- 15.07.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №28 (4 июль)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Элек чит ил кешеләре белән сөйләшкәндә, күкрәк кагып, аның каравы бездә медицина һәм белем алу бушлай, дип шапырына ала идек. Бер ун ел тирәсе элек кенә дә шулай иде әле. Бүген ни беренчесе калмады, ни икенчесе.
Дөрес, дәүләт медицина учреждениеләрендә дәвалану бушлай санала үзе. Тик ул бушлай дәвалануны йә көтеп җиткерә алмыйсың, йә аның сыйфаты шуның хәтле генә, йә дәвалаганның «срогы» бик тиз чыга – ахыр чиктә барыбер түләүле клиникага барып егыласың. Менә бушлай югары белем белән дә шул хәл. Бар ул. Алай гынамы соң, әнә быел Татарстан вузларында бюджет урыннары арткан да әле. Узган ел республика вузларында барлыгы 15806 бюджет урыны булса, быел 5 процентка арттырганнар – абитуриентларга 16531 бюджет урыны тәкъдим ителә. Быел Татарстан мәктәпләрен 15,4 мең укучы тәмамлаганны исәпкә алсаң, ул бюджет урыннары бөтен кешегә дә җитәргә тиеш кебек үзе. Әле бер мең урын артып та кала. Шулай булгач, «бюджет урыннары юк» дип зарлану да урынсыз кебек. Тик ул бюджет урыннарының күпчелеге көндәшлеккә сәләтсез, укырга керергә теләүчеләргә кызыксыз булган юнәлешләргә бүлеп бирелә шул. Аларның да бер өлеше читтән килгән студентларга эләгәчәк әле (студентлар алмашы программасы буенча чит илләрдән укырга килүчеләр турында сүз бара). Ә инде кирәкле һәм, урысча әйткәндә, «престижный» бүлектә укырга теләсәң, акча янчыгыңны киң тотарга туры киләчәк.
Хәзер югары уку йортларында урак өсте. 20нче июнь көнне кабул итү кампаниясе башланып китте. Татарстанның 44 вузы абитуриентлардан документлар кабул итә. Документларны электрон почта аша гына да тапшырырга мөмкин, шуңа күрә кабул итү комиссияләренә тезелгән су буе чиратлар да күренми. 26нчы июльдә кабул итү кампаниясенең беренче этабы төгәлләнә. Ә икенче дулкында кабул ителүчеләр 8нче августтан да соңга калмый игълан ителәчәк.
Югары белем алу бәясе елдан-ел арта. Әкренләп кенә артып барса, бәлки, ул кадәр сизелерлек тә булмас иде. Тик бездә кисәк арттырдылар. Узган ел түләүле бүлекләрдә уку кисәк 16 процентка арткан иде. Быел тагын 17 процентка арткан.
Барысы да чагыштыруда күренә, диләр. Менә сезгә чагыштыру: 2010нчы елда КФУның татар журналистикасы бүлегенә 9 бюджет урыны бирелгән иде. Бер урынга 3 кешелек конкурсны үтеп, 11 кеше укырга кабул ителдек. Өч кеше контракт нигезендә укыды. Беренче елны 67 мең сум түләп укыдылар дип истә калган. Бәя ел саен арта барды: 73, 80, 93 мең сум. Узган 2017нче елда татар журналистикасы бүлегенә инде 4 кенә бюджет урыны бирелде. Ә контракт нигезендә укырга кергәннәр елына 110 мең сум түләп укыды. Быел исә журналистларга бюджет урыны бөтенләй бирелмәде. Елына 146 мең сум түләп укыйсы. Татар журналистикасы дигән бүлек тә калмады. Татар һәм урыс телле кафедраларны берләштереп куйдылар. Менә шундый үзгәрешләр.
Түләп уку бәясен һәр вуз үзе билгели. Аңлашыла ки, федераль стандартлар, билгеле бер чикләр бар. Ләкин тәгаен сумманы югары уку йорты үзе куя. Шуның кадәр бәя түләп укыгач, иң заманча җиһазлар, иң белемле һәм тәҗрибәле укытучылардыр инде дип уйлыйсың. Ләкин шул ук КФУда 174мең түләп укучы икътисадчылар, мәсәлән, һаман да кара тактага акбур белән яза, 146 мең түләүче журналистлар кысан бүлмәләрдә утыра әле.
Хәзер югары уку йортлары халыкара дәрәҗәдәге вузлар исемлегенә керү өчен ярыша. Анда эләгү өчен белем бирү дәрәҗәсе югары булырга тиеш дигән шарт юк – анысын тикшереп тормыйлар. Иң мөһиме: укырга керүчеләрнең БДИ баллары югары булсын, инглиз телле белгечләр әзерли торган юнәлешләр ачылсын, чит илдән чакыртылган бер-ике генә булса да укытучы белем бирсен, укытучылар халыкара журналларга (инглиз телендәге) фәнни мәкаләләр язып торсын. Дәрәҗәне үстерү акча да таләп итә. Димәк, киләчәктә югары белем алу тагын да артачак әле. 2020нче елларда мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына керергә теләгән кешеләргә бер дә кызыгырлык түгел. Хәлләр бүгенгедәй дәвам итсә, аларга бушлай югары белем турында ишетеп белергә генә калмагае. БДИ ришвәтчелекнең тамырына балта чапты, хәзер югары уку йортына кергәндә акча төртәсе юк, шуңа күрә гади авыл балалары да керә ала, иң мөһиме БДИ баллары югары булсын, диләр. Акчаны төртеп түгел, рәсми рәвештә түлисе шул хәзер. Гади авыл баласы, БДИны яхшы тапшырган булса да, үзе теләгән «Стоматология» бүлегенә кереп, елына 468 мең сум түләп укый алырмы икән – аһ-һай… Әти-әни елга ничә үгез үстерергә тиеш дигән сүз соң инде бу?..
2018нче елда Татарстанда барлыгы 44 югары уку йорты абитуриентларны кабул итә. Шул вузларның 28е – дәүләтнеке. Республикага барлыгы 16531 бюджет урыны бирелгән. Бу – 2017нче елгыга караганда 5 процентка күбрәк (ул елны 15806 бюджет урыны булган). Гомуми саннан 120 бюджет урыны дәүләтнеке булмаган вузларга (ТИСБИ белән КИУга) бүлеп бирелгән. Быел 11нче классны 15,4 мең укучы тәмамлаган.
СТАТИСТИКА
Иң кыйммәте һәм иң арзаны
Республикада иң кыйммәтле белгечлек – КФУдагы «Стоматология» (инглиз телендә белем бирелә торганы) юнәлеше. Биш ел элек бу бүлектә уку 170 мең сум булса, быел – 468 мең сум. Узган ел әлеге бүлектә елына 450 мең сум түләп укыганнар иде.
«Дәвалау эше» (шулай ук инглиз телле белгечлекләр әзерли торганы) бүлегендә 364 мең түләп укыйсы. Моның кадәр югары бәя куюны укытучыларга хезмәт хакын арттыру белән бәйләп аңлаталар. Инглиз телендә белем бирүчеләр кыйммәт йөри, шуңа күрә әлеге юнәлешләрдә уку бәясен арттырырга туры килде, дип сөйләде КФУ җитәкчелеге.
КДМУда шул ук «Стоматология» һәм «Дәвалау эше» бүлекләрендә (дөрес, болары урыс телендә белем бирә торган бүлекләр) түләп уку елына 180 мең сумга төшә.
Шул ук КФУда «Геология» (Geology), «Нефть һәм газ эше» (Petroleum Engineering), «Программа инженериясе» (Software Engineering) бүлекләрендә уку елына 282 мең сумга төшәчәк. Болар да инглиз телле белгечлекләр әзерли торган бүлекләр. Гомумән, инглиз телендә белем бирелә торган юнәлешләрдә уку кыйммәткә чыга. Мәсәлән, инглиз телле «Менеджмент» бүлегендә уку – 188 мең сум, ә шул ук белгечлекнең урыс телендәгесе – 167 мең сум. Һәм инглиз телле белгечләр әзерли торган юнәлешләр елдан-ел арта бара. Аның каравы Татарстанда татар телле белгечләр әзерли торган бүлекләр бөтенләй диярлек калмады.
«Нефть-газ эше» белгечлеген алырга теләүчеләр елына 166 мең сум түләп укырга тиеш булачак. Шушы ук белгечлекне арзангарак та табарга була. Иң арзаны, мәсәлән, Әлмәт дәүләт нефть институтында – 110,2 мең сум. Былтыр Әлмәттә бу юнәлештә белем алу 4 процентка арзанрак булган.
КАИда иң кыйммәтле юнәлеш – «Авиатөзелеш» һәм «Очу аппаратлары двигательләре ясау» юнәлешләре. Икесендә дә уку 200 мең сум. Иң арзан белгечлекләр: «Персонал белән идарә итү», «Юриспруденция», «Менеджмент», «Икътисад» – 120,38 мең сум.
Иң кыйммәтле вузлар исемлегендә КФУ белән КАИдан соң Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты бара. Консерваториядә «Музыка белеме һәм музыкаль-кулланма сәнгать» белгечлеге – елына 197,85 мең сум. Мәдәният институтында иң кыйммәте – «Халык җыры сәнгате» бүлеге. Анда уку 197,9 мең сумга төшә. «Вокал», «Театр сәнгате», «Дизайн» бүлекләрендә уку 197,89 мең сум.
Иң арзанлы бүлекләр – шәхси югары уку йортларында. Мәсәлән, иң арзанлы бүлек – Русия ислам университетындагы «Теология» бүлеге – елына 7 мең сум. Шул ук «Теология» КФУда 132,5 мең сум тора. Юрист, икътисадчы һәм менеджер белгечлекләре арзаная бара. РИУда «Икътисад» белгечлеге – 20 мең сум, Социаль һәм гуманитар белем институтында «Юриспруденция» – 45 мең сум, ТИСБИда «Менеджмент» – 45 мең сум. Хәер, шул ук «Юриспруденция» һәм «Икътисад» КФУда 174 мең сум.
БДИ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
БДИның юбилей елы: саннар нәрсә сөйли?
Хәзерге вакытта «югары уку йортына керү» һәм «БДИ» дигән сүзләр янәшә йөри. Берсен икенчесеннән башка күз алдына китереп тә булмый. Шуңа күрә бу язмада БДИ турында да язмый кала алмыйбыз.
Быел Бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри рәвештә кертелгәнгә төгәл 10 ел. Шуның кадәр вакыт үтсә дә, БДИга карата ризасызлык белдерүчеләр кимеми. Путинга да язып карыйлар, петицияләргә имзалар да җыйган булалар. Аңа карап берни үзгәрми: БДИ югары уку йортына кергәндә кирәк иң төп имтихан булып кала бирә.
Быелгы БДИдан кайбер саннарны барладык:
– 10 еллык тарихта беренче тапкыр бер укучы дүрт фәннән БДИдан 100әр балл җыйган. Моңарчы өчәр фәннән 100әр балл алучылар бар иде, ә менә берьюлы дүрт фәннән 100әр балл җыю очрагы – беренче тапкыр. 400 балл җыйган укучы – Мәскәүнең 179нчы мәктәбен тәмамлаган Руслан Сәлимгәрев. Ул барлыгы 6 фәннән БДИ тапшырган булган: информатикадан – 83, физикадан 98 балл җыйган.
– Быел Татарстанда 33905 кеше БДИ тапшырган, шуның 25688е – быелгы чыгарылыш укучылары. Калганнары – элекке елларда мәктәпне тәмамлаучылар.
– Урыс теле фәненнән Татарстанда 19 кеше 100 балл җыйган, ә Русия буенча 339 кеше иң югары баллга ия булган.
– Татарстанда быел икеле капчыклары саны, Русия буенча гомуми санга караганда, күбрәк булган. Мәсәлән, урыс теле фәненнән ил буенча икеле капчыклары саны – 6 процент, ә Татарстанда – 9,4 процент.
– Бер генә уку йортына кергәндә дә кирәк булмавына карамастан, быел Татарстанда 24 укучы татар теленнән бердәм республика имтиханы (ЕРЭ) тапшырган. Бу укучылар үзләренең киләчәген татар телле белгечлекләр белән бәйләргә тели икән. Тик татар журналисты булырга теләүчеләргә – урыс әдәбиятыннан, татар теле белгече булырга теләүчеләргә җәмгыять белеменнән БДИ кирәк.
– ВЦИОМ уздырган сораштырудан күренгәнчә, 35 процент русияле, БДИ кертелгәннән соң, вузларга кабул иткәндә коррупция кимеде, дип саный икән. 45 процент кеше, киресенчә, БДИ коррупцияне арттырды дигән. Сораштырылганнарның 77 проценты, БДИ кертелгәннән соң укучыларның белем дәрәҗәсе түбәнәйде, дип санавын белдергән.
БӘЙГЕ
Газетабызның узган санында игълан иткән бәйге темасын исегезгә төшерәбез: сездән «Ай-һай хәлләр: салымнар» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 30нче июльгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии