- 13.10.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №40 (9 октябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Рәсми статусы булмаса да, 3нче октябрь Халыкара аеклык һәм эчкечелеккә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Без моны илдә эчкечелекнең ни дәрәҗәдә булуын анализлый, нәтиҗәләр ясый торган көн дип кабул итәбез.
Рәсми статистика буенча, илдә эчкечелек кими. Һәм бу үзеннән-үзе бара торган табигый процесс түгел – дәүләт сәясәте икән. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы, 2003нче елдан бирле илдә алкогольле эчемлекләр куллану 43 процентка кимеде, дип ышандыра. 2003нче елдан башлап, исерткеч эчемлекләргә акциз артып торды, алкоголь җитештерүне һәм сатуны тикшерә торган система керттеләр, кичке сәгать 10нан соң алкоголь сатмый башладылар. 18 яше тулмаганнарга алкоголь сатарга ярамый, һәм күпчелек җирдә бу законны үтәргә тырышалар (киштә астыннан сатучылар да бар, билгеле). Болар барысы да дәүләт сәясәте, әлбәттә. Һәм әгәр дә нәкъ менә шушы сәясәт Русиядә эчкечелекнең кимүенә китергән икән, «афәрин»нән кала сүз юк.
Ләкин дөньякүләм статистикада Русия иң күп эчүче илләр рәтендә кала бирә. Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ), 2018нче ел нәтиҗәләренә таянып, күптән түгел мондый саннар игълан итте: иң күп эчүче илләр исемлегендә Русия – 16нчы урында. Узган ел кеше башына 11,7 литр исерткеч эчемлек эчкәнбез (Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы бу күрсәткечне 9,3 литр, ди. – Авт.). Сөенергә ашыкмыйк. Бу статистиканы да төрлечә әйләндереп карап була. Исемлектә бездән өстә торган Германия, Бельгиядә эчү культурасы бик алга киткән, дәүләт күләмендә сыра бәйрәмнәре дә уздырыла. Шуңа күрә бу илләрнең рейтингта югарыда урнашуы гаҗәп тә түгел. Ә безнең илдә «эчү культурасы» дигән төшенчә, гомумән, бармы ул? «Эчү» һәм «культура» дип аерым-аерым гына кулланыла һәм икесе ике мәгънәне аңлата түгелме?..
Русия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова күптән түгел бер куркыныч санны яңгыратты. Хезмәт яшендәге ирләрнең үлем сәбәпләрен өйрәнгәннәр. 70 процент очракта үлем алкоголь куллануга бәйле икән. «Российская газета» язуынча, 2018нче елда илдә 48 мең кеше алкоголь кулланудан үлгән. Монысы ирләр генә түгел, хатын-кызлар да, хәтта балалар (!) да. Рәсми саннар гына булуын онытмыйк. «Эчеп үлгән» дигән сүз кемнең якыннарына ошасын? Шуңа күрә чын сәбәбе шул булса да, үлем турындагы белешмәдә башка диагноз языла. Чынлыкта, эчеп үлүчеләрнең саны бу 48 мең белән генә дә чикләнми.
Балалар да эчеп үлә, дидек, һәм бу уйдырма түгел. 3нче октябрь – Халыкара аеклык һәм эчкечелеккә каршы көрәш көне уңаеннан республикада сәламәтлек сагында торучылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы уздырды. Шунда сөйләделәр: эчү кимесә дә, эчеп агулану очраклары арткан икән. 2019нчы елның гыйнварыннан августына кадәр Татарстанда алкоголь белән агулануның 368 очрагы теркәлгән. Йә сыйфатсыз алкоголь һәм составында спирт булган башка сыеклыклар эчеп, йә артык күп эчүдән агуланалар, ди. Шушы 368 агулану очрагының 15е – үсмерләр, ә 14е 14 яше дә тулмаган балаларга туры килә икән. Шунысы аянычлы: белгечләр әйтүенчә, бу балалар һәм үсмерләр спиртлы эчемлекләрне очраклы түгел, ә максатчан рәвештә, ягъни исерү өчен эчкән.
Бу проблеманы хәл итү юлларын эзлисе урында, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы көнгә күпме алкоголь эчәргә яравы турында норматив кабул итә. Әле сентябрь урталарында гына, үзебезнең «аеклык көне»н билгеләп үткәч кенә барлыкка килде ул. Министрлык эксперты биргән киңәшләр: хатын-кызлар көненә – 200 мл шәраб (алкоголь күләме 12 процент тирәсе), ә ирләр 900 мл сыра (алкоголь күләме 4,5 процент) эчә ала. 200 мл шәраб – ике стандарт порциягә (бер стандарт порция – 10 г чиста спирт), ә 900 мл сыра – өч стандарт порциягә тиң. Һәр алкогольле эчемлекнең үз тиешле нормасы бар, шуңа күрә чама белән генә эчәргә, атнасына ике көн эчми торырга киңәш ителә, дип тә өстәгән эксперт. Русиянең элеккеге баш санитар табибы Геннадий Онищенко мондый «киңәшләр»не җинаятькә тиңләргә кирәклеген әйтте. Ләкин иптәш Онищенко хәзер инде баш табиб түгел шул, Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән буенча (!) Комитет рәисенең беренче урынбасары. Шуңа күрә аның тәнкыйтенә колак салучы булмады кебек – һәрхәлдә министрлыкның «киңәше» үз көчендә калды.
«Фәнни тикшеренүләр шуны раслады: алкоголь – нинди генә дозада булса да – организм өчен зыянсыз була алмый. Нинди генә күләмдә булса да, ул организмга зарар сала. Ә хәзер чын тырышып алкогольнең файдасы турында сөйләшә башладылар. Имеш, кешене кеше иткән – хезмәт түгел, ә ачыган җиләк-җимеш, нәкъ менә шуннан ясалган эчемлек кешелекне эволюциягә китергән, имеш…»
Федерация Советының социаль сәясәт буенча Комитеты әгъзасы, Русиянең атказанган табибы Владимир КРУГЛЫЙ
САН
* Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматына караганда, дөньяда эчкечелектән ел саен 2,5 миллион кеше үлә. Күпчелеге – яшьләр;
* 2018нче елда Русиядә 48 мең кеше алкоголь кулланудан үлгән.
* Русиядә иң күп кеше эчеп үлгән төбәк – Чукотка автономияле округы. Аннан соң Магадан, Иваново, Түбән Новгород һәм Ярославль өлкәләре. Ә иң аек төбәк – Ингушетия Республикасы. Узган ел анда берәү дә эчеп үлмәгән.
* Татарстанда алкоголизм буенча диспансерда исәптә торучылар 2014нче елда 100 мең кешегә 767 кеше булган, 2018дә – 720. Ләкин 2019нчы елның 8 аенда гына да бу күрсәткеч 716га тигез булган. Ел азагына кадәр әлеге санның артачагын фаразлыйлар.
* 2019нчы елның гыйнварыннан августына кадәр Татарстанда алкоголь белән агулануның 368 очрагы теркәлгән. Шуның 15е – үсмерләр, ә 14е – 14 яше дә тулмаган балаларга туры килә. 140 очракта агуланган кеше тернәкләнеп китә алмаган – үлгән.
БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ
– Соңгы елларда эчкечелеккә каршы сәясәт алып барылса да – мәсәлән, кибетләрдә хәмерне кичке уннан соң сатмау, 18 яше тулмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатуны рөхсәт итмәү, – алкоголизм чиреннән арынырга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны кимемәде. Төгәл статистиканы бирү авыр, аларны республика наркодиспансеры гына саный. Бу да аларга мөрәҗәгать итүчеләр генә. Ә кешегә күрсәтмичә эчүчеләр, эчеп тә ярдәм сорарга теләмәүчеләр шактый. Хосусый клиникалар хисап алып бармый, алып барган очракта да саннарны әйтми. Шуңа без бу афәтнең бер өлешен генә күрә алабыз.
Спиртлы эчемлекләргә бәйлелек хатын-кызларда да күзәтелә. Әйтергә кирәк, безнең илдә әлегә кадәр чирне танып, ярдәм сорау гадәте юк. Шуңа мин хосусый клиникада эшләүче практик табиб буларак кына сөйли алам. Беренчедән, хатын-кызлар үзләрен эчкече дип танымый. Ирләрне хатыннары, туганнары көчләп алып киләләр, чөнки аларда чир күренә башлый. Хатын-кызлар яшерә белә, косметика кулланып, тышкы чагылышны «ямап» куя ала. Хатын-кызларда ялгыз качып эчү гадәте таралган. Кич дәвамында ике яки өч шешә шәрабны эчеп бетерүне алар алкоголизмга санамый. Әмма бу бик күп санала. Икенчедән, минем күзәтүләргә караганда, алкоголизмнан яшьләр һәм урта яшьтәгеләр интегә. Статуска килгәндә, эчкечеләр арасында хәлле кешеләр дә, эшсезләр дә бар. Түбән статуслы кешеләр арасында, билгеле, чирлеләр күбрәк. Хуҗабикәләр арасында эчкечегә сабышу күп. Алар йә моңсулыктан компанияләргә ияреп эчә башлый, йә кеше үз-үзенә йомылып, тормышның кызыгын шешәдән эзли башлый. Кеше яңа шөгыль, хобби табу, белем эстәү урынына җиңел юл сайлый һәм капкынга эләгә.
Хатын-кызларда алкоголизмга ияләшү тизрәк бара, чөнки алкоголь матдәләрен җимерә торган фермент ирләрдә күбрәк. Шуңа да гүзәл затларга зыяны күбрәк төшә. Спиртка организмның каршы торуы вакыт узу белән арта бара, ягъни кеше күп эчә башлый, организм күбрәк таләп итә. Кеше аны сизми дә кала.
Сыра эчеп, алкоголизм барлыкка килми, дип уйлаучылар бар. Кемдер, мин бит шәраб кына эчәм, дип аклана. Кеше күп эчмәскә дә мөмкин, әмма даимилек – алкоголизмны барлыкка китерүнең төп факторы. Көн саен аз-азлап булса да эчә икән, бу кеше – чирле. Кызганычка, кеше табибка 5-6 ел дәвамында эчкәннән соң гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, ягъни бу вакыт эчендә кешедә хәмергә ныклы бәйлелек барлыкка килә.
Хатын-кызлар җиңел эчемлекләрдән – сыра, шәрабтан башлый, аннары аракыга күчә. Сәбәбе нәрсә? Чирле кеше үзенә йөз төрле сәбәп таба: тормыш авыр, проблемалар чыкты, мине аңламыйлар һәм башкалар. Әмма алкоголикларның күбесенең проблемасы – психологик яктан җитлегеп җитмәү. Алар – инфантиль холыклы кешеләр. Алар проблеманы хәл итү урынына, хәмер эчеп, кыенлыктан качарга тели.
Дәваланып, чирдән котылучылар бар, әмма реабилитация узган кешеләргә һәрдаим бер сүзне кабатлап киләбез: элеккеге алкоголиклар булмый, кабат эчсәгез – барысы да яңабаштан башланачак. Ике пациентым бар, берсе – 22, икенчесе 24 ел эчмәде. Туганнары бер табында, күпме вакыт узды бит, хәзер инде эчәргә ярый, дигәч, кеше «запой»га китте. Аннары табиб ярдәме белән кеше рәтенә керде, аек тормышта күпкә яхшырак, дигән нәтиҗә ясады.
Нарколог, психотерапевт Гомәр ЗЫЯТДИНОВ
(Чыганак: «Азатлык» радиосы)
ТАРИХ
Нәкъ менә 3нче октябрьне эчкечелеккә каршы көрәш һәм аеклык көне итеп билгеләп үтүнең тарихы Джон Финч (17 март 1852 – 3 октябрь 1887) исеменә барып тоташа. Америкалы җәмәгать эшлеклесе Финч 15 яшеннән башлап, эчкечелеккә каршы көрәшкән. Үз шәһәрендә беренчеләрдән булып алкоголизм белән көрәш оешмасы булдырган. Аның вафат булган көненә туры китереп, 3нче октябрьне эчкечелеккә каршы көрәш һәм аеклык көне итеп билгеләп үтә башлаганнар. Бу көнне төрле илләрдә эчкечелеккә каршы чаралар үтә.
Русиянең шәхси аеклык көне дә бар. Анысы 11нче сентябрьдә. Беренче тапкыр 1913нче елда православ чиркәве тарафыннан билгеләп үтелгән. Бу көнне Русиядә хәмер сату тыела торган булган. 2005нче елдан аеклык көнен билгеләп үтү яңадан гадәткә керде. Хәзер әлеге дата уңаеннан мәктәпләрдә хәмернең зыяны турында класс сәгатьләре үткәрелә, зурлар өчен дә төрле чаралар оештырыла, әмма хәмер сату туктатылып тормый.
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
Дөньяның 170 илендә «Аноним сәрхушләр» берләшмәсе бар. Иң беренчесе 1935нче елда ук барлыкка килгән. Русиягә 1987нче елда килеп җиткән. Бүген безнең илдә генә дә 400 төркеме бар дип исәпләнә, шул исәптән Казанда да «Аноним сәрхушләр» төркеме эшли. Телефоны – (843) 253-50-13. Сайты: https://aakazan.ru/index.asp. Әлеге сайтта очрашулар расписаниесен дә карап була.
«Аноним сәрхушләр» түләүле оешма түгел. Анда эләгү өчен алкоголизмны чир дип тану һәм аннан дәваланырга теләү генә кирәк. «Без секта да түгел, бернинди дин белән дә бәйләнешебез юк, берәүгә дә каршы да тормыйбыз. Әз-мәз салгалау белән эчкечелек арасында чикләрне югалтканнарга файдалы буласыбыз килә» – бу «Аноним сәрхушләр»нең принципларының берсе.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии