Гаиләне якларга министрлык кирәкме?

Гаиләне якларга министрлык кирәкме?

15нче майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Русиянең үзенең 8нче июльгә туры килә торган гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дә бар, шулай да БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан уйлап чыгарылганы да онытылмады, узган якшәмбедә ил буенча төрле чаралар оештырылды. Гомумән, Русиядә гаилә темасы бу ике көндә генә түгел, ел дәвамында телгә алына. Бер яктан Гаилә министрлыгы төзү турында сүзләр йөрсә, икенче яктан өйдә көч куллануны булдырмый калу турында законны һаман да кабул итә алмыйлар, үз балаларын җәберләүче аналар турында хәбәрләр дә күңелгә шом сала.

Апрель азагында Федерация Советында «Гаилә законының актуаль проблемалары һәм аны гамәлдә куллану» дигән темага түгәрәк өстәл узган иде. Ул матбугатта әллә ни яктыртылмады да, чөнки анда ниндидер сенсация булмады. Башлыча РФ Гаилә кодексына ике ел элек үк әзерләнә башлаган закон проектлары пакетын кертү, шулар ярдәмендә гаилә институтын тагын да ныгыту турында сүз барды. Кертелә калса, законнары турында аерым язылыр әле. Бу утырышта игътибарны икенче нәрсә җәлеп итте. Гаилә мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган аерым федераль орган – шартлы рәвештә әйткәндә, Гаилә эшләре буенча министрлык булдырылырга мөмкин дигән сүзләр чыкты. Моңарчы гаилә мәсьәләләрен көйләү, нәрсә булуына карап, Сәламәтлек саклау, Эчке эшләр, Мәгариф һәм Социаль яклау министрлыкларына бүлеп бирелгән иде. Роскомнадзорны да бу рәткә өстәп була әле. Ә аерым федераль ведомство булдырыла калса, аңа тулы вәкаләтләр, әйтик, шул ук опека мәсьәләсе тулысынча тапшырылырга мөмкин, дип язды «Московский комсомолец». Тәгаен бер проблеманы хәл итүдән башлаганчы, зурлап идарә итү органы төзеп куярга яраталар инде бездә. Шуңа күрә иртәгә президентның Гаилә министрлыгы булдыру турында боерыгы чыкса да, әллә ни аптырамаячакбыз.

Шул ук утырышта Урыс православ чиркәве вәкиле яңа орган төзү идеясенә каршы чыкты. «Булган хакимият органнары да җитә. Гаилә эшләре буенча аерым үзәкләштерелгән ведомство булдыру, аңа гаилә тормышын көйләү буенча киң вәкаләтләр бирү, опека һәм попечительлек органнары белән идарә итү дилбегәсен тапшыру кайчан да булса югары коррупциячел системага китерәчәк, ә ул система инде илнең демографик үсешен кайгырту белән шөгыльләнмәячәк», – дигән иде патриарх комиссиясе рәисе Федор Лукьянов. Ведомство булдырылса, аның эш нәтиҗәлелеге үзләштерелгән акча һәм имин булмаган гаиләләрдән алынган, приютларга урнаштырылган балалар саны белән исәпләнәчәк, дип әйтергә теләве. Ә бу – балаларның да, гаиләнең дә чынлап та иминлеген кайгырту түгел.

Икенче яктан, язма башында ук әйткәнчә, аерым министрлык төзү турында сүз барса да, безнең илдә гаиләдә көч куллануны булдырмый калу турында закон һаман да кабул ителми. Хәзер Русия Европа Советыннан чыкты инде, чыкканчы ук, Совет әгъзасы булган 47 дәүләттән бер Русиядә генә мондый закон кабул ителмәгән, дип язган идек. Үзебезнең илдә яклау тапмагач, гаиләдә көч куллану корбаны булган берничә хатын-кыз, шуларның берсе – ире кулын чабып өзгән Маргарита Грачева, Европа судына ук барып җиткән иде. Һәм Европа суды алар файдасына карар чыгарды, Русия аларны якларга тиеш, диде. Русия ягы исә «гаиләдә көч куллану проблемасы күпертелгән» дип җавап биреп барды. Хәзер инде бөтенләй Европа судының сүзе «указ түгел».

Закон проекты киң җәмәгатьчелеккә чыкмаган, беребез дә аның белән танышмаган да идек әле, ә күпчелек аңа каршы төште. Шул исәптән дин әһелләре дә. Гаиләгә тыкшынырга ярамый, диделәр. Бу закон кабул ителсә, ир – баш, хатын – муен дигән төзелеш бозылачак, ата-ананың үз баласын тәрбияләүдә дә тулы хокукы булмаячак, дип курыктылар. Опека органнары гаиләләрдән балаларны тартып алу хокукына ия булачак икән, дип сөйләделәр (әйтерсең хәзер алмыйлар). Хатынына тавышын күтәргән ирне төрмәгә ябарга мөмкиннәр, дигән сафсата сүз сөйләүчеләр дә булды. Югыйсә закон көч куллануны булдырмый калу, ягъни профилактика турында иде. Анда төрмәгә ябу турында бер сүз дә юк. Ир хатынына (яки киресенчә, хатын – иренә) карата көч куллана һәм бу системалы рәвештә кабатлана икән, зыян күрүче полициягә барып гариза яза һәм аңа күпмедер вакытка саклау ордеры бирелә. Ордер булганда, көч кулланучы хатынына (яки иренә) якын килә, аны эзәрлекли, хәтта смслар да яза алмый. Законны бозса, штраф салына яисә төзәтү эшләренә җибәрелә. Суд карары нигезендә бер елга кадәр ордер бирү мөмкинлеге бар, диелгән иде закон проектында. Ә хәзерге вакытта гаиләдә кыйнау булса да, ул Җинаять Кодексы буенча түгел, административ хокук бозу буларак кына квалификацияләнә. Психологик, икътисади көч куллану дигәне, гомумән, каралмый.

Кино дөньясы белән кызыксынып баручылар Голливуд актеры Джонни Депп белән нәрсә булып беткәнен белә торгандыр. 2018нче елда Бөекбританиянең The Sun газетасы, актерның элеккеге хатыны, үзе дә актриса булган Эмбер Хердның сүзләренә сылтама ясап, Депп гаиләдә көч кулланган, хатынына кул күтәргән, дип язып чыкты. Джонни Депп, яла якты дип, матбаганы судка биреп карады, ләкин оттырды. Лондон Югары суды Депп элеккеге хатынына 12 тапкыр кул күтәргән дип тапты. Шушы очрактан соң, актерның карьерасы таудан аска тәгәрәде, фильм төшерүчеләр аның белән эшләүдән баш тарта башлады. Депп «Фантастик мәхлуклар» фильмының өченче кисәгендә төп рольгә билгеләнгән иде, бер генә көн уйнап калды, аннары аны фильмнан чыгардылар. Заманында үзенә шактый зур танылу китергән «Кариб диңгезе пиратлары» фильмының 6нчы кисәгендә капитан Джек Воробейны уйнарга тиеш иде, ул рольдән дә мәхрүм калды. «Газета. Ру» Депп 22,5 млн долларлык контракттан колак каккан, дип язып чыкты. Бу көннәрдә шушындый ук суд АКШта дәвам итә. Хәзер Джонни Депп: «Эмбер үзе мине кыйный, караваттан тибеп төшерә, төрлечә мыскыллый иде», – дип сөйли сөйләвен, шаһитләр дә табып китерә, ләкин эш ничек кенә төгәлләнсә дә, аның карьерасы тапланды инде. Ә бездә мондый хәл буласын күз алдына китерү дә кыен.

Закон кабул ителсә, баланы почмакка бастырсаң, әзрәк тавышыңны күтәрсәң дә, опека тартып алачак, дигән куркуга килгәндә... Менә бер мисал. Тулада бер хатын, өйдән чыкмасыннар дип өч баласын бикләп калдырып, өч көнгә каядыр китеп барган. Берсенә – 1,5, икенчесенә – 3, өченчесенә 10 яшь кенә булган балаларына ашарга да бернәрсә калдырмаган. Ярый әле балалар ничектер ишекне ватып чыга алган, күрше хатыннан ярдәм сораган. Бу хәл инде Яңа ел ялларында ук булган, ләкин хатынны һаман да ана хокукларыннан мәхрүм итмәгәннәр, эш судта шушы көннәрдә генә карала башлады. Шул ук вакытта юк кына сәбәптән дә баланы гаиләдән алып китү очраклары да бар. Анысында ничектер бик тиз эшлиләр. Бу темага «Безнең гәҗит» тә шактый язды.

Апрель ахырында Казанда бер салмыш ана 10 айлык баласын урамда калдырып кибеткә кереп киткән, сабыйның башлыгы һәм аяк киеме дә булмаган, үтеп баручылар шул хәлдә күреп алып, баланы кибеткә алып кергән, аннары ана кеше үзе дә чыккан, дигән хәбәр таралды. Бу хәл буенча да тикшерү башланган иде. Хатынны ана хокукларыннан мәхрүм итүләре турында ишетелмәде әле.

 

ШУШЫ ТЕМАГА

Гаилә мөнәсәбәтләренең судка барып җитүе турында елдан-ел күбрәк ишетәбез. Монда сүз ир белән хатынның аерылышуы, милек бүлешү, гаиләдә көч куллану очраклары турында түгел.

Мәсәлән, 2020нче елда Германиядә яшәүче 16 яшьлек үсмер, инстаграмга* үзенең фотосурәтләрен куйганы өчен, әнисен судка биргән һәм откан иде. Әнисе улын төрле хәлдә – елмайган, кашларын җыерган, телен күрсәткән хәлдә фотога төшерә һәм, малайның ризалыгы булмаса да, социаль челтәргә куя, шул рәвешле акча эшли икән. Суд ана кешене социаль челтәрдәге аккаунтын ябарга мәҗбүр иткән, улының фотоларын куймаса һәм аның турында берни язмаса гына ачарга рөхсәт биргән. Элегрәк тә шуңа охшаш хәлләрнең ишетелгәне бар иде инде. Мәсәлән, Италиядә шулай ук 16 яшьлек малай, «Фейсбук»ка* фотоларын рөхсәтсез куеп барганы өчен, әнисен судка биргән булган. Әле аның әнисе фотоларны акча эшләү максаты белән куймаган да. Суд үсмернең дәгъвасын канәгатьләндергән, ананың сәхифәсен үк япмаганнар, ләкин тагын бер тапкыр рөхсәтсез улының фотосын куйса, штраф салачакларын әйткәннәр.

АКШта бер үсмер үзенең «Фейсбук»* сәхифәсен ватып кергән әнисен судка биргән. Әнисе улының сәхифәсенә кергән һәм аның исеменнән хәбәрләр урнаштырып утырган икән. Малай судка мөрәҗәгать итеп, әнисенең үзенә якын килүен тыюларын сораган, инде алты ел әбисе белән яшәвен әйткән. Тикшерү барышында ана кешенең чынлап та улының сәхифәсен ватып керүе расланган. Улымның тормышыннан хәбәрдар булырга теләвем өчен шулай эшләдем, дип аңлаткан ул үзе. Суд аны гаепле дип тапкан һәм 30 көнгә кулга алган, улына якын килүне тыйган, шулай ук мәҗбүри рәвештә ачу хисе белән идарә итү һәм балалар белән көч кулланмый гына аралашу курсларына җибәргән.

Бөтен очракта да суд бала ягына басмый, билгеле. Берничә ел элек Испаниядә 15 яшьлек малай, телефонын тартып алганы өчен, әнисен судка биргән булган. Ул әнисен үзенә карата начар мөгамәләдә гаепләгән. Ә әнисе телефон баланы укуыннан аера, белем алырга комачаулый, шуңа күрә тартып алдым, дип аңлаткан. Һәм суд ана ягына баскан. Гаджетны тартып алуы ана буларак бурычын җиренә җиткереп үтәве дип тапкан. Испаниядә бу җәһәттән законнар шактый катгый. Баланың укуына комачаулый торган булса, гаджетларны чикләү рөхсәт ителеп кенә калмый, хәтта һичшиксез шулай эшләнергә тиеш, дигән законы да бар, ди.

Балалар белән ата-аналар суд залында социаль челтәрләр, гаджетлар аркасында гына очрашмый, әлбәттә. Әйтик, 2019нчы елда Украинада яшәүче 14 яшьлек үсмер әтисе түләп бара торган алиментларны әнисенә түгел, турыдан-туры үзенә күчерүләрен сорап судка гариза язган. Ул әбисе белән яши икән, шулай булгач, алимент акчасын әнисенең алып баруы дөрес түгел дигән, ул гына да түгел, әнисенең дә үзенә алимент түләвен таләп иткән. Малайның яшәү шартларын исәпкә алып, суд карарын аның файдасына чыгарган.

Татар әдәбиятын укучыларга да бала белән ата-ана мөнәсәбәтенең судка барып җитүе таныш. Драматург Туфан Миңнуллинның «Саташу» пьесасында Гүзәл исемле кыз әти-әнисен судка бирә бит – ул теләгән тормышны тәэмин итә алмаганнары өчен.

Ата-аналар да балаларын судка биргәли. Әле шушы көннәрдә генә «Газета.Ру» язып чыкты: Һиндстанда бер ир белән хатын, онык алып кайтмадылар дип, улы белән киленен судка биргән. «Улыбызны өйләндерүгә 80 мең долларга якын акча тоттык. Гаилә коргач, безне онык белән сөендерерләр дип өметләндек. Инде өйләнешкәннәренә алты ел, бала алып кайту турында уйламыйлар да. Ә без әби белән бабай булу турында хыялланган идек», – дип язганнар алар судка тапшырган дәгъва кәгазендә. Бер ел эчендә онык бүләк итмәсәләр, малай белән киленнән 65 мең доллар күләмендә әхлакый зыянны каплатуларын сораганнар. Барыбер дә әз сораганнар әле, улларын өйләндерүгә тоткан хәтле үк таләп итмәгәннәр. Суд әлеге дәгъваны май ахырында карарга җыена, ди.

(Ачык чыганаклардан алынды)

 

Фәнзилә МОСТАФИНА 

Инстаграм* һәм «Фейсбук»* – Русиядә экстремистик дип табылды, эшчәнлекләре тыелды.

Комментарии