Биш сумлык ипи, пәрдә артындагы камера, сәер саннар – «чиста» сайлау ничек үтте?

Биш сумлык ипи, пәрдә артындагы камера, сәер саннар – «чиста» сайлау ничек үтте?

Быелгы сайлауда да сюрпризлар күп булды. Мәсәлән, сайлауга килеп, участокта төшкән фотосын интернетка куючыларга айфон, планшет, велосипед һәм башка кыйммәтле бүләкләр вәгъдә иттеләр. Сайлау участокларында ярминкә оештырып, товарларны гомер күрмәгән арзан бәядән саттылар. Ипине 5 сумга тагын кайда табып була әле! Владивостокта сайлаучыларны бушлай гинеколог белән кызыктырганнар: хатын-кызлар табибы сайлауга килүчеләрне участокта ук кабул иткән. Кыскасы, кем ничек булдыра ала – шулай кыланды. Бер генә нәрсә – президентның кем булачагы гына берәүгә дә сюрприз булмады.

Сайлауга чакыру агитациясе көчле иде. Телевизордагы барлык телеканаллар (хәтта сәясәткә бер катышы булмаган музыкаль каналлар да!), радио, газеталар, интернет сәхифәләр, урамдагы реклама плакатлары, почта тартмасына атна саен учлап-учлап салынган листовкалар – барысы да «сайлауга кил!» дип кычкырып торды. Шактый вакыт «кычкырдылар»: «сайлауга кил!» дигән чакыру төшләргә керә башлаган иде инде. «Сайлауга бармасаң, эштән, укудан куабыз» дигән агитация дә яхшы эшләде. Ниһаять, 18нче мартны да уздырып җибәрдек. Хәзер бераз җиңел суласак һәм нәтиҗәләр ясап алсак та була торгандыр.

КАЙБЫЧНЫҢ ЙОКЫСЫ ТЫНЫЧ

Русиянең сайлау яшендәге 67,98 процент кешесе президент сайлауда катнашкан. Татарстанда исә сайлауга килүчеләр 77,45 процент тәшкил иткән. Элегрәк Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков: «Безгә 65 процент халык килсә дә җитә», – дип белдергән иде. Артыграк килеп ташлаганбыз. Тик арткан өчен ачуланмаслар анысы, менә Песков атаган саннан кимрәк булса, баштан сыйпамаслар иде. Шуңа күрә урындагы җитәкчеләр халыкны сайлауга китертү өчен җан-фәрманга тырышты. Әнә Казандагы «Нәфис» оешмасы да, башка оешмалар кебек «бармасагыз – куабыз» дип куркытып кына калмаган, эшчеләрен сайлау участогына илтергә махсус автобус та бүлеп биргән. Моны Алексей Навальный штабы күзәтүчеләре хәбәр итте.

Казандагы сайлау участокларында 242 сату ноктасы оештырылган иде. Бездә халык ярминкәләрне ярата бит, чөнки анда бәяләр арзанрак була. Менә монда да шул ысулны кулландылар: бәяләрне арзанрак куеп, халыкны кызыктырдылар. Кибеттә 47 сум торган сөт сайлау участогындагы сату ноктасында 25 сум иде. Алманың килосы кибеттә 88 сум, монда – 45 сум. Карабодай – 17 сум (кибеттә 24 сум). Мәскәү өлкәсендә ипине дә 5 сумнан сатканнар хәтта! «Алып калыгыз, бүтән мондый түбән бәяләрне күрмәссез» дип котырта торган акция булды кебек бу.

Кайбыч җитәкчелеге сайлаудан соң рәхәтләнеп тынычлап йоклагандыр. Чөнки район халкының 98,08 проценты сайлауга барган. Һәрхәлдә Үзәк сайлау комиссиясенә шундый мәгълүмат биргәннәр. Тагын бер «рекорды» бар әле Кайбычның: Путинга районның 97,08 процент халкы тавыш биргән. Планны арттырып үтәгәннәр кайбычлылар.

ХӘРӘМЛӘШМИ БУЛМЫЙ

Сайлау башлануга, интернетта «Тәртип бозулар картасы» булдырылган иде. Һәр күзәтүче, теләге булган һәр кеше анда сайлау участокларындагы хәрәмләшү, алдашу, тәртип бозулар хакында җиткереп бара алды. Һәм сайлау участокларында барган хәлләрне интернеттан күзәтеп тә булды. Хәер, бөтен участокныкын да түгел. Кайдадыр камера юк, кайдадыр дөрес куелмаган иде. Иң күп тәртип бозулар да камераларның дөрес куелмавы белән бәйле. Камчаткадагы бер участокта камераны пәрдә белән каплап куйганнар әнә. Камера бармы – бар, карый алсаң, рәхәтләнеп кара.

Сайлауның чиста һәм гадел үтүен тәэмин итә торган әллә нинди органнар төзелгән иде (аларга күпме акча бүлеп бирелгәнлеген бер Аллаһ һәм бүлгән кешесе генә белә!), аңа карап кына хәрәмләшүсез булмады, билгеле. Көньяк Сахалиндагы 295нче сайлау участогының видеосы интернетта бар. Иртәнге сәгать 8дә участокка беренче сайлаучыны кертәләр, тик ул вакытта инде урна төбендә бюллетеньнәр ятуы күренә. Үзәк сайлау комиссиясе моны тәртип бозу дип кабул итми, әлбәттә, сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш биргән бюллетеньнәр ул, дип белдерә.

Татарстанда да хәрәмләшүләр шактый теркәлгән. «Тәртип бозулар картасы»ннан күренгәнчә, Казаннан – 99, Яшел Үзәннән – 2, Түбән Камадан – 2, Чаллыдан – 11, Бөгелмәдән – 2, Зәйдән – 1, Баулының Измайлово авылыннан 1 шикаять кергән. Ә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов, сәгать саен журналистлар алдына чыгып, «сайлау чиста үтә, тәртип бозулар юк» дип кабатлап торды. Бөгелмәнең 1111нче сайлау участогында күпләп бюллетень ташлау факты турында: «Күзәтүче дөрес аңламаган. Бер сайлаучының бюллетене урна авызына кысылып калган, шуннан икенче сайлаучы аны үз бюллетене белән төртеп төшермәкче булган. Күзәтүче шуны күпләп бюллетень ташлау дип кабул иткән», – дип белдерде. Ә күпләп бюллетень ташлау турында хәбәрләр минут саен «карта»га өстәлеп торды.

Берәү Себердәге бер участок алдында бер кочак бюллетень ятканын видеога төшереп, интернетка кертте. «Бер мескененә күпләп бюллетень ташларга кушкан булганнар. Тик теге курыккан, күрәсең. Урнага ташлыйсы урында урамда ташлап калдырган», – ди видео авторы. Әлеге бюллетеньнәрдә кем өчен тавыш бирелгән булуын аңлагансыздыр инде.

Күзәтүчеләрне кертми тору яисә киресенчә участокка «ялган күзәтүчеләр» керү, урнаны ачуны видеога төшерергә рөхсәт итмәү (алдан рөхсәт алынган булса да!), журналистларны куып чыгару – теркәлгән тәртип бозуларның бер өлеше генә әле бу. Бер генә сайлау комиссиясе җитәкчесе дә участокта тәртип бозулар өчен җаваплылыкка тартылмады. Чөнки бездә сайлау «чиста» үтте. Аның каравы Казанда бюллетенен ерткалап урнага ташлаган шагыйрә Лилия Газизованы полиция алып киткән, шул ук сәгатьтә суд та ясап атканнар, «сайлауны өзәргә җыену»да гаепләп, штраф чәпәп чыгарганнар. Сайлау аноним булмаса, бюллетенен бозган һәр кеше белән шулай эшләрләр идеме икән? Юкса бюллетень әрәм була дип куркасы да юк бит инде, әнә Себердә күпме «артыгы» аунап ята…

76,69 процент тавыш җыеп (бу әле рәсми нәтиҗә түгел, анысы соңрак ясалачак), Путин дүртенче срокка Президент булып сайланды. 6 елга. Аннан соң Путинга бераз ял итеп алырга туры киләчәк, чөнки канун буенча Президент рәттән ике срок кына сайлана ала. Конституцияне тагын үзгәртеп куймаса, билгеле…

Татарстанда Владимир Путин өчен иң күп тавышны Нурлат районында биргәннәр – 98,14 процент. Кайбыч районы икенче урында – 97,08 процент. Аксубай районындагы күрсәткеч – 95,73 процент. Путин өчен иң аз тавышны Түбән Кама шәһәрендә биргәннәр – 70,88 процент.

Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белдерүенчә, быелгы сайлауда кагыйдә бозулар элеккеге еллардагыга караганда күпкә азрак булган. Ул «аз»ның төгәл саны гына әйтелми. Ә интернеттагы «Кагыйдә бозулар картасы» 2934 кагыйдә бозуны теркәгән. Әле теркәлмәгәне күпмедер…

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Кем кемгә тавыш бирде?

ТАСС мәгълүмат агентлыгы язуынча, Татарстанда сайлаучыларның тавышы болай бүленгән:

Путин – 82,18 процент тавыш;

Грудинин – 9,01 процент;

Жириновский – 2,99 процент;

Сурайкин – 1,7 процент;

Собчак – 1,32 процент;

Явлинский – 0,86 процент;

Титов – 0,59 процент;

Бабурин – 0,58 процент.

Күрше-тирә төбәкләр Путинга 72-77 процент кына тавыш биргән, Мордовия генә безне уздырган, анда – 85,5 процент. Путин өчен иң күп тавышны Дагыстан (90,69 процент), Чечня (91,44 процент), Кабардин-Балкария (93,38 процент) һәм Кырым Республикаларында (92,14 процент) биргәннәр. Ә иң аз тавышны Путин Якутия (64,38 процент), Камчатка (69,44 процент) һәм Омскта (67,51 процент) җыйган.

Ә менә Иранның Решт шәһәрендә күпчелек сайлаучы тавышын Грудининга биргән – 68,18 процент. Монда Путинны 34 кеше генә сайлаган. Гомумән алганда, барлыгы 306 участокта Путинны сайлаучылар 50 проценттан кимрәк булган. Уфадагы бер сайлау участогыннан, Путинга 13 кенә тавыш бирелде, ә Явлинскийны 968 кеше сайлады, дигән хәбәр алынган. Хатаны тиз төзәткәннәр үзе: 968 тавыш Путинга «кире кайткан», Явлинский 13 тавыш белән утырып калган.

КАЙДА – НИЧЕК?

Аю белән аждаһа да сайлаган

Сайлау көнне халык берәр нинди «мөгез» чыгармый калмый инде. Шоу булгач, шоу булсын, диләр, ахрысы.

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Камилә һәм Артур Суровцовлар сайлау көнне туй иткән. Сайлау участогына да кияү белән кәләш киемнәреннән килгәннәр. «Русия Президентын сайлау көнне никахлашырга теләвебезне ЗАГС хезмәткәрләренә әллә кайчан җиткереп куйган идек. Алар, ял көне булуга карамастан, безгә «юк» дип әйтә алмады», – дип сөйләгән яшьләр журналистларга (тулырак язма 8нче биттә).

Чүпрәле районы, Яңа Задур авылында яшәүче 86 яшьлек Закир абый Шәрәпов, элекке көнне буран булу сәбәпле, сайлауларга чаңгы белән килгән. «Беренче тапкыр сайлауда сугыштан кайткач, 1946нчы елда катнаштым. Ә мондый кар-буранлы сайлаулар минем хәтеремдә икенче тапкыр булды. Шуңа да чаңгы белән килергә туры килде», – дип сөйләгән ветеран.

Русиянең иң өлкән кешесе – Ингушетиядәге Гули авылында яшәүче 122 яшьлек Алпаз Илиев сайлау участогына барып йөрмәгән, комиссия вәкилләре аны өенә килеп сайлаткан.

Санкт-Петербург шәһәрендә бер төркем ир-ат сайлауга рыцарь киеменнән килгән, кулларында калканнары да булган. Ә Барнаулда, киресенчә, бер төркем ир-ат шәрә килеш килгәннәр, ярый хет ыштан кияргә онытмаганнар инде.

Бурятиядә сайлауга – аю, ә Рязаньда аждаһа килгән. Боларның аю һәм аждаһа киеме кигән кешеләр икәнлеген аңлагансыздыр. Ә Ленинград өлкәсендә яшәүче берәүнең фантазиясе тагын да яхшырак эшләгән: ул сайлауга «Сармат» ракетасы костюмы кием килгән.

Иваново өлкәсендә сайлау участокларында «Кащей Бессмертный» фильмын күрсәткәннәр. Оештыручылар моның белән нәрсә әйтергә теләгәндер инде.

БГ СОРАШТЫРУЫ

Сайлау узгач, «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемебездә (https://vk.com/beznen) укучыларыбызга «Ә сез кемне сайладыгыз?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Безнең сораштыруда барлыгы 150 кеше катнашты. Шуларның 63е (42%) Путин өчен тавыш биргәнен белдерде. 52 кеше (34,7%) Грудининны сайлаган. Өченче урында – Собчак, аңа 5 кеше үз тавышын биргән (3,3%). Явлинскийны – 2 (1,3%), Бабурин, Жириновский, Сурайкин, Титовны берешәр кеше сайлаган булып чыкты. 20 кеше (13,3%) «сайлауга бармадык» дигән. Тагын 4 кеше (2,7%) сайлауга барган һәм «бюллетеньне бозып кайткан».

«Сайлау гадел үтте дип уйлыйсызмы?» дигән сораштыруда 72 кеше катнашты. 41 кеше (56,9%) сайлау гадел үтмәде дип саный. 14 кеше (19,4%) гадел үтте дип исәпли. 17 кеше (23,6%) җавап бирә алмавын белдергән.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии