«Абортны тыю турында түгел, гаиләләргә ярдәм итү турында уйларга кирәк»

«Абортны тыю турында түгел, гаиләләргә ярдәм итү турында уйларга кирәк»

Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец абортларга каршы көрәшүен дәвам итә. Республикада коммерцияле медицина оешмаларының өчтән бере йөклелекне өзүгә бирелгән лицензияләрдән баш тарта башлады. Бу – Волынец җиңүе. Хәзер омбудсмен дәүләт медицина учреждениеләре табибларына пациентларга аборт ясатудан баш тартырга рөхсәт итүләрен таләп итә.
ТӨБЕНӘ ТӨШЕНЕРГӘ ҺӘМ ТӨШЕНДЕРЕРГӘ КИРӘК
Сүз абортларны бөтенләй тыю түгел, мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системасыннан чыгару, ягъни дәүләт хастаханәләрендә бушлай бала төшертүне чикләү турында бара. Дәүләт аборт ясату өчен бюджеттан акча бүлеп бирергә тиеш түгел, дигән фикердә Волынец.
– Табиб хәзерге вакытта баш табиб белән килешү буенча гына аборт ясатудан баш тарта ала, ә шәфкать туташларының андый хокукы юк, – дип аңлатты Ирина Волынец «Республика Татарстан» журналисты белән сөйләшкәндә. – Закон дәрәҗәсендә табибларга баш табибның ризалыгыннан башка да бу процедурадан баш тартырга мөмкинлек бирергә, ә шәфкать туташларына пациентларны абортка әзерләүдән баш тартырга рөхсәт итәргә тәкъдим итәм. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: без хәзер аборт медицина күрсәтмәләре буенча ясалган очраклар турында сөйләмибез. Бу очракта, әлбәттә, табиб үз эшен башкара. Без хатын-кыз теләге буенча аборт турында сөйләшәбез. Табибның баш тартуы аны бу адымнан туктатырга мөмкин.
Кызык, тик балалар омбудсмены үз инициативаларын Русиядә дә, Татарстанда да абортлар санының кимүе фонында алга сөрә. ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге директоры Чулпан Илдарханова сүзләренчә, 2020-2021нче елларда республикада 100 балага 39 аборт очрагы туры килгән. 2022нче ел нәтиҗәләре буенча, бу күрсәткеч 14кә кадәр кимегән. Гомумән алганда, ил турында сөйләсәк, 2005нче елда Русиядә 1,5 млн. аборт ясалган, 2020нче елда – 450 мең, 2021нче елда – 400 мең. 
– Абортны бала табарга теләмәгән хатын ясый, дигән стереотип бар. Чынлыкта, бу адымга ике һәм аннан да күбрәк баласы булган ана бара. Хатын-кызларның бу категориясе карьера турында азрак борчыла, чөнки ул инде ике һәм аннан да күбрәк баланы тәрбияләүгә гомерен багышлаган һәм гаилә белән эш арасындагы балансны таба белә. Бала тудырмаска, дигән карар кабул итүгә йогынты ясый торган мөһим факторлар – җитәрлек торак мәйданы булмау һәм финанс кыенлыклары, – дип аңлатты Чулпан Илдарханова «РТ»га. Әмма Ирина Волынец статистикага ышанмый. Янәсе, ул шәхси клиникаларда ясалган абортларны, шул исәптән, баланың дару ярдәмендә төшертү очракларын исәпкә алмый. Алар статистика бирмиләр яки аңлы рәвештә ялганны бирәләр. Шуңа күрә дәүләтнең тиешле саннары юк, рәсми статистиканы дүрткә тапкырлап була, дип ышана балалар омбудсмены. 
Статистикага ышансаң, Русиядә ел саен 200 мең хатын-кыз беренче көмәнен төшертә икән. Ә гомумән, ел саен 400-500 меңләп аборт ясала. Бүген медицина оешмаларында өч очракта бала төшертү рөхсәт ителә: 11 атна 6 көнгә кадәр йөклелекне үз теләгең белән аңлатмасыз өзәргә мөмкин; 21 атна 6 көннән соң бары социаль күрсәткечләр нигезендә генә рөхсәт ителә. Ягъни көчләнгән хатын-кыз бу юлга бара ала. Элек имин булмаган гаиләдә яшәүче, ике баласы булып, өченчесен табарга теләмәгәннәр, тол калган яки ире төрмәдә утырган хатыннар да баласын төшертә ала иде. Өченче очрак – медицина күрсәтмәләре белән бәйле. Йөклелекне калдыру хатын-кыз организмына зыян китерсә, яки балада төрле патологияләр ачыкланса, консилиум җыелып, аның карары нигезендә, аборт ясарга тәкъдим ителә. 22 атнадан узган сабый, гадәттә, 500 грамм авырлык җыеп өлгерә, шуңа да медицина белгечләре бу баланың гомерен саклап калырга бурычлы. 
Дөрес, безнең илдә абортларны тыю гына мәсьәләне чишәргә ярдәм итмәячәк. Ел саен бездә рәсми рәвештә 500 меңнән артык бала төшерү очрагы теркәлә, ә чынлыкта исә ул сан берничә миллионнарга җитә, ди белгечләр. Шуларның фәкать бер проценты гына – медицина таләбе, ягъни ана яисә туасы бала сәламәтлегенә бәйле рәвештә өзелгән йөклелек. Ә бу, үз чиратында, киләчәктә бөтенләй кысыр калуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә, дини оешмалар аборт ясатуны бөтенләй тыярга, дигән карашта тора. Ә табиблар ашыкмаска өнди, чөнки абортларны тыю тагын да аянычрак хәлләргә китерергә мөмкин, диләр. Криминаль (яшерен) абортлар саны артачак, инде туган балаларны үтерү очраклары бермә-бер ишәячәк. Балаларны ташлап калдыру очраклары да артмас дип әйтеп булмый (аларның саны бүген дә җитәрлек!).
Шуңа күрә теге яки бу тәкъдим турында сүз йөрткәндә, бәлки, иң беренче чиратта, бу адымга китергән сәбәпләрне ачыкларга кирәктер. Бала төшертүнең зыянлы икәнен бала мәктәп яшеннән үк белеп үсәргә тиеш. Мәктәпләрдә бу уңайдан гинеколог, психолог, табиблар катнашында түгәрәк өстәлләр үткәрү файдалы булыр иде. Аны да уен-көлке форматында, яки әйдә ярарга, үткәрү турында сүз алып барылмый. Үсмерләр саклану чаралары турында да белергә тиеш. 20 яшькә кадәр җенси тормыш белән яши башлаган кызларның 75 проценты беренче баласын төшерә. Беренче баласын төшергән һәр бишенче хатын-кыз ялкынсыну чирләреннән, кабат балага уза алмаудан интегә. Ел саен дөньяда 70 мең хатын-кыз аборттан соң өзлегүләрдән үлә, аборт хатын-кыз өчен куркыныч нәрсә. Менә бу статистиканың мәгънәсен укучының аңына җиткерергә кирәк. Ә бу, үз чиратында, профессиональлек таләп итә.
АКЧАНЫ КҮБРӘК ТҮЛӘГЕЗ!
Сер түгел, гражданнарга медицина ярдәмен бушлай күрсәтү дәүләт гарантиясе программасы кысаларында, мәҗбүри медицина иминиятләштерүе аша башкарыла торган аерым төр хезмәтләр бар. Бушлай аборт ясату да шулар рәтендә. Таблетка ярдәмендә бала төшертү барлык УЗИ, анализ тапшыру хезмәтләрен исәпкә алып, якынча 10000-15000 сумга төшә. Бүген беренче тапкыр йөккә узган хатын-кызларга ул бушлай ясала.
– Һәр аборт та зыянлы. Әмма бу алым абортның иң куркынычсыз төре санала. Аналыкны тимер белән кырып ясалган абортның нәтиҗәсе аяныч булуы бар. Аналык җәрәхәтләнеп, спайкалар барлыкка килүе мөмкин. Гади итеп аңлатсам, чирәм үсмәгән кебек, аналыкта да кырылган урыннар «пеләшләнеп» кала. Кыскасы, ата күкәй күзәнәк эләгеп кала алмый, нәтиҗәдә, хатын-кыз балага узмый. Хирургия юлы белән аборт ясаганда, аналык муенсасы да зыян күрә. Бу очракта балага узсаң да, яралгы төшү куркынычы арта. Шуңа да дару төймәләре ярдәмендә бала төшертү кулайрак, – дип сөйләде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының әйдәп баручы белгече, акушер-гинеколог Наилә Гайнанова «Шәһри Казанга».
Дөрес, больница бусагасын атлап керүгә, сине операциягә алып кереп китмиләр. Татарстанда баласыннан баш тартырга теләгән, авыр хәлдә калган хатын-кызларга ярдәм итү максатыннан, берничә үзәк эшли. Анда теге яки бу хатын-кызга психологик ярдәм күрсәтелә. Белгечләр әйтүенчә, Татарстанда аборт ясатырга теләүче хатын-кызларның 10-15 проценты шулар белән сөйләшкәннән соң, үз теләкләреннән кире кайта. 
Әлеге проблеманың инде ничә еллар буе хәл ителә алмавы да очраклы хәл түгел. Түрәләр аборт ясамаска киңәш итә, дип кенә үз фикерләрен үзгәртүче гаиләләр сирәк. Дәүләт Думасы мондый закон кертеп, үз чиратында, демография күтәрмәкче була. Закон кабул ителгән очракта да, аның халык саны артуына китермәячәге көн кебек ачык. 
– 19-20 яшьлек студентлар гаиләсе беренче баласын тудырсын өчен, бу гаиләне ул яши алырлык торак белән тәэмин итәргә кирәк. Бушлай студентлар тулай торагы булдырырга, мәсәлән. Барлык вузларда да андый әйбер юк. Балалар укуларын ташламасын өчен, аларга бала караучы кирәк. Моннан тыш, ашарга-эчәргә, кирәк-яраклар алырга акчалары да булсын. Моның өчен студентлар стипендиясе Федерация субъектында ике яшәү минимумыннан түбән булырга тиеш түгел, – ди Дәүләт Думасының гаиләне яклау, әтилек, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина «Комсомольская правда»га. – Рухи һәм әхлакый кыйммәтләр турында күпме генә сөйләсәк тә, без хәзер матди җәмгыятьтә яшибез. Күп нәрсә матди тәэмин итүгә таяна. Бай илләрдә туучылар саны еш кына уртача һәм түбән керемле илләргә караганда түбәнрәк, чөнки кеше байрак булган саен, аның таләпләре дә югарырак була. Һәм ул һәр баласы белән күбрәк югалта. Шуңа күрә хәзерге җәмгыятьтә тууны арттыруның бердәнбер ысулы – һәр туган бала өчен югалтылган байлыкны компенсацияләү. Ана капиталы белән генә ерак китеп булмый.
ИКЕ ФИКЕР
«Республика Татарстан». РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм ТР элекке сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов: 
– Мондый тәкъдимнәр – бөтенләй мәгънәсезлек, табибның аборт ясатудан баш тартуы – җинаять, чөнки РФ законнары нигезендә, хатын-кызның теләге буенча йөклелекне ясалма рәвештә өзәргә хокукы бар. Күз алдына китерегез: 50 яшьлек пациент табибларга йөклелекне ясалма рәвештә туктату өчен мөрәҗәгать итә. Бу – аның аңлы карары, ә аңа аборт темасы бик сизгер һәм нечкә, монда мөмкин кадәр сак булырга кирәк. Минемчә, бу мәсьәлә буенча җәмгыятьтә консенсуска ирешмәгәч, бу темага «хайп» тотарга кирәкми. Дәүләт Думасында терминнар белән ташланган коллегалар бар, Дәүләт Думасы Рәисе бу хакта искәрмә ясады инде. Барысы да бу өлкәдә законнарны камилләштерергә кирәклеген аңлый, әмма үзгәрешләр безне сайлаучылар тарафыннан хуплансын өчен сак кыланырга кирәк. Мин үзем законнарны тыюлар һәм чикләүләр ягыннан камилләштерү өчен түгел, ә аборт ясаганда баланың әнисе генә түгел, ә әтисенең дә фикерен исәпкә алу яклы. Әгәр сүз балигъ булмаган кыз турында бара икән, аның әти-әнисенең фикерен белү мөһим. Мин бу тәкъдимнәрне әзерләдем һәм алар белән РФ Хөкүмәтендә чыгыш ясаячакмын.
«Шәһри Казан». Сәрия Сабурская, Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил:
– Хәзерге вакытта абортлар мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системасында санала, хатын-кыз көмәнен медицина күрсәтмәләре буенча гына түгел, билгеле бер атнага кадәр үз теләге белән дә төшертә ала. Бушлай абортларны тыю йә хатын-кызның мөстәкыйль бала төшертүенә, йә сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч тудырган криминаль абортларга китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә, баланы яшерен рәвештә төшертү очракларының артуы бар. Аннары хатын-кызларның сәламәтлеген кайгырту, аларны дәвалау өчен тагын да җитди чыгымнар кирәк булуы ихтимал.
Абортларга кагылышлы әлеге тема хакында матбугат чараларында, хакимият дәрәҗәсендә дә фикер алышулар бара. Мин үзем Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко фикере белән килешәм. Ул: «Хатын-кыз үгетләүләргә карамастан, баланы төшертергә кирәк дигән карарга килгән икән, без әлеге операцияне ясау өчен медицина, финанс ягыннан да уңай шартлар тудырырга тиешбез», – ди.
Абортларны кисәтү, бала төшертү очракларын киметү максатында башка чаралар күрелергә тиеш, минемчә. Гаилә институтын ныгытырга кирәк. Ана булуның мөһимлегенә, гореф-гадәтләрнең кыйммәтенә басым ясарга, үсмерләр белән кисәтү эшләре алып барырга, кризис үзәкләрен арттырырга, авыр хәлдә калган хатын-кызларга ярдәм итәрдәй, шул исәптән психологик яктан да булыша торган социаль кунакханәләр булдыру мөһим. Хатын-кыз тормышта нинди хәлдә калса да, бала табарга теләсен өчен, дәүләт тиешле шартларны тудырсын иде.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии