- 25.03.2025
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2025, №3 (март)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Түрәләр канунын уйлый тора, этләр кешеләрне талый тора. Дәүләт Думасында этләрне «гомерлек тоткынлыкка» җибәрергәме яки үтерергәме икәнен хәл иткән арада, дүрт аяклы «дусларыбыз» кешеләргә ташлана. Шуңа да этләр темасы Русиядә хәл ителә алмый торган мәңгелек темага әйләнеп бара төсле. Менә әле февраль азагында гына да Сахалиндагы Ожидаево авылында яшәүче 43 яшьлек хатынны эт талап үтергән. Шул хакта төбәк буенча Тикшерү комитеты хәбәр итә. Бу бердәнбер очрак түгел.
Ставропольдә яшәүче кыз бала да этләр тырнагына кергән. «NewsTracker» басмасы хәбәр иткәнчә, фаҗига 23нче февральдә була. Тугыз яшьлек кыз башка балалар белән бергә таудан шуган. Үтеп баручы хайваннарны кар атып куркытырга тырышып караган, ләкин бу гына баланы коткарып кала алмаган. Этләр хуҗасыз булмаган. Олы яшьтәге хатын-кыз аларны вольерларда бикләмичә генә асраган. Аны СИЗОга озатканнар, саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча гаепләүләр белдергәннәр.
Шундый ук хәл Татарстанда узган елның ноябрендә булган иде. Хәтерләсәгез, Казанның Самосырово бистәсендә Жанна Хөсәенованы талап үтерде алар: аның теткәләнгән шәрә гәүдәсен басудан табып алалар. Этләр өеренең хатынга ташланган мизгел йортларның берсендәге видеокүзәтү камерасына эләккән була. Кадрларда күренгәнчә, Жанна ашыкмыйча гына Тынычлык урамындагы 130нче йорт яныннан бара. База (хуҗасы – Иосиф Лившиц) янында бер эт Жаннага ырлый башлый. Берничә секунд узуга, кадрда этләр өере барлыкка килә. Уннан артык эт Жаннага ташлана, ул, этләрдән качарга теләп, оешма янындагы басуга чаба. Соңрак Жаннаның мәетен юлдан 100 метр читтә табалар.
«KazanFirst» телеграм-каналы язуынча, кадрларда эт көтүенең нәкъ менә Лившиц оешмасы территориясеннән чыкканы ачык күренә. Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, әлеге видео чыннан да тикшерү карамагында бар, тик видеода нәрсә төшерелгәнен аңлатудан баш тартканнар. Жанна Хөсәнованың үлеме буенча шау-шулы җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Төп шикләнелүче – Иосиф Лифшиц, аны ике айга өй арестына җибәргәннәр.
Бу вакыйгадан соң Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү турында яңадан сөйләшә башладылар – тиешле закон 2025нче елның 1нче гыйнварыннан үз көченә керде. Чиплаштырылмаган хайваннарны ветеринария белгечләре һәм аулау хезмәтләре ачыклаячак. Әгәр дә теркәлгән эт кемнедер тешләсә, аның хуҗасын таба һәм җаваплылыкка тарта алачаклар дип уйланыла. Дөреслектә исә республика халкы яңалыкка көлеп кенә карый.
Бөтенрусия йорт хайваннарын исәпкә алу мәгълүматлары буенча Татарстанда 125 мең эт исәпләнә. Хәзерге вакытта республикада 20 меңләп хайван чиплаштырылган, шуларның 12 меңгә якыны закон үз көченә кергәнче үк теркәлгән. Хайваннарның җаваплы хуҗалары кайберәүләрнең этләрне чипларга теләмәве процессны аңламаулары белән бәйле дип уйлый.
– Мин чиплаштыру яклы, гомумән, хайваннар саны артыннан бик зур контроль булырга тиеш дип саныйм. Хуҗа барлык документларны тапшырмыйча, эт яки мәче алу хокукына ия түгел. Аның бу хайваннарны асрар өчен урыны бармы, тиешле прививкалар ясатырга акчасы җитәме – барысын белергә кирәк. Эт асрау бик кыйммәт. Менә миңа март уртасында этләргә талпаннардан дару бирергә кирәк, аның берсе – 3,5 мең сум тора. Ә минем ике этем бар. Препаратны ай саен бирергә кирәк. Күпчелек кеше этләрне уенчык итеп ала, уйный да ыргыта, – дип сөйләде сигез ел эт асраучы Артем Миначев.
Дөрес, кешеләргә хуҗалы этләр генә һөҗүм итми. Узган елның ноябреннән Татарстанда сукбай хайваннарның кешеләргә һөҗүм итүләре турында дистәләгән хәбәрләр килде. Хакимият проблеманы хәл итә алмый, шуңа күрә ул кеше кулына күчә – республиканың берьюлы берничә районында эт хуҗалары урамнарда агу таратучыларның барлыкка килүе турында белдергәннәр.
Быел гыйнвар ахырында Оренбургта, мәсәлән, рәсми рәвештә этләрне тотарга һәм йоклатырга рөхсәт иттеләр. «Казанферст» басмасы хәбәренчә, бу чара кертелү белән урамнарда йортсыз хайваннар кимемәде. Йортсыз этләр белән идарә итү мәсьәләсен Дәүләт Думасы депутатлары караган, алар тоту кире кайтарылмаслык булырга тиеш, ягъни «тоткарланган» этләрне иреккә чыгарырга кирәкми, дигән нәтиҗәгә килгән. Тик бу закон тарафыннан беркетелмәгән.
Әгәр мондый хәл була калса, этләрне, мөгаен, үлем көтәр: күп кенә төбәкләрдә аларны тоту өчен приютлар юк. Татарстан искәрмә түгел – монда приют төзү турында еллар буе сөйлиләр, ләкин тоталар һәм кире җибәрәләр.
Шәһәр хайваннарын яклау фонды вәкиле Аля Афонина «Инказан»га Русиядә ОСВВ программасы бар дип белдерде (тоту, стерильләштерү, вакцинацияләү, җибәрү. – Р.Н.). Проблема шунда ки, алты ел эчендә барлык төбәкләр дә караучысыз калган хайваннар белән эшне җайга сала алмаган, шуңа күрә проблеманы нәтиҗәле хәл итү турында сөйләп булмый.
– Программа кайда эшли – шунда нәтиҗәле. Мәсәлән, Мәскәү, Ленинград, Түбән Новгород өлкәләрендә. Бу күп вакыт таләп итә торган процесс: этләрнең 80 процентын стерильләштерергә, даими зоомониторинг уздырырга, яңа этләрнең барлыкка килүен күзәтергә кирәк, – дип аңлатты ул.
Эксперт сүзләренчә, урамнарда сукбай этләр саны кимергә мөмкин. Моның өчен хайваннарның урамга керү «краны» ябылырга тиеш. Афонина болай дип аңлата: йортсыз этләр һәм мәчеләр – нигездә, хуҗалары ташлап калдырган хайваннар. Аларның үз-үзләрен агрессив тотуының сәбәбе дә шундый мөнәсәбәттә.
Татарстанда проблеманы хәл итүгә таба кечкенә генә адымнар ясалды – чиплау турында закон кабул ителде, түләүсез күчмә стерилизация үткәрә башладылар. Ә алга таба ни булыр – кешеләр урамга чыгарга куркып, өйләрендә бикләнеп утырырлармы, әллә этләрне аулау рөхсәт ителерме, приют төзелерме?.. Бу үзгәрешләр җирле түрәләрнең соңгы сүзенә бәйле булачак.
БУ ТЕМАГА
«Ватаным Татарстан»: Быел этләрне теркәүне барлык хуҗаларга да мәҗбүри рәвештә йөкләячәкләр (хезмәт итү этләре һәм күзләре начар күргән инвалидларны озатып йөрүче этләрдән тыш).
– Этләрне теркәү ике этапта узачак, бу маркировкалауны һәм исәпкә алуны күз уңында тота. Маркировкалау хайван тиресенә электрон чип кертүне үз эченә ала, бу уникаль цифрдан яки хәрефле-цифрлы номердан тора. Чипны сатып алу һәм аны эт тиресенә кертү, шәхси ветеринария клиникаларындагы кебек, дәүләт клиникаларында да эт хуҗасы хисабына башкарыла. Хайваннарның исәбе ветеринария хезмәте тарафыннан үткәреләчәк. Эт һәм аның хуҗасы турындагы мәгълүмат ветеринария өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертеләчәк. Этне теркәр өчен, аның хуҗасына ике төр тәкъдим ителәчәк. Алар эткә дәүләт ветеринария учреждениесендә чип куйдыра алачак, хайван турындагы мәгълүмат шунда ук федераль базага кертеләчәк. Әгәр инде эткә чип куелган икән, исәпкә алу турындагы гаризаны һәм кирәкле мәгълүматны дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була. Авыл җирендә яшәүчеләр авыл хуҗалыгы хайваннары өчен язгы һәм көзге ветеринария чаралары барышында этләргә чип куйдыра алачаклар, моны безнең белгечләр даими рәвештә уздыра. Базага кертү өчен эт хуҗасының паспорт, ИНН яки СНИЛС документларының күчермәләре таләп ителәчәк. Шулай ук этнең паспорт күчермәсен бирергә кирәк булачак, анда теркәлгән чип номеры күрсәтелгән. Федераль база эт хуҗасы турындагы мәгълүматлардан тыш, хайванны асрау урыны хакындагы мәгълүматны да саклаячак. Шулай ук этнең токымы һәм җенесе, кушаматы, төсе һәм туган көне күрсәтеләчәк. Хайванны саткан яки ул үлгән очракта, хуҗа этне теркәлүдән алу өчен ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш була, – дип белдерде Тәтеш районының баш ветеринария табибы.
ҖӘЗАСЫ БАР
ТР административ хокук бозулар Кодексын үзгәртү буенча тәкъдимнәр эшләнгән. Әгәр аны хупласалар, 2025нче елның 1нче июленнән урамда этнең үзен генә йөрткән һәм аңа мәҗбүри теркәү үткәрмәгән өчен штраф салу гамәлдә булачак, гражданнар өчен ул 2 меңнән 4 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Икенче тапкыр хокук бозган очракта, административ җәза 5 мең сумга кадәр артачак.
«Республика Татарстан»: 2014нче елның 1нче гыйнварында кабул ителгән «Йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында»гы карар нигезендә, республикада сукбай этләрне контрольдә тотуның кайбер вәкаләтләре районнарга тапшырылды. Моның өчен акча республика бюджетыннан субсидия формасында бирелә. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, узган ел хуҗасыз этләр белән эшләүгә 56,5 миллион сум бүлеп бирелгән. Стандарт кагыйдәләр буенча, бер эт өчен тотылган чыгым 6,1 мең сум.
«Интертат»: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев сукбай этләрнең үрчүенә, төркем буларак формалашуына, иң беренче чиратта, кешеләр үзләре гаепле дип белдерде.
– Этләр һавадан төшми. Аларны дача, төзелеш мәйданнарында, төрле урыннарда кешеләр ташлап, калдырып китәләр. Шуннан үрчи башлыйлар. Аннары оешалар һәм җәмгыятькә күпмедер дәрәҗәдә куркыныч та тудыралар. Бу мәсьәләне чишү юлы бер генә – аларның санын киметү.
Киметүнең өч юлы була. Беренчесе – элеккеге чордагы кебек атып үтерү, икенчесе – агулау. Ә өченчесе менә цивилизацияле илләргә хас әйбер – ата этләргә кастрация ясыйлар, аналарына стерилизация үткәрәләр. Һәм шулар хисабына этләрнең санын киметәләр. Аның бүтән ысулы юк.
Закон кабул ителгәнче, элеккечә эшлиләр иде һәм ул күпмедер дәрәҗәдә көйләнде. Приютлар бер генә якка эшли һәм анда кергән эт бүтән чыкмый иде. Ә хәзер этләрне тоткан урыннарына кире кайтаралар. Шуңа күрә ике арада шушындый бушлык барлыкка килде. Закон гамәлгә керде. Тик башкарылырга тиешле эшләрнең бик азын гына эшләгәнбездер дип уйлыйм.
Без норматив-хокукый документларны ясадык. Этнең оясы нинди, температурасы ничә, мәчегә нинди шартлар булырга тиеш – анда барысы да язылган. Кирәкле карарлар да кабул иттек – барысы да бар. Төп әйбер – этләрнең йорты булырга тиеш. Тик без һаман зарланудан яки этләрне сүгүдән башка ерак китә алмыйбыз. Нәтиҗә булсын өчен системалы эшләргә һәм кануннарга үзгәрешләр кертергә кирәк. Закон кабул ителгәннән ике елдан артык вакыт узды. Безгә бит бу әйберләр буенча эшләргә була иде. Җирле үзидарәләр дә, башкарма комитетлар да, хөкүмәт тә, без дә бу әйбергә битараф карадык.
Закон берьюлы бөтен нәрсәне үз эченә сыйдырып бетерә алмый. Аның өчен эшләргә, тотрыклы системалы рәвештә эшне алып барырга кирәк. Кешеләрнең җаваплылыгын арттырырга! Аннары этләрнең санын көйләмәсәк, без яңадан атуга кайтып калачакбыз. Чөнки этләр бер балалаганда өчтән алып уникегә якын көчек китерә. Ягъни, елына бер эт унга якын бала тудыра. Аларның саны геометрик прогрессия белән арта.
Аның бер уртасы булыр, чөнки без бик тирән керә барабыз. Кире чыгып булмый торган тирәнлеккә таба. Безгә хәзер тотрыклы эшне алып барырга гына кирәк.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии