БДИ: кемдер китап кыштырдата, кемдер – акча

БДИ: кемдер китап кыштырдата, кемдер – акча

Узган атнада редакциядә БДИ турында сүз чыккач, бер хезмәттәшебез: «Безнең өчен авыр тема бу», – дип куйды. «Синең балаң бит әле 10нчы класста гына, борчылырга иртә», – диюебезгә каршы: «Без 9дан бирле шул БДИ дип куркып торабыз инде», – дип җаваплады. Чынлыкта, хәзер ата-аналар баласын беренче класска илткәндә үк: «БДИны ничек биреп чыгар?!» – дип уйлый торгандыр ул.

14нче марттан БДИны биреп карау башланды. 26нчы майдан 30нчы июньгә кадәр узачак чын имтиханга репетиция кебек ул. Нәкъ чын имтихандагы кебек килеп утырасың, биремнәр тараталар һәм, тиешле вакыт узганнан соң, биремнәрне җыеп алалар. Тик бер нәрсә генә «чын имтиханнан» аерыла: күзәтү йомшаграк. «Пробный» БДИда булган укучылар сүзләренә караганда, анда рәхәтләнеп күчерергә мөмкинлек бирелә, камералар да булмый, күзәтү өчен куелган укытучылар да алай каты бәрелми. Монысы репетиция генә бит әле, янәсе.

Ә инде чын имтиханда укучыларны бик шәпләп тикшерәләр: БДИ узасы бинаны хокук сакчылары, этләре белән бергә кинологлар камап ала, бала махсус турникет аша тикшереп кертелә, имтихан тапшыра торган бүлмәдә аны ике аяклы күзәтүчеләр дә, төрле почмаклардан камералар да күзәтеп тора. Быелдан башлап, телефоннарның сигналын өзеп тора торган «глушилка»лар да куярга тәкъдим ителде әнә. Террорчылыкка каршы көрәштә шундый өр-яңа технологияләр кулланыла да, мәктәп укучыларын тикшерү өчен кулланыла.

Чыгарылыш класс укучылары бу арада китап кыштырдата: укыйсын – укып, моңарчы өйрәнгәннәрне тагын бер тапкыр кабатлап калырга ашыгалар. Ә без акча кыштырдатып алыйк әле. БДИ укучыларның һәм ата-аналарның төн йокысын калдырган баш бәласе генә түгел, кем өчендер акча эшләү чыганагы да бит әле ул. Бер-ике айдан кемдер аласы акчаны санап куя торыйк, диюебез.

Илнең мәгариф өлкәсен җитәкләүчеләр БДИга күпме акча тотылганын җиде кат йозак астында сакларга тырыша. Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов кына: «Бездә уздырыла торган дәүләт имтиханнарына, башка илләр белән чагыштырганда, күпкә азрак акча тотыла. Ә сыйфаты ягыннан БДИ башка илләрдәге сынаулардан күпкә яхшырак», – дип кабатлап килә. Сыйфат турындагы өлешенә күз йомып (күзне ачсаң, язарлык нәрсә байтак анда), акча санауны дәвам итик. Белгечләр әйтүенчә, бездәге имтихан да җитәкчеләр сурәтләгән арзан бәягә чыкмый. Моны үзеңә дә чамаларга була инде: ул турникетлар, камералар, «глушилка»лар барысы да акча бит. Һәм аз акча түгел.

«Дәүләт сатып алулары» сайтында 2013нче елда БДИ уздыру өчен 855,2 млн сум тотылган дип язылган. 2014нче елда бу сумма бермә-бер артып, 1,6 млдр сумны тәшкил иткән. 2015нче елда, кризис булу сәбәплеме икән, БДИ өчен бүлеп бирелгән акча бераз кимегән – 1,38 млрд сум. Ә узган 2016нчы елда БДИ дәүләткә якынча 2 млрд сумга төшкән. Боларның барысын да, сайтта тәкъдим ителгән тендерларны исәпләп, Русия һәм БДБ илләренең дәүләт һәм коммерция базарын өйрәнү белән шөгыльләнә торган IST-Budget компаниясе исәпләп чыгарган. Компания аналитигы Ян Хельм матбугатка белдергәнчә, бу сумманың яртысы БДИ тапшыру пунктларын видеокамера белән тәэмин итү, имтихан барышын онлайн режимда күрсәтеп баруны оештыруга тотыла – тәкъдим ителгән тендерлар шуны күрсәтә. Имтихан биремнәрен тиешле җиргә илтеп җиткерү, аннары кире үзәккә алып кайту, күзәтүчеләрне ашату, имтихан материалларын юкка чыгару, имтихан биремнәрен җыентык итеп чыгару – шулай ук акча. Һәм шул ук 2 млрд сумнан тотылган. Тик бөтен тотылган акчаны да халык хозурына чыгарып булмый, әлбәттә. Мисал өчен, ел саен БДИ башланганчы ук имтихан биремнәре интернетка куела. Ябыштырылган конвертлар үзләреннән-үзләре ачылып, биремнәр үзлегеннән «челтәр»гә кереп утырмый бит инде – моны ике аяклы кешеләр башкара. Бушка түгел, билгеле. Белгечләр уйлавынча, бу катлаулы схемада бик күп кеше – идән юуучыдан алып, зур-зур түрәләргә хәтле катнаша һәм һәрберсе үзенең акчалата өлешен ала. Күпме акча икәне генә «Дәүләт сатып алулары» сайтына куелмый.

БДИга бүленгән акчаның тиешенчә тотылмавына ризасызлык күрсәтүчеләр юк түгел. Дәүләт Думасы депутаты Владимир Бурматов 2014нче елда ук прокуратурага мөрәҗәгать итеп, акчаның нәрсәгә тотылганын төгәл исәпләүне таләп иткән иде. Прокуратура имештер тикшерү уздырды һәм имештер барысын да дөрес дип тапты.

Дәүләт акчасы – бер нәрсә, ата-аналар кесәсеннән чыга торган акча да бар бит әле. Хәзер күпчелек мәктәпләрдә укытучылар баланы дәрес вакытында БДИга әзерләми. Дәрестән тыш вакытта башкара ул моны. Билгеле инде, акчага. Һәм аз акчага да түгел. Preply репетиторлык үзәге җитәкчесе Кирилл Бигай сүзләренчә, ата-аналарның репетиторларга түккән акчасын санап карасаң, бер елга якынча 15 млрд сум килеп чыга! Хәзер интернетта репетитор хезмәте тәкъдим итүчеләр тулып ята. Математика, физика, инглиз теле кебек фәннәрдән репетиторлар бер академик сәгать өчен уртача алганда 1000 сум сорый. Бала һәр фәннән атнага бер тапкыр гына шөгыльләнсә дә, аена 12 мең сум килеп чыга. Кайберәүләр биш-алты фәннән БДИ бирә. Кайберәүләр ике ел дәвамында репетиторга йөри. Саный китсәң санарлык нәрсә шактый монда…

Бөтенрусия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге 2015нче елда БДИ биргәннәр арасында сораштыру уздырган. Күбесе: «Бик тырышсаң, күчереп була», – дип җавап биргән. Шулай булгач, БДИның гадел үтүен тәэмин ителгән акчаны мәктәпләрдә заманча технологияләр булдыруга, белем дәрәҗәсен күтәрүгә тотсаң, гаделрәк булмас идеме икән?..

Уены-чыны бергә

– Тиздән мәктәп укучыларының бөтенрусия лотерея уены башланачак.

– Шулаймыни? Бер дә ишеткәнем юк.

– Бар инде ишеткәнең. БДИ дип атала.

***

– Син БДИны ничек бирергә уйлыйсың?

– Мин «дөнья бетәчәк» дигән фаразларның чынга ашарына өметләнәм әле.

***

Ике абитуриент сөйләшә. Берсе икенчесеннән сорый:

– Йә, бирдеңме?

– Бирдем, барысын да бирдем.

– Ничек инде «барысын да»?

– БДИны – «икеле»гә, хәрби комиссариатта анализларны – «годен»га.

БГ сораштыруы

Изображение удалено.«Вконтакте» сайтындагы төркемебездә (https://vk.com/beznen) «Мәгариф министры урынында булсагыз, бердәм дәүләт имтиханына нинди үзгәреш кертер идегез?» дигән темага сораштыру үткәрдек. Анда барлыгы 101 кеше катнашты. Күпчелек (49 кеше) БДИны бөтенләй бетереп, аңа кадәр булган гадәти имтиханга кире кайту яклы. 6 кеше БДИны татарча бирү мөмкинлеге булсын иде дип җавап биргән. Ике кеше «башка вариант» дигән җавапны сайлаган, тик үз вариантын комментарийларда язмаган. Калганнарның ничек җавап биргәнен рәсемнән карап белә аласыз.

Бәйгегә нәтиҗә

«Вандалны да ике метр җир көтә»

Бүген «Ай-һай хәлләр: вандаллар» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә. Аларның барысын да бастыра башласаң, газета бите җитмәс иде. Шуңа күрә иң-иң дигәннәрен генә бирәбез, ә калган дүртьюллыкларны сайтыбызда укырга мөмкин. Гадәттәгечә, бу атнада да ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Казаннан Нияз Бишбалта һәм Лаештан Гөлсинә Габбасова. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Җитмешенче елларда үсмерләр

«Арматура белән чаптылар».

Кылган җинаяте өчен такырбашның

Күбесен «читлек»кә яптылар.

Ә хәзер шундый ук яшүсмерләр

Подъездларга язып китәләр,

Төрле биналарны, һәйкәлләрне

Буяп, ватып мыскыл итәләр.

Кабер җимерүне туктатмыйча,

Көн артыннан көн бушка үтә…

Вандалны да, вакыты җиткәч,

Зират, ике метр җир көтә!

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Казанны басты вандал,

Гөнаһтан да курыкмыйлар.

Бөекләрнең каберләрен

Итәләр алар тар-мар.

Ай-һай хәлләр, вандаллар

Тормыштан артта калганнар.

Халыкны рәнҗеткән өчен

Закон бар – җавапка тартырлар.

Әлфия САЛИХОВА,

Мамадыш районы, Комазан урманчылыгы

Үзе вәхши булган гына

Эшли ала вәхшилек.

Чирканмый алар хәтта

Таптарга да каберлек.

Йомшак сыйпап бетереп булмас,

Җәмгыятьтә туган вандалны.

Вәхшиләрнең кулын төяр өчен

Әзер тотыйк чүкеч-сандалны.

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Иске бистә зиратында

Ташлар ватып йөргәннәр.

Кабердәге изге җанның

Рухын мыскыллап көлгәннәр.

Кызганыч ки, булдыра алса,

Рух аны тотар иде…

Шундый вәхши яшь егетне,

Түзмәс, җир йотар иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Ай-һай хәлләр, вандаллар

Халыкны кыерсыталар.

Күсе кебек кимереп,

Эшләми яшәргә яраталар.

Ана сөте белән керми,

Дип әйтәләр халыкта.

Законнар катгый булса,

Вандалның койрыгы катар бозга.

Миләүшә САЛИХОВА,

Алабуга шәһәре

Вандаллар да ике аяклы,

Алар безнең арада.

«Тамырлары» нык җәелгән

Салада һәм калада.

Вандалларны юк итәргә

Кирәк сәяси теләк.

Депутатлар кабул итсен –

Кырыс кануннар кирәк.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Вәхшилеккә ни этәрә яшьләрне:

Үч алумы, әллә усаллык?

Әхлаклылык җитмәү билгесеме,

Хулиганлык, әллә кыргыйлык?

Зыян салган чакта уйламыйлар

Ирекләрдән мәхрүм каласын.

Тотылмыйча, качып йөрсәгез дә,

Аллаһ бирер сезгә җәзасын!

Гөлсинә ГАББАСОВА,

Лаеш районы, Нармонка авылы

Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: БДИ» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр бары тик ике атна эчендә генә кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии