Һаман җитмиме яки Пенсионерлар ник хезмәттә?

Һаман җитмиме яки Пенсионерлар ник хезмәттә?

Игътибар иткәнегез бардыр: кибеткә керсәң дә, больницага барсаң да, югары уку йортларында да – хезмәткәрләр арасында бер булса да өлкән яшьтәге апа яки абый очрап куя. Аптырыйсы юк, чөнки Русиядә пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләр арасында эш эзләүчеләр саны артты. 2024нче елда бу аеруча сизелгән. «Авито» игъланнар сайты мәгълүматларына караганда, 61 яшьтән өлкәнрәкләр арасында эш эзләүчеләр саны 25 процентка арткан. Бер 20 ел элек бу пенсионерларга ни җитми икән соң дияр идек, тик бүген ни җитмәгәне көн кебек ачык...
БАРЫСЫ ДА КЫЙММӘТ
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшь төркемнәренең яңартылган классификациясен тәкъдим итте. Хәзер яшьләр дип 18дән 44 яшькә кадәрге кешеләр санала, ә уртача яшь 45тән 59 яшькә кадәрге аралыкны колачлый. Ә 60тан соң син өлкән булып саналасың. Менә шул соңгылары һаман эшләүне үз итә. Хәер, эшләүче пенсионерларның күбесе мондый карарны яхшы тормыштан яки нишләргә белми тилмергәннән кабул итмәүләрен билгеләп үтә: азык-төлек, дарулар һәм фатир өчен түләүләр даими кыйммәтләнә, ә пенсия бөтенесенә дә җитми. Ашарга алсаң – түләүгә калмый, түләүгә булса – каткан ипи кимерәсе. Өстәвенә, күп кенә заманча пенсионерлар үз йортларында бикләнеп ятмый, планнар төзи һәм сәяхәт итә. Ә монысы өстәмә чыгым дигән сүз.
Мисал өчен, «prokazan.ru» Новосибирск өлкәсендә яшәүче пенсионер Владимир Л. белән сөйләшкән. Ул пенсиядә булуына карамастан, эшләвен дәвам итә.
– Миңа 66 яшь. Пенсиядә булсам да, медицина компаниясенә килешү буенча үз машинамда йөк ташыйм. Хәерче пенсиясе – 16 меңгә мин ничек исән калырга мөмкинлеген күз алдына да китерә алмыйм. Ә минем планнарым зур әле: төзелеш көтә. Булдыра алганчы эшләячәкмен, – дигән ул.
Аноним булып калуны өстен күргән тагын бер пенсионер аена 22 мең сум ала, әмма яшәр өчен аңа бу акча да җитми.
– Өч ел элек һәм хәзер түләнгән йөз мең хезмәт хакын чагыштырсак – бу төрле суммалар. Акча өч тапкырга кимеде, – ди ул. – Мин пенсионер, хезмәт ветераны, стажым 39 ел, ә пенсиям — нибары 22 мең сум. Бу акчага ничек яшәргә?
Казанда да шул ук хәл. Тәскирә апа Кыямова 1990нчы еллардан бирле рәсми рәвештә эшләми – йорт һәм хуҗалык белән шөгыльләнә. Ире белән аерылышканнан соң шәхси йорттан фатирга күчкән ул. Инде биш ел пенсиядә. Буш вакыты арткан, ә акчасы кимегән һәм ул эшкә урнашырга булган.
– Яшәгән урынымнан ерак түгел җыештыручы булып урнаштым, атнага биш көн иртән эшлим. Күп түләмиләр – 15-18 мең сум тирәсе чыга, әмма пенсия белән бергә кушкач, яшәргә мөмкин, – дип үз тарихы белән уртаклашты ул.
Ә менә Асия ханым билгеләп үткәнчә, аның яше әлегә пенсия алды яшендә түгел, тик «кара» хезмәт хакы алу сәбәпле, аңа пенсия коэффициенты җитмәячәк.
– Пенсия калькуляторы миңа 12 мең сум пенсия бирә. Димәк, мин пенсия яшенә кадәр яшәсәм дә, миңа эшләргә туры киләчәк, – дип фикер йөртә ул. – Хәзер эшлим. Эшемне җиңел һәм тиз таптым, чөнки радиоэлектроника өлкәсен яхшы беләм, шулай ук пенсиядә акча эшләрлек әйбер булсын өчен, компьютер программистына кичке курсларда укыйм. Ир һәм балалар һәрвакытта да ярдәм итә алмый, шуңа күрә үз көчемә генә өметләнә алам.
САННАР НИ СӨЙЛИ?
Аналитиклар мәгълүматы буенча, пенсионерлар эшне күбрәк игъланнар сайтыннан эзли. Эш бирүчеләр дә белдерүләрне төрле сайтларга ешрак урнаштыра. 2024нче ел ахырына «Хезмәтхакы.ру» сервисында 41-50 яшьлек эш эзләүчеләрнең резюмесын карау өлеше 2022нче ел белән чагыштырганда 21 проценттан 23 процентка кадәр арткан, 51-60 яшьлекләрнекен карау – 9 проценттан 11 процентка кадәр. Алдагы елларда мондый резюмеларны карау үсешенең динамикасы күзәтелмәгән.
«хх.ру» мәгълүматлары буенча, 2024нче елда 61 яшьтән өлкәнрәк эш эзләүчеләр эш бирүчеләрдән 25 меңнән артык эшкә чакыру алган – бу 2021нче елга караганда алты тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта гомуми массада мондый чакыруларның өлеше зур түгел – бары тик 0,5 процент.
Белгечләр шулай ук 51 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге эш эзләүчеләр хезмәтенең күпкә яхшырак булуын билгеләп үтә: узган ел аларга төбәктәге барлык чакыруларның 3,5 проценты туры килгән, ә эш бирүчеләрнең мондый кандидатларга кызыксынуы сизелерлек арткан – өч ел элек булган күрсәткечләр белән чагыштырганда 4,5 тапкырга.
51 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге эш эзләүчеләрне ешрак сакчылар (чакыруларның 17 проценты), «авыл хуҗалыгы» (9 процент), «чимал чыгару» (8 процент) һәм «җитештерү, хезмәт күрсәтү» (8 процент) өлкәләрендә авыр физик хезмәт булмаган квалификацияле эшче һәм җыештыручы (8 процент) вазыйфаларына чакыралар икән.
60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне эш бирүчеләр, нигездә, сакчы (4 процент) һәм җыештыручы (2 процент) позицияләрендә күрергә әзер.
– Асылда, бу аудиториянең төп профессиональ мәнфәгатьләре белән туры килә. Быел 60 яшьтән өлкәнрәк эш эзләүчеләрнең анкеталарын анализлау аларның еш кына машина йөртүче, каравылчы, администратор һәм бухгалтер эшен эзләвен күрсәтә. Өстәвенә, бу яшьтәге ир-атлар хезмәт базарында хатын-кызларга караганда ешрак тоткарланырга әзер, – дип билгели популяр игъланнар сайты директоры Екатерина Дегтярева.
Шунысы кызык, Русиядә эш эзләүчеләрнең уртача хезмәт хакы быел 60 мең сум тәшкил иткән. Мисал өчен, Мәскәү өлкәсендә көтелгән хезмәт хакы хәзер 70 мең дәрәҗәсендә. Шулай булгач, аналитиклар билгеләп үткәнчә, эш бирүчеләр пенсионерларны да шул дәрәҗәдәге хезмәт хакы белән тәэмин итә алырга тиеш. Өлкәннәр яшьләрдән ни белән ким?
«Хезмәтхакы.ру» сервисында урнаштырылган игъланнарны тикшерү эш бирүченең өлкәннәргә машина йөртүче, төргәкләүче, каравылчы хезмәтләрен тәкъдим итүне раслады. Моннан тыш, шулай ук бухгалтер, сатучы-консультант, курьер, пешекче, икмәк пешерүче, кондитер һәм персональ компьютер операторлары вакансияләре дә алар өчен ачык. Хатын-кызлар арасында иң популяр һөнәрләр – хисапчы, җыештыручы, шәфкать туташы, персональ компьютер операторы, администратор. Ир-атлар арасында машина йөртүче, курьер, инженер-механик, электромонтажчы, эксплуатацияләү буенча инженер вакансияләре популяр.
Югарыда саналган барлык һөнәрләр бүген эш бирүчеләр арасында зур ихтыяҗ белән файдалана. Кадрлар кытлыгын исәпкә алып, эш эзләүченең яшенә игътибар итмәскә һәм өлкәнрәк кандидатларга тукталырга туры килә, – ди «Хезмәтхакы.ру» порталының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча менеджеры Татьяна Старостина.
Моның белән SuperJob аналитиклары да ризалаша, хезмәт базарында өлкән яшьтәге хезмәткәрләрне эшкә алырга әзер компанияләр 2023нче елга караганда күбрәк.
Эш эзләүче игълан урнаштырганда, яшь теләкләрен күрсәтү тыела. Шуңа күрә пенсионерларга кайсы позицияләргә урнашу җиңелрәк икәнлеге турында без бары тик читләтеп кенә фикер йөртә алабыз.
БУЫНЫ БАШКА?
Хәзерге пенсионерлар психологик яктан «яшьрәк». Тормыш сыйфатын яхшырту, мәгълүмат алу һәм технология белән идарә итүгә ирешү нәтиҗәсендә, алар үзләрен яшьрәк хис итә, оекбаш бәйләүче, мал караучы традицион роль белән генә чикләнергә теләмиләр. Сәяхәт итәргә, укырга, спорт белән шөгыльләнергә, эшләргә телиләр. Психолог Юлия Деревяга өлкән яшьтәге кешеләрнең икътисади ихтыяҗ аркасында эшләвен дәвам итүен раслый, әмма моның бердәнбер сәбәп булмавын билгели.
– Хәзерге пенсионерлар – ул даими социаль һәм икътисадый үзгәрешләр шартларында үскән һәм яшәгән буын. Алар сыгылмалы булырга, яңа чынбарлыкка җайлашырга һәм теге яки бу сорауны хәл итү ысулларын табарга өйрәнгән. Бу авырлыклар алдында бирешергә күнекмәгән буын һәм алар өчен эш – керем чыганагы гына түгел, ә үз тормышын контрольдә тоту ысулы да, – дип билгели психолог.
Хәзерге пенсионерлар үткәндәге буыннардан аерылып тора: алар активрак, белемлерәк һәм хәтта олы яшьтә дә үз-үзләрен тормышка кирәкле итеп күрергә омтылалар, ди белгечләр. Шуңа күрә аларга эшләргә дә эшләргә әле, димәк...
Бүген картлык тормышны «тәмамлау» чоры буларак кабул ителми инде. Киресенчә, бу кеше үзен яңа эшкә, хоббига, хәтта карьера төзүгә багышлый ала торган вакыт. Ә тагын күп кенә пенсионерлар өчен эш – акча эшләү ысулы гына түгел, ә җәмгыятьнең бер өлеше булып калу, үзеңне файдалы һәм әһәмиятле хис итү мөмкинлеге дә. Без түгел, экспертлар шулай ди әнә.
– Хәзерге пенсионерлар башка дигән Идея-реаль социаль үзгәрешләрнең чагылышы. Ләкин өлкән яшьтәге кешеләрнең барысы да үзләрен бертөрле хис итми.
КАРТЛЫК ТУРЫНДА ЯШЬТӘН УЙЛА
Пенсионерның эше һәрвакытта да төп керем чыганагы була алмый, билгеле. Шуңа да картлык көнендәге финанс иминлеге турында алдан кайгырту мөһим. Уртача хезмәт хакыннан чыгып, имин картлыкны тәэмин итү өчен шәхси финансларны акыллы планлаштыру таләп ителә.
Икътисадчы Ирек Галләмов айлык керемнең 10 проценттан 20 процентка кадәрен пенсия тупланмаларына кичектерергә киңәш итә. Бер мисал карыйк: әгәр хезмәткәр Казанда хезмәт хакының 15 процентын (аена 10 000 сум тирәсе) 20 ел дәвамында кичектерергә уйласа, пенсиягә чыккан вакытка ул 2,4 миллион сум акча туплый алачак. Банк депозитлары һәм инфляция буенча уртача ставкаларны исәпкә алсак, бу сумма картлыкта лаеклы яшәүне тәэмин итәргә сәләтле.
Үзеңне пенсиядә ышанычлы хис итү һәм дәүләт түләүләренә бәйле булмау өчен акчаны мөмкин кадәр иртәрәк кичектерергә кирәк. Хәтта азрак кичектереп торсаң да, тупланмалар финанс кыенлыкларын йомшартырга ярдәм итәргә сәләтле өстәмә куркынычсызлык мендәрен тәшкил итәчәк. Ай саен кичектереп барырлык 10 мең сум акчаны табасы гына калды. Аннары... яшибез!
ФИКЕР
«Интертат»: РФ Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин: 
– Бүген республикада 200 меңнән артык пенсионер эшли. Бу – якынча 19,7 процент. Гади генә әйткәндә, һәр бишенче пенсионер эшләвен дәвам итә.
– Быел эшләүче пенсионерларның да пенсиясе индексацияләнә (ә ул 2016нчы елдан бирле индексацияләнмәде) диелгән иде.
– Әйе. Һәм, әйтергә кирәк, пенсиянең хезмәт эшчәнлеге дәвамында үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып, билгеләнгән күләменә индексация ясала.
Мәсәлән, эшләүче пенсионер 2021нче елдан 17 425 сум пенсия ала, ди. Ул хезмәт эшчәнлеген дәвам иткән чорда үткәрелми калган индексацияләрне исәп алып, бүген аның шәхси счетында пенсиясе 22 809 сум күләмендә беркетелгән. Быел гыйнварда 7,3 процент күләмендәге индексация пенсиянең шушы югарырак күләменә ясалачак. Нәтиҗәдә, бүген ала торган 17 425 сум пенсиягә 1 665 сум өстәлә. Ә пенсионер эштән туктагач, аның пенсиясе элек үткәрелмәгән барлык индексацияләрне исәпкә алып арттырылачак һәм 24 474 сум тәшкил итәчәк.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии