- 16.02.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №06 (13 февраль)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Европадагыча яшисегез килә идеме? Яши башлаганбыз икән бит инде! Дөрес, сөенергә урын юк монда. Икътисад буенча да, яшәү шартлары буенча да түгел, өйләнешүчеләр саны кимү, аерылышулар арту буенча «куып тотканбыз» Европаны.
Бу арада 2018нче елга йомгак ясау бара. Министрлыклар, төрле ведомстволар коллегияләр уздыра, президент алдында хисап тота. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе дә узган елга йомгак ясады. Тик ул йомгак әллә ни куандырмый.
ӨЙЛӘНЕШҮЧЕЛӘР НИК КИМЕГӘН?
Чынлыкта ЗАГС бик күп эшләр башкарса да, беренче чиратта ул никахларны рәсмиләштерү органы булып тора. Узган ел Татарстанда 24 865 пар гаилә корган. Бу – 2017нче елгыга караганда 7,8 процентка азрак. Монысы ЗАГС идарәсе мәгълүматы. Ә «Реальное время» электрон газетасы үз тикшерүен уздырган һәм менә мондый мәгълүматны ачыклаган: 2018нче елда теркәлгән гаиләләр саны – соңгы 12 елда Татарстан өчен иң начар күрсәткеч икән. Ягъни моңа кадәр, хәтта кризислы 2008-2009нчы елларда да хәл әле ярыйсы булган, ә менә хәзер чаң суга башласак та ярый.
Өйләнешүчеләр саны бер Татарстанда гына кимемәгән, бу – бөтен Русиягә хас күренеш. Беренче чиратта, әлбәттә, 1990нчы елларда барлыкка килгән «демографик чокыр» гаепле моңа. 90нчы еллар азагына бөтен ил буенча туучылар саны кимеде бит. Әйтик, 1991нче елда Татарстанда 1000 кешегә 13,6 туу очрагы туры килсә (бу сан туу коэффициенты дип атала, һәр 1000 кешегә ничә яңа туган сабый туры килүеннән чыгып исәпләнелә. – Авт.), 1999нчы елда 1000 кешегә 9,3 туу очрагы гына туры килгән. Аннан соңгы елларда да күрсәткечләр түбән тәгәрәвен дәвам иткән. Бары тик 2007нче елдан башлап кына билгеле бер үсеш күзәтелә – илдә туучылар саны арта башлаган. Бу күрсәткечләргә ышансаң, әлегә өйләнешер яшькә җиткәннәр азрак, шуңа никахлар да азрак теркәлә. Илдә, шул исәптән Татарстанда да өйләнешүчеләр саны 2025нче елларга гына артып китәргә мөмкин – 2007нче елда туганнарга 18 яшь 2025тә тула бит. Балигъ булуга гаилә кора башласалар, статистиканы яхшыртып кую ихтималлыгы бар.
Ләкин 2025нче елда өйләнешүчеләр артыр дип ышандырып та булмый. Ник дигәндә, хәзер яшьләр 18 тулуга гаилә корырга ашыкмый. Тормыш бәһасе алышына, карашлар үзгәрә, гаилә кору яше дә арта бара. Өстәвенә, Европа һәм Америка да «гаилә кору өчен иң кулай вакыт – 30 яшьтән соң» дип «котыртып» тора. Моны сез үзегез дә күрәсез – бернинди статистика да кирәкми: 18-25 яшьтә өйләнешүче таныш-белешләрегез күпме? Әллә инде «соңга калып», ягъни кызлар – 25тән соң, егетләр 30дан соң гаилә кору очраклары күбрәкме? Ә инде статистика кирәк дип әйтәсез икән, рәхим итегез, анысы да бар. Татарстан ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева: «Әгәр моннан 10 ел элек кызларның күпчелеге 25 яшенә кадәр кияүгә чыгарга тырышса, хәзер исә аларның нибары өчтән бер өлеше генә бу яшькә кадәр гаилә кора. Ир-атлар арасында да шуңа охшаш динамика күзәтелә. Ана булуның да уртача яше арта бара. Әгәр 1990нчы еллар башында хатын-кызлар беренче баласын 25 яшендә алып кайта торган булса, узган ел бу күрсәткеч 29 яшькә якынайды», – дип белдерде. Шулай булгач, статистика начар дип борчылмаска, сабыр гына көтәргә кирәктер, бәлки.
Өйләнешүчеләр саны кимүнең тагын бер сәбәбе бар. Монысына да шул Көнбатыш «гаепле» инде. Никахны теркәми генә бергә яшәү гадәте алардан керде бит. «Гражданский брак» дип атала торган күренеш бүген безнең ил өчен дә яңалык түгел. Шул рәвешле унар ел яшәүчеләр, балалар табып үстерүчеләр дә бар. Андыйларны рәсми статистикага кушып санап булмый бит, шулай булгач, алар гаиләләр санына керми кала инде.
ТАНЫЛАСЫҢ КИЛСӘ – АЕРЫЛЫШ
Өйләнешүчеләр саны кимеп кенә калмаган, аерылышучылар да арткан. 2015нче елдан башлап, ЗАГС идарәсе: «Республикада аерылышу очраклары кими», – дип ышандырып килсә дә, узган ел аерылышучылар саны артып киткән. Хәер, өйләнешүчеләр саны кимегәнгә дә күбрәк булып күренә аерылышулар. 2018нче елда Татарстанда 13 500дән артык гаилә таркалган. 1 аерылышу очрагына 1,84 өйләнешү очрагы туры килгән. Бу – Европадагыдан да начаррак күрсәткеч. Анда 1 аерылышуга 1,9-2 өйләнешү очрагы туры килә. Без аларны да «уздырганбыз» булып чыга. Совет заманындагы 1 аерылышуга 2,5 һәм аннан күбрәк өйләнешү туры килгән статистика тарихта гына калган.
Монысын да Европа «үрнәге»нә сылтар идең, тик демографик хәлне күзәтүче белгечләр башка фикердә. Русиядә гаиләләр таркалуга яшәү шартларының, икътисади хәлнең начар булуы гаепле, ди алар. Яшь гаиләләргә торак алу мөмкинлеге юк, торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр кыйммәт (һәм, гомумән, бәяләр кыйммәт!). Ә дәүләтнең гаиләләргә ярдәме ана капиталына гына кайтып кала кебек.
Аерылышу бер хәл, хәзер шул аерылышудан шоу ясау модага кереп китте. Безнең дә төрле гаиләләр турында язган бар, әле күптән түгел генә «Ирем сөяркәсенә өйләнде» (№1, 10 гыйнвар, 2019) дигән язма дөнья күргән иде. Моннан берничә ел элек төп федераль каналда «Мин аерылышырга гариза бирәм» дигән тапшыру чыкты. Күптән түгел тагын бер канал шундый тапшыру чыгарды. Анысында аерылышырга җыенган парлар катнаша һәм шул тапшыру ярдәмендә гаиләләрен саклап калырга тырыша. Аларга психологлар һәм башка белгечләр ярдәмгә килә, мөнәсәбәтләрен яхшыртуда алга китә алмаган пар атна азагында төшеп кала. Казаннан да бер пар катнаша анда. Ләкин чыннан да гаиләсен сакларга теләгән кеше, кастинглар аша үтеп, тапшыруга катнашырга бармыйдыр ул. Шул ук ЗАГС идарәләрендә дә психологлар бар бит хәзер, гаиләне саклау буенча Баш казыйга да мөрәҗәгать итәргә була. Монда кәҗәсеннән бигрәк мәзәге кызыктыр, күрәсең. Бөтен илгә танылу өчен әллә нәрсә эшләп азапланасы түгел, аерылышуыңнан шоу гына ясарга кирәк бит…
Республикада районнар буенча караганда, Ютазы, Алексеевск, Әгерҗе һәм хәтта социаль-икътисади үсеш буенча беренче урыннарда барган Саба районында да гаилә корулар кимегән. Нибары 10 районда гына өйләнешүчеләр саны арткан, мәсәлән, Югары Ослан, Лаеш, Тукай, Балтач районнарында. Ә Аксубай, Актаныш, Әлки, Питрәч районнарында аерылышу очраклары арткан.
«Хәзерге татарстанлылар, әби-бабалары һәм ата-аналары буыны белән чагыштырганда, бик күпкә соңрак өйләнешә, бик күпкә соңрак бала таба. Әгәр 10 ел элек кызларның күпчелеге 25 яшенә кадәр кияүгә чыгарга тырышса, хәзер исә аларның нибары өчтән бер өлеше генә бу яшькә кадәр гаилә кора. Ир-атлар арасында да шуңа охшаш динамика күзәтелә. Чирек гасыр дәвамында ана булуның да уртача яше берөзлексез олыгая бара. Әгәр 1990нчы еллар башында ул 25 яшьне тәшкил иткән булса, узган ел йомгаклары буенча 29 яшькә якынайды»
Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина ШӘВӘЛИЕВА
(Чыганак: «Татар-информ»)
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
Республиканың ЗАГС идарәсе мәгълүматына караганда, узган елда татарстанлылар арасында балаларына Олесия, Диора, Тамис, Руслана, Мия, Тая, Доминик, Ричард, Аврора, Лада, Джея, Эрия, Глафира, Устиния, Эмилиана, Рамзан, Мишель, Милена кебек сирәк исемнәр кушучылар булган. Сирәк очрый торган матур татар исемнәре дә кушылган, мәсәлән: Исмәгыйль, Мирас, Якуб, Мирза, Сәйдәш, Галиябану, Җәмилә, Мөслимә, Шакирә. Иң популяр исемнәр исә Әмир, Тимур, Кәрим, Самир, Гадел, Рамазан, Ясминә, Әминә, Алисә, Азалия булган.
Шунысы кызык: республикада исемнәрен үзгәртүчеләр саны да арткан. Закон буенча, балигълык яшенә җиткәч, кеше үз исемен алыштырырга хокуклы. 2018нче елда 2000гә якын кеше исемен үзгәрткән (2017нче елда андыйларның саны 1800 булган). Исем алыштыру очракларының 827се – Казанда, 368е – Чаллыда, 130ы Түбән Камада теркәлгән, моннан тыш һәр районда диярлек ике һәм аннан күбрәк кеше үз исемен алыштырган. 2018дә туган сирәк исем ияләре дә, 18 ел үткәч, исемен алыштыру артыннан йөри башламаса ярый инде.
СТАТИСТИКА
Кайсы илләрдә гаиләләрнең еш таркалуын беләсегез киләме? Рәхим итегез, беренче унлык белән танышыгыз.
- Мальдивалар. Халык саны буенча дөньяда 175нче урында гына булса да, аерылышулар буенча беренче урында. Әле бу утрау-дәүләттә төп дин ислам дине була торып! Башка мөселман дәүләтләрендә аерылышулар саны аз бит.
- Белоруссия. Белгечләр бу илдә аерылышуларның күп булуын Аллаһка ышанмауда дип күрә. Тикшерүләр шуны күрсәткән: ил халкының 40 проценты үзен атеист дип саный, ягъни Аллаһка ышанмый. Шуңа күрә гаилә кыйммәтләрен дә санга сукмыйлар, рәхәтләнеп аерылышалар икән.
- Бельгия. Бу ил Евросоюздагы иң бай илләрнең берсе булып санала, ләкин акчалы булу да гаиләләрне саклап кала алмый икән. Белгечләр моның сәбәбен болай аңлата: илдә һәр җенес вәкиле тигез хокуклы, һәркем көчле социаль яклауга ия, шуңа күрә, хисләре суынса, ир белән хатын аерылышуны хуп күрә, бездәге кебек балалар хакына түзеп яки кеше сүзеннән куркып бергә яшәүләрен дәвам итми.
- Русия. Бүген Русиядә һәр икенче пар аерылыша икән. Безнең илдә аерылышуларның күп булуын белгечләр икътисадка «сылтый». Хезмәт хаклары кечкенә, торак кыйммәт, проблемаларны аракыда «батыру» гадәте дә бар. Шуңа өстәп, «начар» Европа һәм Американың да йогынтысы сизелә: хәзер русиялеләр аерылышуга җиңелрәк карый башлаган, «балалар хакына булса да түзим» яки «кеше ни әйтер, аерылышып кая барырмын» дип кенә гаиләне саклаучылар сирәк.
- АКШ. Монда икенче тапкыр гаилә коручыларның аерылышу очраклары арткан. Мисал өчен, беренче тапкыр гаилә коручыларның 41 проценты аерылышса, икенче тапкыр теркәлгән никахларның 60 проценты таркала икән. «Беренче тапкыр өйләнгәндә генә куркыныч ул, аннан соң ияләнәсең» дигән мәзәк нәкъ менә Америка халкыннан чыккандыр, күрәсең.
- Украина. Европаның башка илләре белән чагыштырганда, Украинада өйләнешүчеләр күбрәк. Ләкин аерылышулар саны буенча да бу ил дөньяда 6нчы урында тора. Белгечләр, гаиләләр таркалуның сәбәбе дип, яшәү шартларының начар булуын атый.
- Португалия. Статистика Милли институты тикшеренүләре күрсәткәнчә, бу илдә соңгы елларда туучылар саны кими. Күпчелек парлар бала тапканчы ук аерылыша икән. Португалиядә көн саен 70 гаилә таркала, ди.
- Чехия. 1960нчы елларда Чехиядә мең кешегә 16 процент аерылышу очрагы туры килгән (бу сан аерылышу коэффициенты дип атала). Ә бүген бу сан 50 проценттан артып китә. Хатын-кызлар өйдә утырырга теләми, карьера баскычы буенча күтәрелергә тели, акчаны да җитәрлек эшли, шуңа күрә ирләренә бәйле түгел – менә шуңа күрә аерылышулар күп, дип аңлата белгечләр.
- Швеция. Скандинавия илләрендә аерылышулар элек-электән күп булган. Швеция күршеләрен дә уздырган. Барлык никахларның 47 проценты таркалып бара икән. Бу да илнең үз гражданнарын яклавына бәйле, ди белгечләр: хатын-кыз, иреннән китсә, үзенең яклаучысыз калмаячагын белә, шуңа күрә аерылышуга җиңел карый.
- Венгрия. 2010нчы елда Венгрия аерылышулар буенча дөньяда өченче урында булган. Сигез ел эчендә илдәге вазгыять бераз яхшырган, хәзер Венгрия унынчы урында. Монда аерылышу процессы бик гади, шуңа күрә парлар әз генә тавыш чыкса да аерылышу ягын карый икән.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии