- 22.12.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №51 (20 декабрь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Узып баручы ел Татарстанда Экология елы иде. Тик күпләребез моны хәтерләми дә. Илдә, республикада булган кайбер вакыйгалар экологияне оныттырды чөнки. Елга үз атамабызны бирсәк, үтеп баручы 2017не «Күрде инде башкайлар» елы дип атарга мөмкин булыр иде.
Бүген узып баручы елга йомгак ясыйбыз, ел дәвамында булган вакыйгаларны искә төшерәбез. Бөтенесен дә санап чыгу мөмкин түгел, шуңа күрә иң истә калганнарына гына тукталабыз.
ДӨНЬЯ
Ел Дональд Трампның Америка Кушма Штатлары Президенты кәнәфиенә рәсми рәвештә утыруыннан башланып китте. Дөрес, АКШта сайлау 2016нчы елның 8нче ноябрендә үк узган иде инде. Ә бу елның 20нче гыйнварында аның инаугурациясе үтте. Русиялеләр Трампның килүен бик өметләнеп көтте, хәтта үзебездә була торган президент сайлавыннан да өметләнебрәк (бездә куела гына бит, ә анда – сайлана! Андыйны күптән күргән булмагач, безгә кызык). Обама җитәкчелек иткәндә бозылып киткән араларны җайлыйм дигән иде бит Трамп. «Русия белән бик-бик яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырам» дип сөйләде ул, «мин Русия белән дус» дип сайрады. Шуңа күрәме аның сайлауда җиңүендә дә Мәскәү «кулы»н күрделәр. Тик Трампның Русия белән «дуслыгы» озакка бармады: 27нче июльдә Русиягә карата яңа санкцияләр кертте. Аңа җавап итеп, Русия үзенекеләрне өстәде. Шул рәвешле «кем-кемне ныграк буа» уены уйнап ятыш. Ә гади студентлар Америкага виза ала алмый тилмерә.
Франциядә дә яңа президент сайлап куйдылар. Сайлаучыларның 66 процент тавышын җыйган Эмманюэль Макрон террорчылык белән көрәшергә, полиция штабын арттырырга, керемгә салымны азайтырга, хезмәт хакларын арттырырга, депутат һәм сенаторларны киметергә вәгъдә итә. Шунысы кызык: АКШта да, Франциядә дә яңа сайлап куелган президентларның сайлаудагы көндәше хатын-кызлар иде.
Испаниядәге Каталония автоном берләшмәсе тырышып чын бәйсезлек даулап ята. 1нче октябрьдә узган референдумда халыкның 90 проценты, Испаниядән аерылып чыгарга, дип тавыш бирде. Элегрәк тә референдум узган, анысын Мадрид законсыз дип игълан иткән иде инде. Андагы хәлләрне татарстанлылар аеруча кызыксыну белән күзәтә. Таныш, бик таныш хәлләр бит.
РУСИЯ
Санкцияләрне АКШ кына түгел, башкалар да кертеп тора. Май аенда Киев үзендә үткәрелгән «Евровидение» җыр конкурсына Русиядән Юлия Самойлованы кертмәде. Соңыннан, йомшап, видео аша чыгыш ясарга мөмкин, дигәннәр иде, тик без бит горур, башны чөеп, «үзегез катнашыгыз шунда» дип китеп бардык.
Күптән түгел генә Халыкара Олимпия комитеты Русия спортчыларын алдагы Олимпия уеннарына кертмәскә дигән карар чыгарды. Дөресрәге катнашырга ярый, тик Русия әләме белән түгел – Олимпия уеннарының әләме белән генә. Барысы да допинг белән булган җәнҗаллар аркасында. Гадәттәгечә инде: гади спортчылар зыян күрде, допинг вакыйгасында катнашы булуы ачыкланган түрәләргә җил дә тимәде.
Апрельдә Санкт-Петербург метросында шартлау булып, 16 кешенең гомере өзелде. Теракт, диделәр. Инде шартлатучысын да тоттылар. Гомумән, быел «теракт» дип куркытулар шактый булды. Шалтыратып, бомба куелган, дип хәбәр итүләр илнең 100 шәһәрдә теркәлде. Эвакуацияләүләр оешмаларга 300 млн сумлык зыян салган, дигән мәгълүмат бирелде. Без ул шаяручыларны тоттык, дип кенә хисап бирмәделәр. Ә без шунысын көткән идек.
АКШ һәм Франциядәге тенденция бездә дә дәвам итә булса кирәк: «Дом 2» телепроектыннан үсеп чыккан Ксения Собчак үзенең президент сайлавында катнашасын белдерде. «Барысына да каршы» кандидат итеп тәкъдим итә ул үзен.
Ә Владимир Путин президент кәнәфиенә чираттагы тапкыр дәгъва кылачагын әле күптән түгел генә әйтте. Озак уйлады. Шушындый хәлгә төшкән илне канат астына алыргамы-юкмы, дип уйлангандыр, мөгаен. Интернетта кызыклы гына тест пәйда булды. Туган елыңны кертәсең дә компьютер тормышыңда Путинның күпме урын алып торганын санап чыгара. Мин 1992нче елда туган һәм гомеремнең 69 проценты Путин чорында үтеп киткән икән инде. Нәрсәдер сизенәме шунда компьютер: «Киләсе елга да Путин сайланса, 76 процент гомерең Путин чорында үткән булачак», – дигән язу чыгара.
ТАТАРСТАН
Татарстан өчен җиңел ел булмады, дип язма башында ук әйтеп куйган идек инде. «Яндекс» эзләү хезмәте быел республика халкын барыннан да элек нәрсә борчыганы турында җиткерде. Беренче чиратта «Спурт» банкының банкротлыкка чыгуы кызыксындырган икән. Ябылуы узган ел ук булса да, «Татфондбанк» язмышының койрыгы да быелга чыгып калган иде: федераль үзәкнең аңа ярдәм күрсәтмәячәге быелга чыккач билгеле булды. Берьюлы берничә банк ябылудан республика предприятиеләре 87 млрд сум акчасын югалтты.
Премьер-министрлар да алышынып куйды: Илдар Халиковны Алексей Песошин алыштырды. Алышынулар дигәннән, республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та вазифасыннан китте. Аның каравы җиңүче булып китте. Күпләрнең күзендә ул хәзер – каһарман. Каһарман Актаныш районы белән җитәкчелек итәчәк. Ә аның урынына министр кәнәфиенә Рафис Борһанов килде.
Татарстанга беренче зур «удар» «Татфондбанк»тан колак кагу булса, икенчесе – Мәскәү белән ике арадагы шартнамәнең озайтылмавы. Ахырга кадәр беркем бернәрсә белмәде: озайтылырмы-юкмы. Депутатлар ахыргача дәшмәде. «Дәшәргә ярый» дигән сигнал булгач кына, ахрысы, үз сүзләрен әйтә башладылар. «Безгә килешү кирәк» дигән матур сүзләр әйттеләр. Килешү озайтылмады. Аннан соң депутатлар берара: «Ярар, ул килешү кәгазьдә генә иде бит инде, аның озайтылмавыннан бернәрсә дә үзгәрми, Мәскәү белән мөнәсәбәтләр шул килеш кала», – дип сөйләнеп алдылар да хәзер бөтенләй тындылар.
Мәскәүнең икенче «удар»ы телгә төште. Дөресрәге, Мәскәү кизәнде, ә үзебезнекеләр үз телебезне «ых» та итмичә кисеп атты. Татарстанда татар телен мәҗбүри укыту законсыз дип табылды. Ул атнасына ике сәгатькә калдырылды. Үзебезнең депутатлар бертавыштан шушыны яклап тавыш бирде. Каршы чыгып маташкан укытучылар, директорлар куркытылды, курыкмаган бердәнбер директор суд юлында йөри («Яу кырында берәү калды: Павел Шмаков татар теле өчен ничек көрәшә?», №49, 6 декабрь, 2017). Прокурор Илдус Нәфыйков «авызыгызны чамалап ачыгыз, экстремист булып куюыгыз бар» дип кисәтеп куйды.
Чирмешән, Лениногорск, Нурлат, Әлки, Әлмәт, Азнакай, Питрәч, Балык Бистәсе… Быел бу районнарның барысына да яхшы гына эләкте. Июльдә узган көчле гарасат түбәләрне алып атты, баганаларны аударды, кыскасы, шактый гына зыян салды. Шул ук июль аенда, төгәлрәге 2нче июль төнендә, Зәй трассасында бик зур һәлакәт булды: пассажир автобусы КаМАЗ белән бәрелеште, нәтиҗәдә 14 кеше үлде, 8е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алды. Республикада хәтта траур игълан ителде, күп җирдә Сабан туйлары да кичектерелде.
Югалтулар, гомумән, күп булды шул быел: Әлфия Афзалова, Хәния Фәрхи, Илфак Шиһапов, Исмәгыйль Шәрәфиев, Нияз Халит, Ганс Сәйфуллин, Рафик Таҗетдинов… Бу югалтуларда инде Мәскәүне дә гаепләп булмый. Гомумән, берәүне дә гаепләп булмый.
Яхшы вакыйгалар да булмады түгел узып баручы 2017нче елда. Ничә ел җирләнми ятканнан соң, ниһаять, Казан ханнарының сөякләре гүргә иңдерелде. Татарстан Конституциясен кабул иткәнгә 25 ел тулды. Бу уңайдан республика күләмендә бернинди чара да үтмәде үтүен, БТИҮ әгъзалары гына елдагыча митинг-концерт оештырды. Хәтта татар теле дәресләре белән бәйле вазгыятьнең дә файдасы булды: татарлар берләште. 1990нчы еллардан соң беренче тапкыр халыкның милли үзаңы күтәрелде.
Соңгы вакытта бездә һәр ел «бу ел бигрәк авыр булды» дигән сүзләр белән тәмамлана. Шуннан соң ук икенче җөмлә өстәп куела: «Киләсе ел җиңелрәк булсын иде инде!» Календарьның битләре алышынудан гына әллә ни кискен үзгәрешләр булмавын чамаласак та, ниндидер эчке бер өметләнү белән әйтәбез бу сүзләрне. Менә без дә бүген шулай дип кабатлыйбыз: киләсе ел тыныч, уңай вакыйгаларга бай булсын иде. Илебез өчен, республикабыз, милләтебез, гаиләләребез өчен. Бөтен дөнья өчен!
Статистика
2017нче ел – саннарда
834 млрд сум – бу елны Татарстанның кереме шуның хәтле булган. Әлеге сумманың 250 миллиарды гына республикада калачак, 70 процент керем федераль казнага китәчәк;
281 млрд сум – 2017нче ел ахырына республиканың чыгымнары шуның кадәр булачак. Тотылган акчаның 70 проценты – социаль чыгымнар. Казнаның өчтән бере исә хезмәт хакларын түләүгә тотылган;
569 млрд сум – республиканың салым түләүчеләре шуның кадәр күләмдә салым түләгән. Бу – узган елгыга караганда 25 процентка күбрәк. Татарстанда җыелган салымнарның 61 проценты Мәскәүгә китә, 39 проценты гына үзебездә кала;
94 млрд 800 млн сум – ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның дәүләт бурычы шуның кадәрле тәшкил итә. Әлеге суммадан 84 млрд 900 млн сумы – федераль казнадан алынган кредитлар;
2 500 251 – ел башыннан бирле Казан аэропорты шуның хәтле кешегә хезмәт күрсәткән (килүчеләр һәм очып китүчеләр саны). Иң күп пассажирлар Төркиянең Анталья шәһәренә очкан – 375 мең кеше;
257 мең – шуның хәтле чит ил кешесе Татарстанның миграция хезмәтендә исәпкә баскан. БДБ илләре арасында лидер – Үзбәкстан. Аннан Татарстанга 86950 кеше килеп төпләнгән;
984 – республикада шуның хәтле күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалган;
146 – барлыгы шуның кадәр белем бирү объекты капиталь төзекләндерелгән: 36 мәктәп (7се – коррекцияле) һәм 110 балалар бакчасы;
41103 – республикада шуның кадәр ипотека килешүе төзелгән. Бу шуның хәтле кеше ипотека алган дигән сүз түгел, чөнки бер кеше берничә килешү дә төзегән булырга мөмкин;
393 – Татарстанда шуның хәтле кеше юл-транспорт казасында һәлак булган;
79 – монысы республика сулыкларында батып үлгән кешеләр саны.
(Без 19нчы декабрьгә булган мәгълүматларны алдык. Ел тәмамланырга тагын 12 көн бар, димәк, саннарда бераз аерма күзәтелүе ихтимал)
Бәйгегә нәтиҗә
«Иртәгә яхшырак булыр, дип йокларга ятабыз…»
Бүген «Ай-һай хәлләр: Русия» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә. Газета битенә сыймаганнарын сайтыбызда урнаштырабыз. Бу айның җиңүчеләре итеп, Ютазыдан Зәйтүнә Әбрарова һәм Яңа Чишмә районыннан Фирая Галиәкбәрованы билгеләдек. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.
Сәхифәбез киләсе елда да дәвам итәчәк. Темалар тәкъдим итегез, бәйгеләребездә катнашыгыз, отыгыз. Киләсе елда да бергә булыйк!
Иртәгә яхшырак булыр,
Дип йокларга ятабыз.
Иртәгесен тагын шул
Русиядә уянабыз.
КӘРИМӘ,
Мамадыш районы
Эх, Русия, Русия!
Иң зур дәүләт булсаң да,
Җиребезнең байлыклары
Бихисап күп булса да,
Дөньяда без иң көчлесе,
Без шәп, дип мактансак та,
Дәрәҗәбез төшеп бара
Чит дәүләтләр каршында.
Яхъя ЙОСЫПОВ,
Башкортстан Республикасы,
Бүздәк районы, Картамак авылы
Ай-һай хәлләр, Русиядә тормыш
Сикәлтәле, гел шома бармый.
Урлау, талау, алдау… Файда юктыр,
Эшләсәң дә гел армый-талмый.
Нияз БИШБАЛТА,
Казан шәһәре
Хәлләр хөрти Русиядә,
Ташлады җаннарны иман.
Ил корабын сөрергә
Уңай җиле дә юк, ичмасам.
Сима САФИНА,
Чаллы шәһәре
Русия дә Русия дип,
Эшлибез янып-көеп.
Хезмәт хакы гына артмый,
Эшләп һич булмый баеп.
Ризидә СИТДЫЙКОВА,
Казан шәһәре
Нинди иркен минем Русиям!
Урманы күп, елга-сулары.
Эшләсәң дә акча бирми торган
Мондый илләр кайда бар тагын?!
Нинди бай син, минем Русиям!
Байлыгыңа исәп-хисап юк.
Каракларың арта һәр көн саен,
Соры кортлар бездә бигрәк тук.
Зәйтүнә ӘБРАРОВА,
Ютазы районы, шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе
Русиядә һәр кешенең
Билгеле сәләте бар:
Без тумыштан җәмгыятьне
Сүгәргә яралтылган.
Иле – начар, юлы – начар,
Түрәләр яхшы түгел.
Сүкмәс идек, тик сүкмичә
Яшәргә бирми күңел.
Фирая ГАЛИӘКБӘРОВА,
Яңа Чишмә районы
Телевизордан мактанабыз:
Безнең бөек Русия!
Эшләр алга барыр иде,
Булмаса коррупция.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
Фәнне, икътисадны җитәкләүче
Күпме татар яши Мәскәүдә!
Үз илеңне хөрмәт итсәң әгәр,
Кадерләрен бел син, Русия!
Рәсимә ФӘРРАХОВА,
Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы
Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии