- 17.02.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №07 (14 февраль)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Дөнья хәлен белеп булмый: син, әллә ни авыр эш түгел, дип, мәктәпкә аш пешерүче булып кына эшкә урнашырсың, ә берничә көннән сиңа карата җинаять эше ачып куярлар. Нәрсә өчен диген бит әле – балаларның тормышына куркыныч тудырган өчен.
Эшнең җиңеле, җаваплылык кимрәк булганы юк, диләр. Шулай да җаваплылык бик зур булган өлкәләр бар. Мәсәлән, балалар белән эшли торган өлкә. Дөрес, кайвакыт без аның җаваплы икәнлеген онытып та җибәрәбез. Тик Арча районы, Казанбаш авылы мәктәбендәге кебек 40лап бала агуланганнан соң, хәзер искә төшә. Мәктәп эшчеләренең генә түгел, министрлыкның да, Роспотребнадзорның да, прокуратураның да, хәтта Президентның да.
АРЧАДА ДА, КОРЕЯДӘ ДӘ
Арча районының Казанбаш авылы мәктәбендә балалар агуланган дигән хәбәр узган шимбә көнне килеп иреште. Башта 26 бала авырып киткән диелгән иде, икенче көнгә авыручылар саны 41гә җитте: 39 бала һәм 2 олы кеше. 30 бала республиканың йогышлы авырулар клиник больницасына ук озатылды, калганнары район больницасында.
Башта агулануның сәбәбен балалар мәктәптә ашаган омлет (сөт кушылган йомырка тәбәсе) һәм тавык итеннән күргәннәр иде (бәлки, ризыклар бозылган булгандыр?). Тик тикшерә торгач, йомырканың гаепсез булуы ачыкланды. Балалар норовирус йоктырган, ә ул күпчелек очракта пычрак савыт-сабадан, ризыкны чиста булмаган җирдә әзерләүдән яки вирусны инде эләктергән кешедән күчә. Тикшерүчеләрнең эшен Казанбаш мәктәбе директоры Айдар Сафиуллин да җиңеләйтте. Ул тикшерүчеләр янына үзе барып, алар белән хезмәттәшлеккә әзер булуын әйткән. Һәм иң мөһиме: балаларны ашатуны оештыруда хилафлыклар булуын таныган.
Бактың исә, әлеге вирус иң беренче булып пешекчегә эләккән. Һәм ул, үзен начар хис итү сәбәпле, эшкә чыкмаган. Үзе урынына бергә эшләүче икенче кызның – ашханә эшчесенең чыгуын сораган. Тик ул кыз да вирусны йоктырган булган икән инде. Менә шуннан авыру башкаларга да күчкән, дип баралар. Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, әгәр пешекче үзендә авыртуның беренче билгеләрен сизүгә директорга хәбәр иткән булса, балаларның күмәк дәрәҗәдә агулануы булмый да калыр иде. Пешекче авырган килеш эшкә чыгарга, ризык әзерләргә тиеш булмаган. Ә әзерләгән…
Кулланылыш вакыты чыккан продуктларга килгәндә, балаларның авырып китүендә һәм мәктәпнең дүрт көнгә карантинга ябылуында аларның гаебе юк. Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да бу турыда кат-кат әйтте. Дөрес, тикшерүчеләр Казанбаш мәктәбендә искергән ризыклар тапкан, тик аларны балаларга бирү факты ачыкланмаган. Кулланылыш вакыты чыккан продуктларны ишегалдындагы бер бакта яндырырга дип җыеп бара торган булганнар. Арча районындагы тагын берничә мәктәп һәм балалар бакчасы белән сөйләштек. «Искергән ризыкларны без дә шулай яндырабыз инде, тагын нишләтәсең. Җыеп алып китеп йөрүче юк бит», – диде алар. Министр да, Роспотребнадзор белгечләре дә бу фактка бәйләнми, сүз бары тик вирус һәм аның ничек килеп чыгуы турында гына бара.
Булган хәл нигезендә Тикшерү комитеты җинаять эше ачты инде. Аны йомып кына калдырмаслар, ахырына кадәр җиткерерләр, мөгаен. Ник дигәндә, Роспотребнадзорның 2017нче ел нәтиҗәләре буенча уздырган коллегиясендә ведомство җитәкчесе Марина Патяшина, узган елда республикада норовирус инфекциясен эләктерүчеләр артты, дип билгеләп үтте. Төгәл саны гына аталмады. Коллегиядә халык хөкеменә чыгарырлык булгач, чыннан да, җитди рәвештә арткандыр инде. Мәсәлән, ведомство сайтында күрсәтелгәнчә, 2017нче елның гыйнвар-март айларында гына да республикада норовирус эләктергән 87 очрак теркәлгән булган. Хәзер исә Президент та бу хәлгә игътибар итәргә кушты.
Арчада гына түгел, кышкы Олимпиада уза торган Пхенчхан шәһәрендә дә норовирус табылган. Авыручылар саны 194 кешегә җиткән инде. Димәк, вирус бездә генә түгел, Кореядә дә котыра.
КИЧЕКМӘСТӘН ТИКШЕРЕРГӘ
Безнең илдә ниндидер гадәттән тыш очрак булганнан соң дөньяның астын өскә китереп тикшерү үткәрү – гадәти хәл. Хәтерегездә булса, 2010нчы елда «Булгария» теплоходы батканнан соң республикадагы бөтен судноларны да энә күзеннән үткәргәннәр иде. 2013нче елда Казан янында Боинг-737 самолеты мәтәлеп, анда булган 50 кеше дә һәлак булгач, бөтен самолетларны да тикшерделәр. Тикшергәч, җитешсезлек табылмый калмый инде. Җитмәсә, аңа кадәр фәлән ел буе бернәрсә дә тикшерелмәгән булган икән. Бу хәлләрдән соң республикада шактый чистартулар булды: кайбер судноларны һәм самолетларны кулланылыштан алдылар.
Менә Казанбаш мәктәбендә булган хәлдән соң да мәктәпләрдә, балалар бакчаларында тикшерүләр үтте. Һаман да бара әле алар. Күз йомып кына калырлар иде, вирус эләктергән кешеләр саны 40ны узып китте бит һәм Президент Рөстәм Миңнеханов үзе бу хәлне яхшылап тикшерергә боерды. Әле балаларның нәрсә белән агуланганы (һәм, гомумән, агуланганмы, юкмы икәнлеге) да билгеле түгел иде, ә Арча районының бөтен мәктәпләрен һәм бакчаларын тикшерә дә башладылар. «Прокуратурадан 11нче февраль көнне үк шалтыратып, бөтен кәгазьләрегез дә тәртиптә булсын, тикшерү киләчәк, диделәр. Төне буе кәгазьләрне барлап, тутырасын тутырып утырдык. Икенче көнне үк кайбер мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына район мәгариф бүлегеннән тикшерү килгән: калган продукцияне тикшергәннәр, үлчәгәннәр, кулланылыш вакытларын караганнар. Аннан соң өстән: «Райондагы бөтен мәктәп һәм бакчадагы продукцияне барыбер үлчәп чыга алмыйсыз, кәгазьләрнең тәртиптә булу-булмавын гына карагыз», – дип әйткәннәр дә, калган мәктәп һәм бакчаларда документларны гына тикшерделәр. Бездә дә бөтен кәгазьләрне тикшереп киттеләр», – дип сөйләде Арча районындагы бер мәктәп җитәкчесе (исемен газетада күрсәтмәүне сорады).
Тикшерүнең соңгысы булмас, тагын килерләр әле, ди җитәкче. Районнан гына түгел, Казаннан да килерләр – президент хәтле президент әйткәч соң. Барлык кәгазьләре тәртиптә булса да тагын бер тапкыр карап, барлап чыккан әлеге директор. Башка районнар белән дә сөйләшеп торалар икән. Мәсәлән, Апас районында да тикшерүләр бара, ди. Роспотребнадзор 2 ел буе тикшерелмәгән мәктәп һәм бакчаларны кичекмәстән тикшерергә дигән фәрман бирде бит инде. Ә ул исемлеккә керә торган белем һәм тәрбия бирү йортлары шактыйдыр бездә. Безнең белән сөйләшкән мәктәп директоры әйтүенчә, элек 4, хәтта 5 елга бер генә тикшерә торган булганнар чөнки. Хәзер ике ел саен, күп дигәндә ике елга бер тапкыр тикшерергә кирәклеге исләренә төшкән. Шуңа күрә фәлән ел тикшермәгәнне берничә атна эчендә ашыгыч рәвештә генә тикшереп алачаклар инде. Президентка һәм министрга хисап бирү өчен. Шалт-шолт кына тикшерү нәрсә булып бетәр тагын…
Фәнзилә МОСТАФИНА
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
Норовирус – составында РНК (рибонуклеин кислотасы) булган микроб. Ул ашказаны-эчәклек тракты авырулары китереп чыгара. Норовирус бөтен җирдә дә бар, ләкин кеше организмына су, ашамлык аша яки вирусны эләктергән кеше белән якыннан аралашу сәбәпле эләгә. Мәсәлән, яхшылап юылмаган яшелчә яки җиләк-җимеш ашаган кешенең норовирус йоктыру ихтималлыгы зур. Пычрак савыт-сабадан яки кулларны юмыйча ашау – шулай ук чирне эләктерүгә сәбәп. Авыру бу вирусны инде эләктергән кешедән сәламәт кешегә тын юллары аша күчә. Әйләнә-тирәгә вирус, мәсәлән, авыру кеше коскан массадагы кисәкчекләрдән тарала, сәламәт кеше ул һаваны суласа, чир эләктерү ихтималлыгы арта. Вирус көз һәм кыш көннәрендә аеруча активлаша. Аны эләктерү сәбәпле ашказаны-эчәклек тракты ялкынсыну ешлыгы буенча салкын тиюдән генә калыша. Хәзерге вакытта норовируска каршы вакцина уйлап табылмаган.
КАЙДА – НИЧЕК?
Соңгы вакытта мәктәпләрдә, балалар бакчаларында агулану очраклары артып китте. Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә теркәлеп тора алар. Мәсәлән, 28нче гыйнварда Хабаровскиның 3нче гимназиясендә 9 балада агулану билгеләре күзәтелгән, икенче көнгә агуланучылар саны 122гә җиткән, аларның 7се – укытучы, калганы – балалар. Тикшерү нәтиҗәсендә кискен эчәк инфекциясе табылган. Мәктәпне ризык белән тәэмин итә торган оешма эшчәнлегендә җитешсезлекләр ачыкланган. Хәзерге вакытта тикшерү дәвам итә. Роспотребнадзор балалары агуланган ата-аналарга ризык китерүче оешманы һәм мәктәпне судка бирергә ярдәм итәчәген белдерде инде.
2нче февраль көнне Екатеринбургның 64нче мәктәбендә берничә укучының кинәт хәле начарайган. Бер-ике көннән соң, 140нчы мәктәптә бер төркем бала, агулану билгеләре белән, больницага озатылган. Аларда кискен эчәк инфекциясе табылган. Мәктәпне карантинга япканнар. Тикшерү бара.
8нче февральдә Әстерханның 33нче башлангыч мәктәбендә укучы 14 бала эчләре авыртуга зарланып, больницага мөрәҗәгать иткән. Соңрак авыручыларның саны 25кә җиткән. Аларда да кискен эчәк инфекциясе табылган. Мәктәп җиде көнгә карантинга ябылган, дезинфекцияләнгән.
Ә 7нче февраль көнне Татарстанның Әлмәт шәһәрендәге 25нче мәктәптә өч бала бассейнда йөзгәндә агуланган. Бассейн суына артык күп күләмдә хлор кушылган булган, балалар шул суны йотканнар икән. Аларга вакытында ярдәм күрсәтелгән, хәзер әлеге очракны Роспотребнадзор тикшерә.
ИГЪТИБАР! БӘЙГЕ! Сездән «Ай-һай хәлләр: кыш кышлыгын итә» темасын ачып бирә торган шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 26нчы февральгә хәтле кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Шигырьләрегез белән бергә теманы ачып бирә торган фотолар да җибәрегез – сезнең район-авылларда кыш ничек уза. Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак. Хәерле сәгатьтә!

Комментарии