Дүрт көнлек эш атнасына күчәрбезме?

Дүрт көнлек эш атнасына күчәрбезме?

Русиядә чынлап торып дүрт көнлек эш атнасына күчү турында сөйләшәләр. Моның якын киләчәктә генә буласына ышанып бетмәсәк тә, күчә калсак, ничек буласын анализлап карадык.

Дүрт көнлек эш атнасына күчү турында сөйләшүләр әледән-әле булып торса да, беренче саллы «җим»не Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев ташлады. Бу елның 11нче июнендә Женевада узган Халыкара хезмәт конференциясендә безнең Медведев: «Технологияләр үсеше эш вакытының кыскаруына, кешенең буш вакыты артуына китерәчәк. Киләчәктә дүрт көнлек эш атнасына күчү ихтималлыгы бик зур. Моннан йөз ел элек Генри Форд атнага 48 сәгать урынына, 40 сәгать эшләүгә күчкән. Һәм аның компаниясендә җитештерүчәнлек күзгә күренеп үскән», – дигән фикер әйткән иде. Икенче көнне үк Русия Дәүләт Думасы дүрт көнлек эш атнасына күчү идеясен хуплап та чыкты. Эш атнасын дүрт көнгә кадәр кыскарту халыкның сәламәтлегенә яхшы тәэсир итәргә тиеш, дигән нәтиҗә дә чыгарды.

Шушы дулкынга ияреп, август башында Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына дүрт көнлек эш атнасына күчү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта хәбәр иткән идек инде. Башка илләрдә эш атнасын кыскарту уңай нәтиҗә биргән, бездә дә күчәргә кирәк, диде федерация вәкилләре. Шул ук вакытта эш атнасы кыскартылса да, хезмәт хакы үзгәрешсез калырга тиеш, диелде.

Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев хезмәт министрлыгына, илдә 4 көнлек эш атнасы булдырылса, аның икътисадка һәм социаль тормышка ничек тәэсир итәчәген бәяләп, 30нчы сентябрьгә хисап тапшырырга кушты. Әлеге язманы әзерләгәндә тагын шунысы мәгълүм булды: хезмәт министрлыгында бу атнада ук әлеге темага фикер алышулар узмагае. Аның нәтиҗәсен һәм Медведев әйткән хисапны сабыр гына көткән арада үзебезнең фаразларны яза торабыз.

Хезмәт кодексы буенча, безнең илдә атнага күп дигәндә 40 сәгать эшләү каралган. Ә ким дигәндә ничә сәгать эшләү – чикләнмәгән. Ул 40 сәгатьне һәр оешма үзе теләгәнчә бүлә: кайдадыр – 8әр сәгатьлек 5 эш көне, кайдадыр – 7шәр сәгатьлек 6 эш көне. Кайдадыр – 2 көн эшләп, 2 көн ял итәсе. Һәм башка шуның ише графиклар. Җәмгысе атнага 40 сәгать җыелырга тиеш – шуннан артыгы ярамый. Ә менә 40 сәгатьтән киметергә яраса да, бу безнең ил икътисады өчен отышлы булмаячак. Бу уңайдан башта икътисадчыларның фикерен белешергә кирәк, билгеле. Ләкин шунысы икътисадчылардан башка да аңлашыла: казнада акча җитмәүне сәбәп итеп, пенсиягә чыгу яшен 60/65кә күтәргән илдә атнасына 32-36 сәгать эшләүгә җиңел генә күчмәсләрдер. Германиядә генә ул бездәгедән азрак эшләсәләр дә, күбрәк җитештерәләр. Бездә бу формула эшләми. Бездә күп җитештерү өчен күп эшләргә кирәк, дигән формула. Димәк, 4 көнлек эш атнасына күчә калган очракта, әлеге дә баягы 40 сәгатьтән кимемәсен өчен, көненә 10ар сәгать эшләргә кирәк булачак, дигән сүз. Эш атнасын кыскарту түгел, кысу була инде бу. Әлеге урында табибларга, психологларга, педагогларга сүз бирергә кирәк. Көненә 10 сәгать эшләү кеше сәламәтлегенә ничек тәэсир итәчәк? 10 сәгать эшләгән ата-ананың баласы белән булырга, аңа дәрес әзерләшергә вакыты калачакмы? Бу бала психологиясендә нинди эз калдырачак? Гомумән, 10 сәгать эшләп кайткан кешенең үз психологиясендә ничек чагылыш табачак? Менә шушы һәм башка сорауларга җавап табарга кирәк булачак. Дөрес, ял көннәре өчәү булачак, ди. Дүрт көн буе «аннары»га калдырып торган тормышны ул 3 көндә куып җитеп булачакмы – менә тагын бер сорау.

Икенче вариант: әйтик, эш атнасын кысмыйлар, ә чыннан да кыскарталар, ди. Хезмәт кодексына үзгәреш кертәләр дә, хәзерге 40 сәгать урынына, атнасына 35-36 сәгать эшли торган итеп калдыралар. Көненә 8 сәгатьтән исәпләсәк, бөтенләй 32 сәгать кенә булырга тиеш әле, тик алай бөтенләй «эшсез»гә әйләнәбез бит. Шуңа уртача 35-36 сәгать дип алдык (хәзерге вакытта зарарлы эштә эшләүчеләр һәм инвалидлар шуның кадәр эшли). Шушы урында фантазияне йөгәнлибез, аннан арысына хыялланырга акыл җитми. Санкцияләр, икътисади кризис, хезмәт җитештерүчәнлеге буенча узыш заманында һәм… Русиядә яшибез ләбаса.

Эш бирүчеләр арасында уздырган сораштырулар шуны күрсәтә: Русия оешмалары 4 көнлек эш атнасына күчәргә әзер түгел әле. Болай эшләгәндә, хезмәткәрләргә китә торган чыгымнар кимиячәк, диелсә дә. Хезмәт хакын хәзерге, ягъни 5 (кайдадыр – 6) көнлек эш атнасындагы кебек калдырырга кушылды бит. Халык та яңа закон проектына сагаеп карый. «ВКонтакте» төркемебездә сораштыру уздырган идек, катнашканнарның 26,19 проценты «Андый законның кабул ителәчәгенә ышанмыйм» дип җавап бирде. 14,29 проценты 4 көнлек эш атнасына күчүгә каршы. 59,52 проценты гына «Хезмәт хакы хәзерге кебек калса, 4 көнлек эш атнасына күчәргә риза» дигән җавапны сайлаган. Пенсия яшен арттыруга да халык каршы иде лә ул. Әнә бит ничек хәл итеп куйдылар…

ФИКЕР

Бу арада матбугатта да, министрлыкларда да, махсус оештырылган түгәрәк өстәлләрдә дә фикер алышулар бара. Эш атнасын кыскарту турында нинди фикерләр бар – шуларны барладык.

Русия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим ТОПИЛИН:

– Дүрт көнлек эш атнасына күчү якын киләчәктә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Бу шактый озак процесс. Исегезгә төшерегез әле, биш көнлек эш атнасына кайчан күчтек? 1967-1968нче елларда СССРда 6 көнлек эш атнасы иде. Димәк, 4 көнлек эш атнасына күчәргә теләсәк тә, 40-50 ел вакыт кирәк булачак. Шуңа күрә бу хакта киләчәктә булуы ихтимал перспектива буларак кына сөйләшергә мөмкин.

Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе профессоры Александр ЩЕРБАКОВ:

– Дүрт көнлек эш атнасына күчсәк, бер көндә 10 сәгать эшләргә тиеш булабыз. Бу хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаячак. Әгәр инде атнадагы эш көннәре белән бергә, көнлек эш сәгатьләре дә кыскара дип карасак (хәзерге 40 сәгать урынына – атнасына 32 сәгать), безнең ил моңа әзер түгел әле. Президент та, Хөкүмәт тә илдә җитештерелгән продукция күләме буенча дөнья дәрәҗәсенә чыгу бурычын куйды. Ә Русиядә җитештерүчәнлек, АКШ һәм Европа белән чагыштырганда, 1,5-2 тапкырга түбәнрәк. Эш сәгатьләре кыскарса, җитештерү тагын да кимиячәк. Эш сәгатьләрен киметеп, җитештерүне арттырасы килгән очракта, оешмаларда хезмәткәрләр санын арттырырга туры киләчәк. Моның исә хезмәт хакларының кимүенә китерүе ихтимал.

Русия Икътисади үсеш министры урынбасары Петр ЗАСЕЛЬСКИЙ:

– Хәзер күп кенә оешмаларда хезмәткәрләр көннең 30-40 процентын берни эшләмичә үткәрәләр. Безнең максат эш көнен кыскарту түгел, ә иң беренче чиратта, эш көнен мөмкин кадәр файдалы итеп үткәрерлек итү. Дүрт көнлек эш атнасына күчү өчен, аны тәҗрибә рәвешендә күп кенә компанияләрдә тикшереп карарга кирәк, чөнки бер генә компаниядә уздырылган сынау нәтиҗәсез булачак.

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

Дүрт көнлек эш атнасы турында сөйләшүләр – яңалык түгел. Узган гасырда ук бу хакта фикер алышулар булган. Ләкин сүздән гамәлгә күчү XXI гасырда гына башланган.

2008нче елда АКШның Юта штатында җирле хакимият хезмәткәрләре атнага 4 көн 10шар сәгать эшләүгә күчкәннәр (иртәнге 7дән 18:00 сәгатькә кадәр). Җомга, шимбә, якшәмбе ял иткәннәр. Хакимият шул рәвешле хезмәткәрләргә тотыла торган еллык чыгымнардан 3 млн долларны янга калдырырга ниятләнгән. Ләкин көтелгәннәр акланмаган: 4 көнлек эш атнасына күчүдән экономияләнгән акча 1 млн доллардан артмаган, ә хакимият бинасының җомга көнне эшләмәве халыкта ризасызлык тудырган. Өч көн ял иткәч, чиновниклар тырышыбрак эшли башлый, дигән фикер дә расланмаган. 2011нче елдан хакимият органнарының күпчелеге элеккечә 5 көнлек эш атнасына күчкән.

2013нче елда Африкадагы мөселман дәүләте Гамбия президенты Яйя Джамме җомганы да ял көне итеп билгеләү турында белдергән. Эш сәгатьләрен тутыру өчен, ил халкы дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 10ар сәгать эшләргә мәҗбүр булган. Һәм шундый режимда дүрт ел яшәгәннәр. 2017нче елда Джамме урынына президент кәнәфиенә килгән Адама Бэрроу җомга көнендә ярты көн эшләү турында канун кабул иткән.

2018нче елның мартыннан Яңа Зеландиядәге «Perpetual Guardian» идарә итү компаниясе сынау рәвешендә дүрт көнлек эш атнасына күчә башлаган. Атнага ничә сәгать эшләү турында һәр хезмәткәр белән аерым килешкәннәр. Соңрак компания бөтенләйгә дүрт көнлек эш атнасына күчүен белдергән. Сынау дүрт көнлек эш атнасына күчкәч, җитештерүчәнлекнең үсүен, хезмәткәрләргә тотылган чыгымнарның кимүен, керемнең тотрыклануын күрсәткән.

Япониядә кешеләр эш урынында яши, үлгәнче эшлиләр, дигән караш яшәсә дә, бүген илдәге компанияләрнең 10 проценты хезмәткәрләренә атнага 3 ял көне бирә. Әйтик, «KFC Japan», «Uniqlo» кебек эре компанияләр. Хәйләкәр японнар моны икътисадка файда кертү өчен эшли, ди белгечләр. Ял көнендә каядыр чыгасың, паркларга, сәүдә йортларына, кафеларга барасың бит. Ә кая гына барсаң да акча кирәк. Димәк, кеше күбрәк ял иткән, ягъни күбрәк акча туздырган саен, ил казнасына да күбрәк салым акчасы керә дигән сүз.

Чыганак: «Российская газета»

СҮЗ УҢАЕННАН

«Бизнес Онлайн» электрон газетасы HeadHunter компаниясенең Казан филиалы директоры Альбина СОЛТАНОВА белән сөйләшкән. HeadHunter – интернет ярдәмендә эш яки хезмәткәрләр табарга ярдәм итә торган компания. Теләге булган һәркем әлеге сайтта резюмесын яки ачык вакансияләр турында белдерүен урнаштыра ала. 19 ел дәвамында эшләп килә торган компаниянең клиентлар базасында бүген 30 млн.нан күбрәк резюме бар икән.

Альбина Солтанова Татарстандагы хезмәт базарына күзәтү ясаган.

– 7 ел элек хисапчыларга һәм банк хезмәткәрләренә ихтыяҗ зур иде. Бүген алай түгел. Сорау зур булган белгечләр өчлегендә – җитештерү, сәүдә өлкәләрендә эшләүчеләр һәм эшчеләр. Әйтик, югары квалификацияле токарьларга һәм электромонтерларга 45 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Инженерларга һәм технологларга чын мәгънәсендә ау бара, дисәм дә ялгышмам!

Шул ук вакытта безнең сайтта гадәти булмаган вакансияләр дә күренә. Беренче карашка сәер тоелсалар да, алар шаяру түгел, чын. Мәсәлән, узган ел этләр карарга няня эзләгәннәр иде. Бу ел башында безнең сайтка «урманда ялгыз яшәүче» дигән вакансия куелды. Бу «эш» шуннан гыйбарәт иде: Мәскәү өлкәсенең Одинцово районында урнашкан урманга күченеп яшәргә кирәк. Кандидатларны төрле төбәкләрдән, шул исәптән Татарстаннан да эзләделәр. «Хезмәткәр»гә мондый бурычлар йөкләнә: урманны ярату, акыллы китаплар уку, урманда адашканнарга юл күрсәтү, бал кортлары үрчетү. Шулай ук язучылык белән шөгыльләнү дә хуплана, диелгән иде. «Кандидат үзенең традицион урыс мәдәниятенә мөһим өлеш кертүен аңларга тиеш», – диелгән иде әлеге белдерүдә. Ә таләпләргә килгәндә, урманда ялгыз яшәүче чит кешеләр белән сөйләшмәскә, җәнлекләр телен «аңларга» тиеш. Эш бирүче урманда йорт, урыс мичендә пешерелгән ризыклар, мунча һәм табигый тукымалардан тегелгән киемнәр вәгъдә иткән иде.

2019нчы елгы хезмәт базарындагы тагын бер кызыклы тәкъдим – суррогат аналар вакансиясе. Бала табып бирергә әзер хатын-кызларга 1,3 млн сумга кадәр хезмәт хакы тәкъдим итәләр.

Чыганак: «Бизнес Онлайн»

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии