктәпләрдә укыту канун җәһәтеннән дөрес дип белдерүе шау-шуны көчәйтте генә. Югыйсә, Русия Федерациясе Конституциясенә акка кара белән язылган: «Республика (дәүләт) үзенең Конституциясенә һәм канун чыгару хокукына ия». (5нче маддә, 2нче пункт). Татарстан – дәүләт! Һәм үзенең дәүләт телен ул мәктәпләрдә укытырга хокуклы гына түгел, бурычлы да! Димәк, Путинның күрсәтмәсе төп канунга каршы килә.
Путинны да гаепләп булмый, ил Конституциясенең һәр маддәсен ничек истә тотсын? Аннан башка да эшләре бихисап… Күрсәтмә биргәндә бик алҗыган булырга да мөмкин. Юкса, Казанга бер килгәндә безнеңчә исәнләшкән дә иде, татар телен өйрәнүнең кирәклеге турында да матур сүзләр әйтте бугай. Хәер, Русия Федерациясенең Конституция мәхкәмәсе дә 2004нче елда татар теленең Татарстан мәктәпләрендә дәүләт теле буларак укытылуын канунлы дип тапкан иде. Инде Русия Федерациясе Конституциянең 68нче маддәсенә күз салыйк: «Республикалар үзләренең дәүләт телләрен гамәлгә куярга хокуклы. Республикаларның дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә алар Русия Федерациясенең дәүләт теле белән янәшә кулланыла.» (2нче пункт).
Чыгырдан чыккан шовинистларның «Татарстан – дәүләт түгел» дип шашынулары Русия Федерациясенең Конституциясенә каршы килә, дәүләт төзелешен какшата, ләкин моңа канун сагында торучыларның кылы да селкенми. Югыйсә, бүтән очракларда бик уяу кыланалар. Менә шундый илдә яшибез. Хәер, Сталин Конституциясе дә дөньяда иң кешелекле кануннар җыелмасы иде, тик ул миллионнарча кешеләрне бер гаепсезгә юк итәргә киртә булмады.
Алай да барыбыз да бөтенләй үк авыз йомып тормыйбыз икән, менә Бөтендөнья татар яшьләре форумы урыс телле ата-аналарга мөрәҗәгать белән чыкты. Янәсе, тату яшик, кануннарны хөрмәт итик, безнең хәлне дә аңлагыз, дигән сымаграк. Кем аңласын? Киресенчә, алар мондый мөрәҗәгатьне көчсезлек мисалы дип кабул итте.
Минемчә, аларга түгел – күзе тонган шовинистлар белән беркайчан да уртак фикергә килеп булмый! – татар телле ата-аналарга мөрәҗәгать итәргә кирәк иде. Кемнәрдер туган телебезне аяк астына салып таптарга җыенганда, нигә без шулкадәр битараф булып авызга су кабып торабыз? Татар телен укытуны факультативка калдыруның нәтиҗәләрен яхшы беләбез бит. Чулпан Хәммәтова әнә факультативта үзенә татар телен укыткан ханымны Гитлерга охшатып нәфрәтләнүе хакында әйткән иде. Ундүрт яшендә үк чукынуы да шуңа булмады микән әле аның – татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә ачудан…
Шунысын да әйтергә кирәк, татар телен дәүләт күләмендә чып-чынлап гамәлгә кертер өчен Татарстан җитәкчелеге бармакка бармак сукмады. Ул үз агымына куелган иде, мәктәпләрдә укытуның сыйфаты начар, дәреслекләрнең кимәле түбән, укыту методикасы хәзерге заман таләпләренә җавап бирми. Мәгариф һәм фән министрлыгына җитәкче булып Энгель Фәттахов килгәч кенә хәл яхшы якка беркадәр үзгәргән сыман тоелды, яңадан өмет чаткылары уянган кебек иде.
Хәзерге вазгыять шундый – Мәскәү үз дигәненә ирешер өчен бөтен куәтен эшкә җигәр. Бу җәһәттән Татарстан җитәкчелегенең әлеге басымга каршы нык торуына өмет баглап булмый. Минемчә, иң булдыклы укытучыларны җәлеп итеп, урыс телен дә, кайбер чит телләрне дә тирәнтен өйрәтә торган, хәзерге технологияләргә ия, заманча җиһазларга бай чын милли татар мәктәпләре булдырырга кирәк. Алар артык күп тә булмаска мөмкин, ләкин үзара көндәшлектә өстенлек аларда булырга тиеш. Казанда бөтен татар дөньясыннан җыелган талантлы балалар өчен мәктәп-кампус төзү дә Татарстан җитәкчеләренең ихтыярыннан тора дип уйлыйм. Әллә ялгышаммы?
Югыйсә, безнең милли мәктәпләр, гимназияләр дип аталган уку йортларында да барлык фәннәрне диярлек урысча укыталар бит. Анысы гына аз тоелды, инде татар телен тәмам юкка чыгарырга телиләр. Һәм бераздан безнең балаларны поплар килеп мәктәптә яки балалар бакчасында ук чукындырачак та. Моны күзаллау өчен зур акыл кирәкми.
Урыс булмаган телләрне кысрыклау һәм тәмам юкка чыгару максатчан сәясәткә әверелде. Без бит Путинның милли республикаларны большевиклар тарафыннан дәүләт нигезенә куелган һәм акрынлап шартлауга көйләнгән миналар белән чагыштыруын онытмадык. «Саперлар» инде бу юнәлештә байтактан эшли. Татарның иң төп үзенчәлеге булган телне корытканнан соң Татарстан республикасының да көннәре санаулы калачак. Һәм байлыгының да хәзерге морзалар кулында калуына ышаныч юк. Казан ханлыгының тарихын укыгыз, әфәнделәр!
Ркаил Зәйдулла
язучы
azatliq.org

Комментарии