- 21.05.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №5 (май)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Авылда яшәүчеләр сөенә: бакчам бар, димәк – бәрәңгеле булачакмын, үгезем бар, димәк – ит булачак. Сыеры да булганнар икеләтә бәхетле, сөте, мае – үзенеке. Тора-бара шәһәрдә яшәүчеләр дә авылга күчмәгәе. Ник дип аптырасаң, кибеттәге бәяләргә күз төшер. Бәрәңге, сөт, май, ит бәяләре күккә менде...
БӘРӘҢГЕСЕ КЫЙММӘТ
2024нче ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда инфляциянең рәсми дәрәҗәсе 9,52 процент тәшкил итте. Ә социаль әһәмиятле продуктларга бәяләр, республика социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге мәгълүматлары буенча, уртача (кибетләрне, базарларны һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрен исәпкә алып) 19,32 процентка арткан. Барыннан да бигрәк яшелчәләр кыйммәтләнде: кәбестә – 69 процентка, суган – 55 процентка, бәрәңге – 97 процентка. Яңа ел алдыннан, кулланучылар шау-шуыннан соң азык-төлеккә бәяләр үсүдән беразга гына туктады, әмма гыйнвар ахырында яңадан ышанычлы рәвештә өскә үрмәләделәр.
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, хәзер Республикада бер килограмм бәрәңгенең уртача бәясе 48 сум. Әмма кибетләрдәге бәрәңгене, сортына карап, бер килосын 50 һәм хәтта 90 сумга да саталар.
Исегезгә төшерәбез, узган ел республикада 960 мең тонна бәрәңге үстерелде. Бәлки, бәяләр артуның сәбәбе дә шундадыр: без инде запасларны ашап бетердек һәм бәрәңге дефицит товарга әйләнгәндер? Юк! Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, республика яшелчә саклагычларында 582 мең тоннадан артык бәрәңге саклана, бу Татарстан халкының ихтыяҗын арттырып, хәтта 162 процентка тәэмин итәргә җитә.
Лаешның «Нармонка» агрофирмасы директоры Олег Салягин бәрәңге кыйммәтләнүнең төп сәбәбе спекулятив сәүдә бәяләре, дип саный.
– Мин һәм минем хезмәттәшләрем күпләп алучыларга бәрәңгене килограммы 30 сумнан сатабыз. Ә аннары сатучылар, Федераль сәүдә челтәрләре үз бәяләрен өстиләр һәм бәрәңгене халыкка ике-өч тапкыр кыйммәткәрәк саталар. Бәяләр үсешен туктату өчен, закон дәрәҗәсендә сәүдә өстәмә бәясен чикләргә кирәк, ягъни җитештерүче бәясе белән киштәдәге ахыргы бәя арасындагы аерманы чикләргә, – дип тәкъдим итә яшелчәче «Республика Татарстан» газетасына.
Аның фикеренчә, бәрәңге кыйммәтләнүенең тагын бер сәбәбе – ихтыяҗ тирбәлеше.
– 2023нче елда бәрәңгенең сатып алу бәясе – килограммы 10-12 сум иде, кибетләрдә дә ул арзан булды, – дип искә төшерә ул. – Шуңа күрә күпләр бәрәңгене үз бакчаларында үстермәскә булдылар, аны сатып алу җиңелрәк һәм арзанрак дип санадылар. Нәтиҗәдә, 2024нче елның көзендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәрәңгенең килосы 25 сумнан сатылган, ә алар тәмамлангач, сатучылар аны ике тапкыр кыйммәтрәк сата башлаган.
Яшелчәче фикеренчә, хәзерге бәяләр арту сәбәпле татарстанлылар бакчаларга әйләнеп кайтачак:
– Күптән түгел безнең Нармонка авылында утырту суганын сату турында белдерү чыкты. Бер сәгатьтән игълан авторы суган бетте, дип язган. Кешеләр суганны 60-70 сумга сатып алганчы, үзләре үстерергә карар кылганнар, дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Быел бәрәңге белән дә шундый ук хәл булыр кебек, – дип фаразлый агрофирма директоры.
АТЛАНМАЙ... ЮК, УЛ АЛТЫН МАЙ
2004нче елгы бәясе 45 процентка диярлек үскән атланмай һаман югары үрмәләвен дәвам итә. Кемдер кибет киштәсеннән иң гади «крестьян» пачкасын 200 сумга сатып ала алса, бу кешегә бәхет елмайды, дип санарга мөмкин.
Кыйммәтле продуктны караклардан саклау өчен, челтәр супермаркетларында майны инде гади киштәләрдән кассаларга якынрак махсус суыткычларга күчерәләр – андыйларда гадәттә уылдык саклыйлар. Базарларда май бәясе шулай ук килограммы өчен 1000 сум тамгасын тишә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, республикада атланмай җитештерү күләме эчке ихтыяҗлардан бер ярым мәртәбә артыграк.
Майның кыйммәтләнүенең төп сәбәбе – чи сөткә сатып алу бәяләренең артуы, 2024нче елда алар җитештерүчеләрнең шатлыгына 37 процентка арткан. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре хәзер сөтне күпләп саталар – килограммы уртача 45 сум, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар – 35 сумга.
Кукмара авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе. Вахит хуҗалыгы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов билгеләп үткәнчә, сатып алу бәяләре артмаган булса, сөт заводлары чималсыз кала алыр иде.
– 2023нче елда һәм узган ел башында авыл халкыннан сөтне көлкеле бәядән сатып алдык – килограммы 20 сумнан да кыйммәтрәк түгел. Терлекчеләр үзләренә зыян китереп эшләделәр, шул дәрәҗәгә җитте ки, кешеләр сөтне үзкыйммәтеннән түбәнрәк сатуга караганда урамга чыгаруны яхшырак күрделәр, яки сыерларны суйдылар, – дип сөйләде ул.
Әмма сатып алу бәяләре артканнан соң да, терлекчеләр баеп китә алмаячак.
– Сатып алу бәяләренең артуы безнең барлык чыгымнарны да капламый. Ягулыкка, азык өстәмәләренә, орлыкларга һәм ашламаларга бәяләр үсүен дәвам итә. Моннан тыш, хезмәткәрләргә лаеклы хезмәт хакы түләргә кирәк. Бездә уртача хезмәт хакы 57 мең сум тәшкил итә. Шулай булгач, сатып алу бәяләре артуга карамастан, «навар» зур түгел. Без, мәсәлән, аны заводларга 45-50 сумнан сатабыз, шул ук вакытта литрның үзкыйммәте 35-40 сум тәшкил итә. Шулай да үзеңә зыянга эшләүгә караганда яхшырак бу, – диде җитәкче.
Башкалабыз кибетләрендә сөтнең литры хәзер 100 сумнан артыграк бәядә.
Кулланучылар базарындагы киеренкелекне киметү өчен сәүдә челтәрләренә үз аппетитларын киметергә, сөт һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәсен киметергә кирәк, дип саный хуҗалык җитәкчеләре.
ИТ БЕЛӘН НӘРСӘ?
Татарстанның ит базарында бәяләр сөт базарындагы кебек тиз үсми, шулай да сизелерлек. Рәсми мәгълүматлар буенча, сыер ите узган ел белән чагыштырганда 12,6 процентка кыйммәтләнгән, сарык ите – 29,3 процентка. Ел башыннан, гади сатып алучылар билгеләп үткәнчә, иткә бәяләр дә өскә үрмәли.
Сабаның «Умырзая» АХҖК рәисе Рамил Гарипов базардагы киеренкелекне тәкъдим чикләнгән очракта ихтыяҗ арту белән аңлата.
– «Мираторг» кебек эре федераль компанияләр бездән тере авырлыктагы терлек сатып алалар, бу исә чималга бәяләр артуга китерә. Җирле әзерләүчеләр шулай ук терлекчеләргә югарырак сатып алу бәяләре тәкъдим итәргә мәҗбүр, – дип аңлата ул «РТ»га. – Мәсәлән, хәзер үгезләрне тере килограммын 255-265 сумнан, сыерларны 210-215 сумнан сатып алалар. Бу берничә ай элек булганнан 10-20 сумга күбрәк.
Конкуренция һәм чималга бәяләр арту шартларында янмас өчен, хуҗалык рәисе итне ишү (аны сөякләрдән аерып алу) белән шөгыльләнергә карар кылган. Бу товарны кыйбаткарак сату мөмкинлеге бирәчәк. Киләчәктә итне тирән эшкәртүне һәм ярымфабрикатлар җитештерүне җайга салу шулай ук бәяне арттырырга ярдәм итә.
ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев гамәлдәге законнарның азык-төлек товарларына беркетелгән сәүдә бәяләрен билгеләргә мөмкинлек бирмәвен искәртә.
– РФ законнары нигезендә, товарларга бәяләр, халыкның ихтыяҗына һәм керемнәренә карап, базарда катнашучылар тарафыннан мөстәкыйль рәвештә формалаштырыла һәм дәүләт тарафыннан җайга салынырга тиеш түгел, – дип билгели ул.
Депутат сүзләренчә, авыл халкына үз продукциясен арадашчыларсыз сату, ә шәһәр халкына аны арттырмыйча гына сатып алу һәм шул рәвешле бәяләрне йомшак җайга салу мөмкинлеге бирү өчен республика хакимияте авыл хуҗалыгы ярминкәләре кебек сыналган ысул куллана.
– 15нче марттан 27нче апрельгә кадәр Татарстан шәһәрләрендә ярминкәләр узды, анда шәһәрлеләр азык-төлекне ваклап сату кибетләрендәге бәяләр белән чагыштырганда 15 процентка арзанракка сатып алды. Ярминкәләрдә катнашучыларга транспорт һәм командировка чыгымнарын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каплады.
Русия Премьер-министры Михаил Мишустин да продуктларга бәяләр үсешенең төп сәбәбен атады. Аның сүзләренчә, бар гаеп арадашчыларда, ягъни аларның азык-төлек бәясен бермә-бер арттырып сатуында. Товарларны төрү һәм китерү буенча хезмәтләр «акыл кысалары»ннан чыгарга тиеш түгел.
– Федераль монополиягә каршы хезмәт ачыклаганча, аерым очракларда товарларга «өстәмә» 50 процентка кадәр җитә, аерым алганда, балык продукциясе белән шундый вәзгыять. Балыкчыдан алып соңгы тәэмин итүчегә кадәрге чылбырда 6 арадашчы табылган. Нәтиҗәдә, кулланучы өчен бәя 3,5 тапкырга арткан. Ведомство даими рәвештә турыдан-туры тикшерүләр үткәрә, кисәтүләр бирелә, эшләр кузгатыла. Әмма, минемчә, базарның барлык уенчылары белән тагын да активрак хезмәттәшлек итәргә кирәк. Әгәр кирәк булса – иң катгый чаралар күрергә, – ди ул.
Хөкүмәт башлыгы сүзләренчә, хакимият сатып алучыларның мәнфәгатьләрен яклый алган. Кайбер товарларга бәяләр үсешен тоткарлау өчен, аларны ил чикләреннән чыгаруны вакытлыча чикләү турында карар кабул ителгән. Мисал өчен, бөртекле культуралар һәм көнбагыш мае белән шулай булды. Эчке базарны продуктлар белән баету кирәк булган очракта, аларны дустанә илләрдән кертү вакытлыча киңәйтелә. Бу ихтыяҗ һәм тәкъдимнәр балансын булдырырга, кискен бәя артуына юл куймаска ярдәм итә, – дип аңлаткан ул.
УЗГАН ЕЛГЫ САННАР
Узган елда Татарстанда иң нык кыйммәтләнгән ризыкларны ачыклаганнар. 2023нче елның декабреннән 2024нче елның ноябренә кадәрге чорга бәрәңге бәясе барыннан да күбрәк – 79,5 процентка арткан. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, атланмай (49,7 процент) икенче урынга чыккан. Кәбестә хакы да шактый ук – 40 процентка сикергән. Башлы суганныкы – 32, чөгендернеке – 28,1 процентка. Сөт ризыклары, сыр бәясе 18,6 һәм 11,7 процентка үскән. Икмәк-күмәч ризыклары – уртача 12, балык – 15,4 процентка кыйммәтләнгән. Ә менә йомырка арзанайган: 2023нче елның декабреннән – 27,1 процентка. Ведомство мәгълүматлары буенча, 2023нче елның декабреннән иң кирәкле азык-төлек «кәрзине» 16,9 процентка кыйммәтләнгән. «Кәрзиннең» уртача бәясе 5 922 сум тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез: республикада еллык инфляция октябрьдә берникадәр төшеп, 8,32 процент дәрәҗәсендә калса, ноябрь аенда 8,83 процентка җитте.
ФИКЕР
«Комсомольская правда»: Март-апрельдә азык-төлекнең кыйммәтләнүе сезонлы хәл, ул Пасха бәйрәменә һәм Май бәйрәмнәрендә шашлык шаукымы белән бәйле. Кайбер азык-төлек товарларына бәяләр динамикасын апрельдә гадәттәгечә 20нче апрельдә бәйрәм ителә торган Пасха билгели. Бәйрәм алдыннан йомыркага ихтыяҗ шактый арта (куличлар пешергәндә, буяу өчен кулланыла), алар апрельдә 4-7 процентка кыйммәтләнә.
Бәйрәм якынлашкан саен Пасха куличлары, шулай ук алар өчен ингредиентлар – он, эремчек, май һәм маргарин бәясе арта. Кыйммәтләнү маркага, рецептка, сату урынына карап берничә процент тәшкил итә.
Сезон башлангач та шашлык өчен ит кыйммәтләнә, һәм озакка сузылган Май бәйрәмнәрендә быел бәяләрнең берничә процентка артуы гадәти хәл. Җәй җитәрәк бәя кимер, – дип белдерә Г.В. Плеханов исемендәге Русия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы доценты Мария Долгова.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии