- 16.06.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №23 (13 июнь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
«Мәктәпкә һәм больницага эшкә җыен «отстой» гына бара! Юньле белгеч анда бармый» – әллә кем түгел, педагогик вуз профессоры сүзләре бу. Кем белә, бәлки, технологик югары уку йорты профессорларына сүз бирелсә, алар да үзләре әзерләгән белгечләр турында шундый ук сүзләр әйтер иде.
Бу хакта сөйләшү узган атнада Петербург халыкара икътисад форумында башланды. Анда чыгыш ясаган Русия Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры Иван Федотов укытучыларны «неудачник» дип атаган иде. Янәсе алар юньләп белем алмаган, шуңа күрә мәктәпкә эшкә барырга мәҗбүр, үзләрендә булмаган белемне безнең балаларга өйрәткән булып яталар. Нәрсәдер үзгәртү, һөнәри яктан үсү турында да уйлап карамыйлар. Мәскәү педагогия университеты профессоры, язучы Евгений Жаринов бу сүзләрне уку йортлары бакчасына таш ату дип кабул иткән. Һәм шәпләп кенә җавап та бирде. «Говорит Москва» радиосына интервьюда: «Педагогларның белем сыйфаты түбән булуга югары уку йорты түгел, илдәге мәгариф системасы гаепле. БДИ гаепле. Яңа буын укытучылары – шул БДИ корбаннары. Педвуз белгечләр әзерли. Аларның иң яхшылары аспирантурага бара. Ә мәктәпкә эшкә начар белгечләр генә түгел, иң начар белгечләр китә. Поликлиникада нинди табиб эшли? Җыен «отстой»! Яхшы белгеч анда эшкә бармый», – дип сөйләде.
Системаны үзгәртергә чакыра торган сүзләр дә, ниндидер анык тәкъдим кертү дә булмады бу. Фактны кычкырып әйтү генә булды. Без инде шул дәрәҗәгә җиткәнбез икән: «юк, юк, без яхшы белгечләр генә әзерлибез, аларны җәмгыять боза» дип күз буып та тормыйбыз, «әйе шул, «отстой» да әзерлибез» дип туры бәреп әйтәбез. Шул «отстой»ны әзерләүдә катнашучылар әйтә моны. Без әзерлибез, сез «йотыгыз», дигән мәгънә белән әйтә. Ни өчен әзерлиләр, ни өчен «сөзеп» калдырмыйлар, ни өчен белем бирү һәм сәламәтлек саклау өлкәләренә белә торып начар белгечләрне эшкә җибәрәләр, ни өчен яхшы белгечләр мәктәпкә эшкә барырга теләми – бизнес яисә башка өлкәгә кереп китәләр?.. Җавапсыз сораулар күп лә ул…
Бәлки, бу сүзләрне без генә дөрес кабул итмәгәнбездер. Кирәкле урында һәм кирәкле вакытта әйтелгәндер алар. Бәлки, Петербургтагы форумда һәм аннан соң радиода яңгыраган сүзләр системаны үзгәртүгә этәргеч булыр.
Гомумән, быелгы икътисади форумда илдәге белем бирү системасы турында сүзләр күп булды. Вице-премьер Татьяна Голикова, яңалык булмаса да, «Русиядәге белем бирү системасы хезмәт базары таләпләренә җавап бирми» дигән белдерү ясады. Белем бирү системасы хезмәт базары ихтыяҗыннан берничә адым алда барырга тиеш, диде. «Мәгариф» проектына зур өметләр баглыйлар. Бу елның 1нче гыйнварыннан гамәлгә кергән «Мәгариф» илкүләм проекты 2024нче елга кадәр Русия белем бирү системасын дөньядагы иң сыйфатлы 10 система арасына кертергә тиеш. Бу проектның гомуми бюджеты – 784,5 млрд сум! Аңлавыбызча, шушы вакыт эчендә һәм шушы акчага илдәге тулы бер системаны үзгәртергә, яхшыртырга тиеш булалар. Әгәр шулай булмаса, бу проекттан нинди мәгънә?! Әлегә БМОның Үсеш программасы төзегән рейтингта Русиянең белем бирү системасы дөньяда 32нче урында (189 ил арасында). Бездән алда – Европа илләре, АКШ, Яңа Зеландия, Япония, Балтыйк буе илләре, Белоруссия һәм үз эченә Тын океандагы 328 вак утрауны алган, ләкин гомуми халкы 21 мең тирәсе генә булган Палау Республикасы. Шунысы кызык: соңгы елларда Русиядә үрнәк итеп куела торган, безнең эреле-ваклы түрәләр, тәҗрибә уртаклашырга, дип барып та йөри торган Сингапур бездән арттарак калган – 33нче урында. Тәҗрибәләрен яхшы үзләштергәнбез, күрәсең…
Мәктәптә эшләүче «калдык-постык» темасына кире әйләнеп кайтсак… HeadHunter интернет порталы мәгълүматына ышансаң, Татарстанда соңгы елларда бу өлкәдәге вакансияләр саны ике тапкырга арткан. Бигрәк тә тел белеме (18 процент) һәм гуманитар фәннәр (16 процент) өлкәсендәге педагогларга ихтыяҗ зур икән. Математикларга ихтыяҗ – 13 процент, инженер фәннәрне укытучыларга – 10, информатика белгечләренә – 9 процент. Эш белән тәэмин итүчеләрнең 65 проценты укытучыларга кимендә 15 мең сум оклад тәкъдим итә. 35 проценты 30 мең сумнан күбрәк түләргә әзер. Хәзер Татарстанда укытучыларның уртача хезмәт хакы – 30 мең сум, ди рәсми статистика.
Дөрес, эш эзләүчеләрнең берсенә дә «отстой» кирәкми инде. Иң шәп белгеч кирәк. Ләкин уку йортында «монысы – яхшы белгеч», «монысы – «калдык-постык» дип тамгалап чыгармыйлар шул…
«Педагогларның белем сыйфаты түбән булуга югары уку йорты түгел, илдәге мәгариф системасы гаепле. БДИ гаепле. Яңа буын укытучылары – шул БДИ корбаннары. Педвуз белгечләр әзерли. Аларның иң яхшылары аспирантурага бара. Ә мәктәпкә эшкә начар белгечләр генә түгел, иң начар белгечләр китә. Поликлиникада нинди табиб эшли? Җыен «отстой»! Яхшы белгеч анда эшкә бармый…»
Мәскәү педагогия университеты профессоры, язучы Евгений ЖАРИНОВ
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
Эш урыннары һәм хезмәткәрләр эзләү буенча махсуслашкан HeadHunter интернет порталы Татарстандагы хезмәт базарын анализлаган. Хәзер республикада сату өлкәсе, җитештерү, эшче персонал, мәгълүмати технологияләр буенча белгечләр, маркетинг, реклама, PR белгечләргә һәм медицина хезмәткәрләренә ихтыяҗ зур икән. Бу өлкә белгечләренә уртача 35 491 сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Токарь һәм эретеп ябыштыручыларның акчасы 70 мең сумга да җитәргә мөмкин, фрезеровщикларга уртача 50 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы түләргә әзерләр.
Иң кыйммәтле һөнәрләргә килгәндә, сату, мәгълүмати технологияләр (IT), төзелеш, эшче персонал өлкәләре иң күп акча түләнә торган тармаклар санала – аларда 100 мең сум һәм аннан да күбрәк хезмәт хакы тәкъдим ителә икән. Сәүдә бүлеге җитәкчесе вакансиясе иң югары бәяләнә, бу вазифада аена ярты миллион сум да эшләргә мөмкин. Дөрес, ике еллык эш тәҗрибәсе булырга тиеш. Җиһаз сату буенча менеджерга 360 мең сумга кадәр акча вәгъдә ителә.
Казанның хезмәт базарындагы вакансияләрнең 33 проценты – эш тәҗрибәсе булмаган кешеләр өчен. Тәҗрибәсе булмаган белгечләрне сату өлкәсенә (25 процент) һәм административ вазифаларга (10 процент) эшкә урнаштырырга әзерләр. Уртача 27500 сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр.
2018нче елда hh.ru сайтында яше 50дән узган татарстанлылар 13 меңгә якын резюме урнаштырган. Эш эзләүчеләрнең 60 проценты – ирләр. 50 яшьтән өлкәнрәкләргә бу өлкәләрдә эш тәкъдим ителә: җитештерү (12 процент), бухгалтерия (11 процент), сату (10 процент), транспорт (9 процент), административ персонал һәм төзелеш (8әр процент). Эш эзләүчеләрнең 40 проценты – 20-35 мең, 30 проценты 35-55 мең сум хезмәт хакына өмет итә. 13 проценты 20 мең сумга кадәр окладка да риза.
Эш белән тәэмин итүчеләргә 80 процент очракта хезмәткәрләр көне буе эшләр өчен кирәк. Өлешчә генә мәшгульлек вакансияләре дә бар, алар – административ персонал, сату, транспорт өлкәләре белгечләре, эшче персонал. Өлешчә генә мәшгульлекне сатучы-консультант, сату буенча менеджер, иминият агенты, транспорт йөртүче, администратор, курьер, педагог, официант һәм хисапчыларга тәкъдим итәләр. 42 процент вакансия 20 мең сумнан эш хакы тәкъдим итә. 24 проценты – 35 мең сумнан, 15 проценты – 50 меңнән.
2018нче елда Татарстан халкының 41 проценты гына хәзерге эш урыныннан канәгать булуын билгеләп узган. Канәгать кешеләрнең күбесе – яше 45 тән узган белгечләр. Эшкә төп мотивация итеп, 86 процент кеше «акча» дип җавап биргән. Сораштырылган кешеләрнең 58 проценты коллективта начар мохит эш кәефенә тискәре йогынты ясавын әйткән.
Чыганак: «Интертат»
СҮЗ УҢАЕННАН
19нчы апрельгә булган мәгълүматка караганда, Татарстанда 8600 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән иде. 1нче апрельгә үзмәшгуль кешеләрдән җыелган салым күләме якынча 2 млн сумга җиткән. Әлеге сумманы гыйнвар аенда теркәлгән кешеләр күчергән. Аннан соң ике ай узды инде, салым күләме тагын да арткандыр. Яңа мәгълүматлар әлегә юк.
«Татар-информ» язуынча, Казанда гына да 3 меңнән күбрәк кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. Шәһәр мэры Илсур Метшинның: «Ел азагына кадәр системада теркәлгән үзмәшгульләр санын ким дигәндә җиде тапкырга арттырырга өметләнәбез», – дигән сүзләрен китерә мәгълүмат агентлыгы. Өметләнерлек булгач, башлыкларга план куелган, дип аңларга кирәк инде моны.
Шул ук апрель аенда мәгълүмат чараларында «Тиздән Казан урамнарында үзмәшгульләрнең товарларын сата торган маркетлар, ягъни ярминкәләр барлыкка киләчәк» дигән хәбәр дә чыккан иде. «Бу популярлашуга да, халыкның үзмәшгульләр продукциясе белән танышуына да ярдәм итәчәк», – дигән иде ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов. Әлегә андый ярминкәләр оештырылу турында ишетелгәне юк.
СТАТИСТИКА
Кайсы һөнәр ияләре күпме акча эшли – Росстат шундый темага тикшеренү уздырган. Тикшеренү нәтиҗәсе «Известия» газетасында басылып чыккан. Аннан күренгәнчә, Русиядә иң күп акча эшләүчеләр – нефть һәм газ табучылар. Алар бер сәгать эш өчен 793 сум хезмәт хакы ала. Айлык хезмәт хаклары 130 мең сум тирәсе килеп чыга.
Икенче урында – тәмәке җитештерүчеләр. Аларның бер сәгате 739 сум тора (аена 121 мең сум тирәсе). Кокс (яндырылган таш күмере) һәм нефть продуктлары җитештерүчеләр дә шул тирә ала икән – сәгатенә 735 сум.
Иң зур үсеш сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакында күзәтелгән, дип яза басма. Аларның бер сәгатьлек хезмәт хакы 23 процентка арткан – сәгатенә 260 сум, аена – 43 мең сум тирәсе. Балык тоту һәм балыкчылык өлкәсендә бер сәгать өчен түләү 18 процентка арткан– сәгатенә 627 сум, аена 103 мең сум тирәсе.
Гомумән, 2018нче елда Русиядә бер сәгать өчен түләү уртача 11 процентка арткан һәм 332 сумга җиткән.
Әлбәттә, Росстат тикшеренүендә шунысын да истә тотарга кирәк: нефть оешмасында эшләүче хисапчы белән район больницасында эшләүче хисапчының хезмәт хаклары – җир белән күк арасы.
ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ!
Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: нинди һөнәр сайларга?» дигән теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 24нче июньгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии