- 15.09.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №36 (11 сентябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Соңгы елларда авылны саклау турында күп сөйлибез, яшь белгечләрне салага җәлеп итү өчен дәүләт программалары булдырабыз, ләкин бу проблеманың уңай якка чишелеше күренми әле. Белгечләр дә, Татарстан картасыннан тагын 49 авыл юкка чыгарга мөмкин, дип куркыта.
Бу авылларда бүген беркем дә яшәми икән инде. Ләкин әле алар картадан ук сызып ташланмаган, дәүләт реестрыннан да төшеп калмаган. Озаккамы икән?..
Быел июнь аенда Дәүләт Советы утырышында Русиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы Вячеслав Нилов тагын бер куркыныч санны яңгыраткан иде: республикада 252 авылда 1-10 кеше генә яши икән. Әлеге авылларның да бүген-иртәгә юкка чыгу ихтималлыгы бар, дигән сүз бит инде бу.
Авылларның ни өчен юкка чыга баруы бүген берәүгә дә сер түгел. Салада эш юк, акча юк, шуңа күрә яшьләр анда калырга теләми. Хезмәт хакларының түбән булуы хакында җитәкчелек үзе үк сөйләп тора. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов быел кыш көне коллегиядә: «Республика буенча уртача хезмәт хакы 34 мең сум булган заманда, авылда уртача 22,8 мең сум акчага эшләүченең хезмәте тиешенчә бәяләнә дип әйтеп буламы? Булмый. Ә аена 19 мең түләп, бер хезмәткәрне дә тотып тора алмыйсың», – дип ду китергән инде. Хәер, министрның авылдагы хезмәт хаклары мәсьәләсен беренче тапкыр гына күтәрүе түгел инде бу. 2017нче елда ук (ә ул ел нәтиҗәләре буенча, авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 21 мең сум булган. – Авт.) Әхмәтов авылда эшләүчеләрнең хезмәт хакларын 10-12 процентка арттырырга кирәк, дигән иде. Быелгы коллегиядә дә: «Киләсе 2 елда хезмәт хакын аена 33 мең сумга җиткерергә кирәк», – дип план куйды. Ләкин болар һаман да шул сүздә генә кала бирә. Әле ул 22 мең сум хезмәт хакын да халыкның ничә проценты гына ала икән? Уртача санны ничек исәпләгәннәрен беләбез бит инде.
Бер кызыклы факт: быел 1,7 мең татарстанлы, Ерак Көнчыгышта җир алырга теләп, гариза язган. Төбәкне үстерү программасы буенча, 2017нче елдан башлап, анда бушлай җир участоклары бирәләр бит. Шул ук вакытта үзебезнең Татарстанда 38 мең гектар җир буш ята икән – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хисабында шулай күрсәтелгән. «Күп балалы гаиләләргә бушлай җир бирәбез» дигән дәүләт программасы әйбәт кенә эшләп китә алган булса, бу хуҗасыз 38 мең гектар әллә ни ачуны да чыгармас иде. Тик программа челпәрәмә килде. Ничә гаилә генә җир ала алды икән? Алса да, нинди җирдер бит әле…
Программалар дигәннән… Татарстан төрле пилот проектларда катнашырга ярата инде. Моны Русия хакимияте дә бик яхшы белә, шуңа күрә нинди проектны, законны сынап карарга кирәк – барысын да безгә сузалар. Әле менә бу язда Татарстанның тагын бер федераль программаны үзендә сынап карарга ризалашуы билгеле булды. Авылларда спортны җәелдерергә телиләр. Ягъни авыллар үлмәсен, халык күченеп китмәсен өчен, авылларга спорт кирәк, дигән фикергә килгән федераллар. Спорт мәйданчыклары (бәлки әле спорт заллары да?) төзү өчен казнадан акчалар бүлеп бирелер инде. Мәйданчыгы булгач, спорт җиһазлары да кирәк булачак. Аларын да кайтарырлар. «Халыкны ничек итеп спорт белән кызыксындырырга» дигән планнар, хәтта үсеш стратегияләре язылыр, аны язучыларга һаман да шул казнадан акчасы да түләнер… Спортны җәелдерү дигәннәре начар идея дә түгел үзе. Кайбер авылларда яшьләр туп тибәргә мәйдан таба алмый тилмерә бит (әле мәдәният йорты да булмаса, хәлләре бигрәк хөрти). Әлеге программа буенча тиешле стандартларга туры килгән спорт мәйданчыгы төзелсә, балаларга да әйбәт булыр иде – компьютерга, гаджетларга гына «чумып» утырмаслар, әзрәк урам һавасын да суларлар иде. Ләкин «авылны спорт коткарачак» дигән фикердә ялгышмадымы икән бу программаның авторлары? Авыл халкына (димәк, авылга) беренче чиратта спорты түгел, башкасы кирәк. Спорт белән генә тамак туймый бит. Туп типкән яки алка куган өчен миллионнар түләнә торган спорт булмаса, әлбәттә. Хуш, салдың ди син ул спорт сарайларын, төзеттең ди спорт мәйданчыкларын. Тик эше булмагач, хезмәт хакы булмагач, яшьләр шәһәргә китеп беткәч, ул мәйданчыкларда кем туп тибәр дә, турникта кем тартылыр соң? Карт-коры гына яшәгән авылларда өр-яңа мәдәният йортларының буш торуы мисалы бар бит инде бездә…
Русиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы Вячеслав Нилов җәй башында Дәүләт Советы утырышында белдергәнчә, бүген Татарстанда 3113 авыл бар. Республикада 406 авылда – 11-50, ә 252 авылда 1-10 кеше генә яши
ФИКЕР
Рафаил ШӘЙДУЛЛИН, Татарстанда юкка чыга баручы авылларны өйрәнүче галим, тарих фәннәре докторы:
– Моңа кадәр урыс авыллары юкка чыга иде. Хәзер татар авыллары да бетә. Эш юк чөнки. Татарстанда 1930-2016нчы еллар аралыгында 1200 авыл юкка чыккан. 70 проценты урысныкы булса, 20 проценты татар авылы иде. Хәзер татар авылларының юкка чыгу темпы арта бара. 2016нчы елда мин «Юкка чыккан авыллар» дигән китап әзерләп бастырган идем. Анда кайсы районнарда нинди авыллар юкка чыкканы язылган. Бу китапның яңа томын әзерли башладым инде, чөнки 2016-2018нче еллар аралыгында тагын 30дан артык авыл беткән. Сәбәпләре төрле. Кайбер авыллар дәүләт реестрында торса да, анда кеше яшәми.
Путин сәясәте авылларның юкка чыгуын тагын да тизләтәчәк. Путин тәкъдиме белән, авылда кеше 30 ел эшләргә тиеш. Авыл кешесе ничек 30 ел стаж җыйсын? Анда эш юк. Алар 6-7 мең сумга эшләргә мәҗбүр. Шәхси хуҗалыклар булмаса, халык инде күптән шәһәргә күчеп киткән булыр иде. Әле моңарчы 55-60 яшькә җиткәч, пенсия алалар иде. Кайбер кешеләрнең пенсиясе эшләгән чакта алган хезмәт хакыннан күбрәк иде. Ә хәзер пенсиягә чыгу яшен арттырдылар. Авылга караш үзгәрмәсә, эш булмаса, пенсия мәсьәләсе хәл ителмәсә, киләсе ун елда татар авыллары 25 процентка кимүе мөмкин.
***
Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА, социолог:
– Шиһабетдин Мәрҗани институты һәм Новосибирск икътисад институты галимнәре белән берлектә Идел буе һәм Себердәге татар һәм урыс авылларын тикшердек, Татарстан, Башкортстан Республикаларында, Пенза, Новосибирск, Томск өлкәләрендә экспедиция үткәрдек. Бу тикшеренүләр буенча шуны әйтә алам: татар һәм урыс авылларын чагыштырганда, татар авылларында хәлләр күпкә яхшырак. Эшсезлек, авылда бизнес ачу мөмкинлеге булмау кебек уртак проблемалар булса да, татар авыллары яхшырак саклана. Урыс авыллары белән чагыштырганда, татар авылларында күбрәк мал асрыйлар, кош-корт тоталар, бакчада эшлиләр. Татар гаиләсендә әле ике-өч буынның бергә яшәве күзәтелә. Әби-бабай, әти-әни, балалар бергә яши. Аннан соң, туганлык та көчле. Шәһәргә күчүчеләр дә авылдан аерылмый. Тышкы яктан да татар авыллары төзегрәк. Капка-коймалардан да күренеп тора.
Күрше төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда вазгыять күпкә яхшырак. Татарстандагы авыллар башка төбәкләрдәгедән шактый аерыла. Бу республикада авыл сәясәтенең ничек алып барылуына да бәйле.
***
Рөстәм РАВИЛОВ, Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе ректоры:
– Яшьләрнең авылга кайтырга атлыгып тормавында эш бирүчеләр дә гаепле. Алар авылга җәлеп итү мәсьәләсенә «әйдә, ярар» дип кенә карыйлар. Шуңа күрә безнең уку йортын тәмамлаганнарның дә авылга бик кайтасы килеп тормый. Минемчә, кеше тырышып эшли һәм лаеклы хезмәт хакы ала алсын өчен һәрвакыт та шартлар тудырып була. Кайвакыт эш бирүчеләрдән «белгечләргә күпме хезмәт хакы түләргә җыенасыз?» дип сорыйсың, «13-15 мең» дип җавап бирәләр. Аның гына хәтле хезмәт хакына зур торак пункттан 50-100 километр ераклыкта урнашкан авылга берәү дә эшкә кайтмаячак, башка ниндидер өстенлекләре белән кызыктырырга тырышсаң да…
***
Таһир ҺАДИЕВ, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре:
– Татарстандагы дәүләт программаларын үзгәртергә вакыт җитте. Шунсыз авылларга тиешле ярдәм барып җитмәячәк. Дәүләт программаларын ике төргә аерырга кирәк. Авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүчеләргә – аерым, ә авыр хәлдә яшәүчеләргә башка төрле ярдәм булырга тиеш. Технопарклар ясыйбыз. Ләкин алар бер җирдә урнашкан. Менә шәһәр янындагы авылларда халык яши, эшли. Ә Мамадыш, Менделеевск, Әгерҗе районына керсәң, вазгыять бүтән төрле. Без хәзер имидж булдырырга, мөмкинлек тудырырга тиеш. Карашны төптән үзгәртергә кирәк. Салым ташламалары, фатирлар, эш урыннары булдырмасак, бу авыллар юкка чыгып бетәчәк.
САН
– Бүген Татарстан авылларында республикадагы барлык халыкның 24 проценты гына яши. Бу – 900 мең кешедән бераз гына күбрәк дигән сүз;
– Соңгы 5 ел эчендә республика авылларыннан 50 меңнән күбрәк кеше шәһәрләргә күченеп киткән;
– Узган ел авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча диплом алган егет һәм кызларның 18 проценты гына авыл хуҗалыгы оешмаларына эшкә кергән.
УКУЧЫБЫЗ ИҖАТЫ
Замана давылы
Бетә авыл, җаным әрни,
Картаеплар бетә авыл.
Берән-сәрән генә йортлар,
Узганмы әллә давыл?
Замана давылы узган
Авылым өсләреннән.
Гөрләп торган урамнары,
Чыкмыйсыз исләремнән.
Урам буйлап барлап чыгам:
Кайда икән хуҗасы?
Буш йорт тора кыегаеп –
Баскан заман нужасы.
Фермалар да җимерелгән,
Бушап калган маллардан.
Кемнәр таратып бетергән,
Ни калган бу давылдан?
Йөздән артык хуҗалыктан
Ярты авыл гына көн итә.
Аларда да ата-аналар
Балаларын көтеп интегә.
Бетәргә тиеш түгел бит
Өч герой биргән авыл.
Туктатыгыз, җимермәсен
Илебезне бу давыл!
Әлфия ЗАКИРОВА,
Арча районы, Мирҗәм авылы
Редакциядән: Мирҗәм – Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин, Социалистик Хезмәт Геройлары Галимулла Әсхәдуллин һәм Дания Галимова авылы. Арча районы, Апаз авыл җирлеге паспортында язылганнардан күренгәнчә, 2019нчы елның 1нче гыйнварына Мирҗәмдә 84 хуҗалыкта 212 кеше яшәгән. Шуларның 30ы – 18 яше тулмаганнар, 62се – пенсионер.
ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ
Бу айда «Ай-һай хәлләр: авыллар» дигән темага бәйге игълан итәбез. Сездән шушы теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Аларны кәгазь хат итеп тә, электрон почтабызга да юлларга мөмкин. Шигырьләр 23нче сентябрьгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Һәр айның соңгы атнасында бәйгегә нәтиҗә ясала. Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии