- 20.10.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №41 (16 октябрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Русиядә үлем җәзасын кайтару турында сөйләшә башладылар. XXI гасырда, цивилизация заманында бу хакта сөйләшү кыргыйлык кебек тә тоела. Шул ук вакытта бөтенләй үк нигезсез дә түгел кебек…
Бездә үлем җәзасы бирү рөхсәт ителгән, ләкин аны гамәлгә ашыруга мораторий (кичектерү хокукы) салынган. Ягъни хәтта суд үлем җәзасы билгеләсә дә, ул гамәлгә ашырылмый, гадәттә, гомерлеккә иректән мәхрүм итүгә үзгәртелә. Соңгы тапкыр Русиядә үлем җәзасы 1996нчы елда гамәлгә ашырылган. Шулай да үлем җәзасын кабат кайтару турында сөйләшүләр әледән-әле булып тора.
Мәсәлән, әле быел февраль аенда гына бер шаулашып алдылар. РФ Дәүләт Думасының оборона буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Шерин ришвәтчеләргә үлем җәзасы бирергә һәм аларны аерым зиратларда җирләргә тәкъдим итте. «Мәскәү» агентлыгына интервьюсында шулай дип белдерде ул, башка матбугат чаралары аның бу сүзләрен таратты. «Без Кытай нәтиҗәле үсештә, дип әйтәбез, аларның икътисады дөньяда икенче урында. Шуны истә тотарга кирәк: Кытайда ришвәтчеләргә үлем җәзасы бирелә. Мин Русиядә дә ришвәтчеләргә үлем җәзасы кертелер, дип өметләнәм. Чөнки ришвәтчелеккә каршы кешелекле алымнар белән көрәшү мөмкин түгел. Әгәр ришвәтче үзен атып үтерергәме яки асып үтерергәме дигән сайлау алдында калса, ул ришвәтне алыргамы, юкмы икәне хакында уйланыр. Андыйларны аерым зиратка җирләргә кирәк. Туганнары каберләренә килгәч, барысы да аларны күрсен», – дип сөйләгән иде депутат.
Ә бу юлы үлем җәзасы турында сөйләшә башлау Саратовта 9 яшьлек кызның үтерелүенә бәйле. Бу коточкыч вакыйга бөтен илгә кагылды. 9 яшьлек Елизавета Киселева 9нчы октябрьдә мәктәпкә дип чыгып киткән җирдән югалды. Аны ике тәүлек эзләделәр, эзләшергә берничә мең кеше чыкты. 11нче октябрь иртәсендә җирле матбугат чаралары куркыныч хәбәр җиткерде: кызның үле гәүдәсе гаражлар арасында табылган. 12нче октябрьдә кызны үтерүдә шикләнелгән 35 яшьлек Михаил Туватин тоткарланды. Ул үз гаебен таныды. Имештер, 9ы көнне ташландык гаражда кайнашканда, Лиза килеп чыккан һәм бу гаражның кемнеке булуы белән кызыксынган. Өлкәннәргә әләкләр, дип куркып, Михаил кызны үтергән…
Шуннан соң көтелмәгән хәл булды: Саратов халкы җинаять кылуда шикләнелгән Михаил Туватинга үзе җәза бирергә теләде. Интернеттан күзәтеп тордык: Туватинны тоткарлаган урынга халык агылды, юлларда бөкеләр хасил булды. Халык җинаятьчегә үлем җәзасы таләп итте, «самосуд» уздырырга теләде. Полиция хезмәткәрләренә халыкны куып таратырга, күздән яшь китерә торган сыеклык сиптереп куркытырга туры килде хәтта.
Шушы хәлдән соң, Русиядә үлем җәзасын кайтаруны таләп иткән петиция интернетка чыгарылды. Газета нәширгә тапшырылганда, аны берничә йөз мең кеше имзалаган иде инде. Үлем җәзасын кертү тәкъдиме халык ягыннан гына түгел, депутатлар тарафыннан да бара. Дәүләт Думасының «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә «Балаларны үтерүчеләргә һәм педофилларга карата үлем җәзасын кайтаруны телисезме?» дигән сораштыру урнаштырылды. Күпчелек хуплап тавыш бирде. Дөрес, моны закон проекты буларак карарга җыенулары икеле. Һәрхәлдә хәзер генә булмас әле. Русия Президенты Дмитрий Песков та «Кремльдә Русиядә үлем җәзасын кайтару ихтималлыгы турында фикер алышмыйлар» дип белдерде. Парламентның түбән палатасы рәисе киңәшчесе Анастасия Кашеварова да ТАСС агентлыгына: «Дәүләт Думасына үлем җәзасы турында сораштыру уздырырга кушылмады. Бу мәсьәлә матбугат чаралары тарафыннан ясалма рәвештә күпертелгән», – дип сөйләгән.
Матбугат чаралары гына күпертә, дигән сүз белән килешеп булмый, чөнки үлем җәзасын кайтару турындагы петицияне мәгълүмат чаралары түгел, халык булдырган бит. Халык имзасын куя. Мәҗбүр итеп эшләнә торган нәрсә түгел, тавыш бирү кешенең үз иркендә. Ә ул арада «Mash» телеграм-каналында Михаил Туватинның әтисе Максим Туватинның видеосы пәйда булды. Ата кеше: «Михаил гел урлашты. Укырга да, эшләргә дә теләмәде. Пешерүче булсын, дигән идек. Барып чыкмады. Хәзер нәрсә эшләгән? Баланың җанын алган! Моның өчен атып үтерергә кирәк, дип саныйм. Фронттагы кебек. Бу хәл булмый калса, ничек әйбәт буласы да бит…» – дип сөйли. Ата кеше үз улына үлем җәзасы теләп торганда, башка кешеләрнең моны таләп итүе гаҗәп түгел.
«Российская газета» язуынча, 2013нче елдан башлап, Русиядә балигъ булмаган балаларны көчләү очраклары 17,3 процентка, балаларга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылу 25 процентка арткан. Балаларны үтерү очраклары ничә процентка арткандыр – андый статистиканы тапмадык. Арткандыр, чөнки балаларның гомерен өзгән вәхшиләр турында хәбәрләр еш ишетелә. Хәзерге вакытта балаларны көчләгән өчен иң зур җәза – гомерлеккә иректән мәхрүм итү, 20 елга кадәр билгеле бер вазифаларга урнаша алмау һәм мәҗбүри химик кастрация.
Хәтерегездә булса, 2014нче елда Удмуртиядә педофил ике баланың гомерен өзгәч, Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин үлем җәзасын яңадан кертү турындагы фикерне күтәреп чыккан иде. Быел Саратовта булган хәлдән соң, Дәүләт Думасы депутатлары Ольга Алимова (КПРФ) һәм Евгений Примаков («Бердәм Русия») үлем җәзасын кайтару тәкъдиме белән чыкты. Примаков «Фейсбук»та «Үлем җәзасын кайтарырга кирәк» дип язды. Алимова «Инстаграм»да «Әгәр педофиллар, үтерүчеләр, көчләүчеләр, террорчылар үлем җәзасына хөкем ителсә, безнең йортларга кайгы килмәс иде. Демократия һәм толерантлык уены белән артык мавыктык» дип язды.
Халыкның бала җанын кыйган вәхшигә нәфрәте аңлашыла. Үлем җәзасы таләп итүләрен дә аңларга була. Шул ук вакытта Саратов халкының болай итеп күтәрелеп чыгуында тагын бер мәгънә бар: димәк, гадел хөкемгә ышанмыйлар. Юкса, «самосуд» уздырырга чыкмаслар иде. Һәм халыкның гадел хөкемгә ышанычы бетүдә инде Туватин гаепле түгел… Нәкъ менә шул гадел хөкем, идеаль суд системасы булмавы куркыта да инде. Русия төрмәләрендә болай да күпме гаепсез кеше чери. Ә үлем җәзасы кертелсә, аңа чын мәгънәсендә куркыныч җинаятьчеләрне генә хөкем итәчәкләр, дип ышанып әйтә алабызмы соң?..
ФИКЕР
Үлем җәзасын кемдер хуплый, кемдер моңа кискен каршы чыга. Без танылган кешеләрнең үлем җәзасы турында фикерләрен барладык. Бер тарафны да якламыйча, ничек бар – шулай бирәбез.
* Әгәр бездә үлем җәзасы булса, күпләр исән калган булыр иде, дип уйлыйм. (Нэнси Рейган, Американың 40нчы президенты Рональд Рейганның хатыны).
* Үлем җәзасы – кеше үтерүнең иң коточкыч төре, чөнки ул җәмгыять ризалыгы белән эшләнә (язучы Джордж Бернард Шоу).
* Кешене ат урлаган өчен асмыйлар, башкалар урламасын өчен асалар (язучы Джордж Сэвил).
* Мин үлем җәзасына каршы. Аны билгеләгәндә хаталар бик күп ясала. Ул нәтиҗәсез һәм мәгънәсез чара (СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачев).
* Кеше үтергән өчен үлем җәзасын кире кайтару мәсьәләсе каралырга тиеш. Мин рецидивистлар өчен ярлыкау булмаска тиеш дип саныйм (Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев).
ЧИТ ИЛЛӘРДӘ
Урлашкан һәм… фил үтергән өчен үлем җәзасы
Кайбер халыкара кагыйдәләр һәм документлар кабул ителгәннән соң, дөньяда үлем җәзасы бирү сизелерлек кимегән. Шундый документлардан БМО Генераль ассамблеясе резолюцияләре беренчеләрдән булган. Беренчесе 1977нче елда үз көченә кергән, икенчесе – 1980нче елда. Икесендә дә БМО составына керә торган илләргә үз җирлекләрендә үлем җәзасы бирмәү киңәш ителә.
Үлем җәзасын «киңәш ителми торган җәза» дип атаучы тагын бер документ – Гражданнар хокукларының гомуми декларациясе. Шулай да үлем җәзасын катгый рәвештә тыя торган халыкара документ юк. Бүген күпчелек халыкара оешмалар, әгәр аның составына керергә теләсәң, үлем җәзасын гамәлдән чыгаруны таләп итеп куялар. Мәсәлән, Европа Советына керү өчен шул таләпне үтәргә кирәк.
Гомумән алганда, үлем җәзасы мәсьәләсе буенча бөтен илләр дә 4 төркемгә бүленә:
- Үлем җәзасы закон тарафыннан тыелган.
- Үлем җәзасы рәсми рәвештә рөхсәт ителә.
- Үлем җәзасы закон тарафыннан рөхсәт ителә, ләкин практикада аны инде озак вакыт кулланмыйлар. Бу очракта үлем җәзасы «катырылган» хәлдә булып санала.
- Бик җитди очракларда гына закон үлем җәзасы бирүне рөхсәт итә. Әйтик, илдә сугыш хәле игълан ителгән булса. Гадәти тормышта гражданнарга карата иң югары җәза кулланылмый.
Русия өченче төркемгә карый. Бездә үлем җәзасы бирү рөхсәт ителгән, ләкин аны гамәлгә ашыруга мораторий (кичектерү хокукы) салынган. Соңгы тапкыр безнең илдә үлем җәзасы 1996нчы елда гамәлгә ашырылган. 1996нчы елның 2нче августында үтерүче, каннибал һәм педофил Головкинны (Җинаять эшендә Фишер яки Удав дип бара) атып үтергәннәр.
Гомумән, БМО составына керүче илләрнең 58ендә үлем җәзасы бирү рөхсәт ителә (оешмага керүче илләрнең 29 проценты). Ләкин берничә илдә генә бу җәза тормышка ашырыла. Калганнарында югары җәза «туңдырылган» хәлдә. Аны билгеләсәләр дә, гомерлек төрмә җәзасына алыштыралар.
Европа илләре арасында фәкать Белорусиядә генә үлем җәзасы кулланыла. Аны халыкара террорчылык оешмалары эшчәнлегендә актив катнашкан, сугыш тудырган һәм сугыш алып барган, диверсия белән шөгыльләнгән һәм башка кайбер җитди җинаятьләр кылганда билгелиләр.
Шулай ук АКШ, Кытай, Япония, Согуд Гарәбстаны, Израиль, Һиндстан, Малайзия, Әфганстан, Вьетнам, Иордания, Гыйрак, Иран, Йәмән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакыстан, Сингапур, Палестина, Тайвань, Мисыр, Сомали, Судан, Экваториаль Гвинеядә үлем җәзасы гамәлдә. Дөрес, соңгы вакытта АКШ һәм Япониядә үлем җәзасын гамәлгә ашыру сирәгәйгән.
Кайбер илләрдә үлем җәзасын иң җитди җинаять кылган очракта гына биреп калмыйлар. Мәсәлән, Ливия һәм Конгода алкоголь кулланган һәм фил үтергән өчен дә үлем җәзасына хөкем итәргә мөмкиннәр.
Соңгы 25 елда (бу 2019нчы елның мартына булган мәгълүматлар) үлем җәзасы 2015нче елда иң күп бирелгән. Amnesty International мәгълүматы буенча, ул елны барлыгы 1634 үлем җәзасы гамәлгә ашырылган. Күпчелеге шушы өч илгә туры килә: Иран (977 очрак), Пакыстан (320), Согуд Гарәбстаны (158). Әлеге статистикага Кытай кермәгән, чөнки Кытай хакимияте ничә кешене үлем җәзасына хөкем итүе турында рәсми мәгълүмат бирми. Рәсми булмаган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу илдә ел саен берничә мең үлем җәзасы гамәлгә ашырыла. Анда кеше үтергән, наркотиклар саклаган һәм кулланган, ришвәт алган, фахишәлек белән шөгыльләнгән, ялган акча ясаган, хәтта салым хезмәтеннән чын керемеңне яшергән өчен дә үлем җәзасы билгелиләр. Ә Согуд Гарәбстанында гомосексуализм һәм диннән чыгу да җинаять дип санала, моның өчен үлем җәзасы яный.
Алга киткән илләр арасында үлем җәзасы иң еш АКШта кулланыла. Ул илнең 31 штатында рөхсәт ителгән. Кеше үтергән, дәүләткә хыянәт иткән һәм террорчылык белән шөгыльләнгән өчен иң югары җәзаны бирәләр. Үлем җәзасын гамәлгә ашыру өчен, дарга асу, организмга агу кертү, атып яки башны чабып үтерү, электр урындыгына утырту кебек чаралар кулланыла.
Бүген дөньяда үлем җәзасына хөкем ителгән 20 меңләп кеше бар, дип санала.
Чыганак: ruadvocate.ru
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии